- 26.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Мәдәният сулышы
1939нчы елның 16 февралендә сатирик язучы, публицист, шагыйрь Фәнзаман Баттал туган. Быел аңа 85 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, арабыздан иртә китте.
Ул бик кызыклы шәхес булып истә калган. Аның йөзе ярты сәгать саен үзгәреп тора, минем моңа исләрем китә, их, ник мин аның янына фотоаппарат белән йөрмим икән дип, үз-үземне битәрләп тә куя идем. Әгәр дә аңа багышлап матбугатта дусларча шарж чыгарсам, аның яныннан киткәндә ишек төбенә җитеп, ишекне ачкач кына шарж чыккан газетаны аның кулына тоттырып, тизрәк чыгып шылу ягын карый идем. Шуннан соң берәр көннән әдипкә шалтыратып алам, ул телефоннан берни булмагандай дусларча итеп сөйләшә, әле берәр көнне сугылып кит дип, үзенә кунакка да чакыра иде.
Хәзерге вакытта да Казанның мәдәният һәм сәнгать институтында ачылган, минем иҗатыма багышланган дусларча шаржлар галереясында Фәнзаман абыйга дип ясалган дусларча шаржым бар. Үткән ел да аңа багышланган рәсемнәрем газета-журналларда басылды.
Фәнзаман абый беркайчан да миңа үпкәләмәде, ул киресенчә мине мактый, күтәрә, ярата иде. Нинди зур түрәләрне дә бернинди дәрәҗәләренә карамыйча сүгеп атканда, бу хәл минем өчен бик сәер тоела, мин аннан бераз гына булса да, шүрли дә идем. Ул минем «Дусларым, дус ишләрем...» дигән дусларча шаржлар китабыма да кереш сүзне бик теләп язды, китапның исемен дә ул уйлап тапты. Шунысы кызык, бервакыт телевидениедән «Хәерле иртә» тапшыруында Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил абый Әмировка ясалган дусларча шаржымны күрсәттем. Шуннан мине прокуратурага чакыртып алдылар. Һич уйламаганда анда мин Кафил абый белән танышып, дуслашып та киттем. Ул миңа шушы «Дусларым, дус ишләрем...» дигән китабымны бастырып чыгарырга да булышты. Үзе дә сәнгать кешеләрен аңлый торган, язучы, фотограф, чын иҗат әһеле булып чыкты. Әле дә дәүләт эшлеклесе, кешелекле, ярдәмчел Кафил абыйны сагынып, зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә алам.
Фәнзаман абый мескен, булдыксыз кешеләрне яратмады. «Пенсиям кайдадыр җыелып бара шунда, бер барып карыйсы булыр инде, мин акчаны болай да табам аны!» – дип әйтә иде ул. Кешеләр аның белән сөйләшкәннән соң күңелләре күтәрелеп, кайгылары онытылып, канатланып китәләр иде.
Ул шулкадәр хатын-кызларны ярата, зурлый, аларга бик соклана, хөрмәт итә иде. Гүзәл затлар үзенең дә сүзен тыңлый, бик якын, үз итәләр иде.
Аның яхшы итеп табын хәзерләүләре, тәмле итеп ашаулары, килгән кешене хөрмәтләп сыйлаулары үзе бер могҗиза кебек иде.
Фәнзаман абый үз заманының зур шәхесе булды. Ул бөтенесен дә күреп, бөтенесен дә әйтеп китә алды. Атасы Сәетбаттал ике тапкыр сөргенгә сөрелә, йорт-җирләре, мал мөлкәтләре тартып алына. Аның артыннан Фәнзаманның әнисе Миңлебәдәрне дә төрмәгә ябалар, өйдә биш бала ятим кала. Ачлыктан һәм кызамыктан Фәнзаманның дүрт кече туганы бер атна эчендә үлеп китә, аның үзен, ун яшьлек баланы, туган йортыннан куып чыгаралар... Йортны исә фермага күчереп, сарык абзары ясыйлар. Бала, ачка үлмәс өчен, үз аягы белән ятимнәр йортына барып керә, бу хәл 1949нчы елда була, аның букчасында Тукай томнарыннан кала берни булмый...
Малайның бәхетенә, Сталин үлгәч, амнистиягә эләгеп, төрмәдән әнисе кайта, алар Минзәләгә барып урнаша. Бераздан әтисе дә шунда кайтып төшә, гаилә тагын укмашып яши башлый.
Инде «китап җене» кагылган, язудан башка яши алмаган Фәнзаманның шигырьләре хәтта Казанда басыла башлый.
Фәнзаман абый үзе дә язучы, шагыйрь генә түгел, рәссам иде. Колхозларда, төрле оешмаларда художник булып шабашкаларда йөрүләрен бик яратып сөйли, бер-ике машина алырлык акча эшләдем, дип тә җибәрә иде. Шуңа күрә дә, ул мине аңлаган, гел күңелемне күтәреп, үсендереп торгандыр бәлки. Аның улы да рәссам булган бит.
Фәнзаман абый милләтне яратучы, аның өчен борчылып, көенеп яшәүче шәхес булды. Татар теле, милли мәктәп, милли басма, Татарстанның язмышы турында уйланды, фикерләре белән уртаклашты. Ул һәр кеше бәхеткә, ирекле фикер йөртергә лаек дип санады.
Фәнзаман абый башка форматтагы кеше иде, бәлки, ул бу заман кешесе булмагандыр да. Ул башкалардан хәтта кыяфәте белән дә аерылып торды.
«Минем язган шигырьләрем өчен килгән гонорар, әнинең ай буе эшләгән акчасыннан да күбрәк иде, әни шунда аптырап елап ук җибәрде!» – дип сөйли иде ул.
Фәнзаман абый әтисенең: «Башыңны кисәбез, дисәләр дә, ялганлама ыштубы! Йә ут бул, йә юк бул!» – дигән сүзләрен гомер буе онытмый – утта яндырсалар да бары тик дөресен язарга, турысын әйтергә ант итә... Шул антына гомере буе тугры булып кала. Армиядә хезмәт иткәндә дә, Казан дәүләт университетында укыганда, Минзәлә, Сарман, Башкортстан, Түбән Кама, Казан шәһәрләренең газета-журналларында, радио-телевидениедә, китап нәшриятында эшләгәндә дә ул Фәнзаман Баттал дигән тугры исеменә тап төшерми.
Ул зур жанрларда эшләмәде, озын-озын роман-повестьлар язып азапланмады, әйтәсен кыска хикәяләрендә өздереп әйтте, ачыктан-ачык әйтеп бетерә алмаганнарын мәзәккә әйләндереп, юмор-сатира битләрендә күрсәтте. Әйе, Фәнзаман абый сәяси публицистикага нигез салды, моны аның туксанынчы елларда язган күп мәкаләләре сөйли. Иң мөһиме – ул дөньядагы барган бөтен хәлләргә дә татар күзлегеннән чыгып бәя бирде.
Әйе, ул үз заманының Фәнзаманы булды, тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы аны «Сатира батыры» дип атады, аны бу өлкәдә Тукай һәм Г. Афзал белән янәшә куйды. Фәнзаман абый үзе дә күп каләмдәшләре турында җылы сүзен әйтеп китте, үз вакытында ук акны-ак, караны кара диде...
Әле үткән гасыр ахырында микән, ул яшәгән йорт түбәсеннән төшеп, балконын ватып кереп, кемдер аңа һөҗүм итә. Ул дүртенче катта яши иде. Ярый Фәнзаман абыйның бер дусты кунакка килгән була. «Шул дустым булмаса, эшләрем хөрти иде!» – дип ачынып сөйли иде Фәнзаман абый.
Дустым Фәнзаман абыйның вафат булуы турында ишетүгә мин эшемнән сорап аның янына чаптым. Фәнзаман абый янында дусты Корбан Галиев кына иде. Без аны идәннән күтәреп алып диванга салдык. Туганнарына, дусларына шалтыратып чыктык. Фәнзаман абый бик матур, йоклап яткан кебек кенә иде. Мин әле якындагы мәчеткә дә барып кайттым, ул нигәдер бикле булды. Шуннан Фәнзаман абыйның дуслары Азат, Данил килделәр, күршеләре керде. Рәхмәт яугыры, ул вакыттагы язучылар идарәсе җитәкчесе Рафис Корбан автобус белән килеп, Фәнзаман абыйны алып китте. Фәнзаман абыйны югалтуны без бик авыр кичердек.
Шаржист Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН
Комментарии