Ипотеканы синең өчен төзелеш оешмасы үзе түли

Ипотеканы синең өчен төзелеш оешмасы үзе түли

Каникул дигәч, мәктәптәге укулардан ял итеп торган укучылар, укытучылар күз алдына килә. Ә ипотека түләгәндә дә «каникул» алып торып булуын белә идегезме? Әйе-әйе, алты айга сузылган чып-чын каникул. Алты ай дәвамында синең өчен ипотеканы йортыңны төзүче компания түли дигән сүз бу.

Иң ышанычлы төзелеш оешмалары арасында инде ничә ел рәттән беренче урыннарда баручы «Унистрой» сатып алучыларны төрле акцияләр белән сөендереп тора. Чираттагысы менә «Кредит каникулы» дип атала. Бар да гади генә: ипотека алгач, беренче ай өчен тиешле түләвеңне генә түлисең дә, аннары алты ай буе синең өчен ипотеканы «Унистрой» үзе түләп бара. Бер генә шарты бар: бу программада катнашу өчен, ипотеканың 15 елга алынган булуы кирәк. Әлеге акциядә ВТБ24 (11,25%) һәм «Абсолют» (10,9%) банклары катнаша. Игътибар: «Унистрой» тәкъдим иткән «Кредит каникулы» 30нчы апрельгә кадәр генә дәвам итәчәк.

Ипотека алу вариантыннан баш тартып, башка юлларын эзләүчеләр дә юк түгел. Андыйлар өчен «Унистрой»да «Торак мөмкинлекләре» дип аталган туплам кооперативы бар. Күзең төшкән торакның ярты бәясен – син, ә икенче яртысын синең өчен кооператив түли. Аннан син, ун елга бүлеп, шул сумманы кооперативка кайтарасың гына. Бернинди процентларсыз! Белгечләр исәпләп караган: беренчел кертем һәм түләү вакыты бер төрле булган очракта да, кооператив әгъзасының фатир өчен айлык түләве ипотека өчен түләүче кешенекеннән 20 процентка азрак килеп чыккан.

Хәзерге вакытта «Унистрой» компаниясе өр-яңа торак комплексларда йортлар өлгертеп килә: Ершов урамында – «Арт-Сити», Мамадыш трактында – «Весна», Даурия урамында – «Журавли», Казаннан 10 минут ераклыкта гына – «Царево Village». Әлеге комплексларның барысында да ипотекага да, кооператив ысулы буенча да фатир алырга мөмкин.

Ипотека яки торак-туплам кооперативы турында тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30. Оешма шулай ук фатирын сатарга яки яңаны алырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә. Аларның практикасында шундый очрак та булган: ике ел буе фатирын сата алмый тилмергән бер кеше «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына мөрәҗәгать иткән, алар исә бер атна дигәндә фатирны сатып алучы тапканнар да.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии