«Бер генә бәйрәм дә бәлешсез үтми»

«Бер генә бәйрәм дә бәлешсез үтми»

Кайда коймак – шунда кунак, ди халык мәкале. Чаллыда яшәүче Лилия Шәяхмәтова-Мөхәмәтшина да бу сүзләр белән килешә. Коймак урынына бәлеш, гөбәдия, торт, пирог яки ярымфабрикатлар әзерләсә дә, ахыры бер – бу сыйлардан торган табын артына кунак утырмыйча калмый. Аш-су остасы белән тәмле ризык пешерү серләре турында сөйләштек.

Лилия бала вакытыннан ук аш-су бүлмәсендә кайнаша. Камыр ризыкларына мәхәббәт әниемнән күчкәндер, ди ул. 2016нчы елда икенче декрет ялына чыккач, бу мәхәббәтен табышка әйләндерергә уйлый остабикә. Менә инде 7 ел якыннарын гына түгел, башка гаиләләрне дә тәмле ризыклары белән сыйлый.

– Ашарга пешерергә бик яратам. Гаиләмнең «тәмле» дип ашауларыннан күңелгә җылы йөгерә. Бу эшкә тотынганда, икенче улым 6 айлык иде. Яраткан әни дә, яхшы хуҗабикә дә булдым, – ди ул. – Танышым баласының туган көненә бәлеш пешереп бирүне сорады. Пешердем. Шул көннән соң, тагын пешереп бир әле, гөбәдия дә пешермисеңме, ярымфабрикатлар әзерләмисеңме, дип сораучылар күбәйде. Һәркемнең теләген исәптә тотып, әзерли башладым.

– Аш-суга мәхәббәт нәселдән килә, диләр, ә сезнең гаиләдә ничек?

– Әйе. Әнием пешерергә ярата иде. Ул гел төрле ризыклар пешерде. Беркайчан да «әйдә ярарга» әзерләмәде. Бу сыйфаты миңа да сеңгән. Пилмәннәрнең барысы бер зурлыкта булсын, сырниклар түгәрәк һәм бертөсле булсын дип тырышам. Үземнең махсус пешекче белемем юк, һөнәрем буенча – юрист. Балам үскәч, эшкә дә чыккан идем. Ике эшне берьюлы алып бардым. Хәзер менә тагын декрет ялында, кыз үстерәбез.

– Аш-суга мәхәббәт хатын-кызның канына сеңгән була, дигән әйтем дә бар. Килешәсезме?

– Юк, килешеп бетмим. Бу өлкәдә 7 ел кайнашкач, яхшы беләм: күп кенә хатын-кызлар үзләре теләгәнгә түгел, ә, бәлки, кирәк булганга пешерә. Миңа да еш кына: «Үз гаиләм өчен әзерлисем килми, ә син башкаларга да әзерләп бирәсең», – диләр. Миңа ошый. Бигрәк тә заказ бирүчеләр кабат сиңа мөрәҗәгать иткәннән соң, мин дөрес юлда дигән нәтиҗә ясыйсың.

– Иң яратып әзерли торган ризыгыгыз нәрсә?

– Барысын да яратып әзерлим. Әмма иң-иңе – бәлеш. Ул тиз пешерелә, аны һәркем ярата. Бер генә бәйрәм дә бәлешсез үтми. Үзебезнең гаилә өчен дә бәлешне еш пешерәм.

– Хатын-кызларның урыны аш-су бүлмәсендә генәме?

– Юк, хәзер хатын-кызларның шөгыльләре күп. Кемнең күңеленә нәрсә ошый – шуны эшлиләр. Аерым бер калыпка салу, хатын-кыз көне буе аш-су бүлмәсендә кайнашырга тиеш, дию дөрес булмас.

– Камыр уңмаган чаклар булгалыймы? Кайберәүләр: «Кире кешенең камыры уңмый, кире кеше заказ бирсә, бәлешем көеп китә», – диләр. Сездә мондый бүленешләр бармы?

– Андый чаклар булгалый. Тик моны кешегә бәйләмим. Мин рецептларны үзем уйлап табам. Интернет киңлегендәге һәр рецепт та уңышлы түгел бит. Бәлеш яки гөбәдия рецептын сорап мөрәҗәгать итүчеләр булды – мин бүлештем. Менә шуннан соң еш кына бәлешнең төбе тишелә, гөбәдия көеп китә башлады. Кул китә, диләр бит. Шуңа күрә хәзер рецептлар белән бик бүлешмәскә тырышам.

– Нинди чара, бәйрәмнәргә заказларны күбрәк бирәләр?

– Яңа ел – иң популяр бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне бәлеш, ярымфабрикатлар сораталар. 31нче декабрь көнне заказлар алмаска тырышам, чөнки көнең аш-су бүлмәсендә генә үтәчәк. 23нче февральгә дә итле ризыклар сорыйлар. Күбрәк офисларда үткәрелгән корпоратив табынына куярга дип, заказ бирәләр.

– Үз гомерегездә ничә бәлеш пешердегез икән инде, аларның чуты бармы?

– Төгәл санын белмим, әмма 1400-1500ләп бардыр. Көнгә 4 бәлеш һәм дүрт гөбәдия пешергән көннәрем булды. Күбрәк тә пешерергә мөмкин, әмма минем өйдә бер генә плитә. Әгәр дә 3-4 плитә булса, күбрәк заказлар алырга мөмкин булыр иде. Үз эшемне яратам һәм күңелемне биреп эшлим. Ә бу – иң мөһиме.

Лилиядән иң тәмле гөбәдия рецепты:

Камыр өчен:

1 кечкенә чүмеч үсемлек мае;

1 кечкенә чүмеч майонез;

2 кечкенә чүмечкә якын су;

1 йомырка;

Тәменчә тоз һәм шикәр комы;

1 пакет көпшәкләгеч (разрыхлитель);

Чама белән генә он

Эчлек өчен:

Корт;

Дөге;

Йөзем;

Йомырка

Эш барышы: кабарган камырны куна тактасына төшерәбез, өлешләргә бүләбез. Җәеп майланган табага урнаштырабыз, корт салабыз беренче катка, икенче катка бүрттерелгән дөге, өченче катка йомырканы эре угычтан уып салабыз, ак май эретеп сибәбез дә, икенче камырыбызны җәеп өстенә ябабыз. Теләге булганнар гөбәдия өстенә валчык, умач уып сибә ала (1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы он, 1 аш кашыгы ак май). Тәмле булсын!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии