«Җылак» уйландыра

«Җылак» уйландыра

Җир йөзенә кеше туа, яши, һәм... кылган гамәлләрен мирас итеп калдырып, бакыйлыкка китеп бара. Гамәлләре изге булса һәм, әлбәттә, өлгерсә – бик яхшы... Бу мәңгелек фәлсәфә. Бу хакта безгә кадәр дә уйланганнар, бездән соң да гәпләшерләр. Кемдер һәрчак хисаплы булыр, ә кемдер, сүз өчен генә сөйләнер... 
Менә шушы темага тирәнтен уйланырга, гомер хисабымны барларга этәргән бер сәбәп булды бит. Моның өчен мин режиссер Алмаз Нургалиевка рәхмәтлемен, кино карарга дәшкәнгә, һәм шулай кешене уйландыра алырлык фильм иҗат итә алуга ирешкәненә... 
Мин бик хөрмәт итә торган актерларның берсе Әзһәр абый Шакиров белән фильм төшерелүен белә идем инде. Аны журналистлар хозурына тәкъдим итәләр. Безләрдән фикерләр көтәселәр икән. 
Кинотеатрда урыным олпат язучы, «Мәдәни җомга» газетасы редакторы Вахит Имамов белән туры килде. Сәхнә тиешле экран алдында бер төркем журналистлар фильм әзерләүчеләрне сырып алган. Арада Әзһәр Шакиров та сорауларны җаваплый. Мин Вахит абыйга Әзһәр абыйга ымлап «Боларны алыштыручы буын күренми бит» дип куйдым, һәр гаиләнең үз кешеләренә әверелгән сәхнә осталарын күздә тотып. Без бит аларны урамда күрсәк тә күпме гомерләр мактанып сөйләп йөри идек. Ә алар катнашкан спектакльләрне кабат-кабат карыйбыз. Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров та шул буынныкы. Аллага шөкер, без аның белән аралаша алабыз. Мин аны милләт җанлы, туры сүзле булганы өчен дә хөрмәт итәм. Милләт язмышы өчен кайгыручы, авыручы шәхес ул. Хәзер тыелып беткән һәр митингта сүз алып, халыкны айнырга үгетли иде. 
Фильмның исеме «Җылак». Ни өчен җылак? Әзһәр абыйның үзенчәлекле тавыш тембры өченме? Юктыр. Һәркайсыбызның тавышы үзенчәлекле. Әнә үлмәс образлар иясе Шәүкәт Биктимеровның да тавышы аерылып тора иде. Кеше елый белергә тиеш, күз яшен күрсәтмәсә дә, күңеле белән сыкрарга... Юкса ул туң йөрәк булыр.
Әзһәр Шакиров фильмга исем сайлауның хикмәтен бик гади аңлатып бирде. 
– Артист яхшы рольләр турында хыяллана. Матур кешене уйнап популяр буласы килә. Ә миңа еш кына тискәреләрне дә иҗат итәргә туры килә иде. Ләкин мин аларны жәлли идем, күңел төпкелендә генә булса да, өмет бар, дип күрсәтергә тырыша идем. Шуларны жәлләгәнгә миңа җылак дигән кушамат тагылган... – диде ул безне көлдереп.
Залда ут сүнде. Экран яши башлады. Экранда фильмның төп герое – Әзһәр Шакиров: «Кеше фәкать үләр алдыннан гына нәрсә эшләргә кирәген аңлап үлә. Бик каты авырып, үләм икән, дип яткан чагында, әгәр исән калсам, үзем турында үзем сөйләп калдырам әле, дип сүз биргән идем. Күпме гомер узды... һаман тотынганым булмады. Ниһаять, керештем әле...» – диде ул. 
Фильм Әзһәр абыйның биографиясе турындадыр дип килгән идем мин бу залга. Бала, үсмер, ир уртасы Әзһәрләр бер-берсен алыштырып торса да, аларны аерып булмаса да, бу бер кешенең, бер шәхеснең генә биографиясе түгел икәнлеген мин бик тиз аңладым. Авыл баласы язмышы аркылы бик күпләр үзләрен таныгандыр, якыннарын искә алгандыр. 
Әнә нәни Әзһәр үлән арасындагы тормышка мөкиббән, болытларга утырып кояшка таба очарга хыяллана торган сабыйны күрдем мин анда... Йомырка урлап кинога керә. Шук, әмәлчән... Күпләр, мондый адымга барырга базмый, кино-концертларны клуб тәрәзәсеннән генә карарга мәҗбүр иде бит. Әле анда да «надзиратель» укытучылардан качып... Тагын бер булдыклылык, үҗәтлек үрнәге – «Р» хәрефен әйтергә өйрәнә. Бик кечкенә авылда артист-фәләннәрнең ни икәнен дә рәтләп белмәгән халык өчен чын артист – сакау Әзһәр булган. Аның шул сакаулыгыннан көлеп кат-кат шигырь сөйләттергәннәр. Ә сабый белми, үзенең көлдергеч икәнен... 
Әле тагын бер легендар шәхес – актриса Нәҗибә Ихсанованың авылдашы да ул. Бүген тарихны шомартырга, идеаллаштырырга яратканнарга Совет чорының кимчелекләрен, Сталинның золымлыкларын телгә алсаң, күтәрелеп бәреләләр, янәсе бар да дөрес, чоры шундый булган. Чоры шундый түгел, җитәкчеләре шундый булган. Үз халкын мескен иткән. Патша Русиясенең «Кропостьное правосын» Совет дәүләте кабат торгызган бит. Авыл кешесенә паспорт бирелмәгән. Аның мөлкәтен тартып алып, колхозга куып кертеп, бушлай эшләргә мәҗбүр иткәннәр. Укырга-белем алырга да мөмкинлекләре чикле. Инде дистәләрчә километрлар йөреп мәктәпне тәмамлагач та, китә алмыйсың. Авылның хуҗасы-ханы бар – председатель белешмә бирмәсә, паспорт юк... Син авылда тугансың икән, шушында бил бөгәсе... Менә шушы стенаны Әзһәр үзе генә булса үтә алмас иде, дип уйлап куйдым, шулай ук үҗәт (әле хәйләкәррәк дип тә уйладым фильмны караганда) Нәҗибә булмаса. Председательнең күңелен йомшартып, үсмерләр кадерле белешмәгә ия булалар. Тегесе, катгый рәвештә, укыйсыз да, авылга кайтасыз дип боергач, ике үсмер хор белән, «Әлбәттә кайтабыз», дип әйткәч, зал гөжләп көлешеп алды. Кая инде ул кайту, бер котылгач... 
Паспорт алу вакыйгасы. Яланаяклы Әзһәрнең кәчтүме юк. Оят. Яланаяк, ялангач башы белән Совет паспортын алырга ни йөзе белән оялмыйча килгән... 
Идеал Совет режимының үзенә кабер казуы менә шушыннан башлангандыр да. Ансат – кәчтүм, ботинка кидерәсе түгел, ә бәлки кол хәлендә генә тотасы... 
Азнакайдагы Буклы авылыннан (бер очрашуда Нәҗибә апа аны көлеп сөйләгән иде, әмма исем тарихын әйтмәде) менә шушы ике хыялый – Нәҗибә белән Әзһәр олы тормышка, калага җәяүләп юлга чыга. Яланаяк. Саз ерып... Мин моны тормышның төбеннән, упкыннан күтәрелү дип аңларга мөмкин күренеш дип таптым. Ә күтәрелүгә әле бик ерак. Казанда баганадагы игъланны күреп алу, беркатлырак Әзһәрне котыртып, тәвәккәл Нәҗибәнең аны Мәскәүгә театр училищесына әйдәкләве... Һәм озын-озак сәхнә юлы, образлар. 
Артист образлары белән яши, әгәр уйнаса, аны тамашачы кабул итмәс, ялганлавын сизә... Менә шушы образларында ул үзе дә буталырга мөмкин. Мәсәлән, югалтуларны аңлап бетермәскә. Әзһәр әнисен җирләргә кайта, ә менә әтисенә җай табылмый, премьера көне туры килә... Гомер буена дәвам иткән үкенеч... Тормыш шул ул. Бу сүзнең тамыры – «ормыш», дип саныйм мин үзем. 
Финалга җитәбез. Экранда чал Әзһәр Шакиров. Ул миңа карый. Татарның күзенә төбәлгән. 
«Зур зур шәһәрләр, метролар, искиткеч юллар салыныр. Ләкин ул йортларда яшәүче, ул юлларда йөрүче, үз җырларын җырлаучы, үз динен тотучы халкым булырмы?! Әмма бүген шушы фаҗиганең тирәнлеген аңламыйлар, киләчәктә ни буласын күз алдына китерә алмыйлар сыман миңа. Әллә шул кадәр артык акыллымы без. Гел акыл белән генә яшәсәң үз-үзеңне югалтасың. Кайчакта акылны читкә куеп йөрәк-җан кушканча яшәргә кирәк!» 
Фильм тәмам. Тынлык. Ниһаять алкышлар кирәген исемә төшердем... 
Залга журналистлар җыелган бит. Сөйләшү китте. Әмма бу мине фильм тәэсиреннән кубарып алды, җиргә төшерде. Әле генә Әзһәр абый күзгә карап син татар, татар булып кал, дип эндәште. Ләкин күпчелек бу җан ачысын ишетмәгән булып чыкты. Әзһәр Шакировның ник гаиләсе юк... Ник Нәҗибә юкка чыга... Ник, табигате Азнакай якларында төшерелмәгән... Ник кайсыдыр Әзһәрнең күзләре зәңгәр түгел... һ.б.лар. Бу ваклыклар. Алар фильмны җиргә төшерер, гадәти сериал итәр иде. Ә бу фильмның максаты башка, минемчә.
Мин уйлап куйдым, татар киносы юк, дип лаф орабыз, әллә аның тамашачысы да юкмы инде. Беркөнне очраклы рәвештә генә ТНВдан АЗСта төшерелгән ниндидер аумакайлануны аз гына карап алдым. Бу да фильм икән ләса. Әллә татар шуларны гына карарга сәләтлеме. 
Юк, уйландыра торган, елата торган фильмнар татарга да кирәк. Татар турында фильмны урысча төшерергә кирәк, дигән фикер ияләре белән бөтенләй талашам. Татарча төшер, урысчага тәрҗемә ит. Юкса, риваятьләрдә генә ишетеп белер татар турында киләчәк буын. Татарда бар көчле фильмнар. Мәсәлән бүген бик сүз дәшәргә ярап бетмәгән «Зөләйха»... Бар алар, менә «Җылак» дөньяга туды дип әйтәм. 
Бу Әзһәр Шакиров биографиясе генә түгел. Бу Совет чоры баласы, авыр сугыш еллары баласы язмышы. Авыл баласы. Әле минем чордашларыма да кыеннар күп эләкте. Бүген бәхетле балачак дип әйтү, ул чорга кагылмый. Фильм татар язмышы, аның фаҗигасе – шулай дәвам итсә, киләчәгеннән курку турында. 
Фильмның уңышының сере күз ияләшмәгән актерларның туплануында да. Күренекле шәхесләрне уйнау үтә кыен эш, кабул итмәячәкләр юкса... Ә мин экрандагы барлык Әзһәрләрне дә, Нәҗибәне дә «таныдым» (бу рольне минем якташым күрше авыл кызы Алия Әбдрәшитова уйнады, кызганыч, Нәҗибә апа үзенең яшьлеген күрми калды) 
Нәни Әзһәрне – Әтнә театры артистлары Алинә һәм Дамир Сидеевларның улы Галиәсгар Сидеевны кочаклап аласым килде. Үсмер Әзһәр – Туймазы театрының яшь артисты Илназ Гаффанов, урта яшьләрдәге Әзһәр – «Нур» театры артисты Айнур Баянов. Әзһәр Шакировның әтисе роленә Минзәлә театрының өлкән буын артисты – Татарстанның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов алынган. Әнисе – Ләлә Миңнуллина, Хидият Султанов – Рафис Фазылҗанов (шулай ук якташым) һ.б.лар. Экранда профессиональләр генә түгел, яңа йөзләр. Бу исә режиссерның үзенчәлекле эш стиле, осталыгы, дияр идем мин.
Ә фильмны нәфис фильм да, документаль дип тә атарга буладыр. Алмаз Нургалиев – кинорежиссер буларак, бик уңышлы продукт тудыра алган. Аның инде бу хезмәте беренчесе генә түгел, арада телевидениедә зур уңыш белән барган «Ак чәчәкләр» сериалында эшләгән режиссерлар төркемендә булуын да искә алырга кирәк. Үзенчәлекле тавышлы җырчы да әле ул.
Ә фильм турында фикерләр төрле, каршылыклылары да бар. Алай кирәк иде, болай кирәк, дип өйрәтүчеләре дә. Иң күп яңгыраш тапканы – Нәҗибә нигә юкка чыга... Ә менә миндә бу сорау тумый. Юкса, фильм икенче юнәлеш алыр иде. Нәҗибә Ихсанова үзе олуг шәхес. Һәм икесе дә ике тормыш юлыннан атлаган шәхесләр. Юкса, артистларны берәр дуэт җырласалар да, кавыштырып куярга тырышу омтылышы бу. 
Мин бу фильмның киң прокатка чыгуын, авыл тамашачысының да күрә алуын телим. Моңа ихтыяҗ барлыгын бер тамашачының фикере белән дәлиллисем килә. Фильмны Самара якларында да күрсәткәннәр икән. Ә анда, нигездә, урыс телле тамашачы. Менә бер фикер: 
– Мин урыс милләтеннән. Ләкин минем тамырларымда татар каны да ага. Һәм бу фильмны без балаларыбыз белән бергә карарга тиешбез. Бу тормышыңа нәтиҗә ясау турында, халкыңны ярату, аның язмышы өчен борчылу турында... 
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии