- 27.03.2026
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2026, №03 (март)
- Рубрика: Милләт язмышы
Бу көннәрдә Бөгелмәдә тарихчы, мәгърифәтче, милли сәясәтче, репрессия корбаны Һади Атласи белән бәйле күп чаралар уза. Хәер, февральдә, Атласи һәм аның тарафдарлары атып үтерелгән айда, башка елларда да Хәтер көннәре уздырыла иде. Быел исә, Һади Атласиның тууына 150 ел тулган елда, аның истәлегенә чаралар республика күләмендә үткәрелә. Шулар арасында иң кадерлеләре - балалар белән уздырылган чаралар, чөнки алар киләчәккә бара торган гамәлләр. Менә бүген дә шәһәрнең Һади Атласи исемендәге татар гимназиясендә шундый истә калырлык чара булды. Республиканың күп районнарыннан һәм шәһәрләреннән җыелган җитмешкә якын үсмер бала Һади Атласи исемендәге төбәкара уку- бәйгедә катнашты. Укучылар 8 секциягә бүленеп көч сынашты - татар теле, әдәби иҗат, тарих, рус теле, инглиз теле, әйләнә- тирә дөнья, педагогик сыйныфлар, педагогик осталык. Жюри әгъзалары да билгеле шәхесләр иде - язучылар, тарихчылар, журналистлар, мөгаллимнәр... Без исә ирем белән тарих һәм төбәкчелек секциясендә, жюрида булдык, күргән- ишеткәннәребездән бик канәгать калдык.
Иң беренчесе - балалар бу укуларга зур әзерлек белән килгәннәр, шактый җитди темаларга чыгышлар әзерләгәннәр. Икенчесе - укучылар курыкмыйча танылган шәхесләр турында сөйләргә алынганнар, алар заман технологиясен кулланып, югары дәрәҗәдә презентацияләр эшләделәр. Өченчесе - бу чыгышларда фәннилеккә дәгъва, ачышлар һәм тәкъдимнәр дә бар иде.
Безгә бигрәк тә Һади Атласи исемендәге татар гимназиясеннән 9 сыйныф укучысы Азалия Хафизованың чыгышы бик охшады ( җитәкчесе - шул гимназиянең тарих укытучысы Попова Резеда Азатовна). Бу проект турыдан- туры бөек мәгърифәтченең тарихи мирасына карый һәм Һади Атласи белән бәйле истәлекле урыннарның туристик маршрутын тәкъдим итә. " Һади Атласи юлы" дип аталган бу маршрут аның нәсел тамырлары булган Чүпрәле- Буа төбәгеннән башлана, Әлмәттән Казангача булган мәгърифәт юлыннан үтә, әлбәттә, язмышы шәһәре булган Бөгелмәдә туктала, виртуаль рәвештә булса да, сөрген юлы булган Соловкины да чагылдыра. Автор фикеренчә, бу проектны тормышка ашырырга бик мөмкин, чөнки хәзер ватанпәрвәрлеккә ихтыяҗ зур, һәм ул яшьләрнең милли үзаңын күтәрәчәк. Аның белән килешми мөмкин түгел, чөнки "Һади Атласи юлы" маршруты ул кешенең тарихи аңын уята һәм ныгыта торган интеллектуаль проект булачак. Автор фикеренчә, Атласи ул җирле каһарман гына түгел, ә "фаҗига- катастрофалар чорының төрки мәгърифәтчесе", борынгы татар һәм рус чыганакларын беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертеп җибәргән тарихчы, корбан буларак кына түгел, акыл иясе буларак тарихка кереп калган шәхес. Без дә бу фикер белән тулысынча килешәбез. Шунысын да әйтергә кирәк, Азалия Хафизованың "Һади Атласи юлы" проекты тарих буенча бәйгедә беренче урынны алды.
Бөгелмә шәһәренең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей укучысы Гәрәев Ислам да бик җитди темага чыгыш ясады, ул үз нәселенең язмышын чагылдырган "Суслонгерның ачы истәлеге" дип атала. Шулай ук Бөгелмә районның Татар Димескәе авылы мәктәбеннән Рәхимова Айсылуның да чыгышы игътибарга лаек иде. Ул авылдашы, талантлы рәссам, язучы Дефак Рәхмәтуллинның бай һәм үзенчәлекле иҗаты турында сөйләде (җитәкчесе Миңнегәрәева Римма Фоатовна). Мәктәп укучысы үз чыгышында рәссамның гаилә архивын да мул файдаланган, ул аның хезмәтләре турында күп мәгълүмат бирә алды, әмма чыгыш рус телендә генә булу сәбәпле, үзенең милли кыйммәтен шактый җуйды. Югыйсә, мәрхүм Дефак Рәхмәтуллин бик татар җанлы , милли рухлы кеше иде бит!
Тарих секциясендә нәсел шәҗәрәләре, милли бизәкләр, танылган шәхесләр турында да яхшы чыгышлар булды, алар барысы да мактаулы урыннарны алды, алар барысы да Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бүләкләнде. Һади Атласи исемендәге иҗтимагый фонд та тарихчының юбилеена зур бүләк әзерләгән булып чыкты - "Инсанны инсан иткән тарихтыр" дип аталган уку әсбабы барлык җиңүчеләргә дә тапшырылды. Бу кулланма- китап укытучылар һәм мәктәп укучылары, колледж студентлары өчен махсус эшләнгән, аны тарих фәннәре кандидаты, фонд җитәкчесе Алсу Мөхәммәтдинова төзегән, ә компьютер дизайнын башкаручы - Һади Атласиның оныгы Әмир Рамил улы Галиев. Уку әсбабына Һади Атласиның татарлар турында, тел, мәктәп- мәгърифәт, милләт язмышы, тарих, дин, шәхес турында асыл фикерләре тупланган, Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирелгән, уникаль фотолар урнаштырылган, кулъязма хезмәтләре, басылган хезмәтләре һәм әсәрләре исемлеге бирелгән, Һади Атласиның иҗади мирасын өйрәнү буенча фәнни эш темалары тәкъдим ителгән. Кызганыч, бу уку әсбабының тиражы нибары 300 данә генә, югыйсә, Атласиның олуг юбилей елында бу китап һәр мәктәп укучысының кулында булырга тиеш бит!
Бүгенге чарага җыелган балалар һәм укытучылар алдында төбәк тарихчысы Әлфия Ямаева "Һади Атласиның Әлмәт чоры һәм шәҗәрәсе" дигән темага чыгыш ясады. Бик яхшы, өр- яңа мәгълүматларга бай чыгыш булды бу! Беренчедән, Һади Атласиның Әлмәт чоры бик аз өйрәнелгән иде, Әлфия ханым шушы җитешсезлекне бетерде, икенчедән, Атласиның метрикалар нигезендә эшләнгән нәсел шәҗәрәсе юк иде, Әлфия Ямаева, төбәкче Альбин Вәлиев белән берлектә, шушы ялгышны да төзәтте. Алар, архив документлары нигезендә, Һади Атласиның алты буын нәселен өйрәнеп, 100 кешедән торган шәҗәрәсен эшләделәр. Шулай ук алар тарафыннан архивтан Һади Атласиның 1906 елгы никах метрикасы, Саратов судының 1909 елгы хөкем карары да эзләп табылды һәм фәнни әйләнешкә кертеп җибәрелде. Әлфия Ямаева үзенең чыгышында боларның барысына да тукталды, Әлмәт чорының Һади Атласи иҗаты өчен иң уңдырышлы вакыт булуын әйтте. Дөрестән дә, үзенең данлыклы "Себер тарихы" (1911), "Сөен- бикә" (1913), "Казан ханлыгы" ( 1914) әсәрләрен һәм милләт язмышы турында дистәләгән мәкаләсен Атласи нәкъ менә Әлмәттә яза! Биредә ул мәктәп- мәдрәсәләр тота, мәчеттә имам була, Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана, Әлмәттә ул беренче тапкыр хөкем ителеп, төрмәгә ябыла... Әлфия Ямаеваның чыгышында болар барысы да архив документлары нигезендә бәян ителде, шөкер, Әлмәтнең үз Атласичысы барлыкка килде! Ул үзе дә Әлмәттә туып- үскән кеше буларак, Иске Әлмәттә Һади Атласи белән бәйле бөтен тарихи урыннарны да яхшы белә. Шунысын да әйтергә кирәк, Әлфия ханымның үзенең дә нәсел тамырлары күренекле дин әһеле Ризаэддин хәзрәт Фәхреддингә барып тоташа, бу да архив документлары нигезендә расланган. Әлфия Ямаева - төбәк тарихы буенча 10 китап авторы, Габдрәхим Утыз Имәнинең 3000 кешелек нәсел шәҗәрәсен төзеп бастырган шәхес, әфәрин аңа!
Мин исә үз чыгышымда Һади Атласиның тарих фәнендә, милли мәгарифтә һәм милли сәясәттә тоткан урыны турында сөйләдем, аның һәм язмышы, һәм иҗаты белән милләт каһарманы булуын әйттем. Һади Атласи татарның азатлык символы буларак атып үтерелә, әмма аның милли идеяләрен үтерә алмыйлар, ул бүген дә безне тел, милләт, дин һәм тарих өчен көрәшкә рухландырып тора. Һәм безнең буын да менә бу залга җыелган балаларга, татар яшьләренә шушы изге амәнәтне васыять итеп әйтеп калдырабыз. Сез - Атласиның рухи варисчылары, аның һәм безнең дәвамчыларыбыз, телне, динне, тарихны, милләтне саклау, киләчәккә илтү хәзер сезнең өстә кала. Биредән сез шуны аңлап таралсагыз иде...
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Бөгелмә шәһәре,
Татарстан Республикасы
Комментарии