- 29.12.2019
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2019, №51 (25 декабрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Яңа ел якынлашу белән, хуҗабикәләр бәйрәм табыны турында уйлана башлый. «Шуба» һәм «Оливье» салатын ел да ашыйбыз, «Баллы торт»тан гел авыз итәбез, инде башка төрле «үзенчәлекле» кабымлыклар, салат һәм тортлар ашарга вакыттыр. Шуңа күрә татар җырчылары, блогерлары, танылган шәхесләренең табадан төшкән иң тәмле рецептларын гәҗитебез укучыларына да тәкъдим итәбез.
Социаль челтәрдә үзенең аш-су блогын алып баручы Алисә ФӘЙЗУЛЛИНАдан«ТУТЫРЫЛГАН ҮРДӘК» РЕЦЕПТЫ:
Иң башта 10 литрлы савыттагы суга 600-700 грамм тоз, укроп орлыгы, дафнә (лавр) яфрагы, түгәрәк борыч, 5-6 тырнак сарымсак салабыз. Үрдәкне бер тәүлек шул тозлы суда тотабыз. Тәүлек узгач, судан алып, бераз суын саркытып, эчен-тышын үзебез ясаган соус (тәменчә аджикага майонез кушылмасы) белән ышкыйбыз. Үрдәк эченә каты яшел алма белән кара җимеш тутырабыз. Аннан эчен тегеп куябыз һәм үрдәкне 2 сәгать ярымга 180 градуслы кайнар мичкә озатабыз.
ТӘМЛЕ САЛАТ
Салат өчен тавык ите, шампиньон гөмбәсе, суган, эретелгән сыр, майонез, 2 йомырка, помидор, 1-2 тырнак сарымсак кирәк булачак. Ул катлап ясала.
Башта эретелгән сырны йомырка, майонез, сарымсак белән болгатып, соус ясыйбыз. Иң аскы катка гөмбә белән суганны кыздырып салабыз. Аннары соус сылыйбыз. Икенче кат тавык ите. Иң өскә шакмаклап туралган помидорны салабыз. Салат әзер!
Эльмира ГЫЙЛЬФАНОВАДАН «ШОКОЛАД ТОРТЫ» РЕЦЕПТЫ:
Торт өчен 400 грамм гадәти печенье, 180 грамм атланмай, 400 грамм каймак, 6 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы какао, 100 миллилитр сөт, 10 грамм желатин + 100 миллилитр су, 2-3 данә киви һәм банан кирәк булачак.
Желатинны суга кушабыз. Печеньены ваклыйбыз һәм аңа эретелгән атланмайны кушып, болгатабыз. Аны формага салып, 5 минутка суыткычка куябыз.
Аерым савытка сөт, шикәр комы, какао һәм желатинны кушабыз һәм уртача утта җылытабыз. Аннары каймак кушып, яхшылап болгатабыз.
Печеньелы савытны суыткычтан алабыз. Аның өстенә банан белән кивины тезәбез һәм әзер булган массаны агызабыз. Ике сәгатькә суыткычка куябыз.
Айсылу ГАБДИНОВАДАН САЛАТ РЕЦЕПТЫ:
Салат 15 минутта ясала, моңа да карамастан җиңел һәм тәмле. Салат өчен пекин кәбестәсе, ысланган тавык ите, кыяр, яшел борчак һәм майонез кирәк булачак.
Барлык ингредиентларны да шакмаклап турарга һәм тәменчә тоз сибеп, болгатырга кирәк. Салат әзер!
АНАНАС БЕЛӘН ТАВЫК
Ризыкны әзерләү өчен тавык түше, консервланган ананас, сыр, майонез һәм сарымсак кирәк булачак.
Тавыкка тоз һәм борыч сылап, бераз көтәргә. Аннары майонез сыларга. Сарымсакны ваклап, тавык өстенә сибәргә. Аннан соң ананасны вак итеп турарга һәм тавык ите өстенә тезәргә. Сырны угычтан уып, ананас өстенә сибәргә һәм 200 градуслы духовкага 45 минутка тыгарга.
Алсу ФАЗЛЫЕВАДАН КАБЫМЛЫК РЕЦЕПТЫ
«Жульен» пешерү өчен тарталеткалар, каймак, шампиньон гөмбәсе, суган, тавык түшкәсе һәм сыр кирәк булачак.
Тавык түшкәсен тиредән һәм сөякләреннән аерабыз. Итне яхшылап юып, суга 20 минутка пешерергә куябыз. Тавык ите суынгач, аны шакмаклап турыйбыз.
Суган һәм гөмбәне чистартабыз һәм вак итеп турыйбыз. Аларны көнбагыш мае салынган табада кыздырабыз. Бераздан тавык итен өстәп, бергә болгатабыз һәм кыздырабыз. Аннары каймак һәм тәменчә тоз өстибез.
Килеп чыккан массаны тарталеткаларга тутырабыз, өстенә угычтан сырны уабыз. Жульеннарны 180 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгабыз һәм 30 минут пешерәбез. Кабымлык әзер!
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии