Ана телебездә укый һәм сөйләшә торган балалар тәрбиялик

Ана телебездә укый һәм сөйләшә торган балалар тәрбиялик

Өч көн рәттән М. Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балаларын» укыйм. Бер төндә укып бетерсәм дә, икенче, өченче төннәрдә кабат кулыма алам. Элек тә еш укылган, фикер алышкан әсәр юкса. Тик укыган саен укыйсы, әсәр геройлары белән аралашасы килә. Моннан 55 ел элек язылган булса да, ул бүгенге вәзгыятьне чагылдыра. Чоры, кешеләре башка, әмма уртаклык бар!
Китапны кулга алуымның максаты – Советлар Союзы Герое Б.С. Рәхимов исемендәге Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбендә республика-күләм ачык әхлак дәресендә катнашу өчен. 105 еллык бай тарихы булган мәктәп районда беренчеләрдән булып оешкан. Биредә укып ил-көнгә танылган, мәктәп данын еракларга ишеттергән күренекле шәхесләрне санасаң, язма озынга китәр. Шуңа чараның үзе турында гына бәян итмәк булдым. 
Әнием Миңлегөл сугыш чорында монда укыткан. Ул гел: «Кенә мәктәбе укучылары тырыш, гыйлемгә омтылучан, чиста-пөхтә йөриләр иде», – дип искә ала иде. Мин дә Карадуганда Кенә балаларын укытканда моның шулай икәненә инандым. 
Затлы милли киемнәрдән курайчы кызлар уйнаган «Туган тел» җыры мәктәпкә генә сыймыйча, бөтен авылга яңгырый. 
Әнә капкадан кичәнең мәртәбәле кунаклары – 41нче ел балалары: башына миронос сарык тиресеннән тегелгән папаха кигән Татарстан һәм Русиянең фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, төрле телләрдә 76нчы китабын чыгарган профессор Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, олпат гәүдәле КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстан һәм РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Фоат Галимуллин кереп килә. Болар – Мөхәммәт Мәһдиевның иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләре. Яшьрәк ир-егет – балалар һәм өлкәннәрнең яраткан язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов (аның шигырьләрен сөйләп, пьесаларын уйнап, район укучылары республика-күләм бәйгеләрдә җиңү яулый). Районның йөзек кашы, Диния нәзарәтенең баш казые, әхлак мөгаллимнәренең остазы, рухи терәге Җәлил хәзрәт Фазлыев. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ринат Камил улы Мөхәрләмов. Арада бердән-бер хатын-кыз – Халидә Габидуллина – «Казан арты» тарих этнография музее филиалының Арча районы Гөберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдиев музее директоры. 
Бу кадәр дәрәҗәле кунаклар алдында йөзең кызармаслык, һәркем күңелендә югалмас хатирәләр калырлык кичәне үткәрү өчен Рамил Вәкил улы Низамиев җитәкчелегендә мөгаллимнәр, укучылар барлык белем-сәләтләрен эшкә җигеп әзерләнгән. Әлбәттә, төп җаваплылык әхлак мөгаллимнәренең РМО җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, Хатыйп әфәнденең шәкерте Рәҗәп Бәдретдинов өстендә. Чараның программасын ул төзегән, кунаклар белән сөйләшкән, аларны зурлап чакырган. «Миңа Түбән Кенә мәктәбе директоры Рамил Низамиев, әхлак мөгаллимнәре Кифая Хәбибуллина һәм укытучылар коллективы белән эшләү шул кадәр рәхәт булды, алар «без нәрсә эшлик?» дип кенә тордылар», – ди Рәҗәп.
Районның әхлак укытучылары белән очрашу шушы хезмәттә үткән бәрәкәтле елларны искә төшерде. 
Кичәне мәктәп директоры Рамил Низамиев ачты. Кенә төбәге –мәгърифәтле, гыйлемле күп талантлар биргән як. 14 укытучының дүртесе ир-егетләр. Кенәдә ел да Татар Конгрессы һәм җырчы Римма Ибраһимова җитәкчелегендә: «Халык зур ул, моңлы ул» дигән төбәк-ара фестиваль үтә. 
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов Ярославль өлкәсе мәктәпләрендә укучыларның исәнләшмәвенә гаҗәпләнүен белдереп: «Бездә бит балалар белемле, әдәпле, әхлаклы, матур итеп исәнләшәләр. Биредә аура ук икенче. 25 ел әхлак укытуның күркәм нәтиҗәсе бу», – диде. 
