- 29.10.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №43 (24 октябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Быел көз матур килсә дә, организмны алдармын димә. Көннәр көзгә авышуга, ул хәлсезләнә, бик тиз арый башлый, даими рәвештә йокы килә, игътибарны туплап булмый, хәтер начарая, эшләү сәләте кими. Шуңа өстәп, студентларның сессия вакыты да якынлаша. Көзен хәтерне ничек яхшыртырга, баш мие эшчәнлеген ничек арттырырга – кардиолог, терапевт, Евразия терапевтлар ассоциациясе әгъзасы Альбина Фәнис кызы ШАҺИДУЛЛИНА киңәшләре бу сорауларга җавап табарга ярдәм итәр.
– Баш мие эшчәнлеген яхшырта торган дару препаратлары – ноотроплар бар. Ләкин аларны фәкать табиб кына билгели ала. Һәм дару төймәсе белән генә ерак китеп булмый: баш миен чын мәгънәсендә ялкауландырмаска, эшләтергә дә кирәк.
Баш мие эшчәнлеген дарусыз гына, өй шартларында да яхшыртырга мөмкин, бу һәр кешенең кулыннан килә. Беренчедән, туклануга игътибар итү мөһим. Баш мие тулы көченә эшләсен өчен, аңа төрле аминокислоталар, туендырылмаган Омега 3 һәм Омега 6 майлары, витаминнар, бигрәк тә Е һәм С витаминнары кирәк. Алар майлы булмаган ак иттә, майлы диңгез балыгында һәм диңгез ризыкларында (уылдыктан кала), яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә, ярмаларда, чикләвектә, чистартылмаган табигый майларда, бик майлы булмаган сөт продуктларында һәм яшел тәмләткечләрдә бар. Шулай ук тиешле күләмдә газсыз сыеклык эчү дә мөһим. Баш мие тукымасы 80 процентка судан тора, шуңа күрә әгәр организмга җитәрлек сыеклык кермәсә, матдәләр алмашы бозыла, нерв импульслары йөреше әкренәя. Организмга сыеклык җитмәсә, иң беренче булып баш мие үлә.
Кешегә ничә генә яшь булса да, боткалар ашарга киңәш итәм. Солы, бодай, арпа, дөге ярмасында һәм көрпәдә (отруби) фолий кислотасы һәм тиамин, ягъни В6 витамины күп. Алар да баш мие өчен бик кирәк матдәләр.
Яфраклы яшелчәләрдә һәм тәмләткечләрдә дә файдалы матдәләр бик күп. Болар – һаман да шул В төркеме витаминнары, фолий кислотасы. Алар хәтерне яхшыртырга, акыл эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә, арыганлыкны бетерә. Яшь арту белән организмда туплана торган гомоцистеин аминокислотасын киметә. Ә бу аминокислотаның кан тамырлары тышчасын җимерүе, нәтиҗәдә хәтер начараюга һәм хәтта Альцгеймер авыруына китерүе билгеле.
Күрәгә, йөзем, кара җимеш, инҗир, хөрмә җимеше кандагы начар холестеринны киметергә, баш миендәге кан тамырларын холестирин «төеннәре»ннән чистартырга, шул сәбәпле хәтерне һәм игътибарны туплауны яхшыртырга сәләтле.
Ләкин баш миенә зыян сала торган продуктлар да җитәрлек. Даими рәвештә алкоголь эчү һәм хәтта гадәти шикәрне күп куллану да баш мие күзәнәкләрен үтерә. Майлы ит, ысланган, кыздырылган ризыклар – начар холестирин санала, алар кан тамырлары атеросклерозы китереп чыгара. Энергетик эчемлекләр нерв системасын какшата, чөнки алар организмның эчке резервларын кирәгеннән артык эшкә җигә. Нәтиҗәдә, мондый эчемлекләрне эчкәннән соң, төшенкелек халәте һәм хәлсезлек күзәтелә.
Дөрес итеп тукланудан тыш, баш миен тиешенчә эшләтергә, аңа төрле күнекмәләр бирергә дә кирәк. Игътибарны туплауга күнегүләр эшләгез. Мәсәлән, әңгәмәдәшне игътибар белән тыңлагыз һәм шул ук вакытта аның нинди киемнән булуын, ул киемнең төсен, формасын истә калдырырга тырышыгыз. Кеше белән саубуллашкач, ул детальләрне искә төшереп карагыз. Урамнан барганда машина яки автобусларның номерларын истә калдырырга була – бу шулай ук баш миенә тренировка. «Бөке»дә утырганда яки җәмәгать транспортында ерак җиргә барганда кроссвордлар чишеп барырга мөмкин.
Һәр көнне чит телдә өч сүз ятларга тырышыгыз. Гомумән, яттан өйрәнү баш мие өчен бик файдалы. Шуңа күрә шигырьләр ятларга, көненә ким дигәндә 20 бит китап укырга тырышыгыз. Моның өчен әллә ни күп вакыт та кирәкми бит. Телевизор карауны киметегез яисә бөтенләй караудан туктагыз. Телевизордан безгә әзер картинка, әзер образлар күрсәтәләр, баш миенә үзенә уйлап табарга эш калмый һәм ул тынычланып кала, эшләү сәләте дә кими.
Фәнзилә МОСТАФИНА сөйләште

Комментарии