- 29.04.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №17 (25 апрель)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Аларны «кояшны күрми торган кешеләр» дип атыйлар. Чөнки фәкать үз алларына гына карап йөриләр, күккә карау өчен әз генә дә башларын күтәрә алмыйлар. Кайберләренең куллары күтәрелми, билләре бөгелми, йөргәндә дә көчкә йөриләр. 25-30 яшьлек кешеләр бу! Бехтерев авыруы нәкъ менә яшьләрне аяктан ега да инде.
Бу авыруның колакка кергәне булса да, әллә ни тирәнтен кызыксынган юк иде һәм, бәлки, кызыксынмаган да булыр идек. Күргәзмәгә чакырдылар. Күргәзмә дигәч, матур картиналар яки сыннар күз алдына килә. Тик бу күргәзмә шыксыз, хәтта куркыныч. Ләкин бик тә дөрес күргәзмә. Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркына керү юлында унлап сын тезеп куйганнар. Кайсы – чүгәләгән, кайсы – бөгелгән, кайсы – янтайган. Ерактан караганда бернәрсә аңлашылмый да. Ә менә якынрак килеп, сыннар янында язылган язуларны укып карасаң… Чәчләр үрә тора. «Минем аяк киемемдә баулар бөтенләй юк, чөнки алар чишелсә, мин чүгәләп аларны бәйли алмаячакмын», – ди бер сын. Икенчесе: «Сөйгән ярым белән күрешкәч, мин аны үбә алмыйм, чөнки башны күтәрү яки аска ию – минем өчен үти алмаслык эш», – ди. Һәм шулай дәвам итә: «Гадәти салкын тию дә минем өчен – фаҗига. Урамнан барганда аңымны югалтып егылмас өчен, миңа төчкерү һәм йөткерүне дә контрольдә тотарга кирәк», «Кем беләндер саубуллашканда кул болгыйлар. Тик мин генә түгел. Мин кулымны да күтәрә алмыйм», «Мин салкын вакытны яратмыйм, чөнки кулларны күтәреп, өскә куртка яки пәлтә кию – минем өчен чын җәза», «Улым тәпи киткәндә мин белә идем инде: мин аңа беркайчан да: «Әйдә, йөгердек, хәзер мин сине узам» дип әйтә алмаячакмын, мин аның артыннан йөгерә алмаячакмын. Һәм, бәлки әле, атлап та йөри алмам…»
Хәзерге заманда авырулар күп анысы. Хәтта баш авыртуның гына да 160 төре билгеле! Ә менә Бехтерев авыруы турында никтер бик аз беләбез. Югыйсә, арка авыртудан башлана торган чир бит инде бу. Медицина белеме булмаган кешеләр генә түгел, хәтта күпчелек терапевтлар да танымый ди бу авыруны. Арка авырта, дип зарланып килсәң, остеохондроз диагнозы куеп кайтаралар. Бүген ике кешенең берендә остеохондроз булуы гаҗәп тә түгел. Ә шул дөрес куелмаган диагноз Бехтерев авыруы булып чыгып, кешене эчтән кимереп ятарга һәм көннәрдән бер көнне бөтенләй инвалид калдырырга мөмкин икән.
Шушы күргәзмәгә дип Мәскәүдән килгән махсус кунак – В.А.Насонова исемендәге ревматология институты профессоры, медицина фәннәре докторы Шандор Эрдес Бехтерев авыруының билгеләрен болай тасвирлады: «Иртән уянуга аркада ялкынсынулы авырту барлыкка килә. Югыйсә, син әле урыныңнан да тормаган. Ә ниндидер физик эш яки күнегүләр эшләп алгач, авырту бетә һәм кеше янә тормыш куа башлый. Болай булганда, шик уянырга тиеш: сәламәт кешедә арка авырту ниндидер эш эшләгәч яки спорт белән күбрәк шөгыльләнеп ташлагач барлыкка килә бит, ә киресенчә түгел. Ярар, авырту басылды, ди. Басылмаса, дару эчеп куялар. Ә Бехтерев авыруы даруларны «ярата» ул, беразга тынып тора. Тик беразга гына. Бераздан авырту төнлә йоклаганда да борчый башлый, хәтта йокларга бирми. Көннәрдән бер көнне кеше кулын йә аягын хәрәкәтләндерә алмый башлый, аннары хәрәкәтләре бөтенләй чикләнә…». Профессор боларны сөйләде дә өстәп куйды: «25-30 яшьтә, хәтта 40та да остеохондроз була алмый! Бу яшьтә арка авырта башлый икән, терапевтка түгел, ревматологка барырга кирәк!»
Соңгы елларда республикада ревматология шактый алга китте. Дөрес, ревматологлар неврологлар кебек үк күп түгел әле, аларга эләгү дә кыенрак, тик сәламәтлегең турында уйласаң, тапмас җиреңнән табарсың. Бездә генә түгел, гомумән, Русия буенча Бехтерев авыруына каршы көрәштә нәтиҗәләр яхшы икән. «Башлангыч чорда мөрәҗәгать итсәләр, чирне туктатып була. Тик авыру барлыкка килеп, 7-8 ел үткәннән соң килүчеләргә ярдәм итеп булмый диярлек», – ди Шандор Эрдес.
Бехтерев авыруы – гомерлеккә. Аның организмга таралуын туктатып торып була, тик тулысынча дәвалап булмый, ди Мәскәү профессоры. Һәм авыру яңадан азынып китмәс дип берәү дә гарантия дә бирә алмый. Шушы диагноз белән яшәргә өйрәнергә кирәк. Аны хөкем карары итеп түгел, нәкъ менә диагноз итеп кабул итәргә һәм яшәвеңне шуңа яраклаштырып корырга. «Корыч ничек чыныкты?» романының авторы Николай Островскийны күпләр белә торгандыр – анда менә шушы чир булган. Әле тагын чех язучысы Карел Чапек, миллиардер Аристотель Онассис та Бехтерев авыруыннан интеккән. Ангелина Малышкина да инде 25 ел шушы диагноз белән яши.
«22 яшемдә буыннарым авырта башлады. Башта кая барасың инде – әлбәттә, терапевтка. Мин дә бардым. Тик ул нәрсә икәнен аңлый алмады. Шулай күпмедер буыннардагы авыртуны баса торган дарулар эчеп йөрдем. Ә ярты елдан соң күзләрем дә авырта башлады. Республика күз больницасына эләктем. Шунда терапевт мине тикшерде дә: «Сеңлем, сиңа безгә киләсе түгел, ревматологка күренәсе булган», – диде. Ревматологлар миңа башта – Рейкер, аннары Бехтерев авыруы дигән диагноз куйды. Бәхеткә, мин бик вакытлы мөрәҗәгать иткән булып чыктым, хәзер авыртуның таралуы тукталып тора. Мин актив яшәү рәвеше алып барам, пилатес белән шөгыльләнәм, йөзәм, хәтта йөзү ярышларында да катнашам. Яраткан ирем, ике балам бар», – дип сөйләде Ангелина.
Авыртуының сәбәпләре билгеле түгел. Гомумән, белгечләр Бехтерев авыруының барлыкка килү сәбәпләрен төгәл ачыклап бетермәгән әле. Травма яки инфекция авыру китереп чыгарырга мөмкин, шулай ук геннар да роль уйный. Әнә Ангелинаның олы улында да Бехтерев авыруы табылган. «Беренче баламны тапканда миңа бу диагноз куелмаган иде әле. Геннарда булган икән инде. Мин үзем бу авыруны җиңдем, аның белән яшәргә өйрәндем, хәзер улым өчен борчылам инде», – ди Ангелина. Ул Бехтерев авыруы белән чирләүчеләрнең бер-берсенә ярдәм күрсәтү җәмгыяте әгъзасы да әле, шулай булгач улына да һичшиксез ярдәм итәр, аны бу диагнозны кабул итәргә өйрәтер. Соравы булган һәр кешегә җавап бирергә әзер ул Ангелина. Җәмгыятьне интернетта эзләп табарга була.
Горький паркындагы күргәзмә 2нче майга кадәр дәвам итәчәк әле. Үзең шул сыннар хәленә калмас өчен генә булса да күреп кайтырга кирәк аны.
«25-30 яшьтә, хәтта 40та да остеохондроз була алмый! Бу яшьтә арка авырта башлый икән, терапевтка түгел, ревматологка барырга кирәк! Бехтерев авыруы булып чыгуы ихтимал»
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии