- 17.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Мәдәният сулышы
Узган атнада минем өчен мөһим берничә вакыйга булды. Бүген шуларның берсе турында сөйлисем килә. Безне ирем белән Татарстан режиссеры Алмаз Нургалиевның «Җылак» фильмы премьерасына чакырдылар.
Бәлки, башка культура һәм башка ментальлек вәкиле булуым белән минем фикерләрем кемгәдер кызыклы булып күренер. Һичшиксез, миндә ата-бабаларымның мәдәни коды салынган бит. Минем уйлавымча, нәкъ менә ул миңа кайбер әйберләрне бераз киңрәк һәм тулырак итеп күрергә мөмкинлек бирә.
Бу фильм мине инде менә берничә көн «җибәрми». Фильм документаль фильм буларак игълан ителде: ул бер актер – Татар академия театры легендасы Әзһәр Шакиров тормышы һәм аның иҗат юлы турында сөйли. Фильмны күргәннән соң, мин бер тамашачыдан ишеттем: «Без моны ата-аналарыбызга күрсәтергә тиеш», – диде ул. Юк, беренче чиратта, бу фильмны балаларыбызга күрсәтергә кирәк. Кызыбызны үзебез белән алмавыбызга мин бик үкендем – фильмның яшь чикләве һәм аның документаль булуы тоткарлады.
Әминәбез бу фильмны һичшиксез карарга тиеш, дигән уй ирем белән бер үк вакытта туган булып чыкты. Үсмерләр фильмга мөкиббән китәр, дип уйламыйм. Алар бүтән фильмнарга һәм вакыйгаларның башкача тасвирлануына күнеккән. Ләкин карарга тиеш булган фильмнар бар. Монда сүз ошый-ошамый турында түгел. Балалар яратканнарын бездән башка да карый. Һәм, минем уйлавымча (монда мине аяк киемнәре белән тәпәләргә мөмкиннәр), бүген без балаларыбызның теләкләренә өстенлек биреп, аларга иярәбез. Кайвакыт аларны кайбер әйберләрне укырга һәм карарга мәҗбүр итәргә дә кирәк. Әйе, бу мөмкин, хәзер генә алар аның мөһимлеген бәяләп бетерә алмаячак, кемдер күргәннәрен һәм укыганнарын кире кагар, ошатмас. Ләкин үсентеләр барлыкка киләчәк, моңа вакыт кына кирәк.
Фильмда иң мөһиме – геройның тормышы һәм язмышы түгел, ә аның дөньяга карашы. Гомеребез ахырына якынлашканда һәрберебезнең бер соравы бар: бу дөньяда ни калдырып китәбез? Геройның борчылуы, халкының язмышы турындагы газаплы уйлары миңа бик якын һәм аңлашыла: күпме татар үз тарихын һәм телен белми?! Монда иң начары кешеләр белмәве түгел, белергә теләмәве.
Мин университетта укытам, һәм студентларым төрле милләт вәкилләре. Татарлар да бар. Шулай бервакыт дәрестә геройлар һәм хыянәтчеләр турында сөйләштек. Мин Муса Җәлилнең батырлыгы турында сорадым. Тынлык. Күзләрдәге бушлык... «Бу исемне кем белә, кулларыгызны күтәрегез», – дим. Ничә кул күтәрелде дип уйлыйсыз? Беркем дә юк! Бу төркемдә укучыларның яртысы татар балалары!
Аннары мине икенче тирле уй тетрәндерә: бу бит аларның гаебе түгел, бу аларның бәхетсезлеге! Бу балалар тирәсендә үз мәдәниятләре турында сөйли алырлык олылар табылмаган. Сүз уңаенда әйтим, әлеге студентлар арасында туган телендә сөйләшә алучы ике генә кеше бар, тагын берсе сөйләшми, ләкин сөйләмне аңлый ала.
Минем башымнан тагын бер очрак һич чыкмый: берничә ел элек татар анасы зарланды, үзенең борчуы белән уртаклашты: ире – татар кешесе – өйдә татарча сөйләшүгә каршы. «Мәрьям, синең татарчаң кемгә кирәк? Хәзер балаларга инглиз теле генә мөһим! Тагын бер тел өйрәнергә теләсә, әнә кытай телен өйрәнсен. Файдасы күбрәк булыр!» – ди икән.
Моңа ни әйтә аласың?!
Мин урыс, ләкин шулай килеп чыкты, кызымның тамырларында татар каны ага. Һәм кайда укыр дигән сорауга җавапны мин ул туганчы ук белә идем инде. Күп дуслар һәм хезмәттәшләр миннән аптырап сорый: «Сезгә нигә кирәк бу? Сез бит урыс! Татар мәктәбе? Җитмәсә ул географиянең икенче очында! Нәрсә? Ул үзе йөриме? Автобус белән? Шәһәр үзәгеннән? Син үз акылыңдамы?»
Юк, мин акылдан шашмадым. Мин кызымның туган телләренең икесен дә белүен телим, аларның беренчесе – татар теле. Мин аның татар халкының һәм нәселенең тарихын, йолаларын белүен телим, ул татар халык җырларын җырласын, һәм А.Пушкин шигырьләрен яттан белүе белән генә түгел, беренче чиратта, Г. Тукайны белү белән горурлансын. Нәрсә өчен?
Ул теләсә, инглиз һәм кытай телләрен үзе өйрәнәчәк. Ә менә үз мәдәниятеннән һәм теленнән читтә калган, ата-бабаларыннан мирас итеп бары фамилиясен һәм исемен генә алып калган кеше –манкорт ул. Манкортларның киләчәге нинди? Милләт үлеме һәм онытылу...
Алина АБДУЛОВА (ФРОЛОВА),
Самара шәһәре
Комментарии