- 29.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №17 (26 апрель)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Чиреннән котылу өчен кеше барлык чараларны да кулланып карый. Табибка да бара, акчасын кызганмыйча, түләүле клиникаларга да күренә, халык медицинасыннан да файдалана, өшкерүчеләргә дә мөрәҗәгать итә, космостан энергия алып дәвалаучылардан да ярдәм сорый. Соңгысы белән шөгыльләнүчеләр хәзер байтак. Шулай да Казанда яшәүче Гусейн Абушовны күпләр белә торгандыр.
Аның кабул итә торган бүлмәсенә һәрвакыт чират була. Бу юлы К. ханым белән сөйләшеп киттек (исемен язмауны сорады). «Мин башта монда үзем генә килдем. Бер-ике сеанстан соң хәлем күзгә күренеп яхшырды. Аннары кызымны алып килдем. Ул да савыкты. Безнең бөтен гаиләбезне бозым сөреме баскан булган. Хәзер иремне дә дәвалатырга кирәк. Фотографиясен алып килдем, Гусейн ага фотога карап та дәвалый», – дип сөйләде ул.
Фотога карап дәвалый Гусейн Абушов, бозымнарны чыгара, тик үзе бозым кую белән шөгыльләнми икән. «Миңа бик күп акча вәгъдә итүчеләр булды. Алынмыйм да, ишетергә дә теләмим. Мин – ак көчләр ягында», – ди дәвачы.
Гусейн Абушов дәвалый ала торган чирләр исемлегендә алкоголизм, тәмәке тарту, симерү, курку, үз-үзеңә ышанмау, үз-үзеңә кул салырга теләү, кияүгә чыга алмый тилмерү, гаилә низаглары, буын һәм умырткалык авырулары бар. Гусейн АбушовКазан шәһәре, Солдат урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан бинада, 310нчы бүлмәдә кабул итә (Энергоинститут тукталышы). Белешмәләр өчен телефоннар: 8 917-927-03-44 (Гусейн Абушов), 8 917-392-68-82 (ярдәмчесе Гөлчәчәк).
Сөмбел СӘЙФИ
Реклама хокукында
Игътибар: дәвалана башлаганчы табиб белән киңәшләшү зарур.
Комментарии