«Абый, бу нинди могҗизалы бал?!»

«Абый, бу нинди могҗизалы бал?!»

Беркөнне редакциябезгә, гәрәбәдәй сап-сары бал тотып, Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре Рәдиф Ханнанов килеп керде. Үзе аерткан көнбагыш балын алып килгән. Юкә балыннан икеләтә файдалырак, ди. Чәй эчәргә дип утырган җирдән әллә ничә сәгатебез сөйләшеп, оста умартачыны тыңлап үтте. Сөйләвен дә тәмләп сөйли белә Рәдиф абый, умарта кортлары белән дә эш итә белә. Кеше балны елга бер тапкыр аертканда, ул өч тапкыр аертырга өлгерә икән!

«БАЛНЫ 13 КӨНДӘ ТАШЫП ТУТЫРАЛАР»

Озак еллар Петровский бистәсендә җитәкче булып эшләгән Рәдиф Ханнановның умарта тота башлаганына 15 еллап кына икән әле. Үзлегеннән укып, кешедән карап өйрәнгән. Хәзер үзе кешеләрне өйрәтә. Әллә кайлардан киңәш сорап киләләр, ди. Юк-бар киңәш булса, аны сорап килеп тә тормаслар иде.

Узган елларда 40лап умартасы булса, хәзер яртысын гына калдырган. Шулары белән дә күп итеп бал җыям, ди. Умарта ояларын, кеше кебек, җирдә тотмый ул. Махсус арбага урнаштырган да, кортларын «сәяхәт иттереп» тик йөртә икән. Без көнбагыш балын мактый-мактый чәй эчәбез, Рәдиф абый ул арада сөйли: «Казандагы Төньяк бистәдә Абросимов фамилияле берәү умарталарын «прицеп»ка утыртып куйган, дип ишеттем дә, ни-нәрсә икән бу, дип барып карадым. Кайткач үземә дә шундыйны ясап куйдым. Абросимовныкыннан да яхшырак килеп чыкты бу! Миңа идея генә кирәк иде. Ул «прицеп»ны ике катлы пенопласт куеп җылыттым да умарталарны шунда урнаштырдым. 14 оя сыйды. Гадәти умарта оясы 12 рамлы булса, монда 14 рамлы иттерергә мөмкинлек булды. Ул тагын да яхшырак».

Умарталарны арбага урнаштыруның үз хикмәте бар. Татарстанда бал җыелып бетеп, аны аерткач, Рәдиф абый «ГАЗель» машинасына шул арбасын тага да Самарага чыгып китә. Самараның Казахстан белән чиктәш көнбагыш басуларына. «Июльнең 20-27ләрендә Татарстанда бал аертылып бетә. Аертып та бетерәм, бер көн дә көтеп тормастан, шул ук төнне Самарага кузгалам. Төнлә генә йөрергә ярый, чөнки иртән кортлар эшкә чыга. Басуга барып урнашам, арбага улым табып биргән 6 метрлы Татарстан байрагын элеп куям да кайтып китәм. Бал аертыр вакыт җиткәч кенә кире барам. Аллаһка шөкер, берәүнең дә тигәне юк», – дип сөйли Рәдиф абый. Беренче чиратта безне менә шул ахыргы җөмләсе кызыксындыра әле: ничек инде чит-ят җирдә бер караучысыз умарта тулы арбаңны калдырып кайтып китәргә була, дип аптырыйбыз. Һәм Рәдиф абый бер хәйләсен сөйләп, көлдереп ала: «Беренче тапкыр килеп урнашкач, арба янына агач колга кадап куйдым да шуңа ташландык батарея астым һәм кесәдә йөргән Георгий тасмасын бәйләдем. Болай гына инде! Иманнары булса, Георгий тасмасы булган җиргә кул сузмаслар әле, дип. Эшләде бит, тимәделәр!».

Казахстан чигендә кояш тулы көченә эшли. 40-41 градус эссе килгән җәйләр дә була икән. Узган ел бездә салкынча булганда да анда, 25-27 градус сакланган. Менә шундый матур көннәр торганда, 13 көн эчендә балны җыеп тутыра икән Рәдиф абый кортлары. Кайвакыт, һава торышы начаррак килгәндә, 18-22 көнгә дә сузылырга мөмкин, ди.

«Җыеп алгач, шунда ук аертам да, балны кайтарып киләм. Аннары арбамны Самара басуының икенче җиренә күчереп куям. Анда кортлар өченче тапкыр бал җыюга керешә», – дип сөйли умартачы. Узган ел бал аертканда улы белән оныгы да килгәннәр. «Күн итек, калын чалбар, костюм, битлек, калын бияләй кигән болар. Онык корт чагудан бик курка, аякларын скотч белән урап бетергән, – дип сурәтли Рәдиф абый. – Ә мин – шортыдан. Кулга да кимим, төтен җибәргеч белән дә эшләмим. Яланкул рамнарны алам, кортлар болыт кебек сырып алалар, тик, ни хикмәттер, миңа тимиләр».

Изображение удалено.ДӘВАГА – НАРАТ БӨРЕСЕ

Рәдиф абый карпат токымлы ана корт белән эшли икән. Элегрәк аны Украинадан кайтарта торган булган, хәзер Краснодардан ала. Берсе 850 сум, ди. Ул ана кортны ояга кертүнең дә үз сере бар икән. «Бер хатын балалар йортына бала алырга килә, ди. Бәләкәй бала аңа шундук барып сарыла. Аңа нинди хатын-кыз күрсә дә – әни. Ә олыраклары сынап карый, бу минем әни түгел бит, дип уйлый. Кортлар да менә шулай. Яңа ананы олы кортлар гаиләсенә кертсәң, аны аласылары килми – үтерәләр. Шуңа яшь кортларга бирергә кирәк – алары кочаклап ала», – дип аңлата Рәдиф абый. Ул аталандырылган кортлар ала икән. Ел саен ана кортны алыштыра. «Үтерергә кызганам. Картая башлаган ана кортны икенче бер ояга куям, ул шунда булдыра алган хәтле күкәй салып ята. Ә теге ояга яңа ана корт бирәм, ул оя шундук көчәеп китә. Көчле оя балны да күп ташый», – ди Рәдиф абый. Бер оя көненә 6 кило бал гына ташыса да, 20 оядан шактый җыела дигән сүз бит әле ул. Ә бит кайбер кортлар унар кило бал да ташый ала!

Умарта кортлары авырый торган чирләр турында да сөйләде ул. Варроатоз дигән талпан кортның тәнендә булса һәм аны чагыштырмача тиз дәваласалар, хәзер акарапидоз дигән авыру киң таралган икән. Анысы кортның эчендә була, ди. Махсус пластинаны яндырып, шуның төтенен сулатасы – шулай дәвалыйсы икән. Рәдиф абыйның үз дәвалау рецепты да бар булып чыкты. Март аенда нарат бөресен җыеп кайта да, кортларга бирә торган балга шуны сала икән ул. Эшләвен болай эшлисе. Нарат бөресен марттан да калмый җыеп алып кайтасың һәм чәй кайнаткан шикелле кайнатасың. Шуннан бер литр балга бер литр су исәбеннән катнашма әзерлисең, нарат бөресе кайнаган су да шул бер литр эченә керә, анысын тагын өстәп кушарга ярамый. Катнашма бик сыек булмасын. Бал бөтен кешедә дә булмаска мөмкин, андый кешеләргә Рәдиф Ханнанов шикәр комы белән эшләргә куша. 1,5 кило шикәр комын бер литр суга (шуңа нарат бөресе кайнаган су да керә) салып болгатасың, барлыкка килгән катнашманы февраль ахыры-март башында умарта ояларына куеп чыгасың. «Мин ояларга көздән савыт куеп калдырам да, вакыты җиткәч, әзерләгән катнашманы шул савытка гына агызам. Савыт куймасаң, катнашманы пакетка салып, умарта оясы өстендәге «холстик»ны күтәреп, шуның астына тыгып куярга була. Тик алай эшләгәндә берничә корт үлә инде. Пакетны үзләре тишеп, балын эчеп бетерә кортлар. Дөресрәге, башта кәрәзгә ташыйлар, аннары шуннан ашыйлар. Балны болай гына биргәнче, менә шушылай нарат бөресе кайнаган суны кушып бирсәң, бик күп чирдән файдасы була», – ди Рәдиф абый.

«ЯХШЫ ӘЙБЕР АГЫП ТОРМЫЙ УЛ»

Быел Рәдиф абый тонна ярым бал аерткан. Инде сатып та бетерә язган. Ел саен ала торган даими клиентлары бар. Мәсәлән, Артамоновлар гаиләсе ел саен аз да түгел, күп тә түгел – 3 литрлы 11 банка бал ала икән. 20-30ар банка алучылар да бар, ди. Әле узган атнада гына бер мәктәп 30 банка бал алып киткән.

Күңел өчен җырлап та йөргән Рәдиф абый бервакыт җырларын яздырткан да, яздырып биргән Илгиз исемле егеткә күчтәнәч итеп көнбагыш балы биргән. Бераздан Илгиз шалтырата икән: «Рәдиф абый, алты яшьлек кызым бал ашаса, бөтен бите чабырып чыга иде. Ә синең балны ашагач, бернәрсә булмады». Көнбагыш балы аллергия бирми, дип аңлата Рәдиф абый. Шуннан соң бу кеше гел ала башлаган балны. Берзаман, язга таба, балы беткән һәм Рәдиф абыйга бал сорап килгән. «Рәдиф абый, булса бир, зинһар, кызым сорый бит, ди. Шул кечкенә кызын да ияртеп килгән. Ә минем үземдә дә бал калмаган. Өстәлдә табакта үзем ашый торган соңгы балым гына бар. Шуны биреп җибәрдем», – дип искә алды Рәдиф абый.

