- 27.03.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №13 (28 март)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Кеше гәүдәсен умыртка баганасы тота. Ә умыртка сөякләрен бер-берсе белән ике арадагы диск ялгап тора. Менә шул дискның структурасы үзгәрсә, ул ката, сыгылмалылыгы бетә һәм диск үз урыныннан чыгарга да мөмкин – умыртка сөяге дискы бүсере шулай барлыкка килә.
Бүсер умыртка баганасының муен, бил-оча сөяге турысында, сирәгрәк күкрәк өлешендә барлыкка килә. Аңа нигездә остеохондроз сәбәпче. Ә анысының сәбәпләре күп төрле: нәселдәнлек, аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау, еш борчылу, картлык. Хәер, остеохондроз яшькә карап тормый, яшьләрдә дә еш очрый. Ләкин яшь барган саен ул күбрәк сагалый башлый. Остеохондрозга китерүче сәбәпләр дип шулай ук тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, умыртка сөяге җәрәхәтләнү, хроник авырулар яки организмда нинди дә булса ялкынсыну, артык туңуны да атыйбыз. Умыртка сөягенә бронхит, гайморит, йөрәк һәм ашказаны-эчәк трактындагы хроник авырулар да йогынты ясый.
Остеохондроз, умыртка сөяге дискы бүсерен булдырмыйм дисәгез, профилактик чаралар күрегез. Начар хисләргә, борчуларга бирелмәскә тырышыгыз, дөрес тукланырга өйрәнегез, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз, көненә 1-2 мәртәбә гимнастика ясагыз, авыр әйберләрне дөрес күтәрегез, саф һавада йөрегез.
Ә инде иртән торганда хәрәкәтләрдә тоткарлык, аяк ою, күз күрүе начараю, кан әйләнеше бозылу, чайкалып йөрү, баш әйләнү, укшыту, косу еш кабатланса, болар – остеохондроз билгеләре. Бу билгеләр сизелү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәгендә 10 елдан алып, 40 елга кадәр эш стажы булган тәҗрибәле табиблар, медицина фәннәре кандидатлары һәм докторлары эшли. Дәвалау билгеләгәнче, башта тулы анализ үткәрәләр, аннан соң нинди алым белән дәваларга икәнен билгелиләр. Клиника атнага җиде көн эшли. Процедуралар сезгә уңайлы булган вакытта үткәрелә.
«ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» үзәгенең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.
ИГЪТИБАР! «Безнең гәҗит»тә чыккан әлеге язманы тотып килүчеләргә «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәгендә 10 процент ташлама ясала.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии