- 04.05.2026
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2026, №04 (апрель)
- Рубрика: Милләт язмышы
1552нче елда Казан яулап алынганнан соң, татар ханлыгының барлык җирләре, халкы белән бергә, Мәскәү кул астына күчкән һәм аның әмерләре белән идарә ителә башлаган. Алар күп булган – указлар, приказлар, күрсәтмәләр, законнар, положениеләр, һәм бу әмерләрнең күпчелеге буйсындырылган татарларга, ислам диненә каршы булган. Шулар арасында үзенең рәхимсезлеге белән аерата аерылып торганнары да бар, әйтик, көчләп чукындырганнан соң, яңадан ислам диненә кайткан татарларны тереләй яндырып үтерергә кушылган патша әмерләре әнә шундыйлардан. Һәм яндырып үтерәләр дә, бу хәлләр хәтта 18нче гасырның беренче яртысында да була, документлары Россия архивларында саклана.
Менә безнең карамагыбызда чукындырулар белән бәйле тагы бер мәкерле указ – рус патшасы Федор Алексеевичның 1682нче елның гыйнварында, Курмыш өязе татарларын бер ай эчендә чукындырып бетерергә биргән әмере. Заманында Казан ханлыгының хәрби кирмәне булган Курмышта һәм аның тирәсендәге авылларда татарлар бер ай эчендә – 25нче февральгә кадәр чукындырылырга тиеш булган! Һәм шулай эшлиләр дә – 1683нче елда Мәскәүгә инде Курмыш өязендә чукындырылган татар авыллары турында тулы исемлек китә. Нәтиҗәдә, Курмыш тирәсендә татар авыллары калмый, алар берничә гасыр эчендә урыслашып бетә...
Тарихчыларның язуынча, заманында Нижгар төбәгендә 200дән артык татар авылы булган, хәзер исә нибары 34кә генә калган. Галимнәрнең язуынча, ул авыллар юкка чыкмаган, халкы берничә буында урыс милләте составына күчеп беткән. Бу хакта тарихчы Дамир Хәйретдиновның якланмыйча калган докторлык диссертациясе кулъязмасында бик ачык һәм төгәл язылган: «Целью политики крещения было не обращение к Христу, а русификация «инородцев». Собственно, такая цель никогда и не скрывалась идеологами православия», – дигән ул.
Автор фикеренчә, Нижгар төбәгендә чукындырылган татарларның саны чагыштырмача аз булуына алданырга кирәкми, аларның төгәл саны урыслашкан татар авылларында яшерелгән. Без аларның кайберләрендә булып, Бортсурман-Мөселман авылында борынгы татар зиратын эзләп таптык, Мурзицы-Морзалар авылында Иван Грозный гаскәренә каршы сугышып, шәһит киткән татарлар рухына дога кылдык, Курмыш, Архангельск-Кобылкино, Ожгибовка-Маклак авылларында борынгы татар мәчетләре урынында салынган чиркәүләрне дә күрдек, әмма инде аларда бер генә татар кешесен дә очратмадык…
Нижгар төбәгендә татарларны көчләп чукындырулар 1552нче елны, Явыз Иван яу белән Казан өстенә барганда ук башлана, бу хакта тарихта теркәлеп калган күп төрле фактлар бар. Инде язмаларыбызда әйтелгәнчә, урысларга каршылык күрсәтүләр Арзамас тирәсендә үк башланган, чөнки Казан ханлыгының көнбатыш чикләре шушында булган һәм аны татар яугирләре саклаган. Әмма көчләр тигез булмаган, күп корбаннар биреп, татар-мишәрләр җиңелгәннәр. Исән калган татарларны чукындырганнар һәм Казан өстенә алып киткәннәр, мәчетләрдән чиркәү ясаганнар, татарларга каршы сугышта яраланган урыс гаскәриләрен яшәргә шул авылларда калдырганнар. Шундый авылларның берсе – Архангельск-Кобылкино турында тарихчылар Галимҗан Орлов һәм Алексей Малышев шактый күп мәгълүмат бирә. Орлов бу авылда Иван Грозный чорыннан чиркәү калса да, озак вакытлар анда халыкның йөрмәвен яза, чөнки көчләп чукындырылган татарларга да ул кирәк булмаган.
Иван Грозныйның Арзамас янындагы татар авылына чиркәү куюы турында җирле тарихчы Малышев та яза, бу татарлар өстеннән күзәтчелек итү өчен 600 тугры, ышанычлы мишәр казакларын китереп урнаштыруларын әйтә.
Нижгар татар-мишәрләрен көчләп чукындырулар берничә этапта башкарыла, әйткәнебезчә, 16 гасыр урталарында – Казан ханлыгы алынгач та.
17нче гасыр урталарында бу чукындырулар инде закон төсен ала һәм аны патша хакимияте белән чиркәү берлектә башкара. 18нче гасырда исә татарларны һәм мордваны көчләп чукындырулар иң югары ноктасына җитә, аннан бик азлар гына котылып кала ала. 1731нче елны хәтта «Новокрещенская контора» төзелә, ул Зөядә урнаша һәм Казан һәм Нижгар мөселманнарын, мәҗүсиләрне чукындырырга тиеш була.
Бер караганда, 17нче гасырда Сура-Ока елгалары арасында таралып яшәгән татар-мишәрләргә патша хөкүмәте тарафыннан бернинди көчләүләр дә булырга тиеш түгел кебек. Чөнки алар бирегә, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, таланган, татарлардан буш калган җирләргә, күчмәннәр һөҗүменнән саклау өчен, хөкүмәтнең үзе тарафыннан Темников-Кадом якларыннан күчерелгән «йомышлы» – «служилый татарлар», патшага тугры морзалар бит! Алар – кораллы гаскәриләр, патшаның кушуы буенча, теләсә кая барып, теләсә кемне бастырып, тапап кайтучылар, ә нигә бу татар-мишәрләрнең үзләренә карата да шундый көчләү алымнары куллана башлаганнар соң? Моңа җавап табу өчен 17нче гасырда Русиядә барган вәзгыятькә дөрес бәя бирергә кирәк.
Ул ил тарихында бик болганчык чор, үзләре язганча, «смутное время» һәм ул шактый озак бара. Юкка гынамы бу гасырны гыйсъян чоры, дип атамыйлар, чөнки ул тоташы белән диярлек баш күтәрүләрдән тора. Боларга өстәп Нижгар татарларының да хакимияткә каршы баш күтәрүләре «Ялган Дмитрий – «Лжедмитрий» чорында ук башлана һәм Степан Разин восстаниеләре белән дәвам итә һәм рәхимсез рәвештә бастырыла.
Инде ханнар нәселе дә чукындырыла башлагач, 1656нчы елда Касыймда халык баш күтәрә, бу бит йөз ел элек кенә Иван Грозныйга ияреп Казан өстенә барган Касыйм татарлары! 1615-1616нчы елларда Темников мишәре Җангали Шөкеров җитәкчелегендәге татар-мукшы гаскәре Казанны урыслардан тартып алырга яуга кузгала, баш күтәрү Муромнан Сарапулга кадәр җәелә, әмма патша гаскәре тарафыннан бастырыла, юлбашчылары Җангали бәк Казанда җәзалап үтерелә. 1629-1630нчы елларда Темников-Төмән Калада татарларның бөтен мәчетләре урыс воеводасы Гаврила Лодыгин тарафыннан җимертелә, халкы исә 1674нче елда шәһәрне ташлап чыгарга мәҗбүр була, тарихта бу вакыйга «Исход татар из Темниково в 1674 году» дип теркәлеп калган. Югыйсә, боларның да ата-бабалары Иван Грозныйга ияреп, Казанны яуларга барган булганнар, татар ханлыгын юк итүдә катнашканнар! 1670нче елда, Степан Разин яуларының милли идеологы, Кадом татары Хәсән Айбулат улы Карачурин баш күтәрүчеләрне Казан өстенә алып китә, ул да, форсаттан файдаланып, ханлыкны яңадан торгызу турында хыяллана, әмма моның өчен гомере белән түли, кулга алынып, дүрткә өздерелеп үтерелә.
Русиядә дәрәҗәле статуслары булган тугры мишәрләр ни өчен шулай ярсып, патшага каршы күтәреләләр соң? Моның сәбәбе бик җитди, сүз инде соңгысы – Иманны һәм динне бирү турында бара. 1649нчы елда илнең төп кануннар тупланмасы – Соборное Уложение кабул ителә, анда ук инде мөселманнарга каршы бик кырыс, хәтта рәхимсез нормалар салып калдырыла. Соборное Уложениедә христиан дине төп дин итеп беркетелә, урыс кешесен ислам диненә тартырга тырышкан мөселманны каты җәзага тартырга, һич кызганмыйча тереләй яндырып үтерергә кушыла.
Шулай ук бу төп документта чукынмаган татар һәм мордваның җирләрен русларга алып бирү каралган, чукынмаган татар морзаларына кул асларында христианнарны тоту тыелган, шулай ук аларның утарларын, мал-мөлкәтләрен тартып алу рөхсәт ителгән. Һәм шулай эшлиләр дә. Ә чукынган татар-мордваны өч елга барлык салымнардан азат итәләр, чукынган «инородецлар», акча түләп, крепостнойлыктан, төрмәдән һәм гаскәрдән котыла ала. Соңрак бу чукынган татар морзалары князь, дворян статусын алырлар, өязләрнең воеводалары булырлар, зур җир биләүчеләргә, эре помещикларга әйләнерләр, әмма болар барысы да иманны сату бәрабәренә булачак... Болар арасында Нижгар төбәгендә урыска әйләнеп киткән Бахметьевлар, Беклимешевлар, Енгалычевлар, Розгильдеевлар, Шейсуповлар, Тенишевлар, Мустафиннар, Дявлеткильдеевлар, Ахматовлар, Кугушевлар һәм башкалар да бар. Гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк, кайбер зур-зур татар-мишәр нәселләре, үзара килешеп, бер өлеше чукынган, бер өлеше исламда калган, андыйларга шул ук Дәүләткилдеевларны, Мостафиннарны, Кугушевларны, Енгалычевларны, Тенишевларны, Әхмәтовларны һәм башкаларны кертергә була. Болай эшләү аларга чукынмаганнарда – иманлы нәселне саклап калырга, христиан диненә күчкәннәрдә уртак мал-мөлкәтне читкә җибәрмәскә ярдәм иткән. Алай да, бу тема әле ахыргача өйрәнелмәгән.
Инде тагы Курмыш өязенә кайтыйк. Ни өчен патша хәтле патша шушы өяз өчен генә аерым указ чыгара соң, андагы татарларны бер ай эчендә чукындырып бетерергә әмер бирә? Инде үлем чире белән чирләгән, ярты елдан җан бирәчәк 20 яшьлек урыс патшасы нигә шулай ашыга?
Монда тагы шул чорларга күз салырга кирәк. Әле яңа гына төбәкне канга батырып, Степан Разин яулары үткән, Курмыш татарлары анда бик актив катнаша, ул гына да түгел, алар чукындыру үзәге булган монастырьларны җимерә, попларны асып куялар. Әлбәттә, моның өчен ул татарлар гомерләре белән түлиләр, аларны, Маклак-Ожгибовкадагы кебек, авыллары-авыллары белән тереләй утта яндырып үтерәләр. Степан Разин явында катнашучы 11 мең кешене, шул исәптән, татар-мордваны да, 1671нче елның кышында Арзамаста өч ай буе җәзалыйлар – асалар, кисәләр, дүрткә өздерәләр, башларын чабалар, очлы казыкларга утырталар... Шундый ук рәхимсез җәзалаулар Мурашкино, Мамлеево авыллары янында да була, аларда да меңәрләгән кеше үтерелә.
Әмма исән калган халык тагы йөз елдан тагы шул урыннарда кабат баш күтәрә, монысы инде Пугачев яулары була... Шул сәбәпле, патша хөкүмәте үз халкына ышанмый, татарларга, мөселман булулары сәбәпле, беренче чиратта шик белән карый. Заманында үз дәүләтчелеге булган, үз динен тоткан, үз телендә сөйләшкән, урыслар арасында яшәсәләр дә, алар белән катнашмыйча, үз тормышын алып барган мишәр-татарлар хакимият өчен ышанычсыз, ә чиркәү өчен «нечисть», динсез саналган. Шуңа күрә, Казан ханлыгын басып алуның дини идеологы, митрополит Макарийдан башлап, Русия патриархлары Никон, Иоаким барысы да мөселманнарны һәм мәҗүсиләрне чукындыруны изге эш, дип санаган, патшаларны да шуңа өндәгән, моны киләчәккә дә васыять итеп әйтеп калдырган.
Рус патшалары янында менә шундый «татар дошманнары» була, алар чиркәүне файдаланып, мөселманнарга каршы чираттагы «тәре явы» башлыйлар. Курмыш татарларын бер ай эчендә чукындырып бетерергә, дигән патша указы да (1682 ел) патриарх Иоаким ярдәмендә барлыкка килә һәм тормышка ашырыла. Кышның зәмһәрир салкын көннәрендә татарларны чукындырырга поплар белән бергә полиция дә йөргән, ягъни, бу чын мәгънәсендә көчләү булган! Нәтиҗәсе дә патша таләп иткәнчә булган – халыкны куркытып, кычкыртып, акыртып-бакыртып, бозлы суларга батырып, христиан ясаганнар, муеннарына тәре асканнар. Хәзер, чыннан да, Курмыш тирәсендә татар авыллары юк, урыслашкан татар авылларының кайсының элеккеге исеме калган, кайсының юк. Заманында Курмыш өязендә булган хәзерге Княгин округында нибары бер татар авылы сакланып калган – Урга. Курмыш тирәсендәге Пилнә һәм Спасс округларында нибары дүртәр татар авылы бар. Бу авылларның да күбесендә әле 19нчы гасырда да чукындырылган татарлар булган, Аллаһ ярдәме белән, алар әкренләп ислам диненә кайтып беткәннәр. Теге авылдагылары инде гомерлеккә урыс һәм христиан булып калган. Аларның кайберләрендә бүген дә ташландык татар зиратлары бар, аларда безнең тереләй җиргә күмелгән тарихыбыз, милләтебез ята... Дога көтеп ята...
Мондый чукындырылган, урыслашкан, милләт өчен юкка чыккан татар авыллары бер Курмыш өязендә генә түгел.
Татарларны көчләп чукындырулар турында сүз чыккач, моңа ышанып бетмиләр, анда керәшеннәр юк бит, диләр. Әйе, Түбән Новгород өлкәсендә керәшеннәр юк, чөнки ул татарларның бер өлеше, көчләп чукындырганнан соң, берничә буында урыс милләте составына күчеп беткән. Ә бер өлеше, монастырьларга ябылып, кыйналып, тереләй җәһәннәм газаплары үтеп, яңадан ислам диненә әйләнеп кайткан. Милләтнең төп өлеше динне дә, телне дә бирмәгән, кайсы гына чорда, кем арасында яшәсә дә, татар булып, мөселман булып калган һәм шушы изге аманәтне безгә дә китереп җиткергән. Ә бүгенге көндә Татар Даласында яшәгән мишәрләрдән киләчәккә ни кала? Нәселең киләчәккә кем булып бара? Ата-бабаларыбыз шул хәтле авырлык белән, күп корбаннар бирә-бирә саклап калган бу изге динебез, газиз туган телебез безнең буында юкка чыкмасмы? Бүген һәрберебез шул турыда уйларга һәм чарасын күрергә тиеш. Югарыда сөйләнгән фаҗигале тарих безгә гыйбрәт булсын! Һәм яңа буыннарда кабатланмасын...
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Хөсәен АЙМАЛЕТДИНОВ,
«Туган як тарихы клубы» җитәкчесе
Түбән Новгород өлкәсе
Комментарии