Кеше юкә балын үтереп мактый, кемнеңдер карабодайныкына исе китә. Рәдиф Ханнанов өчен иң шәп бал – көнбагышныкы. Сыйфат сертификаты алу өчен, 2000 тәңкәсен түләп, юкә һәм көнбагыш балларын тикшертергә алып барган ул. Тикшергән кыз, гаҗәпләнеп: «Абый, бу нинди могҗизалы бал?» – дип сорый икән. Көнбагыш балы сыйфаты буенча юкәнекеннән икеләтә яхшы булып чыккан. «Елы яхшы килгәндә, юкәдән бал хәтта агып тора. Яхшы әйбер акмый ул. Ә көнбагыштан бал алу өчен корт бөтен гәүдәсе белән кереп бетә – арт саны гына күренеп кала. Шулай интегеп, тырышып җыйганга, көнбагыш балы тәмле дә, файдалы да», – ди Рәдиф Ханнанов.

РӘДИФ ХАННАНОВТАН БАЛЛЫ КИҢӘШЛӘР

* Әйбәт бал алыйм дисәң, умартаңны авылда, бистәдә тотма. Анда һәрвакыт төзелеш бара. Кемдер койма әлифли, кемдер капка буйый. Июнь аенда табигать ял итә, бер чәчәк тә булмый. Һәм кортлар, бал дип белеп, әнә шул әлифне, буяуны ташып бетерәләр. Аннары авырыйлар. Шуңа күрә мин умартаны бистәдән читтә – урман эчендә тотам.

* Гадәттә, ана корт 3-4 ел яши. Тик оста умартачылар аны ул хәтле яшәтмәскә куша. Хәтта ел саен алыштырып торучылар да бар. Ана корт елдан-ел ялкаулана бара: беренче елны 2000 күкәй салса, аннан соңгы елларда кимегәннән кими;

* Кояш энергиясе күбрәк булган җирдә бал да яхшырак була;

* Өлгермәгән килеш аерсаң, бал әйбәт булмый. Аерта башлау өчен кәрәзнең ким дигәндә өчтән бер өлеше пичәтләнгән булырга тиеш;

* Кайберәүләр май аенда җыелган балны аертабыз, диләр. Аны аертсаң, кортлар бер ай буе нәрсә ашап торырга тиеш соң? Июльгә хәтле бер чәчәк тә булмый бит. Шуңа кайбер умартачылар кортларына шикәр комы ашатырга мәҗбүр була да инде

* Балны 50 градустан артык җылытырга ярамый – файдалы үзлекләре бетә. Суыткычка да тыгасы юк, бүлмә температурасында гына сакларга кирәк. Суыктан җылыга алып-куеп йөрсәң, бал шикәрләнә;

* Юкә балын ашап урамга чыксаң, салкын тидерәсең. Ә көнбагыш балы салкын тидертми. Аннан берәүгә дә аллергия дә юк, бөтен кеше ашый ала.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Бал белән ничек дәваланырга?

Әлбәттә, салкын тисә дә, хәлсезлек тойсаң да, бал белән кайнар чәй эчәргә тәкъдим итәләр. Хәтта мондый киңәшне табиблар авызыннан да ишетергә була. Кемнәрдер балны умырып алып шул кайнар чәенә салып эчә. Ләкин бу киңәшнең дөрес түгеллеген бик азлар гына беләдер. Бал җылытканда үзенең файдалы үзлеген югалта. 40 градустан артык югары температурада ул бернинди файдасыз ширбәт кенә булып кала. Ягъни шикәр комы каптың ни дә, шул эретелгән бал ни… Бу хакта умартачылар гына түгел, бар халык белергә тиеш. Бигрәк тә табиблар. Димәк, кайнар чәй белән эчмәскә балны.

Бер аш кашыгы балны аз-азлап кабып конфет кебек суырырга кирәк. Шул рәвешле ул тамакны, авыз куышлыгын чылатырга, авызда эреп бетәргә тиеш. Аннан бары тик 15–20 минут узгач кына кайнар чәй эчәргә була. Чәй үзебездә үскән үлән чәе булса, тагын да яхшы.

1 аш кашыгы балны бүлмә температурасындагы суда эретеп йоклар алыннан эчсәгез йокыгыз да тыныч булыр. Һәм балның бар файдалы үзлекләре дә сезгә сихәт бирер. Иртән дә ач карынга шундый ук тәмле эчемлекне эчеп куйсаң, бар көнең күтәренке кәеф белән үтәр. Ышанмасагыз, сынап карагыз. Балның сихәтен белеп тулысынча файдаланыгыз!

Комментарии