- 27.01.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №03 (23 гыйнвар)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Кыш көне балалар иң еш авырый торган чирләрнең берсе – ангина. Өстәвенә, ул куркыныч чир дә әле. Шуңа күрә аны ничек танырга һәм аның белән ничек көрәшергә икәнлеген белеп тору комачауламас.
Ангина – миндальсыман бизнең ялкынсынуы сәбәпле барлыкка килә торган инфекцияле авыру. Аңа гадәти салкын тию дип кенә карарга ярамый. Чынлыкта, ангина – бик мәкерле чир. Бала никадәр кечерәк булса, ангинаны шул кадәр авыррак кичерә. Өстәвенә, бу чир йогышлы да әле. Шуңа күрә авыру баланы аерым бүлмәгә яткырырга, аңа аерым савыт-саба, аерым сөлге бүлеп бирергә кирәк. Гаиләдә башка балалар булса, аларны авыру бала янына китертмәскә тырышыгыз. Аның уенчыклары белән дә уйнамый торсыннар. Авыру бала ашаганнан соң, савыт-сабаны чәй содасы белән кайнар суда яхшылап юарга киңәш ителә. Бала ята торган бүлмәне җилләтергә, көнгә бер тапкыр юеш чүпрәк белән сөртеп чыгарырга кирәк. Ангиналы бала уйнаганнан соң, уенчыкларны да яхшылап юалар.
Берничә типтагы ангинаны аерып карыйлар (катараль, фолликуляр, лакунар, гөмбәсыман һәм дифтерия тибындагы). Авыру кискен дә, хроник рәвештә дә була. Баланың салкында аяклары туңган, шуңа күрә тамагы авырта башлаган, дип «диагноз» куючылар очрый. Табиблар әйтүенчә, бу бик үк дөрес сүз түгел. Туңгач, баланың иммунитеты көчсезләнә, организм инфекцияләргә, шул исәптән ангина барлыкка китерә торган микроорганизмнарга да каршы тора алмый башлый.
Ангинаны ничек танырга соң?
«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге оториноларингологы Алсу Илдус кызы Сабирова әйтүенчә, авыруның беренче билгеләре 3-7 көннән соң күренә башлый. Тамак кытыкланып торгандай була, кискен авырту барлыкка килә, бигрәк тә йотканда авырта, температура күтәрелә, организм хәлсезләнә. Тавыш «утыра», лимфа төеннәре зурая, миндальсыман бизләрдә кунык (налет) барлыкка килә.
Авыруны аяк өстендә уздырырга ярамый. Шуңа күрә бала күбрәк ятып торсын. Аңа күбрәк сыеклык эчерергә кирәк: ул лимонлы чәй дә, сок та, су да булырга мөмкин, иң мөһиме – җылымса булсын. Салкын яисә артык кайнар, шулай ук борычлы ризыклар бирмәгез.
Гадәттә, ангина 10 көн тирәсе дәвам итә. Авыру узганнан соң, кан һәм сидек анализы тапшырырга кирәк. Йөрәккә авырлык килмәдеме икәнен белү өчен, ЭКГ ясату киңәш ителә. Бала савыгып бетсә дә, берничә көн урамга чыгармый торыгыз, балалар бакчасына яки мәктәпкә дә бармый торсын. Аның организмы тулысынча ныгып бетәргә тиеш.
Күп кенә ата-аналар, балада ангина ачыклану белән, аның тамагын җылыта, төрле ингаляцияләр ясый, компресслар куя башлый. Табиб Алсу Сабирова аңлатуынча, болай эшләргә ярамый. Җылытканда ялкынсынган бизләргә кан йөгерә, нәтиҗәдә инфекциянең бөтен организмга таралу куркынычы арта.
Шуңа күрә үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәскә, баланың температурасы күтәрелсә һәм миндальсыман бизләре зурайган сыман тоелса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә кече яшьтән алып кабул итәләр. Клиниканың телефоны: (843) 2-101-106.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Реклама хокукында

Комментарии