Укучыларның музыкаль сәламләвеннән соң, дәресләргә мәктәп китапханәчеләре белән икегә бүленеп кердек. Кифая ханым үткәргән дәрес темасы актуаль – «Белем бирүнең фазыйләтләре». «Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы», диләр. Тик дәрәҗәнең югары баскычына күтәрелү өчен тырышлык, үҗәтлек һәм хәерле гыйлем алу кирәк. Дини һәм дөньяви гыйлемне тигез күреп өйрәнеп, Аллаһ кушканнарны үтәп, ул тыйганнардан тыелып, барына шөкер кылып, киләчәккә өмет белән яшәсәк, дәрәҗә баскычыннан күтәрелә алырбыз. Укыган кеше картаймый, ди укытучы, чөнки аның күңеле яшь кала. Коръәндә 70 урында гыйлем алу фазыйләтләре турында язылган. 
Укучылар фән, гыйлем, галим тамырлары кергән кеше исемнәре әйтә. «Исем кеше язмышына йогынты ясый. Шуңа балага матур мәгънәле исем кушу кирәк», – дип нәтиҗә ясый апалары. 
Дәрестә вакыт кадерен белү турында сөйләштеләр, күңелле тәнәфес тә ясадылар. 
Гыйлем ике төрле була: дөньяви, дини. Аның һәр икесен тигез күреп өйрәнгәндә генә камиллеккә ирешү мөмкин. Су белән тәнне, гыйлем белән җанны пакьлибез. Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә өйрәнәбез. 
Дәрестә балалар актив, җаваплар дәлилле. 
Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгелләре – олпат галимнәребез белән аралашыр вакыт җитте. Кунаклар – «Без – кырык беренче ел балалары» повесте авторы Мөхәммәт Мәһдиев хезмәттәшләре. Аларны иң элек матур чыгышлары белән укучылар сәламли. Кулларында төрледән-төрле уен кораллары. Җыр-биюләре дә соклангыч. 
Галим Хатыйп Миңнегуловка сугыш башланганда өч яшьләр булса, Фоат Галимуллин күкрәк баласы булган. 
Әсәрдә: «Менә коридорның бу почмагында Түбән Кенә малайлары. Барысы да чиста ыштырдан, яңа чабатадан. Менә зәңгәр сырма кигән Карадуган малайлары – һәммәсе кишер ашый», – дигән юллар бар. 
Бер елны Мөхәммәт аганы классташлар очрашуына Кенәгә чакыралар. Ул бик теләп сабакташлары белән очраша. Кызганыч, алар да мәңгелек йортка күчкән. Бәхеткә, истәлекләр сакланган. Фәрит Закирҗанов үзе укыган мәктәбендә укыткан. Улы Раушан да шушы мәктәп мөгаллиме. Ул әтисе истәлекләре белән таныштырды. 40 ел Кенәдә татар теле, әдәбияты укыткан Сәгыйрә апа (ул мәктәп директоры Рамил Низамиевның әнисе), истәлекләрен оныгы Гүзәл сөйли. Куанычка, үткен телле, оптимист күңелле Сәгыйрә апабыз истәлекләрен видео аша үз авызыннан да ишеттек. 
Укучылар язучының тормыш юлы турында да видео әзерләгәннәр. Әсәр турында үзләренең уй-фикерләрен дә җиткерделәр. Матур уйлыйлар, матур сөйлиләр. Хәтергә иң тирән уелып калганы Мөхәммәт аганың хезмәттәшләренең истәлекләре булды. 
Олпат галим Хатыйп ага Миңнегулов 5 балалы ишле гаиләдә «әти» сүзен әйтергә тилмереп үсә. «Әнкәй Генсекретарь да, прокурор да, әни һәм әти дә булды. Бүгенге ирешкәннәребез белән без аналарга бурычлы», – ди ул. Бүген исән абыйсы океаннар кичкән капитан, Хәнифә сеңлесе төп нигез җылысын саклаучы укытучы, шигырьләр яза, «Әнкәй йөрәге икән» җырының авторы. Хатыйп ага төрле телләрдә 76 китапның авторы. Балтач төбәгенә очрашуларга еш килә. Хәтеренә, җитезлегенә сокланып, «Сөбеханаллаһ», дибез. 
«Алга карап, тыныч тормышка өметләнеп яшик, мескенләнмик; өч ялангач ятим җиңү таңына өметләнгән, берәү дә бауга менмәгән, – ди ул. – Мәһдиев әсәрләре безгә юл күрсәтә, әсәр геройлары безне сабыр, максатчан, кешелекле, оптимист булырга өйрәтә. Укытучыга китап язу авыр. Берни язмаса да, кызыклы, юморга бай шәхес иде», – ди Хатыйп ага. Ул Мәһдиев белән 25 елдан артык бер кафедрада иңгә-иң куеп эшләгән. 
Хатыйп аганың әхлак дәресләренә беренче генә килүе түгел. Шәкерте Рәҗәп Бәдретдиновны хөрмәт итүе сизелеп тора, чакыруга кабат килгән. 
Нәфис сүз остасы Фоат ага Галимуллинның бәрхет тавышына мин күптән гашыйк. Ул гомере буе әтисен көтеп, аның кочагына сыенырга хыялланып яшәгән. «Күп еллар Мөхәммәт Мәһдиев белән бер кафедрада ярдәмләшеп, күркәм эшләр башкардык. Мөхәммәт ага шәхес буларак үзе дә бик әхлаклы кеше иде. Ни өчен әхлак дәресләре башка төбәкләрдә эшләми икән?» – дип гаҗәпләнә галим. «Күкчәтауга Ибраһим Сәлаховның 80 яшьлек юбилеен үткәрергә баргач, 30-40 кеше җырлап урам әйләндек. «Кызыл яр» авылы уянды, тәрәзәләрдә утлар кабынды, биредә яшәүче татарлар урамга йөгереп чыгып безгә кушылды. Мәһдиев бик оста сызгыра да иде», – дип истәлекләрен сөйләде ул һәм Ш. Галиевның «Әткәйгә хат» шигырен укыды. Бу вакытта барыбызның да күңелләр нечкәрде, җырлап та җибәргәч, күзләргә яшь тулды. 
Гөберчәк авылында урнашкан Мөхәммәт Мәһдиев музее директоры Халидә Габидуллина музей эшчәнлеге белән таныштырды, һәммәбезне музейга кунакка чакырды. Халидәнең үз төбәге кешеләренең күркәм эшләре, катлаулы язмышлары турында мәкаләләрен дә яратып укыйбыз. 
Галимҗан Гыйльманов та Мәһдиев белән бер кафедрада эшләгән. «Син язучы булырга туган, мин белештем, китап нәшриятында сиңа урын бар, хәзер үк төш, анда сине көтәләр», – диде. Мин Мөхәммәт абый фатыйхасы белән язучы булып киттем. Берчак ул мине өенә чакырды. Нечкә күңелле кеше иде. Әтисе турында сөйләгәндә елады», – дип искә ала язучы. Галимҗан энекәш әсәрләрен мин дә яратып укыйм. Ул нинди генә авыр әсәр язса да, алар киләчәккә өмет, ышаныч белән тәмамлана. 
Остазыбыз Җәлил хәзрәт Фазлыев Кифаяның ике республика-күләм ачык чара күрсәтүен батырлык дип бәяләде. Гадәттәгечә, чынбарлыкны нечкә юмор аша йөрәкләргә үткәреп сөйли. 
Кунакларны сокландырганы – районда әхлак дәресләре 25 ел үткәрелсә дә, бүтән районнар бу күркәм үрнәкне мәктәпләргә кертергә ашыкмый. Юкса, без, бер төркем әхлак мөгаллимнәре, дәрес эшкәртмәләре, кулланмалар да чыгардык. Мин һәр уңышлы ачык чараны матбугатта яктыртып бардым. Тик боз кузгалмый
«Барлык чараларны укытучылар, китапханәчеләр, укучылар, әти-әни, дин әһелләре бергә эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Иң элек баланы да, үзебезне дә шөкер итәргә өйрәтик. Бер әбине кунакка чакыра баргач, ул: «Җәлил энем, коммунизм төзибез, дидек – төзедек бит, бөтенесе бар, коммунизмда яшибез», – дигән. Сугыш чоры баласы шөкер итә белә, ә без юк. 
Китаптан ваз кичкән адәм – маймылның көндәше, диләр. Безнең максат – ана телебездә сөйләшә һәм китап укый торган укучылар, төп йорт килене булып төшәрлек кызлар, шөкер итеп яши белә торган буын тәрбияләү», – диде хәзрәт. 
Кичәнең темасы бүгенге вәзгыятькә туры китереп, уңышлы сайланган. 
Нәфис сүз остасы, күп бәйгеләр җиңүчесе, Алан мәктәбе укучысы Салават Сәләхиев Гөләра Шәрипованың «Тормыш авыр диеп зарланабыз» шигырен укып, тактага яндырып эшләгән матур сувенирларын кунакларга бүләк итте. 
Ә сөйләшү-киңәшүләр мул табын артында дәвам итте. Кичәгә килүчеләр оештыручыларның барысына да олы рәхмәтен җиткерде. 
Әйе, теләк һәм ихтыяр көче булганда кечкенә мәктәп коллективы белән дә (рәхмәт Рамил Вәкил улына) зур мәктәпләр башкарырдай эшләрне дә башкарып була икән!
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы Югары Шубан авылы

Комментарии