Баладан соң саклан

Баладан соң саклан

ӘГӘР БАЛАНЫ ЯРЫП АЛСАЛАР…

Баланы ярып алу, ягъни кесарев операциясен моннан 2000 ел элек ясый башлаганнар. «Кесарево» сүзе, мөгаен, латыннан сaesus сүзеннән алынгандыр, ягъни caedere «кисеп алу». Дөреслеген раслап булмый, әмма риваятьләргә караганда, Юлий Цезарь дөньяга шундый юл белән килгән… Бәлкем, шуңа да халыкта бала таптыруның бу ысулы корольләрнеке дип аталадыр.

Бүген дөньяда мондый операцияләр артканнан арта. Әйтик, Русиядә 1995нче елда бала табучыларның 10,2%ына шундый операция ясалса, ә 2005нче елда – инде бу күрсәткеч 17,9%ка җиткән. 2003нче елда АКШта көмәнле ханымнарның 27,6%ы, Канадада – 24%ы, Италиядә – 32%ы баланы шундый ясалма юл белән тапкан. Хәзер исә һәр өченче-бишенче бала бу дөньяга табигый юл белән килми.

ХАТЫН-КЫЗНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕ АНЫҢ ҮЗЕ ӨЧЕН ГЕНӘ МӨҺИМ ТҮГЕЛ

Гаиләдәге бәхет, беренче чиратта балаларның бәхете сәламәт анага бәйле. Гаилә тормышы барып чыгармы, тагын балалар туармы… күп нәрсәләр хатын-кыздан тора. Сәламәтлекне саклау һәркем өчен мөһим, бигрәк тә кесарев операциясе кичерүче хатын-кызлар өчен.

Шуңа да контрацепция – бала тапканнан соң иң актуаль сорауларның берсе.Саклану чараларын күрүгә җитди карарга кирәк. Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасы (ВОЗ) кесарев операциясеннән соң яңадан балага узуны 2 елга кичектереп торырга киңәш итә. Бу узган йөклелектән, операциядән соң организмның терелеп бетүе, аналыктагы җөйнең дөрес формалашуы өчен кирәк. Операциядән соң җөй дөрес ябышсын өчен операциядән соңгы беренче елда аборт ярамый.

Әмма хатын-кызлар арасында сакланмау очраклары да бихисап. Һәр икенче хатын-кыз (48,2%) аналыкта җөе формалашып бетмәгән килеш бала табарга җыена. Шуларның 69,3%ы яңадан балага узуны алдагы 3 елга кичектереп торырга теләсә дә, 25,2% – абортка бара. Бу абортларның 79,3%ы операциядән соңгы беренче елда ясала. Чөнки саклану чараларына тиешле игътибар җитми.

Кесарев операциясеннән соң хатын-кызларның 78,44%ында менструаль цикл 6 айдан соң гына үз хәленә кайта. Шуңа да карамастан, вакытсыз балага узу ихтималы зур. Чөнки хатын-кызларның 40%ында овуляция бала тапканнан соң беренче менструация алдыннан да була.

Димәк, озак вакытка хисапланган саклану чарасы кирәк. Баладан соң хатын-кызга югары нәтиҗәле, зыянсыз контрацепция чарасы гына киңәш ителә. Бу очракта, иң яхшысы – импланон. Аның белән организм тулысынча аякка басарга кирәкле чорны үтә ала. Ул балага узуны табиблар киңәш иткән вакытка һәм үзең теләгәнчә планлаштырырга ярдәм итә ала.

Гомумән, импланон ана булуны үзе теләгән вакытка планлаштыручы һәр хатын-кыз өчен кулай саклану чарасы.

ИМПЛАНОН ТӨРЛЕ ПРЕПАРАТЛАРНЫ КӨНДӘЛЕК, АТНАЛЫК, АЙЛЫК КАБУЛ ИТҮЛӘР КИРӘК БУЛМАГАН ОЗАК ВАКЫТКА БУЛЫШУЧЫ ИННОВАЦИОН КОНТРАЦЕПТИВ.

ü 3 ел дәвамында ышанычлы саклану чарасын тәэмин итә, өстәмә дарулар эчәсе юк.

ü Эффект – 99,99%6 Бу хәзерге заманда кулланылучы контрацептив чаралар арасында иң югары күрсәткеч.

ü Имплантат алынганнан соң балага уза алу сәләте бик тиз кире кайта (хатын-кызларның 90 процентында овуляция 3 атнадан нормальләшә). Аны алганнан соң беренче 3 айда ук балага узу мөмкинлеге торгызыла.

ü Көндәлек контроль кирәкми һәм тышкы яктан беленми.

ü Саклану чарасы белән бәйле булмаган өстәмә йогынтылары да бар, мәсәлән, дисменорея (меснтруация циклы бозылу, аның авыртулар белән үтүе) вакытында симптомнарны сизелерлек киметә.

ü Бала туганнан соң 6 атнадан имезүче анага да балага да куркыныч түгел.

ü Күкрәк сөтенә тәэсире юк.

ü Авырлыкка йогынты ясамый.

ü Бала тапмаган хатын-кызлар да куллана ала.

ü Тире астына авыртуларсыз һәм тиз кертелә.

ü Бар дөньяда куллану тәҗрибәсе 15 ел.

Тискәре йогынтысы да бар, белгеч белән киңәшләшү кирәк. Гомумән, нинди саклану чарасы кулайрак, моны табиб кына киңәш ит ала.

Изображение удалено.

ЯЗМА РЕКЛАМА ХОКУКЫНДА БИРЕЛӘ.

Комментарии