- 26.11.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №47 (23 ноябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Һай башым авырта… Бу сүзне бүген карт-коры яки эштән арып кайткан ата-ана гына түгел, үсмерләр дә еш кабатлый. Һәм бу инде беребезгә дә гаҗәп тоелмый.
Еш борчылу, мәгълүматның искиткеч күп булуы, мәктәптә авыр программа, гормональ тайпылышлар – болар барысы да баш миендәге кан тамырларының кысылуына китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, яшүсмер әйләнә-тирә дөньяны тиешенчә кабул итә алмый башлый: кызып китүчәнгә әйләнә, тиз арый, йокысы кача, укырга теләге бетә. Кайберәүләрдә укшу, косу, хәлсезләнү кебек билгеләр дә күзәтелүе ихтимал. Стресс халәтен ерып чыгарга өйрәнмәсә, яшүсмернең баш авыртуы даими рәвештә борчый торган җитди чиргә дә әйләнә.
Күпчелек яшүсмер башының тимер кыршау яки кысан башлык белән кысылып торган кебек итеп авыртуын әйтә. Бу очракта ана-анага игътибарлы булырга кирәк. Бала зарландымы, тизрәк дару биреп, аны бүлмәсенә озатырга түгел, ә авыртуның сәбәпләрен ачыкларга тырышыгыз. Үсмернең йокысын да күзәтеп торыгыз. Ул кимендә 10 сәгать йокларга тиеш, ди белгечләр. Башта дәрес хәзерләп, аннары компьютер уеннары уйнап төн уртасына кадәр йокламый утырган балага кисәтү ясарга курыкмагыз.
Начар гадәтләр шулай ук баш авыртуга сәбәпче була ала. Статистика күрсәткәнчә, тәмәке тарта торган яшүсмерләр тартмый торган яшьтәшләренә караганда ике тапкырга күбрәк баш авыртудан зарлана. Кече яшьтән алкоголь куллану шулай ук башта үз эзен калдыра.
Үсмер үз сәламәтлеген кайгырту турында уйламаска да мөмкин, шуңа күрә баланың үз-үзен тотышында тайпылыш сизгән ата-анага кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб авыртуның ни рәвешле килеп чыгуын ачыкларга ярдәм итәчәк. Әйтик, баш авыртуы йокы туймаганнан да, шул ук вакытта кан тамырлары дистониясе, артериаль гипертония (кан басымы югары булу) һәм гипотония (кан басымы түбән булу), кан тамырлары ялкынсыну, канның дөрес йөрмәве кебек җитди сәбәпләр аркасында да бимазаларга мөмкин. Шуңа карап, невролог дөрес дәвалану курсын билгеләячәк.
Баш авыртуны дәвалау төрләре турындатулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии