Паразит чирләре олыларга да яный

Паразит чирләре олыларга да яный

Кешегә паразитлардан йога торган 250 төр авыру барлыгы билгеле. Шуның 50гә якыны аеруча киң таралган (описторхоз, эхинококкоз, аскаридоз, анкилостомоз, энтеробиоз трихоцефалез, токсокароз һ.б.). Паразитлар кечкенә балаларны гына «ярата» дигән фикер бик үк дөрес түгел, алар олыларга да куркыныч тудыра. Паразитлардан ничек сакланырга, аларның организмда бармы-юкмы икәнен ничек белергә – «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенең югары категорияле терапевты Эльмира АХУНОВА белән шул хакта сөйләштек.

– Гельминтоз (паразитлардан йога торган чирләр) кемнәргә яный?

– Рәсми статистикадан күренгәнчә, Русиянең кайбер төбәкләрендә халыкның 10 процентында паразитар авырулар бар. Планетада һәр дүртенче кешедә гельминтоз булуы ихтимал.

Чир кемгә яный, дигәндә, беренче чиратта 3-5 яшьлек балаларны атыйбыз. Алар ком, балчык белән уйнарга ярата, гигиена кагыйдәләрен аңлап бетерми һәм әти-әнисе күреп өлгермәсә, үтәми дә. Паразитлар еш авырый торган балаларны аеруча да ярата. Шулай ук ветеринарлар, хайваннар белән эшләүчеләр, йорт хайваны тотучылар, яшелчә һәм җиләк-җимеш кибетләрендә, күпләп сату базаларында сату итүчеләр, үз бакчалары булган кешеләр, ауга яки балыкка йөрергә яратучылар, урман туризмы белән мавыгучылар, кайнамаган су эчәргә, пешмәгән балык яки ит ашарга яратучылар паразитлар йөртә торган чирләргә бирешүчән була.

– Кеше паразитлардан авыруны ничек эләктерә?

– Зарарлану төрлечә булырга мөмкин. Әйтик, энтеробиоз дигән чир шушы авыру белән чирләүчедән яисә ул кагылган әйберләргә тотынганнан да эләгә. Шуңа күрә балалар бакчаларына урнашканда яисә бассейнга язылганда паразитларга анализ тапшырырга кушалар. Кайбер паразитар чирләрне – канэчкеч бөҗәкләр, кайберсен йонлы хайваннар тарата. Пешеп җитмәгән балык яки иттә, тиешенчә юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимештә, кайнамаган суда яши торган паразитлар да бар (описторхоз). Су коенганда ялгыш кына елга суын йотып җибәрсәң дә гельминтоз эләктерү ихтималлыгы зур. Хәтта бала күкрәк сөтен имгәндә яки ана карынында ятканда да паразитлардан зыян күрергә мөмкин.

– Эчтә паразит булу-булмауны нинди билгеләрдән белеп була?

– Паразитлар йоктыра торган авырулар бик күп төрле булган кебек, нинди төр гельминт (паразит суалчаны) булуына, кайсы органга зыян килүенә карап, ул авыруларның билгеләре дә төрле. Авыруның кискен чорында югары температура, тәнгә бетчәләр чыгу, кызышу, хәлсезлек, ярсучанлык, тышка чыгу режимы бозылу, эч авырту, тән һәм күзнең агы саргаю, лимфа төеннәре зураю, ютәл һәм тын кысылу, тимер җитмәү анемиясе билгеләре һәм башка билгеләр күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә гельминтоз эләктергән кеше теләсә кайсы табибка – терапевтмы ул, хирург, гастроэнтеролог, аллерголог, дерматолог, пульмонолог, уролог, флебологмы – килеп эләгергә мөмкин.

– Төгәл диагноз кую өчен нинди тикшерүләр үткәрәләр?

– Еш кына җитди комплекслы тикшерү үткәрергә кирәк була: гомуми кан һәм тизәк анализы, канның биохимик һәм иммунофермент анализлары, УЗИ, кан тамырлары УЗДГ, ФКС, ФГДС, ә кайвакыт органнар һәм тукымаларның биопсия анализы да. Шуны анализларның барысын да үткәргәннән соң гына чирнең тулы картинасы барлыкка килә. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә бу тикшерү ысулларының барысын да үткәрәләр.

– Паразитлардан чир йоктырмас өчен ничек сакланырга?

– Кайнамаган су эчмәскә, коенганда елга суын йотарга тырышмаска, ит һәм балыкны яхшылап пешереп яки кыздырып ашарга, яшелчә һәм җиләк-җимешне агып торган су астында әйбәтләп юарга, бәдрәфкә кереп чыкканнан соң һәм ашарга утырыр алдыннан кулларны яхшылап юарга, йорт хайваннарын паразитларга каршы эшкәртергә кирәк. Балаларны да кече яшьтән гигиена кагыйдәләренә өйрәтеп үстерү зарур.

Изображение удалено.Тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии