- 28.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №38, (26 сентябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Гөмбәнең «гаебе» – төп ризыгыбыз булмауда
Салих Миңнегәрәевнең язмасын кызыксынып укыдым. Аның «Редакциядән» дигән өлешендәге «…Табигать биргән бу нигъмәтнең кешелек алдында ни гаебе бар?» дигән сорауга җавап биреп карарга булдым.
Минемчә, бу төр ризыкның «гаебе» шуннан гыйбарәт: гөмбә борын-борын заманнардан бирле халкыбызның төп ризыгы саналмаган. Алай гына да түгел, башкаларга караганда тизрәк үз дәүләтләрен төзеп, утрак тормышка күчеп, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәнгә күрә, безнең бабаларыбызда тәме күңелләренә хуш килмәгән гөмбә ише ризыкилә туклану ихтыяҗы да булмаган, күрәсең. Тик моңа карап кына гөмбәне, Салих әфәнде әйткәнчә, «…дуңгыз ите белән тиң хәрәм нәрсә»ләр рәтенә кертергә ярыймы соң? (Мин биредә фәкать ашарга яраклы гөмбәләр турында гына сүз алып барам.)
Динебездә чынлап та кешенең акылына, сәламәтлегенә зыян салучы әйберләрне хәрәм ризыклар арасына кертү һәм аларны куллануны тыю бар. Шундыйлар рәтенә хәмер эчүне һәм дуңгыз ите ашауны кертеп була. Гомумән, акылны томалый торган әйберләр Исламда тыела. Тик сусаудан һәм ачтан үләрлек дәрәҗәгә җиткәндә, шәригать билгеле бер дәрәҗәдә бу гөнаһлы әйберләрне куллануны да рөхсәт итә, ләбаса. Ә ашарга яраклы гөмбәләр мондый хәрәм ризыклар арасына керми дип беләм.
Мин үземнең шик-шөбһәләремне тарату ниятеннән, Татарстан Диния нәзарәтенең гомуми бүлеге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинга шалтыраттым. Аның җавабы да бу төр ризыкка карата уңай булды. «Безнең халык кәбестәне дә әле соңгы 10-15 ел эчендә генә куллана һәм үстерә башлады. Аңа карап кына без аны хәрәм ризыклар рәтенә кертмибез бит. Кыяр һәм помидор белән дә шундый хәл. Гөмбәнең ашарга яраклысы һич тә хәрәм түгел. Аны Исламда булмаган башка халыклар яратып куллангангамы, ул безнең бабайлар күңеленә хуш килмәгән», – диде Ильяс хәзрәт.
…Мин узган ял көннәрендә хәләл җефетем Гөлзидә белән туган якларга – Әтнә районының Ары авылына кайттым. Аларның өе урманга терәлеп кенә тора диярлек. Без аның белән, ниһаять, урманга барып, гөмбә җыю бәхетенә ирештек. Дөрес, шәхсән үземнең гөмбәгә артык исем китми, ә хәләл җефетем бу ризыкны яратып куллана. Ул көнне без күп җыя алмадык гөмбәне. Күп дигәндә, 2 кило җыйганбыздыр. 3 сәгать эчендә кимендә 5 чакрым ара узып, урманның саф һавасын сулап, арып-талып өйгә кайттык. Ә өйдә – шаккаттык, анда хатынның бертуган апасы Гөлфия табынны төрледән-төрле тәмле тәгамнәр – милли ризыкларыбыз белән тутырган булып чыкты. Алар арасында токмачлы аш та, өчпочмак та бар иде. Билгеле ки, безнең җыеп кайткан гөмбәләргә анда инде урын калмаган. Аннары гаиләбездә гөмбәне чистартырга һәм пешерергә теләк белдерүче табылмады. Шул чагында мин гөмбәнең әле төп ризыкларыбызның берсенә әйләнмәвенә ышандым.
Хатыйп ГӘРӘЙ.
АШЫЙ БЕЛЕП АШАРГА КИРӘК
Салих Мингәрәев бик каты язган. Берәүнең «гөмбә ашап агуланалар, шул кирәк, ашамасыннар», дип язуын да укыганым бар. Үзебезгә Ходай тарафыннан бирелгән урманнарыбызда үскән гөмбәләрнең ни гаебе бар? Аларны дуңгыз ите белән тиңләргә кирәкмидер.
Минем әти гомер буе шофер булып эшләде. Аңа күчтәнәч итеп, күрше урыс авылыннан тозлаган гөреҗдәләр җибәрәләр иде. Яңа өлгергән бәрәңге белән шул гөмбәдән дә тәмлерәк әйбер юк шикелле тоела иде безгә. Ата-аналарыбыз ашамаган, дисез. Миңа калса, алар аны куллана белмәгән.
Бу язманы укыгач безнең күршеләр арасында да бәхәс купты әле. Бер күршем: «Безне әти 3 чакрым ераклыкта урнашкан Карабаян дигән урыс авылына тозлы кәбестә алырга җибәрә иде. Кайтып җиткәнче, кәбестә яфракларын берәм-берәм сындырып ашап бетерә яза идек. Марҗа апаң бу кәбестәне ничек тозлый икән, нигә безнең әниләр тозламый икән, дип сөйләшә идек. Ай, ул кәбестәнең тәмлелекләре», – дип, авыз суларын корытып сөйләп утыра. Кәбестәне дә татар ашамаган. Хәзер исә һәрбер йортта кәбестә тозлыйлар. Күптән инде бер әби сөйләгән сүзләр искә төште. «Без алма бакчасында эшләдек, ичмасам шуның кайнатмасын да әзерләп ашый белмәгәнбез инде», – дигән иде. Шуннан безнең белән эшләгән олырак апа сөйләде: «Сугыш вакыты. Ачлыктан шешенәбез, хәлләр бик хөрти. Сугыштагы абыемнан хат килеп төште. «Безнең елга буенда бик күп бака кашыклары бар, шуларны кайнар суга салыгыз, алар ачыла. Шуннан эчләрен генә чистартасыз», дип язган. Без бала-чага шуларны җыеп, пешереп, үзебезгә бәйрәм ясый идек»
Бервакыт мин ул хатынның бакчасына бардым. Бакча Идел буенда бик матур җиргә урнашкан. Коенып кайткач ул безгә: «Мин сезне бер тәмле әйбер белән сыйлыйм әле», – ди. Ашап карыйбыз, тәмле. Аз гына ат маеның сызыгына да охшаган, телеңне йотарлык кызган бәрәңге арасында. Шуннан кабыкларын күрсәткәч, бераз начар булып китте.
Бер 15 еллар элек улым белән киленем безне Шаляпин ресторанына алып барды. Бик матур савытка 5 данә шул әйберне салганнар. Әллә эчен чистартырга онытканнар, шытырдый. Бәясе – искитмәле. Бу миада дигән нәрсәбез нәүмизләнп өстәл кырыенда утырып калды. Баксаң, сугыш вакытларында ашаган ул әйбер деликатес булган икән.
Ә гөмбә – калориясе белән иткә җитмәсә дә, авыр продукт. Өч яшькә кадәрле балаларга, бавыры авыртучыларга да аны ашарга ярамый. Яшь чакта ак гөмбәне яңа бәрәңге белән кыздырып ашаганда телеңне йотарлык була иде. Ә мин гөмбәне ашауга караганда җыярга яратам, маринадлыйм да кышкы салкыннарда дусларыма, туганнарыма күчтәнәч итеп таратам. Кыздырып, пицца өчен дип суыткычка тутырам. Хәзер тормыш яхшы. Элегрәк 40ар банка кыяр тозлый идек, хәзер унысы да бик җиткән. Яшьләр уйлап чыгарган башка сыйларны ясыйбыз. Шулай, Салих туган, кемгә нәрсә ошый инде. Җаны теләгән елан ите ашаган, ашаган кеше ашасын.
1975 елларда бергә эшләгән бер кызның туена өч литрлы банка тозлы гөмбә биргән идем. Табында шул гөмбә турында гына сөйләшкәннәр дә инде.
Роза АБЛИЕВА. Казан.
Р.S. Роза Аблиева белән ничә еллар язышып торсак та, бер Казанда яшәсәк тә күрешә алганыбыз юк, Бигрәк тә тыйнак кеше инде. Хәтта китергән гөмбәләрен дә тукталышта кызыбызга гына биреп керткән. Роза апа, гөмбәләрегезне ашка салып та, бәрәңгегә кушып та ашадык. Файдасы турында уйлаган юк, бик тәмле иделәр бит. Сыйларыгыз белән башкаларны да сөендереп яшәгез.
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
Исемебез бер, фикерләр – төрле
Корылык сәбәпле, урманнарда гөмбә күренмәде. Яңгырдан соң барысы берьюлы үсеп чыктылар. Ниндие генә юк! Җирән гөмбә кып-кызыл булып утыра, шампиньон ап-ак булып, әллә кайдан күренеп тора. Ул ак гөмбә, ул майлы гөмбәләр! Гөмбә җыюдан да рәхәт ял бар микән?
Минзәләдән адаш, Салих Миңнегәрәев, үзең гөмбә яратмагач та, бар кеше өчен җавап бирмәскә кирәк иде. Аны дуңгыз итенә тиңләү ярый торган нәрсә түгел! Хәләл ризыкны хәрам дип әйтеп, гөнаһлы булуың бар. Хәрам ризыклар Корьәннең «Маидә» сүрәсендә санап күрсәтелә, анда гөмбә юк. Танышларыңның: «Син тормыштан артта калгансың», – дип әйтүендә бәлки бераз дөреслек тә бардыр? Татарда балык ашамаучылар да бар. «Кәбестә ашы –урыс ашы», – дип, кәбестә ашы пешермәүчеләр дә юк түгел.
Агулануга килгәндә, көндәлек ризыклар белән дә агуланып була. Ит белән дә, балык белән дә агуланучыларны ишеткәнегез бардыр.
Гөмбә җыярга яратучы дуслар! Сезон белән файдаланып калыгыз. Мул уңышлар, тулы кәрзин гөмбәләр сезгә!
Салих Зиннәтов
Зәй районы. Югары Аксар авылы.
P.S. Бүген кич, бу хатны язып бетергәннән соң, «Туган җир» тапшыруында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең дә бик һәвәс гөмбәче икәнен әйттеләр.
