Очрашу урыны – мунча 2

Очрашу урыны – мунча 2

«Безнең гәҗит»нең 2026нчы елгы февраль санында «Очрашу урыны – мунча» дигән мәкаләне укыгач, дәшми кала алмадым. Тема бик урынлы күтәрелгән. Халык мунчасыз калудан курка. Бик кирәк, актуаль мәсьәлә бу. Мунчага халык элек-электән ял итәргә, аралашырга килә иде. Хәзер бу юкка чыкты дияргә була. Чөнки халыкка хезмәт итәргә олы йөрәкле, намуслы, кече күңелле, кеше яраткан җитәкчеләр, хезмәткәрләр кирәк. 

Мин Чаллыда «Сәламәтләндерү тибындагы» өченче мунчада 17 ел җитәкче булып эшләдем. 2 ел төзелеш алып бардык. Ул елларда 7нче поликлиника, безнең мунча һәм мэрия биналары төзелде. Аллаһ рәхмәте белән рәхәтләнеп эшләдек. Өч җитәкче алышынды. Өчесе дә бик яхшы кешеләр булды. Хәзерге көндә дә аралашабыз. 

Мондый коры парлы, бассейнлы мунча шәһәрдә бер генә иде. Мунчаны ачар алдыннан КамАЗ заводы мине 2 тапкыр Мәскәүгә, Тольяттига, Казанга командировкага җибәрде. Бар докуметацияләрне шуннан алып кайттык.

Мунчага халык юынырга гына йөрмәде. КамАЗ ЖКУсына карадык без. Сәламәтлеге какшаган хатын-кыз урам себерүчеләр безгә җиңел хезмәткә күчеп, озак еллар эшләде. Чын мәгънәсендә игелек күрсәтү иде бу эш. 

1989нчы елда үзем куркыныч чир белән авырдым. Аллага шөкер, исән калдым. Быелгы октябрьдә 80 яшем тула. Авыру иремнең опекуны булып торам, карыйм. Шөкер итәм, мин Гиппократ антын биргән кеше бит. 

Эшләгән чорда 5 тапкыр квалификация күтәрү курсларына йөрдем. Мэриядә оештырылган мәдәният институтын тәмамлаган дипломым бар. Мактау грамоталарым бик күп. 1989нчы елда СССР машина төзелеше министрлыгы грамотасы белән бүләкләндем. Хезмәт ветераны булып торам. Коллектив бик дус, бер гаилә булып яшәде. Уразаларны да коллектив белән тота идек. 

Төрле вакытлар булды. Килгән бар кунакны үзем каршы ала идем. Тик бер үкенечем калды: Хәния Фәрхине каршы ала алмадым (Габделхәй белән 2 ел мунча төзегән идек бит, аның үзенә әйткән сүзем дә бар иде). 

Эш дәверендә кызык хәлләр дә булгалады. Бервакыт 31нче декабрь безнең ялга туры килде. Ял итәргә булдык. Иртәнге 8 тулуга Торак коммуналь идарәсе начальнигы Голубев шалтырата: 2 сәгатьтән мунча эшләсен, ди. Баксаң, мунча алды Сабан-туе кебек, халык җыелган. Бүтән андый ялгышлыклар булмады. 

Җинаятьчелек, ОПГ заманнары иде бит. Бер номерда бер группа, күршедә икенче як юына. Беркайчан тавыш-гауга чыгармадылар. Сүз бирешкән булганнар «баня это святое» дигәннәр. 

Калган 4 елны эшләргә бик авырлашты. Яңа җитәкче җәнҗаллы булды. Аны җитәкче дип әйтә дә алмыйм. Хәзер дә эшли ахры. 2нче мунча да аның кулында. 3нче мунча атнага 3-4 көн эшли. Мине чакырганнары юк. 

Дөрес, 4–5 ел элек Фәрдиев эшләгәндә, йөргәләдем. Ул тәртип салып, ремонтлап бетергән иде мунчаны. Ябылган бассейннарын ачып, мунча гөрли башлаган иде. 

Халык бик зарлана, җитәкчеләр игътибар итсеннәр иде. Без ул мунчаны болайга калсын дип төземәдек. Кичен зур планерка – шәһәр, төзелеш, завод җитәкчеләре Батенчук, Беляев, Юсупов, Алтынбаев кебек кала өчен җаваплы чиновниклар җыелыша иде. Ул чактагы КамАЗга рәхмәт.

Күп тә яздым бугай инде. Илсөя Бәдретдинова җырлаганча, «островка китәргә туры килмәсен». Шаярам әлбәттә, мин яшисен, яшәгән инде.

Әлфинур ГАЗИМОВА,

Чаллы шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Әлеге кайтаваз-хатны, автор ул елларда матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр белән бергә юллаган. Мәкаләләрдә коллективка рәхмәт сүзләре җиткерелә, уңышлары турында сөйләнә. 

Бер мәкаләдә легендар җырчы Әлфия Авзалова да телгә алына. Халык җырчысы, мунча кереп чыкканнан соң, «Сеңлем, хезмәткәрләрегез шул кадәр ягымлы, аңлашып, килешеп эшлиләр. Кешегә шатланып хезмәт күрсәтәләр. Кулларының шифасы бетмәсен, озын гомерле булыгыз, бай яшәгез», – дигән мунча директоры, әлеге язма авторы Әлфинур ханымга. 

Чаллы шәһәре студенты буларак, яшьлегемдә мин үзем дә шушы мунчада бик еш була идем. Андагы тәртип, чисталык әле дә исемдә. 

Әнә шул мунчаның язмышы бүген кыл өстендә икән. Юкка чыгару җиңел, ә менә аннан торгызу бик авыр, хәтта мөмкин дә булмау ихтимал. Халыкның мунча өчен борчылуына Чаллы шәһәрендә игътибар итсеннәр иде. 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ 

Комментарии