- 27.05.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №21 (24 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
«4 тонна ярым бәрәңгене кул белән ярасыбыз бар, булышырга калмыйсызмы?»
Тукай районының Иске Теләнче авылында яшәүче Айдар Мингалиев сүзен әнә шулай дип шаяртудан башлады. Хәер, бу шаяртуның мине эшкә чакырган өлеше генә чын булмагандыр, ә менә йөзләгән капчык бәрәңгене ярулары да, 10 гектар җиргә шуларны утыртачагы да – чын. Фермер инде өч ел бәрәңге үстереп сату белән шөгыльләнә
«БӘРӘҢГЕ ТӨБЕН ҖИДЕ МӘРТӘБӘ ӨЯРГӘ КИРӘК»
Бәрәңге үстерүгә 41 яшендә генә тотынса да, аны сату белән күптән шөгыльләнгән Айдар абый. Моңа кадәр Удмуртия республикасыннан кайтартып, әзер продукция белән генә базарда сәүдә иткән ул. Елына 300әр тонна саткан хәтта. Шуннан бер көн башына фикер килгән: «Ә нәрсә әле мин читтән бәрәңге ташыйм, үзем үстереп сата алмыйммы әллә?» Авылдагы пай җирләре дә булгач, беренче елны көздән сатуга кайтарткан бәрәңгесенең 2 тоннасын алып калган.
– Бер тоннага 120 капчык керә. Ул бәрәңгене ничек базга ташып бетерүебезне әле дә хәтерлим. Бөтен туганнар җыелып кайткан иде, – дип елмая әңгәмәдәшем.
Айдар абый бәрәңгене үстерү генә түгел, саклау һәм җыеп алу кебек мәсьәләләрдә дә шактый тирән йөзә. Китаптан укып түгел, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып ясалган нәтиҗәләр ул. Әйтик, бәрәңге шытмасын, яхшы саклансын дисәң, аны китап буенча 10 градус җылыда сакларга кирәк икән. Тик фермер бу температураны «югары» дип атый.
– 2 градус җылылык җитә аңа. Җылылыкны тотрыклы саклау өчен, базга тишек ясадым. Шуның тишегенә себерке тыктым. Температура артып китсә, себеркене тартып алам, түбәнрәк төшсә, кире тыгып куям. Бөтен сере дә шунда, – дип аңлата ул.
Ел әйләнәсе Мингалиевлар гаиләсе бәрәңге белән мәшгуль. Бу эштә фермерга әтисе һәм әнисе, хатыны, хәтта 9 яшьлек улы да булыша. Гыйнвар аенда Айдар абый техникасын төзәтү белән мәшгуль. Бу вакытта куллары майга буялып, каралып бетә аның. Кар бетү белән исә җирне тырмаларга чыгып китә. Ә җир җитешкәнче, бәрәңгеләр бер ай буе көн яктысында торырга тиеш. «Кояш яктысында түгел, көн яктысында, – дип төгәллек кертә әңгәмәдәшем. – Чөнки кояш яктысы ярамый бәрәңгегә – зәңгәрләнә ул». Утыртыр вакыт җиткәч исә бәрәңге орлыкларына агу сиптерелә. Сиптергеч ярдәмендә агулап чыгу өчен бер атналап вакыт кирәк икән, шуннан соң инде утырту эшенә дә керешергә мөмкин.
– Бәрәңгене агулап утыртыргамы, юкмы дигән бәхәсләр күп бара халык арасында. Утыртканда ук агуласаң, организмга зыяны күбрәк була, имеш. Дөрес түгел. Бу очракта орлык кына агулы була. Бетте. Ә сабакларны агулаганда, сәламәтлеккә зыяны күбрәк, чөнки бәрәңге төп туклану чыганагын яфрагыннан ала. Кеше дә авызы белән ашый бит – шуның кебек. Утыртканда ук агулаган очракта, бәрәңгегә 45 көн буе коңгыз якын да килми. Сабакка менүгә егылып үлә ул. Шушы вакыт узганнан соң, бәрәңге инде ныгыган була, аннары аны агуламасаң да ярый, кортка бирешеп тормый ул. Утыртканда рәт арасының киңлеген, орлыклар ераклыгын бәрәңге сортына карап чамалыйбыз. Мәсәлән күпчелек кешедә үсә торган гади бәрәңге бер төптән 7 данә уңыш бирә. Ә мин менә бер төрле сорт алып кайттым, ул 25әр данә уңыш китерә. Сабагы 15-20 сантиметрга җиткәч, чүп үләннәренә гербицид сибәбез. Тик аның бәрәңгегә дә зыяны бар, шуңа агу салган савытка, «подкормка» да өстәү мәҗбүри. Шуннан көтеп утырасың инде: зыяны булмасмы, бәрәңге үлмәсме, дип.
Айдар әфәнде яхшы уңыш алу өчен бәрәңгенең төбен бер сезонда 7 мәртәбә өяргә кирәк, дип сөйли. Бу шуның өчен кирәк: өйгән чагында, бәрәңгенең төбе селкенеп, тамыры кузгала да, арасына һава керә. Ә бу – бик файдалы әйбер икән.
– Авыл кешесе бер генә мәртәбә өя бит. Һәм ялгыша. Бу – уңышка нык йогынты ясый торган әйбер, – дип ачыклык кертә фермер.
Утырту турында сүз киткәч, шунысын да сорамый булдыра алмадым: ә бәрәңге утырту өчен җирнең инде әзер икәнлеген кайдан чыгып билгеләп була? Айдар абыйның бу сорауга да җавабы бар: берничә минутка җиргә утырып карарга кирәк. Әгәр туңасың икән, димәк әле җир әзер түгел.
БЫЕЛ ҖӘЙ БУЛЫРМЫ?
Айдар абый бәрәңгене кайчан казып алырга кирәклеге турындагы белемнәре белән дә уртаклашты. Уртача алганда, икенче икмәк 60-62 көн эчендә өлгерә икән. Күпчелек бакчачылар уңыш җыярга вакыт җиткәнлеген бәрәңге сабагына карап билгели бит. Янәсе, әгәр ул корып беткән икән, димәк – кулга көрәк ал да, бакчага ашык.
– Өлгерү-өлгермәү аңа карамый ул. Былтыр менә сабак корып бетте, чөнки ел коры килде. Ә аннан элек яшел сабакта утыра иде, барыбер алдык. Иң мөһиме, бәрәңге алганда һава торышына игътибарлы булырга кирәк. Җирнең температурасы нинди – көннең дә температурасы шундый булсын. Көннең суынганын көтәргә кирәк. Менә узган ел беренче көн алган бәрәңгеләрне бөтен килеш чыгарып түктек, чөнки көн җиргә караганда күпкә кызурак иде. Җыеп бетергәнче кояш астында пеште алар. Пешкәч, йомшый да, тиз чери. Бәрәңгене алдык, икенче көнне сатуга алып барырга дип бушатмакчы идем – бөтенесе юешләнеп чыккан. Түктек кенә инде. Менә мин йөз процент ышаныч белән әйтә алам: кем былтыр август аенда бәрәңге алды, аның уңышы калмады инде, череп бетте. Уңышны сентябрь аенда, көннәр сүрәнләнгәч җыю кулайрак. Дөрес, әгәр август салкынрак килә икән, августта алсаң да була…
Бәрәңге алганда Айдар абыйга бөтен авыл булыша дисәм дә, ялгышмам. Хәтта пенсионерлар да килә икән. Үзенә күрә бер бәйрәм кебек үтә бу унар көнгә сузылган мәшәкать. Кемгәдер акча бирсә, икенче берләре фермердан җир эшкәрттереп, бәрәңге алдырып, печән-салам кайтартып файда ала һәм шуңа разый кала.
Мәшәкатьле генә түгел, күп белем дә таләп итә торган эш икән бу. Айдар Мингалиев белән сөйләшкәндә әнә шундый нәтиҗәгә килдем мин. «Бәрәңгене тора салып кына чәчтең дә, үстердең түгел, күп укырга, технологиясен карарга кирәк», – дип сөйли фермер үзе дә. Менә, мәсәлән, 100 литр суга ничә литр агу кушылырга тиеш? Аның күләме күпме булганда корткычлар да үлә, уңыш та исән кала? Ә җавапны фермерга, төнге 12дә уятып сораса да, хатыны Гүзәл бирә алачак. Чөнки яңа технологияләр турында язылган китапларны өтеренә кадәр ятлау белән фермерлар гаиләсендә ул шөгыльләнә. Ә шул ук агу ничә гектар җиргә җитәчәк? Математик исәпләүләр исә – Айдар абыйның әтисе җилкәсендә. Гомер буе колхозда бригадир булып эшләгән кеше буларак, теләсә кемнән дә яхшырак белә ул моны.
…Быел яз булмады, ә җәй булырмы? Авыл халкын, игенчелек белән шөгыльләнүчеләрне борчыган иң төп сорау шушыдыр. Халык сынамышлары дигән әйбер бар бит. Ә Айдар абый бик күзәтүчән кеше. Аннан быелгы җәйгә булган фаразлары турында сорадым:
– Быел кар күп булды. Димәк, җәй яңгырлы килергә тиеш. Табигать 2001нче елдагыга охшап килә. Ул елда җәй нинди булгандыр – истә генә калмаган. Әле дә хәтерлим, 2001нче елда 11нче апрель көнне көчле буран булган иде, ә 13е авылны бульдозер белән кардан чистарттылар. Быел да хәлләр шулайрак бит.
Тик җәйнең яңгырлы килүенә түгел, уңышны ничек алып бетерүенә ныграк борчыла фермер. «Өйдә утырганда рәхәт әле ул. Ә менә басуга баргач, башны тотасың инде: моның кадәр бәрәңгене ничек алып бетерермен икән дип, беренче елларда төннәрен дә йоклый алмый идем хәтта!»
Шунысы кызык, без Иске Теләнчегә килгәндә халыкның күпчелеге бәрәңге утыртмаган иде әле. «Кич җиттеме – Айдар басуга менеп китә. Аның төшкәнен искәреп торабыз. Бәрәңге утыртырга ярыймы әле, юкмы дигән сорауга җавапны ул гына белә чөнки», – дип көлешә алар.
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Тукай районы – Казан

Комментарии