Әбүзәр куяннары

Куян асрауга, никтер, җитди карамый идем. Халык тикмәгә өч тиенлек куян – биш тиенлек зыян, димәгәндер, мин әйтәм. Җитмәсә, куянчылык белән берара җенләнеп алган энем: “Аларны үрчеткәнче, бер үгез асрау арзангарак төшә”, – дип кабатларга ярата. Менә Ютазы районы Ютазы авылында яшәүче Әбүзәр абый Надыршин белән дә куянчылыкның керем һәм чыгымнарын барлап, уңай һәм тискәре якларын санап, “Асраргамы, юкмы?” – дигән сорауга җавап эзләдек.

72 яшьлек Әбүзәр абыйның куянчылык белән шөгыльләнә башлавына биш ел тирәсе. Озын колакларны академик Игорь Михайлов теория-методы буенча үрчетә ул. Мин кызыксынгач, китап киштәсеннән әлеге авторның берничә басмасын, интернеттан тапкан материалларын күрсәтә башлады. Әбүзәр абый әйтүенчә, бу хайваннарны асрау – ашату-эчертүгә, астын чистартуга гына кайтып калмый. Бөтен нечкәлекләрен белсәң, куянчылыкны шактый керемле бизнеска да әйләндерергә була. Ләкин моның өчен итен күпләп сатарга, ягъни ана куяннар санын – 400гә, гомуми баш санын мең ярымга җиткерергә кирәк, ди. Әбүзәр абый бу эш белән хыялланып, райондагы кече эшмәкәрләрне үстерү буенча җаваплы оешманың ярдәм итүен дә үтенгән хәтта. Эш башларга 7 миллион сум акча сораган ул! Әлбәттә, бабайның мондый теләген ишеткәч, матур итеп кенә озатып җибәргәннәр…

– Куянчылык белән ничек шулкадәр җенләндегез? – дип сорыйм Әбүзәр абыйдан.

– Инсульт була язды миңа. Авырып, реанимациядә ятканнан соң, куянчылык белән кызыксындым. Куян ите организмга бик файдалы, анда холестерин аз. Аллага шөкер, шул көннән бирле больница ягына таба борылып та караганым юк. Сәламәтлегем ныгыды, тфү-тфү.

Әбүзәр абый куяннарының токымы да үзенчәлекле. Колаклары бик озын, үзләре алтышар килограммга җитә. Шиншелла, фландер, ак великан, бабочка токымнарын кушу нәтиҗәсендә шулай килеп чыккан икән. Әбүзәр абый тиз үсә торган яңа токым булдырдым дип саный. Ягъни акселератлар. Тик алар саны ике меңгә җитмәгәч, фән ягыннан токым дип саналмый.

– Картайдым шул. Ун елга яшьрәк булсам, бәлки, ике меңгә җиткерү өчен тырышыр идем. Алай да саннарын 50дән киметкән юк. Оялар төзим, ана куяннар санын 10га җиткерергә планлаштырам. Булдыра алганча тырышабыз. Иң мөһиме – иренмәскә, көн саен шулар тирәсендә кайнашырга кирәк, – ди ул.

Әбүзәр абыйның акселерат куяннары 4 ай эчендә 4-5 килограммга җитә икән. Шуның 2-3 аен ана сөтен имеп яшиләр. Шул сәбәпле тиз өлгерәләр дә. Ә ана куянның сөте бетмәсен өчен, аны куркытмаска, сусыз интектермәскә кирәк. Бераз гына сусап йөрсә, шундук сөте бетә, ди. Аннары, махсус комбикорма ашату кыйммәткә төшә икән, экономияле вариант – арпа. Бер куянның тәүлеккә әз-әзләп 70-80 тапкыр ашавын исәпкә алсаң, болай да кыйммәткә төшкән кебек. Ләкин экономия ясарга тырышкан очракта, куянчылык үзен-үзе акламаска мөмкин. Озын колаклар тизрәк үссен дисәң, ризыгы белән суыннан бер дә өзәргә ярамый.

Надыршиннарның куян оялары турында да аерым әйтәсем килә. Бу зур ояларның эчендә ризык, су салу җайланмалары бар. Астын чистартып мәшәкатьләнәсе юк – бөтен пычрагы бер чиләккә агып төшә. Янмый торган буяу белән буялганнар. Куяннарның яше, токымы һәм балалау көне күрсәтелеп, һәр читлеккә язу эленгән. Ләкин мондый шәп ояның бәясе дә бар. Эш башлаган вакытта Әбүзәр абый 12шәр меңгә ике шундый оя алып кайткан. Хәзер сызым буенча үзе ясый. Материалын 5 мең сумга сатып ала да ышанычлы оялар корып та куя. Бу ояларның берсендә 2 ана куян асрап, ел буена 90-100 килограмм ит җитештереп була икән.

– Куяннарны үзегез суясызмы, Әбүзәр абый?

– Әйе, башкалар авырттырып, елатып суя төсле. Аның бөтен кан тамырын берьюлы, тиз генә кисәргә кирәк. Кайбер кеше бит суя белми, аякларын бәйләп маташа, интектерә. Алай ярамый. Мал курыкса, адреналин бүлеп чыгара һәм ите тәмсезләнә.

– Итен кайда сатасыз?

– Куянчылык күпләп асраганда гына керемле. Чөнки даими клиентлар, итен куярга урын булмаса, аны үрчетүдән мәгънә юк. Әлегә 30 чакрым ераклыктагы Октябрск шәһәре базарына чыгып сату итәм, кибетебезгә куябыз. Диабет белән авыручыларга ярдәме бар, алар килеп сорый. Килограммын 220-250 сумнан сатабыз. Бер куяннан ике килограмм чамасы ит чыга. Үзебез ашауны, туганнарга өләшүне исәпкә алмасак, узган ел 35 мең сумлык керем алганбыз. Пенсионерлар өчен әз акча түгел бу, без канәгать, – ди Әбүзәр абый.

Әбүзәр абыйның хатыны Фәүзия апа да: “Атнага 2-3 тапкыр куян ите пешерәм. Тәмле дә, файдалы да. Балалар, оныклар – һәммәбез яратып ашыйбыз”, – дип өстәп куйды.

Авыл халкы тырыша инде, афәрин. Малын да асрый, төзелешеннән дә куркып тормый, балаларына да ярдәм итәргә җай таба. Әбүзәр абый белән Фәүзия апа да вакытның кадерен белеп, хәрәкәттә – бәрәкәт дип яши.

Укыдыгызмы, ишеттегезме?

Куян ите турында

· Куян итенең файдалы сыйфатлары дүрт айга кадәр генә саклана, аннан соң анда нитратлар һәм башка төрле зарарлы матдәләр туплана башлый.

· Куян ите тавык ите кебек йомшак. Аны ашказаны һәм уникеилле эчәк, ашказаны асты бизе хроник авырулары вакытында ашарга тәкъдим ителә.

· Куян ите организмга эләккән радиацияне киметә.

Ә сез беләсезме?

· Куяннарның 60тан артык токымы билгеле. Кайбер төрләренең авырлыгы 6 килограммга җитә. Алар 60 процент чиста ит бирә.

· Куяннар тиз үрчи, кайбер токымнары елына 40-50 бала китерә.

· Балалы куяннарга силос бик файдалы, ул сөт чыганагы булып тора.

· Куяннар тирес өстендә утырмый, йомышларын теләсә кайда түгел, ә билгеле бер урында гына үти.

Куянчылар кайда “үрчи”?

Чит илләргә килгәндә, куянчылык белән шөгыльләнү Франция, Италия, АКШ, Бөекбритания, Венгрия, Польша, Болгариядә нык популяр. Куян итенең дөньядагы иң эре җитештерүчесе – Италия (1990 елда 300 мең тонна), икенче урында – Франция (150 мең тонна). CCCРда исә, куянчылык белән 1925 елда шөгыльләнә башлаганнар. Беренче 15 мең токымлы озын колакны Иосиф Сталин Көнбатыш Европадан кайтарткан.

1964 елдан бирле Бөтендөнья фәнни куянчылык ассоциациясе яшәп килә (Парижда). Ул куяннарны һәм куянчылыкны өйрәнүче дистәләгән илне берләштерә, әлеге өлкәдәге мәгълүматны тарата. Бу ассоциациянең бүлеге 2004 елда булдырылган. Президенты – Артем Крамин.

Бу кызыклы…

Кытай әдәбиятында куян – алиһә Чан-эның Айдагы ярдәмчесе. Шулай ук куяннар Кытай календаренең бер йолдызнамәсе дә булып тора.

Япон мифологиясе буенча да куяннар Айда яши. Анда алар моти – дөгедән кабымлык ясау белән шөгыльләнә.

Ә менә Вьетнам календарендә куянны мәче белән алыштырганнар. Чөнки куяннар Вьетнамда яшәми.

Куяннардан иң зур зыянны Австралия күрә. 1859 елда бу илгә 16 куян кайтаралар һәм алар үрчеп, 1900 елда 20 миллион башка җитә. Үләнне ашап, алар сарыкларга һәм башка эре терлеккә конкуренция тудыра. Австралиялеләр төлке һәм көзәннәр кайтартып, аларга каршы җитди көрәш башлый. Иң яхшы нәтиҗәне миксоматоз дигән вируслы авыру бирә. Куяннарның 90%ы шуннан кырыла. Ләкин озын колаклар проблемасы Австралиядә әле дә бар.

Тәмлетамак

Кыздырылган куян

150 гр сөякле ит, 15 гр сары май, 20шәр гр башлы суган һәм кишер, 50 гр шулпа, тоз, тәменчә борыч алына.

Эшкәрткән куян түшкәсен, кисәкләргә бүлеп, тоз һәм борыч белән ышкыйлар, кайнап торган майлы табага салып, бөтен ягын азрак кыздырып алалар. Аннары каймак, сөт өсте яисә май салып, итне духовкага куялар. 10 минут чамасы тоткач, табаны алып, кишер белән суган турап салалар, табадагы шулпаны ит өстенә сибәләр (шулпасы булмаса, шулпа яисә су өстиләр) дә тагын духовкага куялар. 10-15 минут саен ит кисәкләрен әйләндергәләп, табадагы шулпаны сибеп торалар. Ит пешкәч, духовкадан алалар, табынга бирер алдыннан, өсте ябык савытта бераз сүлпән ут өстендә тоталар. Болай эшләгәндә, ит тәмлерәк була.

Томалап сөттә пешерү

150 гр куян ите (сөяге белән), 10 гр сары май, 30 гр башлы суган, 20 гр кишер, 50 гр сөт яки сөт өсте, тәменчә тоз, борыч кирәк.

Куян ите кисәкләрен кызган майлы табада азрак кызарганчы кыздыралар. Алдан онда әвәләп алырга да мөмкин. Тирән табага яки кәстрүлгә суган турап салалар. Аның өстенә – ит, ит өстенә майда кыздырган кишер салып, кайнаган сөт яисә сөт өсте, я шулпа өстиләр. Кәстрүлне каплыйлар да 10-15 минут томалап пешерәләр. Аннары тоз, борыч өстиләр һәм өстен япкан килеш пешереп җиткерәләр.

Томалап каймакта пешерү

150-200 гр куян ите, 30-50 грамм каймак, 20 гр суган, 20 гр май, тәменчә тоз, борыч, томат, башка тәмләткечләр алына.

Яшь куян итен – 3-5 сәгать, ә картрагын тәүлеккә якын маринадта тоталар. Бу очракта 2-3 тапкыр болгатып алырга кирәк. Аннары маринадтан алып, тастымал белән корыталар да майлы табада кыздыралар һәм кәстрүлгә бушаталар. Боҗралап тураган суган, кайнар шулпа яисә су өстәп, 25-30 минут томалап пешерәләр. Шуннан соң тоз, борыч сибәләр, дәфнә (лавр) яфрагы, каймак, томат салалар да сүрән утта тагын 10-15 минут тоталар.

Маринад әзерләү. Куян итен маринадлау өчен 9 процентлы 200 грамм аш серкәсен 1 литр су белән сыегайталар да 25 гр тоз, 1 гр борыч, 20 гр шикәр комы, дәфнә яфрагы, 50 гр башлы суган, 50 гр кишер өстәп, 10-15 минут кайнаталар һәм суыталар.

Куян кәтлите

Куян – 2 кг, сары май – 200 грамм, көнбагыш мае – 200 гр, башлы суган – 100 гр, кипкән ак гөмбә – 100 гр, ак гөмбә – 350 гр, петрушка – 1 тотым, карабодай – 625 гр, сливки – 300 мл, 1 йомырка, тәменчә тоз, борыч, он алына.

Куян итен һәм сары майны ит тарткыч аша 2 мәртәбә чыгарырга. Бу фаршка йомырка, тоз, борыч, сөт өсте салырга. Болгатып, кәтлит ясарга. Онда әвәләп, табада кыздырырга.

Кайнап торган суга кипкән гөмбә салырга, аннары плитәдән алып, ярты сәгать капкач белән каплап тотарга. Әзер гөмбә шулпасында карабодай пешерергә.

Башлы суганны һәм гөмбәне турап, табада кыздырырга. Шуның өстенә карабодай салырга, җылытырга, тоз белән борыч өстәргә. Өстенә вак итеп туралган петрушка сибәргә. Әзер ризыкны табынга кәтлитләр белән бергә бирергә.

Имештер… Әллә

Төштәге куян

Әмма тормышта куянны, куян итен мактасалар да, файдалы икәнлегенә ышандырсалар да, аны төштә күрү бер дә сөендерми икән. Төш юраучылар төрле очракны төрлечә юрый, әмма төшеңдә куян белән очрашуны бик үк шатлыкка, димиләр. Мөгаен, куркак җанлылыгы белән ул мистик дөньяда популяр түгелдер, гәрчә әкиятләрдә куян, башлыча, матур һәм батыр итеп тасвирланса да. “Ну погоди” мультфильмындагы булдыклы Куян үзе генә дә ни тора?! Ә менә төштә… Әгәр дә сез качып баручы куянны тотсагыз, ярышта, ниндидер уйланмаган бәйгедә уңышка ирешәсез. Ә башка очракларда эшләр сөенерлек түгел… Әйтик, качырсагыз, уңышыгызны җуярсыз.

Әмма мондый юрауларга җитди карарга ярамый. Тавык төшенә тары керә, дигәндәй, бәлкем организмыгызга куян итендәге файдалы элементлар кирәктер. Шуңа да төшегездә куян белән мәш киләсездер. Йокыдан торыгыз да, куян итен эзләп базарга китегез. Һәм барысы да әйбәт булыр…

Сәхифәне Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА әзерләде.

Комментарии