Дин һәм милләт бербөтен

Дин һәм милләт бербөтен

Миңа кайчак зыялы ханымнар да: Җырлап-биеп, калфак киеп йөреп кенә татар милләтен, татар телен саклап булырмы?» – дигән сорауны бирә. Мин: «Кул кушырып утырып, тырнак астыннан кер эзләп, һәр нәрсәдән гаеп табып милләтне саклап буламы? Сез нәрсә тәкъдим итәсез?» – дим. Дәшмиләр.
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы башкарган һәр күркәм эш-гамәл татар милләтенең якты киләчәгенә бер адым ул! Фикерләремнең хаклыгына Сембер якларында йөреп кайткач кабат инандым.
Ульяновск өлкәсендә, Русия төбәкләрендә беренчеләрдән булып, 2005нче елда өлкә автономиясе каршында татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы теркәлә. Аның рәисе итеп төбәкнең танылган шәхесе Асия Мөлекова сайлана. 2015нче елда ул «Мөслимәләр берлеге» оештыра, ә «Ак калфак» эшчәнлеген Кәримә Алиуллинага тапшыра. Әйе, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар телебезне гореф-гадәтләрне, тарихи дөреслекне саклап калуда, башка милләтләрдә тарихи үткәнебезгә ихтирам уятуда күбрәк көч куя.
Сәяхәт автобуста ук күркәм эшләребезне барлап, тәҗрибә уртаклашудан башланды.
«Татар малае», «Татар кызчыгы» бәйгесендә бөтен дөньядан 32шәр мең бала катнаша. Алай гына да түгел, һәр баланың әби-бабай, нәсел-ыру, әти-әнисе бәйге ыгы-зыгысында кайный, нәни улы-кызы белән өлкәннәр үзләре дә күп нәрсә өйрәнә. 12 буынга кадәр шәҗәрәсен белгән балалар бар. Хәтта башка милләт балалары да «Ак калфак» оештырган бәйгеләрдә катнаша, татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәнә икән. Без үзебезнең эшчәнлегебез белән милләтләр дуслыгын ныгытуга, илдә милләтара низаглар булдырмауга да зур өлеш кертәбез.
Татар туе каздан башка үтми, элек казларны ялтыравык кәгазьгә төреп, чәчәкләр белән бизәсәләр, хәзер «кәләш каз», «кияү каз» өчен хәтта махсус киемнәр тегеп сатыла. Тере казны да киендерәләр.
Укучы балалар өчен «Илһам чишмәсе» конкурсы үткәрелә. Конкурсант Илһам Шакиров репертуарындагы бер халык җырын, бер авторлар язган җырны башкарырга тиеш. Бала Илһам Шакиров җырлары аша тәрбияләнсен. Бәйгеләрдән курыкмаска кирәк, ул балада үз-үзенә ышаныч уята, ихтыяр көче тәрбияли. Конкурсның спонсорлары – Илдар белән Миләүшә ханымнар. Бу юлы тәгәрмәчләр өстендәге тәҗрибә уртаклашу менә шундый темаларны колачлады.
Сөйләшүне йомгаклап, Кадрия Рәис кызы: «Без башлаган һәрбер эш дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә», – диде. Мисаллар күз алдыбызда: әйтик, «Татар кызы» бәйгесе. Бу елгы җиңүче – Пенза кызы Альбина Медведева. Әлеге бәйгедә тышкы матурлык кына түгел, рухи матурлык, зәвыгы, эшкә уңган-булганлыгы (14 төрле ризык кына пешереп күрсәтәләр), гыйлеме, кыскасы, чын мәгънәсендә кыл иләктән үткәреп бәяләнә.
Сембер төбәге белән танышу Димитровград шәһәренең 1986нчы елда төзелгән Җәмигъ мәчете тарихы белән танышудан башланды. Аннары «Болгар заставасы» агротуристик тарихи-мәдәни комплексына юл алдык. Проектның авторы – шәһәрдә туып-үсеп, рус мәктәбен тәмамлаган, татарлар көнләшерлек дәрәҗәдә татарча сөйләшүче юридик белемле журналист, эшмәкәрлеккә булышлык күрсәтү директоры Руслан Гайнетдинов.
Биредә без күп гасырлык тарихы булган борынгы болгарларның тормыш-көнкүреше белән таныштык. Тарихта тирән эз калдырган көчле милләт булуыбызны киләчәк буынга мирас итеп калдыру үтә мөһим. Бала ана телен, татар-болгар тарихын, ислам кануннарын үтәп, үз милләтенең үткәне белән горурлана белсен! Юкса, күп ата-ана бүген баласын чит илгә җибәреп, «кеше итәргә» хыяллана.
Татарның «Чит җирдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул» дигән мәкален онытмасак икән!
«Болгар застава»сыннан кире шәһәргә юнәләбез. Дөресе, шәһәр үзәгендәге «Татар авылы» көнкүреше музеена.
Түбәләре күккә ашкан йортлар арасында авыл ихатасы! Ишегалды тутырып арба тора. Арбада хуш исле печән. Ярган утын әрдәнәсеннән агач исе аңкый.
Әтием тирә-якта данлыклы балта остасы иде. Балачакта аның алачыгы минем иң яраткан урыным булды. Шулар искә төшеп, күземә яшь килде. Утарның махсус бүленгән урынында үрдәкләр бакылдый, тавыклар кытаклый. Шәһәрдә авылны сагынып яшәүчеләргә, авылдагы әби-бабаларын сагынган оныкларга олы юаныч!
Өй эченә үтәбез. Тәрәзәләрдә без килен булып төшкәндәге пәрдә-кашагалар. Ул чакта гаиләләрдә 2-3 килен бергә яшәгән. Өйнең һәр почмагы чаршау белән бүленгән. Көндез чаршаулар күтәреп куелса да, кичкә гаилә әгъзалары үз чыбылдыгы астында шәхси дөньясына чума. (Без дә шулай яшәдек). Йорт җиһазлары да борынгы. Шәһәрдәге татарлар кадерле ядкәрләрен монда китерә икән.
Ел да җиткән кызлар төп йорт килене кул астында «Өй юу» өмәсе үткәрә. Йола буенча өй матчасын юган кыз шул елны уңышлы кияүгә чыга, ди.
Ә «Татар утары» ислам мәгариф-мәдәни үзәгендә «Кабак бәйрәме!». Аларның ниндиләре генә юк. Күтәрә алмастай зурлары да, туптай нәниләре дә! Кызлар әни-әбиләре белән бергә кабак бәлеше пешерергә, кабак тәкәсе (бөккәне) ясарга өйрәнә. Без дә шул нигъмәтләрдән авыз иттек. Музей мичендә пешеп, табадан гына төшкән кабаклы мич коймагы белән дә сыйладылар әле. 
Йорт хуҗасы – «Беренче мәхәллә» мөселман дини оешмасы җитәкчесе Рафаэль хаҗи Нәҗметдинов. Мәхәллә мөслимәләре корган табын артында шушы төбәкләрдә генә җырланучы моңлы мөнәҗәт, бәетләрне тыңлый-тыңлый әңгәмә кордык, фикер алыштык. Хуҗалар үз чыгышларында милли-мәдәни эшчәнлек үзәгендә Алиуллина Кәримә Хәмзә кызы җитәкләгән «Ак калфак» оешмасы әгъзалары булуын зурлап телгә алды. Дөресрәге, шәһәрнең барлык иҗтимагый оешмалары һәр чараны бер йодрык булып, күмәк башкаралар. Юкса, өлкәнең милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Хәйдәр кызы, «Өмет» татар газетасы журналистлары ике көн буе безнең белән яшәмәс иде.
Рамилә белән Рәмис Сафиннар ерактагы якын дусларыбыз хәзер. «Биләр мәдрәсәсе», Кол Гали һәйкәле, «Болгар заставасы» – борынгы бабаларыбызның җуелмас эзләрен саклый.
Үзешчәннәр – көндәлек авыр хезмәттән соң җаны-тәне белән яраткан шөгыленә омтылган, аннан илһам алган, тәм тапкан талантлар ул. Коллектив «Халык театры» дәрәҗәсенә күтәрелгән икән, димәк, профессионалларга тиңләшкән. «Нур» халык театрының Әминә Яхина әсәре буенча куелган «Аккошым минем» спектаклен карагач, моңа кабат инандык. Алар уйнамый, сәхнәдә яши! Спектакльне караганда еладык та көлдек тә! Рәхмәт режиссер Җәмилә Мифтаховага, рәхмәт артистларга!
Икенче көнге сәяхәт – мәгариф учакларына. Димитровград шәһәре, Г.Тукай исемендәге татар мәктәбе даны еракларга билгеле. Биредә «Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенрусия конкурсы лауреаты Гүзәл Сәмигуллинаның укучылары республика бәйгеләрендә җиңү яулый. Тик һәр ата-ана газизенең гаиләдә милли телдә аралашуына ирешсә иде. Моның күркәм үрнәген «Очкынкай» 20нче балалар бакчасында күрдек. Бакча мөдире Сәйфетдинова Иркинә Ринат кызы – зыялы, гыйлемле, педагоглар династиясенең дәвамчысы, 400 балалы зур коллективның хуҗасы.
Биредә төрле милләт балалары тәрбияләнә. «Әтиләр», «Әниләр», «Әбиләр» мәктәпләре эшли. Алар төрле милләт балаларына һәркайсы үз ана телен, гореф-гадәт, традицияләрен өйрәтә. Нәниләр өлкәннәр белән бергәләп милли уенчыклар тегә, хезмәт күнекмәсе ала. Без килгәндә әти кеше нәниләргә борыслардан «өй салырга», «кое» төзергә өйрәтә иде.
Музыка залында – «Аулак өй», «Посиделки». Әбиләр һәм нәниләр татар, рус, мари, мордва халыкларының уеннарын уйнап, җырлап-биеп күңел ачты. Төрле милләт балалары берничә телдә аралаша, җырлый, шигырь сөйли. Менә кайда милләтләр дуслыгына, үзара ярдәмчеллеккә, ватанпәрвәрлеккә нигез салына!
Аннан «Мөхтәрәм кунаклар» аллеясында балалар, әти-әниләр белән туя агачлары утырттык. Бәләкәй малайның көрәк белән оста эшләвенә шаккаттык. Бала җирнең исен тоярга, аңа кадер-хөрмәт күрсәтергә, җирдә эшли белергә тиеш.
Ике көн буе кунаклар белән булган Рамилә һәм Рамис Сафиннар балалар бакчасыннан бергә, гомер юлларын җитәкләшеп үтәләр, шәһәр шартларында да шәхси хуҗалыкларын булдырып, балаларына хезмәт тәрбиясе биреп, гөрләтеп яшиләр.
Юлыбыз – Татар мәдәният үзәгенә. Максатыбыз – «Сөмбелә» бәйрәмен карап, эштә куллану. Бу бәйрәм соңгы елларда күз уңыннан төшеп калды, ә алдагы ел «Җир – яшәү чыганагы» дип аталып, Җир Ананы зурлауга, олылауга, гомумән, хезмәт кешесенә багышланачак.
Баланы кечкенәдән җирдә эшләргә өйрәтү мөһим. Ул җир исен яратсын, аны тәрбияли белсен. Әйтик, уңышны җыеп алгач, җир туклансын өчен гәрчич, арыш, арпа сибәргә. Корты чыксынга гөлҗимешнең очын өзеп кояшта киптерергә һ.б.
«Сөмбелә» бәйрәме балаларның җыр-биюле уеннары, такмак-такмаза, табышмаклар әйтешү, күрмичә төрле үсемлекләрне тану белән узды.
Пленар утырышта «Русия хатын-кызлары берлеге» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы белән «Ак калфак» оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Киләчәктә Бөтенрусия хатын-кызлары белән ярдәмләшеп эшләячәкбез. Ә бу һәр ике якка киң мөмкинлекләр ача, милләт язмышы өчен җаваплылыкны да арттыра.
Очрашуның иң югары ноктасы – «Урама» фольклор ансамбле чыгышы иде. Сәхнәдә – Сембер татарларының «Кыз елату» йоласы. Кияүгә китәсе кыз кире кайтмас яшьлеге белән саубуллаша, ят гаиләгә килен булып төшә. Дуслары аны юатып, гаилә бәхете тели.
«Урама» фольклор ансамбле Сембер ягының иң ерак авылларын урап, бик борынгы кием үрнәкләрен, онытылып барган уен җырларын, әйтешләрен, биюләрне халыкка җиткерә.
Ике көндә якын дуслар булып, милләттәшләребез белән саубуллашып, бай тәҗрибә туплап, телебезне, динебезне (Ак калфаклыларның күбесе намазда) милләтебезне саклап калуда өр-яңа чаралар планлаштырып юлга кузгалдык.
Милләтнең яшәү нигезе һәм мәгънәсе, рухи үзәге булган мәгърифәт һәм мәдәният халыкның иҗтимагый тормышына зур йогынты ясый. Ул милли үсеш үзенчәлекләрен бәяләп, тарихи үткәнне чагылдыра һәм заманча татар милләтенең асылын тәшкил итә. Тик дәүләт сәясәтендә барлык милләтләргә, милли телләргә дә тигез мөнәсәбәт, тигез хокуклар булса иде.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
«Ак калфак» оешмасының
Балтач бүлеге советы әгъзасы

Комментарии