Гипертония һәм гипотония турында уйдырмаларны җимерәбез

Гипертония һәм гипотония турында уйдырмаларны җимерәбез

Берәүләр югары кан басымыннан интексә, икенчеләр кан басымының түбән булуыннан зарлана. Ике халәт тә кеше сәламәтлеге өчен бик куркыныч. Шулай икәнлеге күптән ачыкланса да, бу чирләр хакында һаман да белеп бетермибез әле. Кан басымы югары булганда физик эш эшләмәскә кирәк, ә түбән кан басымлы кешеләргә күбрәк каһвә эчү файдалы, дип сөйләшәбез. Чынлыкта, бу сүзләр дөреслеккә туры килеп бетми.

Кан басымы турында тагын нинди уйдырмалар, халыкның аңына кереп калган нинди фикерләр бар? Без шуларны барладык һәм кардиолог, терапевт Альбина Фәнис кызы ШАҺИДУЛЛИНАдан әлеге фикерләргә аңлатма бирүен сорадык.

ГИПЕРТОНИЯ

  1. Гипертония – олы яшьтәге кешеләр авыруы.

Кызганыч, тик гипертония белән авыручылар яшәрә бара. Бүген хәтта 18 яшьлек егет һәм кызларда да гипертония диагнозы очратырга мөмкин. Бу күп төрле факторларга бәйле: аз хәрәкәтләнәбез, эмоциональ яктан бик арыйбыз, дөрес тукланмыйбыз. Шунысы да мөһим: күпләр сәламәтлеге борчый башласа да табибка барырга ашыкмый, үтәр әле, дип сузып йөри. Ә бит гипертония үзвакытында ачыкланса, йөрәк өянәкләрен, инсультны, бөер эшчәнлеге җитешсезлеген булдырмый калырга да мөмкин.

  1. Гипертония хатын-кызларда сирәгрәк очрый.

Алай дип аерып әйтергә ярамый, гипертония ирләрдә дә, хатын-кызларда да була. Хатын-кызларда гипертония барлыкка килүнең аерым сәбәпләре бар. Мәсәлән, кайбер хатын-кызларда йөклелек чорында преэклампсия (соң барлыкка килә торган токсикозның бер төре) дип аталган патологик халәт барлыкка килә. Гадәттә, бала тапканнан соң ул үтә, ләкин кайбер очракта озаккарак сузыла. Преэклампсия кичергән хатын-кызларда гипертония барлыкка килү ихтималлыгы арта.

  1. Югары кан басымының билгеләре: баш авырту, күзләр кызару һәм күз алдында таплар барлыкка килү.

Гипертония – ул күзгә күренми һәм сүзсез генә үз эшен эшли торган «үтерүче». Аны ниндидер аерым билгеләр буенча гына ачыклау бик кыен. Кайвакыт гипертония булган кешеләр баш авырту һәм әйләнү, тын кысылу, күкрәк читлеге авырту, йөрәк еш тибү һәм борыннан кан китүдән зарлана. Бу билгеләргә күз йомарга ярамый. Ләкин шул ук вакытта әлеге билгеләрнең булуы сездә гипертония дигәнне аңлатмаска да мөмкин. Табибка күренү зыян итмәс, сездә гипертония бармы-юкмы икәнен белеп торырсыз.

  1. Кан басымының йә өске, йә аскы күрсәткече генә күтәрелсә, куркыныч түгел.

Кан басымын юкка гына ике сан белән күрсәтмиләр. Өске күрсәткеч – кан тамырларындагы иң югары басым, ул йөрәк кыскарган вакытта теркәлә (систолик кан басымы). Аскы күрсәткеч – йөрәк мускуллары ял иткән арада барлыкка килә торган, ягъни кан тамырларындагы иң түбән басым (диастолик кан басымы). Нормаль кан басымы булып 120гә 80 күрсәткече санала.

Өске кан басымы 140тан, ә аскысы 90нан артып китсә, гипертония дип билгеләнә. Әгәр кан басымының өске йә аскы күрсәткече берәр тапкыр гына сикереп алган икән куркыныч түгел. Ул дулкынланудан, борчылудан, стресстан, даими йокы туймаудан, сәгать пояслары үзгәреп торудан булырга мөмкин. Әгәр инде «сикерүләр» еш кабатлана башласа, гипертония түгелме икән, дип шикләнә башларга һәм табибка күренергә кирәк.

  1. Нәселдә гипертония белән авыручылар булса, бу чирдән качып булмый.

Әгәр гипертония 40 яшь тулганчы ук барлыкка килә икән, ул очракта нәселдәнлек йогынты ясаган дип уйларга нигез бар. Ләкин нәселдә гипертониклар булу ул әле авыру һичшиксез сездә дә булачак дигән сүз түгел. Гипертонияне булдырмый калырга мөмкин! Гипертония барлыкка килү ихтималлыгын арттыра торган факторлардан – алкогольле эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, стресс һ.б. – качарга гына кирәк.

  1. Даруны кан басымы югары булса гына эчәргә кирәк.

Кызганыч, тик гипертония бер барлыкка килсә, гомернең азагына кадәр дәвам итәчәк. Даруларны да гомер буе эчәргә туры киләчәк. Күпләр үзен яхшы хис итә башлый да дару эчүен туктата. Тик болай эшләргә ярамый. Дәвалану курсын кисәк туктату аркасында чир яңадан китереп бәрергә, катлауланырга мөмкин. Гипертонияне дарулар ярдәмендә генә җиңеп булмый, ләкин дару хәл катлауланмасын, авыру кеше тулы канлы тормыш алып бара алсын өчен кирәк.

  1. Гипертония булганда физик нагрузкалар тыелган.

Чамасын белеп кенә физик эш эшләү, күнегүләр ясау хәтта кирәк тә. Бөтенләй хәрәкәтләнмәү, киресенчә, начарга гына: артык авырлык җыелачак, ул исә тагын кан басымы күтәрелүгә сәбәп булачак. Тик күнегүләргә табиб белән киңәшләшкәннән соң гына керешергә мөмкин.

ГИПОТОНИЯ

  1. Хәлсезлек һәм баш авырту – кан басымы түбән төшүнең беренче билгеләре.

Хәлсезлек һәм баш авыртуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. ОРВИ булганда да шул ук билгеләрне күзәтәбез, организмда ниндидер ялкынсынулы процесс барганда да, витамин йә минераллар җитмәсә дә (мәсәлән, кан тамырларыннан баш миенә кислород кудыра торган D һәм B12 витаминнары җитмәсә). Белер-белмәс дару эчкәндә, калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда, шикәр диабеты яисә эндокрин системасы белән бәйле башка чирләр булганда да баш авырту һәм хәлсезлек була. Шуңа күрә бу билгеләр еш кабатлана башлый икән яисә даимигә әйләнсә, кичекмәстән табибка күренеп, сәбәбен ачыкларга кирәк.

  1. Гипотоникларга үзләрен тонуста тоту өчен гел каһвә эчеп торырга кирәк.

Каһвәне күп эчү организм өчен зыянлы. Йокысызлыктан интеккәндә, атеросклероз, гипертензия һәм йөрәк авырулары, глаукома, холецистит, бавыр циррозы, ашказаны, бөер авырулары булганда, каһвәне бик аз күләмдә генә эчү рөхсәт ителә яисә бөтенләй рөхсәт ителми. Сез эчә торган каһвә арзанлы, начар сыйфатлы булса һәм дөрес әзерләнмәсә, аның зыяны бермә-бер арта гына. Түбән кан басымлы кешеләргә, каһвәне чамасын белеп эчсә, нәтиҗәсе булыр. Каһвәне лимон белән эчәргә мөмкин. С витаминына бай лимон кофеинны җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә, өстәвенә, каһвәгә үзенчәлекле тәм дә кертеп җибәрә.

  1. Гипертониягә караганда гипотония куркынычсызрак.

Артериаль түбән кан басымы дип, кан басымының терекөмеш баганасы ирләрдә 100/85, ә хатын-кызларда 95/65 мм.дан түбән төшүе атала. Гипотония булганда, органнарга кан тиешле күләмдә барып җитә алмый, кан тамырларына исә җитәрлек кислород килми. Ә кислород тиешле күләмдә булмаса, баш мие, бөер, йөрәк, ашкайнату-эчәклек тракты органнары начар эшли. Кан басымы түбән булган кешедә ишемик инсульт булу ихтималлыгы арта. Йөрәк мускулына тиешле күләмдә кан килеп җитмәү миокард инфаркты һәм кардиоген шокка китерә. Шуңа күрә гипотонияне куркынычсыз дип уйлау дөрес түгел.

  1. Кан тамырларын киңәйтү өчен мунча һәм саунада утыру кулай.

Бу бәхәсле фикер. Мунчаның файдасы турында да, зыяны турында да мәгълүмат җитәрлек. Шуңа күрә озаклап мунчада утыра башлаганчы табиб янына барып кайту хәерле. Табиб кан басымыгызны үлчи, ЭКГ уздыра, шуннан соң, халәтегезгә карап, үз киңәшләрен бирә һәм дәвалау терапиясе билгели.

  1. Кан басымың түбән икән, моны үзгәртеп булмый, килешергә генә кала.

Гипотония булганда да тулы канлы тормыш алып барырга була. Бары тик табиб кушканнарны үтәргә, күбрәк саф һавада йөрергә, дөрес тукланырга, даими рәвештә кан басымын үлчәп торырга гына кирәк.

Кан басымын төшерүдә калийга бай продуктлар мөһим роль уйный. Алар – кабак, петрушка, күрәгә, караҗимеш, йөзем, бадәм чикләвеге, кузаклылар, бәрәңге. Шпинат, банан, диңгез кәбестәсе, кара миләш, балан, мүк җиләге, лимон, имбир да артериаль кан басымын төшерә. Сарымсак, шулай ук магний, йод һәм кальцийга бай продуктлар да кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә. Яшелчәләрне мөмкин кадәр күбрәк ашарга кирәк, алар сәламәтлек өчен бик файдалы.

Кан басымы түбән кешеләргә витаминнар чыганагы буларак яшелчә, җиләк-җимеш (кара карлыган, кара миләш, лимон, гөлҗимеш, кузгалак, сырганак, кишер), шулай ук мөгезле эре терлек бавыры, атланмай, йомырка, кета һәм мәрсин (осетр) балыклары уылдыгы ашарга киңәш ителә.

Халык медицинасы ысуллары

ГИПЕРТОНИЯ

  1. Кан басымы күтәрелсә, мамыкны шәраб яки алма серкәсе (5-6%лы) белән чылатып, 5-10 минутка табан астына куеп торыгыз.
  2. Кара миләш кайнатмасы, согы яки компоты кан басымын төшерергә булыша.
  3. Кан басымы борчылу аркасында күтәрелгән икән, песи үләне (валериана) һәм сукыр кычыткан төнәтмәсе ярдәмгә килә. 1 аш кашыгы кипкән үләннәргә 200 мл җылы су (бик кайнар булмасын) агызып, 50-60 минутка термоска салып төнәтергә. Әзер төнәтмәне көнгә 3 тапкыр 25-50 мл күләмендә эчәргә.
  4. Меңъяфрак төнәтмәсе шулай ук кан басымын көйләргә булыша. 20 грамм кипкән үләнгә 400 мл су агызасы һәм сүрән утта 15 минут кайнатасы. Аннары суытасы һәм сөзәсе. Әчкелтем тәмле төнәтмә барлыкка килә. Көнгә 30 мл эчәсе.
  5. Бал белән сарымсакның да файдасы зур. Сарымсак суы белән балны тигез пропорциядә кушып болгатырга. 1 аш кашыгы күләмендә көнгә 1-2 тапкыр эчәргә.

ГИПОТОНИЯ

Иң нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тамырларны чыныктыру тора. Аларны өй шартларында үзегезгә үткәрергә дә мөмкин. Моның өчен:

– иртән контраст душ керергә, душтан соң йомшак сөлге белән сөртенергә;

– яхшы җилләтелгән бүлмәдә 5-7 минут дәвамында җиңелчә күнегүләр ясарга;

– көн дәвамында коры каты щетка белән бөтен гәүдәгә массаж ясарга;

– кичен ваннаны 10-18 градус җылылыктагы су белән 20 см тирәнлектә тутырырга. 1-3 минут ваннада аяк табаны су өстенә чыгарлык итеп йөргәләп торырга. Аннан соң аякларны корытырга, йон оекбашлар киеп, аяклар җылынганчы бүлмәдә тиз-тиз йөргәләргә;

– каты чәй һәм каһвә – иң еш кулланыла торган чара. Шулай да бу эчемлекләрне күп кулланырга ярамый. 3 чокырдан да күбрәк кофеин куллану зыянлы;

– тамырларның эшчәнлеген лимонник, левзея, ал радиола, женьшень яхшырта. Даруханәдән аларның төнәтмәсен сатып алып, көнгә 2 тапкыр, ашарга 30 минут кала, иртә белән һәм төшке аш алдыннан 20шәр тамчы төнәтмәне 1/4 стакан суга кушып эчәргә. Дәвалану 2-3 атна дәвам итә, аннан сон, 1 ай тәнәфес һәм дәвалану курсын кабатларга;

– мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга. Спортның бу төрләре тамырларның эшчәнлеген яхшырта;

– олы юллардан ераграк булган урыннарда ял итәргә, саф һавада ешрак булырга;

– яхшырак йокларга, йокысызлыкны җиңү өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга.

ИГЪТИБАР! Халык медицинасы чараларын фәкать табиб белән киңәшләшкәннән соң гына кулланырга мөмкин, югыйсә зыяны булу ихтимал!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии