Баланың симерүендә аналар гаепле…

Баланың симерүендә аналар гаепле…

Бездә шундый гадәт инде: бәйрәм саен өстәлләр сыгылып торырлык итеп сый-нигъмәт әзерлибез, аннары шул әзерләнгән ризыклар әрәм булмасын дип, ашыйбыз да ашыйбыз. Чираттагы шундый бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел да җитеп килә. Быел да, гадәт буенча, өстәл тутырып ашамлык тезәргә, 31е көнне төнгә кадәр ашарга, аннан соңгы ялларда да ашказанын шыплап тутырырга әзерләнәбез. Бәйрәм яллары узгач, кәефебез кырылачагын гына онытабыз. Яраткан күлмәгебезнең төймәсен эләктерә алмагач, үлчәү берничә килограмм «өстәп» күрсәткәч, эштәгеләр: «Әллә тазарып киткәнсең инде?» – дип кызыксынгач кына исебезгә төшәчәк ул.

Соңгы вакытта: «Симерү нәселдән килә», – дигән фикер таралды. Чыннан да, белгечләр әйтүенчә, ата-анасы артык авырлыктан интеккән балаларның симерүгә бирешү ихтималлыгы – 70-80 процент. Бүген 20дән күбрәк «симертү» гены билгеле. Тик генетика өлкәсендәге күзәтүләрдән күренгәнчә, артык авырлыктан зарланучыларның күпчелегендә мондый геннар юк. Ә симерүләренең төп сәбәбе – тормыш рәвеше һәм туклану. Доцент, медицина фәннәре кандидаты, «Казанская клиника» дәвалану-диагностика үзәге эндокринологы Людмила СОЛТАНОВА белән туклану гадәте турында сөйләштек.

Азык кабул итү белән бәйле гадәтләр кеше гомеренең беренче елында ук барлыкка килә. Һәр ана «баламның тамагы һәрвакыт тук булырга тиеш» дип уйлый. Баланың тынычсызлана башлавы аның тамагы ачу сигналы буларак кабул ителә. Шулай итеп, сабый чактан ук шартлы рефлекс формалаша – теләсә нинди борчылу, стресс яки куркуны ашау белән «җиңә» башлыйбыз. Икенче төрле әйткәндә, стрессны ризык белән бергә «йотабыз». Бу гадәт үскәч тә дәвам итә.

Табиблар туклану белән бәйле өч төрле тайпылышны аерып күрсәтә. Беренчесе – экстерналь. Ризык кабул итүгә эчке стимул, ягъни ашыйсы килү теләге түгел, туклану продуктының кыяфәте, ашап утырган кеше, азык рекламасы кебек тышкы факторлар этәрә. «Иптәшкә» ашау, урамда капкалап алу, кунакка баргач, күрмәгәндәй ризыкка ташлануның нигезендә шушы билгеләр ята да инде.

Икенче тайпылыш – эмоциоген. Бу очракта ризык кабул итүгә борчылу, кайгыру, үпкәләү, күңел кайту кебек хисләр «гаепле».

Өченче тайпылыш исә – чикләнгән туклану гадәте. Ул икенче төрле «диета депрессиясе» дип тә йөртелә. Исеменнән аңлашылганча, бу очракта кеше кисәк кенә ризык кабул итүне чикли, тик озак чыдамый, яңадан күпләп ашый башлый. Бераздан туклануына кабат чикләүләр кертә, нәтиҗәдә, тотрыксызлык барлыкка килә.

Баланы артык авырлыктан дәвалау өчен беренче эш итеп аның туклану гадәтләрен үзгәртергә кирәк. Педиатрия практикасында проблемадан фармакология терапиясе ярдәмендә котылу хупланмый, чөнки нәтиҗәсе пациентның сәламәтлегенә һәм тормышына зыян китерергә мөмкин. Баланың туклануын җентекләп тикшереп, аны дәвалауның терапевтик ысулларын ачыклау зарур.

Шунысын да әйтергә кирәк: баланы артык авырлыктан дәвалау барышында ата-аналар да актив катнашырга тиеш. Алар үз-үзләренә шушы сорауларны биреп, баланың туклану гадәтләрен ачыкласыннар иде:

  1. Бала иртәнге ашны ашыймы?
  2. Йокларга ятар алдыннан ризык кабул итәме?
  3. Мәктәп ашханәсенә йөриме? Анда кайнар ашлар ашыймы, әллә коры-сары белән тукланамы?
  4. Мәктәпкә өйдән үзе белән ашарга алып барамы?
  5. Бала, гадәттә, көнгә ничә тапкыр ашый?

Изображение удалено.

Туклану гадәтен кечкенә чактан ук тәртипкә салырга кирәк. Балаларны өйрәтү җиңелрәк бит.Тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии