Саба төбәгендә мишәр эзләре?

Саба төбәгендә мишәр эзләре?

Безнең Саба яклары элек-электән саф татар төбәге саналган, монда урыслар элек тә булмаган, хәзер дә бармак белән генә санарлык. Башка халыклар белән дә шулай ук, бездә юк алар. Ә менә чукындырылган татар авыллары Саба-Теләче төбәгендә булган, аларның бер өлеше яңадан исламга кайткан, бер өлеше әле һаман керәшен булып яшәп ята. Безнең якларда мишәрләр дә юк, эш буенча җибәрелгән яки килен булып төшкән мишәрләр генә булырга мөмкин. Шулай булгач, язмабызның башына ни өчен «Саба төбәгендә мишәр эзләре?» дип куйдык соң? Моның да җитди сәбәбе бар, һәм ул турыда инде ачыктан-ачык сөйләшмичә булмый. Мин үзем һич кенә дә борынгы Саба якларыннан мишәрләрне эзләп йөрмим, әмма биредәге кайбер татар авылларына 17нче гасырда йомышлы татар-мишәрләр нигез салган, дип әйтүчеләр һәм китап язучылар бар. Бу мәсьәлә урында, төбәк тарихчылары арасында зур бәхәсләр кузгатты, тарихи шау-шу Казаннарга хәтле барып җитте. Һәм без шушы китапларның һәм мишәр версиясенең авторлары белән үзебез очрашырга булдык, Саба районына бер кайтканыбызда алар яшәгән Сатыш авылына кереп, очрашып, бу мәсьәләгә ачыклык керттек. 

Сатыш – тарихлы, мәдрәсәле, китаплы авыл, аның турында инде өч документаль китап басылып чыкты. Беренчесе – «Сатыш – гасырлар аша. 1170 – 2017 еллар», дип аталган 672 битле саллы китап 2017нче елда басылып чыкты һәм шактый бәхәс уятты. Китап авторлары – Фәнил Габдрахманов һәм Сәлман Гыйльмиев Сатыш авылына нигез салыну мәсьәләсе буенча каршылыклы фикердә булып чыктылар. Китапның төп өлешен төбәк тарихчысы Сәлман Гыйльмиев язган һәм ул Сатышка 1170нче елда нигез салыну фикеренә каршы булып чыкты, моны расларлык документлар юк, диде. Бу бәхәс елларга сузылды, һәркем үз фикерендә калды, инде Сәлман Гали улы да бакыйлыкка күчте, Сатыш авылында шушы борынгы дата язылган истәлек ташлары пәйда булды. 

Ярар, халыкның бер өлеше Сатышка 850 ел икәненә инде ияләнеп килгәндә, авылның тарихы нибары 400 еллар тирәсе генә икәнен исбатлап, яңа китаплар барлыкка килде – «Сатыш – гасырлар аша 2» (2021ел) һәм «Сатыш гасырлар аша – 3» (2025ел). Авторлары – фермада эшләп пенсиягә чыккан ирле-хатынлы төбәкчеләр Рүзилә Гайнетдинова һәм Альберт Баһавиев. Алар Сатыш авылына һәм бу тирәдәге татар авылларына нибары 17нче гасырның беренче яртысында, йомышлы татарлар, ягъни, мишәрләр тарафыннан нигез салынган, дип бара. Гаҗәпләндегезме? Башта без дә бик гаҗәпләндек, махсус белемең, тарихи тәҗрибәң булмаган килеш, ничек шундый җитди белдерүләр ясарга мөмкин?! Саба-Теләче төбәгенең борынгылыгын Эзмә, Шыңар, Нырсы һәм башка авылларда сакланып калган 13-16нчы гасыр кабер ташлары раслый бит! Ә 1523нче елда Сәхипгәрәй хан тарафыннан Мамалай кешеләренә бирелгән тарханлык ярлыгы, ул Сатышның янәшәсендә генә? Ә 1554нче елның салкын кышында, Казан ханлыгының икенче башкаласы булып торган Мишә-Тамак кәлгәсендә, ай буе урыс гаскәренә каршы сугышкан милләттәшләребез, алар да шушы тирәдәге авыллардан җыелган бит! Ягъни, Саба-Теләче төбәгендә татар авыллары Алтын Урда чорында да, Казан ханлыгы чорында да булган! 

Рүзилә Гайнетдинова Саба төбәгендәге кайбер авылларның Болгар чорында ук булуын әйтә. Ләкин аның бу борынгылык мәсьәләсендә катгый үз фикере бар:

– Әйе, Арча юлындагы Казан арты авыллары, шул исәптән, Саба төбәге татар авыллары да бик борынгы, алар Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында ук булган булырга мөмкиннәр, – ди ул. – Әмма Иван Грозныйның Казан өстенә 1552нче елгы канкойгыч явыннан һәм 1553-1554нче елгы җәза отрядларының татарларны кыруыннан, 1557нче елгы баш күтәрүләрдән соң, ул авыллар беткән, юк ителгән. Халкы да йә үтерелгән, йә коллыкка куылган. Ул авыллар 100 елга якын буш яткан, архив документларында «пустошь», дип теркәлгән. Шул буш яткан, ташландык авыл урыннарына читтән татарларны китереп утырталар, бу да дәүләт сәясәте була. Баш күтәрергә һәвәс булган Казан татарлары урынына читтән йомышлы татарларны, ягъни, мишәрләрне китертәләр. Буш яткан бу татар авылларына икенче тапкыр нигезне мишәрләр сала. Салым түләү өчен халыкның исемлеген алганда, авыл, күп очракта, элеккеге исеме белән языла, чөнки исәп алучыларда ул инде бушлык буларак теркәлгән була. Ягъни, авылның урыны, исеме бик иске, борынгы, ә менә халкы бөтенләй башка, яңа кешеләр килеп, яңадан авыл булып оешып яши башлыйлар. Шуңа күрә, Саба төбәгендәге күпчелек татар авылларының яңа тарихы бары тик 1650нче еллардан гына башлана... 

Әлбәттә, бу бик кыю фикер, төбәк тарихына бөтенләй башка караш, һәм Сабада да моңа каршы чыгучылар була. Чөнки алар да, борынгы кабер ташларына, тарихи табылдыкларга, халык авыз иҗатына, хатирәләргә таянып, авылларының борынгылыгын исбатлый алалар. Әмма «Сатыш – гасырлар аша 2» һәм «Сатыш гасырлар аша – 3» китапларының авторлары кулында башкачарак саллы дәлилләр бар икән шул, алар архив материалларына таянып сөйли. Рүзилә Гайнетдинова һәм Альберт Баһавиев, Сатыш тарихын өйрәнгәндә, моңа кадәр басылып чыкмаган бер документка тап булалар, ул «Переписная книга Арской дороги Казанского уезда» 1678 г. Матвея Супонева» дип атала. Бу документ Мәскәүдә, Россиянең борынгы актлар дәүләт архивында саклана (РГАДА). 

Рүзилә ханым шушы гаять катлаулы «иске славян» әлифбасындагы чиркәү язмасын өйрәнергә алына, бер ел буе шушы чытырманны ерып чыгарга тырыша һәм максатына ирешә! Аның алдында төбәк тарихы өр-яңа яклары белән ачылып китә. Беренче чиратта, әлбәттә аны иренең туган авылы Сатыш кызыксындыра, җан исәбе алу документларында ул башта Бурунца, дип язылган була. Моның өстенә ул тагы авылның 1716, 1747, 1764нче елгы җан исәбе алу документларын да укып өйрәнә, шулай ук бик начар сакланган 1646нчы елгы документларны да эзләп табуга ирешә. Рүзилә ханым шулай ук тирә-күрше авылларның, Арча даругасы салаларының да шул чор тарихын беренче архив чыганакларына таянып өйрәнә һәм шундый фикергә килә – бу авылларга яңа нигез бары тик 17 гасыр башында гына, килгән йомышлы татарлар тарафыннан салынган!

Рүзилә Гайнетдинова бик күп галимнәрнең теше үтмәгән архив документларын өйрәнеп, аларны китапларына кертеп, бик зур эш башкарган, аны бәяли белергә кирәк! Ягъни, 400 елга якын биктә яткан татар тарихы дөньяга чыкты, дигән сүз, аны хәзер һәркем файдалана ала. «Сатыш гасырлар аша – 3» китабында Саба төбәгендә 1678нче елдагы татар авыллары исемлеге (ландратская перепись) бирелгән, аннан бик күп мәгълүмат алырга мөмкин. Әлбәттә, бу борынгы актларны уку бер нәрсә, әмма алар буенча нәтиҗә ясау – инде катлаулырак эш, монда зур белем дә, тәҗрибә дә кирәк. Менә шулар җитеп бетмәгәнгә, «Сатыш – гасырлар аша 2» һәм «Сатыш гасырлар аша – 3» китаплары авторларына шикләнебрәк караучылар да бар, безнең үзебездә дә алар ясаган кайбер нәтиҗәләр сорау уятты. 

Торак урыннарның яше язма чыганакларда беренче тапкыр искә алган вакыттан билгеләнә, ә татар тарихына караган борынгы чыганаклар бик аз сакланган. Әле татар ханлыклары һәм шәһәрләр тарихына караган язма чыганакларны чит ил архивларында булса да табарга мөмкин, ә менә йөзләгән татар авылы тарихы аларда юк инде. Үзебезнең архивлар юк ителгән, ә рус чыганакларында татарлар турында мәгълүмат Казан алынгач кына теркәлә башлый. Шунысын да әйтергә кирәк, яулап алынган төбәкләрдә халыкның баш күтәрүе әле 1557нче елга кадәр дәвам итә, аларны Мәскәүдән килеп, кат-кат бастырып китәләр, татар авылларын, халкы-ние белән, юк итәләр. Әмма бу җирләр йөзәр ел буе буш ятмый, тарихчы Нурулла Гариф әйтүенчә, аларны үзара бүлешү инде баш күтәрүләр бастырылуга башлана һәм бу 1565-1568нче елгы документларда теркәлеп кала. 

«Бу җирләрнең бер өлеше, басып алуда үз гаскәре белән килгән өчен хәрби җитәкчеләргә, басып алу процессында лояльлек күрсәткән татар морзаларына, христиан диненә күчеп, Мәскәү хөкүмәтенә хезмәткә алынучыларга һәм баш күтәрүләр бастырылганнан соң исән калган җирле халык вәкилләренә таратыла», – ди Нурулла Гариф. 

Әйе, Казан алынганнан соңгы беренче язма чыганак, татар авылларының да тарихы бераз чагылыш тапкан документ 1565-68нче елларга туры килә һәм ул «Казанский уезд по материалам писцового описания 1565-1568 годов Н. В. Борисова и Д. А. Кикина», дип атала, Мәскәүдә, Россиянең борынгы актлар дәүләт архивында саклана. 

Көчләп чукындырулар һәм җәзалардан качу сәбәпле, авылларны вакытлыча ташлап китүләр дә булырга мөмкин, әмма бу әле анда тормыш гомерлеккә өзелде, дигән сүз түгел. 18 гасыр урталарында патша чиновниклары тарафыннан төзелгән һәм «Экстракт в Правительствующий сенат ис Казанской губернской канцелярии о татарских мечетях», дип аталган (РГАДА. Ф. 248. Д. 803. ) документта да бу авылларда мәчетләрнең, халык әйтүе буенча, Казан ханлыгы чорында ук булганлыгы язылган. Җирле халык 18 гасыр урталарында бу хәлләрне хәтерли икән, димәк, ул килгән халык түгел, электән дә монда яшәгән төп халык булып чыга! Без бу хакта Сатыш китабы авторларына да әйттек, әмма аларның да логикалары нык булып чыкты. Бу авылларның йөз елга якын буш ятканлыгына аларның үзләренчә дәлилләре бар. 

– 17 гасыр җан исәбе алу документларында бу авыллар башта «пустошь» дип язылган, аннан соң «починок», аларда инде берән-сәрән генә хуҗалык-йортлар күренә башлаган, – ди Рүзилә Гайнетдинова. – 1678нче елгы переписьтә дә алар аз. Әгәр бу авылларда йөз ел буе кешеләр яшәсә, анда халык саны артыр иде, ә ул юк! Әле революциягә кадәр үк яшәгән И. М. Покровскийның язуынча, 1646нчы елда Арча юлында 232 хуҗалыкта (авылда түгел) 734 кеше яшәгән. Шуларның 99ы помещик һәм морза хуҗалыклары булган. Димәк, 1646нчы елларда Арча юлы авыллары әле барлыкка килә генә башлаганнар. Бу яклардагы буш авылларга Идел аръягыннан хөкүмәткә лояль булган йомышлы мишәрләрне күчергәннәр, һәр авылда диярлек вотчина җирләре бирелгән морзалар булган. Ясаклылар да алар белән килгән булырга тиеш. Сатышка яңа нигезне 1650нче елларда Идел аръягыннан күчкән Сатыш морза нәселе салган, алар хәзерге Кайбыч районының Борындык авылыннан булган, без анда барып кайттык, хәзер дә элемтәдә торабыз, – ди ул. 

Авторлар белән мишәр темасына күчәбез, чөнки алар фикеренчә, бу яктагы авылларга яңа нигезне читтән китерелгән йомышлы татарлар салган. Моңа дәлил булып алар өйрәнгән архив документлары тора, китап авторлары шулай ук 17-18 гасыр кеше исемнәренә, зираттагы кабер ташларына, халык арасында сакланып калган мишәр сүзләренә дә игътибар иткәннәр. Әмма моны исбатлау өчен, боларны белгечләр өйрәнеп, нәтиҗә ясарга тиеш. Без өйрәнә торган 17-18 гасырлар – ул бик катлаулы, аз өйрәнелгән, каршылыклы-караңгы чор. Татарның дәүләт югалту фаҗигасеннән соң, аның башына көчләп чукындырулар афәте ябырыла, лашманчылык җелеген суыра, шушылардан котылу өчен, милләтнең бер өлеше урыныннан кубарылып, качып чыгып китә, дөнья буйлап тарала... Әйе, патша хөкүмәтенә яраклашкан, исән калу өчен аңа хезмәт иткән мишәр-татарлар да булган, аларны Казан өязенә дә күчереп утыртканнар, болар барысы да закон нигезендә эшләнгән, документларда теркәлеп калган. Кулга менә шул документларны тотып сөйләшкәндә, Арча юлындагы, Саба төбәгендәге татар авылларына яңа нигезне мишәрләр салган, дип әйтергә мөмкин булачак. 

17нче гасыр документларында Саба төбәгендә теркәлгән ир-ат исемнәре, чыннан да, мишәр якларындагы йомышлы татарларның исем-атамаларына туры килә, аңа да игътибар итәргә кирәк. Әйтик, Сатышның беренче документларындагы Уразай Үтәмешев, Уразбахты Кутушев, Дусай, Токай, Ишмәмәт, Акмәмәт, Янчура, Мәмәдәләй, Урман Урсаев, Уразов, Багиш исемнәрен Темников, Кадом, Касыйм, Нижгар, Алатыр, Пенза төбәге борынгы мишәрләрендә дә очратырга мөмкин. Бу тема үз белгечләре тарафыннан аерым өйрәнүне сорый. Минем үземнең дә Сабайда әни ягыннан борынгы бабам – Иманкол Аиткулов, безнең авыл ул заманнарда Шыңардан аерылып чыккан һәм Яңа Шыңар, дип аталган. Сабай исә мишәрләрдә һәм әрҗәннәрдә (эрзя) ир-ат исеме булган. Бүгенге көндә Россиядә Сабай исемен йөрткән 5 авыл бар – өчесе Башкортстанда, мишәр авыллары, берсе Мордовиядә әрҗән авылы, берсе Татарстанда безнең авыл. Рүзилә ханым Гайнетдинова фикеренчә, Сатыш – мишәрләр авылы, ул моны зираттагы борынгы кабер ташларына, исем-атамаларга, тел үзенчәлекләренә таянып әйтә. Ул шулай ук зур, мәгърифәтле, һөнәрле Шыңар, Тимершык, Шекше авылларын да мишәрләр нигез салган авыллар, ди. 

Саба-Теләче төбәгендә тагы бер ачыкланып бетмәгән мәсьәлә бар – ул да булса морзалык. Билгеле булганча, морзалык ул – йомышлы татарларның князьлык-дворянлык дәрәҗәсе. Әмма 18 гасыр башында Петр I реформалары аларның бу статусларын, өстенлекләрен юкка чыгара, йомышлы татарлар, морзалар дәүләт крестьяннарына әйләнә, лашман сословиесенә күчерелә. Тарихтан билгеле булганча, Екатерина II 1784нче елның 22нче февраль указы белән, татар морзаларына үзләренең затлы нәселдән булуларын исбатларга һәм Россия дворяннарының барлык өстенлекләреннән файдаланырга мөмкинлек бирә. Һәм, әлбәттә, йөзләгән татар морзасы бу мөмкинлектән файдаланып калырга ашыга. Саба-Теләче төбәге морзалары, ике Шыңар, ике Кибәхуҗа, Ямбулат һәм Шәтке авыллары халкы, үзләренең дворян нәселеннән булуын исбатлау өчен, 1791нче елны судларга мөрәҗәгать итә. Моның өчен үзеңнең нәсел шәҗәрәңне төзеп, илле-җирле морза токымыннан икәнеңне исбатларга кирәк була. Кайбер Саба морзалары бу судларда җиңеп, затлы морза нәселеннән икәнлекләрен исбат итеп, җирләрне рәсмиләштереп өлгерәләр. Әмма 1791нче елны Лаештагы судта йөзләгән Саба-Теләче морзасының үтенечләрен кире кагалар. Әби патша үлгәч, 1796нчы елда Павел I үзенең указы белән йөзләгән татар морзасының дворянлыгын раслый, ул үлгәч, бу эш тагы туктала. 1842нче елда исә татар морзаларының гаризалары тагы кире борыла, дворянлыкка юллар ябыла. 

Саба-Теләче төбәгенә йөзләгән морза каян килеп чыккан? Җавап та бик өстә ята кебек – бу мишәр морзалары Саба җирләренә, Рүзилә ханым әйткәнчә, 17нче гасырда күчерелгән. Әмма 18нче гасыр башында инде аларның морзалык статуслары юкка чыгарыла, алар гади крестьянга әйләнергә мәҗбүр булалар, лашман камытын кияләр. Мишәр эзләрен Казан Адмиралтействосына лашман буларак теркәлгән татар авылларыннан да эзләргә кирәктер, ә алар Саба-Теләче якларында шактый... 

Шулай итеп, Сатыш авылына ничә яшь – беренче китапта язылганча, 850 елмы, әллә соңгы китаплардагыча, 350 яшьме? Безгә калса, хакыйкать уртадарак булырга тиеш – бу борынгы төбәктә татар авыллары Алтын Урда чорында да, Казан ханлыгы заманында да булган. Сугышлар, кырылышлар, ачлыклар, куркыныч чирләр, табигать бәла-казалары сәбәпле, бу торак урыннарында тормыш вакытлыча туктап торырга да мөмкин, ләкин бу әле авыл бетте, яшәүдән туктады, дигәнне аңлатмый. Форсат булган, җае чыккан саен, бу авылларга яңадан кешеләр әйләнеп кайткан, җирле-сулы урыннарда тормыш яңадан дәвам иткән.

Сатыш китабының беренчесен язучыларга да, соңгыларын бастырып чыгаручыларга да рәхмәтләребезне әйтәбез, алар бик зур эш башкарган! Ләкин татар тарихы синеке-минеке генә түгел, ул уртак, бөтен милләтнеке! Һәм соңгы сүзне дә милләт үзе, аның галимнәре әйтергә тиеш. Безнең тарих гасырларны күпертеп арттыруга мохтаҗ түгел, шулай ук гасырларны киметеп, үз-канатларыбызны үзебез тураклап ташлауга да лаек түгел. Әле тарихта күп нәрсәләр ачылмаган, күп чыганаклар табылмаган, авылларда гомумән археологик казу эшләре алып барылмаган. Бары тик шулардан соң гына татар тарихына дөрес бәя биреләчәк, иншәәАллаһ!

 Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ, 

 язучы, тарих фәннәре кандидаты. 

 Хөсәен АЙМАЛЕТДИНОВ, 

 тарихчы-краевед,

«Туган як тарихы клубы» җитәкчесе 

Комментарии