Милли шура яшьләрне күрми. Ә яшьләр аны күрә...

Милли шура яшьләрне күрми. Ә яшьләр аны күрә...

Бу көннәрдә күпләргә «Бөтендөнья татар конгрессы», «Милли шура» дигән сүзләр үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткән кебек тәэсир итә. Шуңа күрә эш-гамәлләре белән милләткә хезмәт юлында булган яшьләргә: «Милли шура бүгенге вазгыятьтә, хәзерге шартларда нәрсә белән шөгыльләнә ала?» – дип сорау биргәч, берничәсе «сүзем юк» дип, кайберсе «сүгенмичә җавап бирә алмыйм» дип, шәрехләмә бирүдән баш тартты. Сүз табып җавап биргәннәрнең фикерләрен газетабызда бастырабыз.

«ОЛЫ АБЗЫЙЛАР КАБУЛ ИТМӘГӘН ЯШЬЛӘР МИЛЛИ ХӘРӘКӘТТӘН ТӨШЕП КАЛА»

Тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумының шура әгъзасы Илнар ГАРИФУЛЛИН корылтайда шәрәфле кунак кына булып йөрде. Тавыш бирү хокукы делегатларга гына бирелә. «Баштарак делегат буларак кертәбез дигәннәр иде, аннары үземнең шәрәфле кунак кына икәнемне белдем. Милли шура составына керергә дә теләгем бар иде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы, яшьләрдән өч кандидатны тәкъдим итеп, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменә хат язды. Дүрт кешене күрсәткән идек, ләкин дүртенчебез, теләгем юк дип, баш тартты. Ләкин бездән бер генә вәкил – Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе Ленария Мөслимова гына Милли шура составына кертелде», – дип сөйләде Илнар.

Шунысы кызык: «теләгем юк» дип кандидатурасын күрсәтүдән баш тарткан, үзенең хәбәре дә булмаган Айрат Фәйзрахманов Милли шура составына барыбер кертелгән – бу пленар утырышта исемлекне укыганда билгеле булды. Гомумән, матбугат чаралары язуынча, Милли шурага кертелгәнен соңыннан гына белеп аптыраучылар тагын булган. Болар башлыча – чит ил татарлары.

– Менә шунысы абсурд та инде аның: кешенең Милли шурага керергә теләге дә юк, ләкин аны керткәннәр. Узган составта да шундыйлар бар иде. Мәсәлән, опера җырчысы Альбина Шаһиморатова. Аның корылтайларга килгәне, конгрессның бернинди чарасында да катнашканы булмады. Бер интервьюсында: «Сез үзегезне кем итеп хис итәсез?» – дигән сорауга: «Мин үземне урыс кешесе итеп хис итәм, Лондонда, Парижда булганда гел Мәскәү турында уйлыйм», – диде. Менә шундый кешеләрне Милли шурада тоттылар. Хәзер дә, бәлки, 75 кеше арасында андыйлар бардыр.

Милли шура – татар милләтенең вәкаләтле органы. Бөтен дөньядагы татарлар исеменнән мөрәҗәгатьләр бирергә, җитди мәсьәләләр күтәрергә тиешле орган. Һәм анда яшьләрдән бер генә вәкил бар. Яшьләр арасыннан кадрлар тәрбиялибез дисәк, аны бит алдан уйларга кирәк. Бөтендөнья татар яшьләре форумының шура әгъзасы буларак әйтәм: безнең форумда кешеләр йөриләр, аларга 35, күп дигәндә 37 яшь була, аннары алар китә, чөнки әкренләп яшьләр яшеннән чыгып баралар. Һәм төшеп калалар, милли хәрәкәт өчен югалалар. Чөнки аларга үсәргә бүтән мөмкинлек юк. Оешмаларда олы яшьтәге абзыйлар утыра. Яшьләрне Милли шура кебек оешмаларга кертмиләр. Аннан соң без «нигә картлар гына йөри икән?» дип аптырыйбыз. Яшьләрнең теләге булмаудан түгел ул, фактта аларның берәүгә дә кирәкмәвеннән. Югыйсә яшьләрнең дәвам итәргә теләкләре дә, идеяләре дә бар.

Милли шура – вәкаләтле орган. Аның составында торучылар татар милләтенең вәкилләре булгач, татар милләтен якларга тиеш. Әйтик, шул ук мөрәҗәгатьләр белән чыгарга. Бер тапкыр да чыкканнары булмады. Безнең яшьләр форумы, мәсәлән, соңгы 2-3 елда ничә тапкыр төп проблемалар буенча мөрәҗәгатьләр чыгарды (2017нче елда татар телен яклау; 2019да Башкортстанда «Татарча диктант»ны тыярга маташуга каршы чыгу; татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип атауга каршы чыгу; президент атамасын яклау; татар теленә каршы чыккан, шовинистик сүзләр әйткән режиссер Панджавидзены татар шәхесе исемен йөрткән опера һәм балет театрына эшкә чакырмаска дигән мөрәҗәгать һ.б.). Алар шау-шу тудырды, ул проблемалар турында сөйләделәр. Ә Милли шурадан, кызганычка, андый бер инициатива да юк. Шураны сайлап куйдылар да бетте түгел, ниндидер яңа проект башлап җибәрергә тиеш. Ул да юк. Дәүләт органнарына ниндидер тәкъдимнәр булырга тиеш. Анысы да юк. Төп проблемалар буенча бернинди позиция дә белдерелми. Бернәрсә дә юк. Корылтайга хәтле үк әйткән идем: Милли шураның 50 процентын алыштырырга кирәк. Ярты составын алыштырмыйча, бернинди алга китеш тә булмаячак, – дип сөйләде Илнар.

«БЕЗГӘ КОНГРЕСС ТА, МИЛЛИ ШУРА ДА ЯРДӘМ ИТӘ АЛМЫЙ»

Татар ата-аналары комитеты активисты Айсылу ГАЛИЕВА конгресс корылтаен онлайн караган. Үзе әйтүенчә, түзә алган кадәресен. Җыенны: «Элекке партия җыелышларын хәтерләткән утырыш, фарс булды», – дип бәяләде.

– Бүгенге шартларда минем өчен конгресс та, Милли шура да бернинди дә җәмәгать оешмасы түгел. Алар безнең республика хакимиятенең татарлар белән идарә итә торган бер өлеше генә, бу пленар утырышта да ачык күренде. Икенчедән, корылтай катнашучыларының, оптимизм белән караганда да, 80 процентының балалары, оныклары, кардәшләре, ырулары татарча белмиләр, татарча сөйләшмиләр. Русия төбәкләреннән килгән катнашучыларның да шактые татар телен белми. Мондый кешеләр безне нәрсәгә дә булса өйрәтер, милләтне коткарыр, татарлыкны саклап калыр дип бөтенләй дә ышанып булмый.

Конгресс 30 ел буе эшли. Шул 30 ел буена юньле-рәтле стратегия дә кабул итә алмадык. 30 ел буена төбәкләрдә туган телдә укытуны да оештырып булмады, алай гына да түгел, Татарстанда татар телен, дәүләт телен өйрәнүне шырылдатып юкка чыгардык. Җәмәгать оешмасы буларак конгресс 2017нче елларда үзенең бер сүзен дә әйтмәде. Быелгы корылтай алдыннан Милли шура рәисе: «Башкортстанда да, Татарстанда да бернинди дә проблема юк», – дип чыгыш ясады. Шул ук вакытта без өченче буында, икенче буында телне югалтып барабыз. Чөнки дәүләт тарафыннан бернинди дә өстенлекләр каралмаган. Бөтен дөнья билингваль. Бары тик Русия, Япония һәм Кытайда гына бер тел өстенлек итә. Бөтен Европа илләрендә балалар икешәр тел белә. Русиядә 190нан күбрәк халык яши дип әйтәбез. Һәм бу халыклар берәрләп, икешәрләп ел саен юкка чыгып баралар. Берничә ел элек 34 халыкның үз телендә мәгариф системасы бар, дип әйтә идек. Хәзер ул бетеп килә, калса да татарларда, башкортларда, сахаларда гына калгандыр. Бу вазгыятьтә конгрессның күзгә күренә торган, кулга тотып сөйли торган нинди дә булса эш башкарганын мин хәтерләмим.

Татар ата-аналары төркеме белән берничә конференция оештырдык. Берсендә конгресс ярдәм итте, сүзем юк. Ләкин ул вакытта аларның әйткәннәренә катгый колак салып, кушканнарын үтәргә туры килде. Аннан соңгы конференцияләрне үз көчебез белән үткәрдек. Бүгенге вазгыятьтә татар ата-аналары үз гаиләләрен, үз балаларын татарчага өйрәтеп, үзебезнең гореф-гадәтләрне җиткереп кенә татар итеп тәрбияли ала. Үзебездән башка безгә беркем дә ярдәм итә алмый. Ата-аналар үзебез ныклы көч булып, һаман-һаман таләп итеп торсак, нәрсә дә булса үзгәрергә мөмкин. Без сорауларыбызны, таләпләребезне конгресс арадашчылыгы белән түгел, турыдан-туры дәүләткә җиткерергә тиеш булып торабыз, – дигән фикерен белдерде ул.

«МИЛЛИ ШУРА МӘГАРИФ ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЭШЛИ АЛЫР ИДЕ»

Шагыйрә Гөлүсә БАТТАЛОВА да корылтайның пленар утырышын телевизордан караган, чыгышларны төрле сайтлардан табып укыган. Иң ошаганы – Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланыкы булды, ди.

– Ркаил абый Зәйдулланың чыгышында бик кирәкле, актуаль, бүгенге вазгыятьтә иң дөрес юлны күрсәткән бер фикер яңгырады. Татар теле тирәсендә туган проблема (ул бүген генә башланган нәрсә түгел, күптәннән бара), мәктәпләрдә татар теле укытылмау, милли мәгарифнең үлә баруы, дәүләт мәгариф системасында «туган телләр» дигән мәкерле вазгыять тууыннан чыгу юлы – бай татарларыбыз, эшмәкәрләребез тарафыннан хосусый мәктәпләр ачылуы була ала. Ркаил абый мондый хосусый мәктәпләрне бер генә дәүләт мәгариф учреждениесеннән ким булмаган, хәтта алардан югарырак дәрәҗәдә белем бирә алырлык итәргә, якшәмбе мәктәпләре ачарга кирәклеген әйтте. Мин моның белән тулысынча килешәм. Милли шура, беренчедән, татар эшмәкәрләре, татар дин әһелләре җыеннарын үткәрә, аның татар яшәгән һәрбер төбәктә элемтәләре бар. Ул менә шушы эшне башлап җибәрүдә оештыручы ролен үти алыр иде. Шул ук вакытта ниндидер төбәкләрдә татар теле укытучылары, белгечләре җитмәсә, китаплар, методик кулланмалар, дәреслекләр белән тәэмин итүне оештыра ала. Аннан соң ул мәктәпләрне ачуның юридик ягын хәл итүдә ярдәм итә алыр иде. Әлеге мәктәпләрнең барлыгын, аларның эшчәнлеген күрсәтүне, һәм ул мәктәпләрнең үзләренә нинди мәгълүмати ярдәм кирәк – шул эшләрне дә Милли шура оештыра алыр иде дип саныйм. Күптәннән инанган хакыйкатем: милли мәгариф булмаган очракта татар телен саклау бик авырга туры киләчәк. Гаиләдә татар телен саклау мөмкин, әмма ул кухня теленнән ерак китә алмаячак. Әгәр милли мәгариф юк икән, әдәбиятыбызның да кирәге калмаячак, югары сәнгатебезнең дә, фәнебезнең дә.

Конгресс, Милли шура вәкилләре бик күп төбәкләрдә була, татарлар белән очрашып тора. Төрле бәйрәмнәр, ниндидер чаралар үткәрелә. Әлеге чараларда күбесенчә Татарстаннан килгән артистлар актив катнаша. Күпме күзәтәм: татар язучылары һәм шагыйрьләре андый чараларда күренми диярлек, булса да бик сирәк, берән-сәрән генә була. Халык белән әдипләрнең очрашулары күбрәк оештырылса, төбәкләрдә язучыларны танып белү, әдәбият белән кызыксыну артыр иде дип уйлыйм. Артистлар килә дә җырлый да китә, ә менә әдәбиятчылар барыбер китапсыз, әдәбиятсыз килми. Бу – алар белән озакка кала торган әйберләр, – дип уртаклашты Гөлүсә.

«КОНГРЕССНЫҢ ЭШЧӘНЛЕГЕ САБАН ТУЙЛАРЫ БЕЛӘН ГЕНӘ ЧИКЛӘНМИ»

Журналист, эшмәкәр Линар ЗАКИРОВ пленар утырышны карамаган, соңыннан хәбәрләрне укыган. Резолюциянең шактый каршылыклы булуыннан хәбәрдар, ди.

– Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы барлыкка килүе белән, әлеге оешманың эшчәнлегендә «аһ» итәрлек үзгәрешләр күрмәдем. Дөрес, шура рәисе итеп вице-премьер Шәйхразыевның билгеләнүе, беренчедән, конгрессның статусын күтәреп җибәрде, икенчедән, бу органга тагын да җитдирәк бурыч-максатлар йөкләнүе турында сөйли. Социаль челтәрдән күреп беләм: Шәйхразыев Русиянең башка төбәкләренә барганда, шул җирлекнең җитәкчеләре, түрәләре белән очраша. Вице-премьер статусы булмыйча, Милли шура рәисе буларак кына зур агайлар янына ишек шакып керә алуы икеле. Мондый очрашуларда татар халкы файдасына, чыннан да, файдалы һәм нәтиҗәле сөйләшүләр алып барыла, эш-гамәлләр хакында фикер алышалар, дип өмет итәсе килә.

Конгресс эшчәнлеге Сабантуйлар үткәрүгә генә кайтып кала, дип шактыйдан тәнкыйтьлиләр. Ләкин алай ук түгел. Ел дәвамында татарларны берләштерүгә төрле тематикада чаралар үткәрәләр. Эшмәкәрләрне, мөселманнарны, калфаклы хатын-кызларны җыялар... Билгеле, халык җыелды да берничә көндә хәлиткеч карарлар кабул итте, дип уйларга ярамый. Читтәге татарларны тарихи Ватанда җыялар, кайларга гына сибелеп яшәсәләр дә, һәркайсының милләт өчен кирәкле булуында ышаныч тудыралар икән – бу төп максат. Соңыннан, өйләренә таралышкач, татарларыбыз яшәгән җирләрендә, милләт дип, тагын да дәртләнебрәк эшли. Моңа иманым камил. Конгрессның бәйрәм-тамаша үткәрү сыман күренгән эшчәнлегендә чынлыкта тирән мәгънә ята. Шуңа да конгрессның бүгенге эшчәнлеген хуплыйм. Хәленнән килгәнчә эшли Милли Шура, ләкин тагын да югары үрләр яуларга мөмкинлеге бар дип саныйм, – ди Линар.

Фәнзилә МОСТАФИНА сораштырды

Комментарии