Гөмбә яман түгел
Әтием сугышта 3 тапкыр яраланып, бер тапкырында ике атнага чолганышта калып, аздан гына әсирлеккә эләкмәгән. Яныннан гына немецлар үтеп киткән, ә ул үлгән ат астына кереп качып калган. Аягы яралы килеш 2 атна шуышып йөргән. Ашамаган үсемлек, кайры калмаган, төп ризыклары гөмбә булган. «Пешереп тә, шул килеш тә ашадык, тоз юк. Ашадык та костык», – дип сөйли торган булган. Мин аны хәтерләмим диярлек. Бик иртә китеп барды. Шул яраланудандырмы, үлгәнче аксап йөргән. Сугыш хәлләрен сөйләми торган булган, кинолар карамаган. «Анда бар да ялган, немецларны ахмак дип күрсәтәләр. Чын сугышны күрсәтмиләр», – дия торган булган һәм безнең өйдә тыелган тема… – гөмбә. Әгәр күрсә, аяк астында буталмавың хәерле: өйгә үзен түгел, сүзен дә кертергә ярамаган. Бездә ул сүгенү сүзенә тиң була язган. «Ашамагыз, ул бик әшәке үсемлек, ул кәкәй иткән җиргә генә үсә», – дип, гөмбәгә кызыккан кечкенә абыйларны юмалаган. Шуның тәэсиреме, мин аны олыгайганчы ашамадым. Әле күптән түгел генә ашый башладым. Хәзер яратам. Тозланганын. Әгәр организмыңа кыенлык тудырмый, ашказаның эшкәртә ала икән, бар нәрсә дә ярый, әмма таныш врачларымның барысы да, гөмбә ашамаска киңәш итә. Ул, итне алыштыра диелсә дә, бик авыр эшкәртелә торган ризык. Гөмбә бигрәк тә олы кешеләргә бик киңәш ителми, ләкин аны ашарга ярамый дию, минемчә, урынсыз. Газетабызның интернет сәхифәсендә бу хат иң зур бәхәс тудырды. Безне шушындый хат бастыруыбыз белән ваклануда, кирәкмәгән хорафатлар таратуда гаепләүчеләр дә табылды. Үзгә фикер бар икән, аны ник тыярга, яки күрмәмешкә салышырга?! Менә бит бәхәсләштек, шушы бәхәсне кузгалткан Салих ага да, бәлкем, бүген фикерен алыштыргандыр. Кемдер гөмбә фанатыдыр, кемдер аны кирәксенмидер. «Элек ашамаганнар, хәрамдыр ул», – дию урынсыз. Элек татарларда рәтләп бакча да үстермәгәннәр, авылыбызда агач бакчалары сирәк иде, тирә якта бер безнең бакчада гына алмагачлар алмадан сыгылып торды. Әти утырткан. Хәзер бакча үстерә инде халык. Әмма милләттәшләрем дөрес туклану буенча урыс милләтеннән калыша. Бик майлы һәм авыр ризыклар гына ашый татар. Шәхсән мин үзем дөрес туклану яклы, ашказаны чүп савыты түгел. Шөкер, үземне әйбәт хис итәм. Шул ук вакытта гөмбәне дә ярыйсы гына ашыйм, булса. Үзем җыя белмәгәч, күчтәнәчләр белән генә чикләнәм… Мари илендәге Әкълимә апам ел әйләнәсендә тәэмин итә. Әле дусларыбыз да, килгәч, гөмбә юкмыни, дип сорый. Чөнки гел булып тора торган ризык түгел ич ул…
Тагын шунысы: хәзер атна саен авылыма кайтам. Трасса буендагы полосага һәрчак рәт-рәт машиналар тезелгән була. Юл уңаенда гөмбә җыялар. Менә бу гамәлгә аңлатма бирә алмыйм, аны ахмаклык дип бәялим. Никадәр сөйләмә – юл буенда үскән гөмбә агулы… Ул паразит бит, ни бар шуны йота, хлорофилл җитештерми, әзер элементлар хисабына үсә һәм машина газын да иң элек комсызланып ул сеңдерә. Хәер, кургашлы гөмбә тәмлерәк буладыр шул… Әнә, Оргсинтез янында шәп гөмбә. Нилектән шәп икәне мәгълүм, аны да җыялар, базарлардан шуларны алабыз. Тәмләп ашыйбыз. Базардан, юл буеннан җыйганны ашаганчы, бу ризыктан бөтенләй баш тарту хәерлерәк. Үзең җыя, эшкәртә белмисең икән (хәер яратсаң, монысын да өйрәнергә була, ялкауланма гына), аны белгән кеше әзерләгәнен генә кулланырга кирәк. Мин үзем шулай итәм.
Гөмбәнең файдасы һәм зыяны турында сөйләшүне киләсе санда дәвам итәрбез. Бәлкем бу нисбәттән гөмбәчеләрнең үзләре генә белгән киңәшләре дә бардыр. Рәхим итегез, гөмбә җыярга һәм ашарга өйрәник!
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии