- 01.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №9 (2 март)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
КОТОЧКЫЧ ҖИНАЯТЬ
Дүшәмбе иртән Мәскәүдә Халык Ополчениесе урамындагы йортта бер фатирда янгын чыга, утны сүндергәч, анда 4 яшьлек башсыз бала җәсәде табыла. Тикшерү мәгълүматларына караганда, бала караучы булып эшләгән хатын-кыз, әти-әниләре олы бала белән фатирдан чыгып киткәнне көткән һәм, кечкенә баланы үтереп, аның башын кисеп алып, фатирга ут төртеп чыгып киткән. Аны бала башын тотып йөргәндә метрога керү юлында тоткарлаганнар. Бу хәлне күрүчеләр тоткарлар алдыннан хатын-кызның «Аллаһ Әкбәр» дип кычкыруын әйтә. Аның наркотик белән исерек булганы да әйтелде. Әлеге хатын-кызга суд-психиатрия тикшерүе үткәрелә. Федераль телеканаллар бу турыда дәшми калуны хуп күрде.
ШАХТАДА ФАҖИГА
Воркутадагы «Северная» шахтасында 25-28нче февраль аралыгында булган берничә шартлауда 36 кеше һәлак булды. Җир астында калган бер шахтерның хатыны иренең 3-4 атна элек «Северная» шахтасында газ күп җыелганы хакында борчылып сөйләгәнен белдергән. Үлгән иренең сүзләрен искә төшереп, хатын-кыз журналистларга, «җитәкчелек, газ күрсәткечләренә карамыйча, датчикларны җиргә күмәргә кушкан» дип сөйләгән. Ростехнадзор һәлакәтне «табигать казасы» дип атады. Хәзер калган шахталарны да тикшерә башлаганнар.
***
ШОМЛЫ ЗАМАН
Кем ничектер, мин һәр яңа туган көннән ниндидер шөбһәле хәбәр көтә башладым әле. Көн үтсә, Аллага шөкер, дип куям. Моңа җирлек тә бар. Әнә өстә китергән 2 хәбәр чынлап та, алга таба да тынычсыз яшәргә мәҗбүр итә. Күктә самолет шартлый, юлда юл-транспорт фаҗигаләре, көпә-көндез дин әһелләре сәер рәвештә юкка чыга. Ә илебезнең чиктәш күршеләрендә киеренке вәзгыять, сугыш… Ни соң бу?! Инде ничә атна Татарстанда Буа җиреннән эреп югалгандай юкка чыккан Сөйләйман хәзрәт һәм аның юлдашы – чит ил гражданы турында бернинди мәгълүмат юк. Мәгълүмат чаралары да дәшми, диярлек. Федераль журналистлар белми дә калды, кызыксынмады да бугай… Хокук сакчылары да җилкәләрен генә сикертә. Машинасы имин, бикле, ә кешесе юк. Җир тирәли әйләнеп йөргән иярченнәр аша минем авылымдагы йортымның ишегалдында ни булуын күрсәтергә сәләтле техникалар белән эш иткәндә, болай җилкә сикертеп, аптыраган кыяфәт чыгарып тору чынлап та миңа аңлашылмый. 90нчы еллар булса, бу хәзрәтләребезне чит планета җан ияләре урлаган, дияр идек тә. Ул вакыттагыдай оча торган тәлинкәләр белән шашкан чак түгел хәзер. Очсалар да, аңа исебез китми. Кыскасы, имин булсак иде, дип Аллаһыдан гына сорарга кала.
СУГЫШЛАР БУЛМАСЫН
Әле күптән түгел, шактый гына интеллигент, укымышлы, газета-журналлар укырга яратучы бер кеше белән аралашырга туры килде. Мин сәясәт турында сөйләшергә яратмыйм, капка төбе сөйләшүе, көнкүреш темасы түгел ул. Аның өчен синең белән бәхәсләшүче дә тиешенчә хәбәрдар, зыялы булырга тиеш. Шуңа күрә артык сүз куертмадым, теманы очладым. Әңгәмәдәшемнең, сугышлар гына булмасын, дошман тирә-ягыбызда, әнә чик буена килеп җиттеләр бит инде дигәненә җавап та биреп тормадым. Шулайдыр, дидем дә сүзне икенчегә бордым.
БЕНЗИН КЫЙММӘТЛӘНӘ
Сугышлар булмасын, дип теләүчеләр бүген торган саен ешрак очрый шул миңа. Һәм моннан шундый нәтиҗә ясарга була. Дошманны читтән тапсак, эчке проблемаларга күз йомачакбыз. Әнә Русия Президенты Владимир Путин «Салым кодексы»на үзгәрешләр кертәчәк канунны имзалады. Әлеге канун нигезендә, 2016нчы елның 1нче апреленнән бензинга, дизель ягулыгына акциз салымнары артачак. Русия финанс министры урынбасары Юрий Зубарев, акциз бәясе 2 сумга күтәрелгән очракта бензин хакы ел дәвамында 5 процентка артырга мөмкин, дип белдерде. Русия энергетика министрлыгы 2016нчы елда бензин бәясе 10 процентка артыр дип фаразлый. Димәк, ягулык-энергетикага бәя артыннан башкалары да иярәчәк. Доллар-рубль мөнәсәбәте дә җайланудан ерак. Рубльнең тотрыксызлыгы болай да инфляцияне тизләтте. Шулай булгач, сугыш белән өркенү психозын тудыру әле тагын да көчәячәк әле. Бары шул чакта гына бәяләр, кыйммәтчелек икенче планга күчеп калачак. Чөнки, ни дисәң дә ачлы-туклы булу сугышка караганда җиңелрәк.
КИРӘГЕН ГЕНӘ СӨЙЛӘРГӘ
Инде өстә китерелгән хәбәрләргә килгәндә, алар Русия мәгълүмат чаралары тарафыннан шома гына телгә алынып, ишетелми дә калды, диярлек. Воркутада кешеләр һәлак булып ята, үзәк телеканалларда күңел ачабыз, ток-шоуларда Украина, Сүрия хәлләрен тикшерәбез. Американы, Төркияне сүгәбез. Аларның президентларының нинди ахмак икәнлеген исбатлыйбыз. Украинаның таркалып баруы турында сөйлибез… Шул ук вакытта Мәскәү уртасында, кисеп алынган бала башын тотып, үзен террорчы дип атаган хатын турында дәшүче булмады диярлек. Юкса, Русиядә бала тәрбияләү проблемалары, балаларга тәрбияче билгеләү таләпләре, балаларны җәберләү фактлары, ахыр килеп, хокук сакчыларының сансызлыгы, халыкның битарафлыгы турында чаң кагып көн-төн сөйләргә форсат иде бу. Украинада белдерү тактасына кагылган бала һәм танкка бәйләп куелган аның әнисе, Германиядә кара халык тарафыннан көчләнгән 13 яшьлек урыс кызы, полициянең берни дә эшләмәве турында шундый күп итеп һәм зурлап сөйләнде. Америкада уллыкка алынган Дима Яковлевның үтерелүе дә көнүзәк тема булды. Кызганычка каршы, бу геройлар арасыннан бары тик Яковлев кына реаль кеше булды. Тегеләренең уйдырма булуы бик тиз исбатланды, әмма ялган тиз генә оныттырылды. Ә менә Дима Яковлевны сәбәп итеп, ятимнәрне чит илләр гаиләләренә бирү эше тыелды, әйтерсең, безнең илдә балалар җәбер-золымга дучар ителми. Хәер, Яковлев кануны коррупциядә шикләнелгән Русия түрәләрен чит илгә кертүне чикләү канунына үч итеп кабул ителгән канун булды. Ятимнәр белән түләнгән протест-җавап.
Сәер, серле чорда яшибез. Сораулар күп, ләкин аларга җавап бирүче юк. Үзәк телевидениене ачсаң, анда уен-көлке тамаша, яисә Украина фашистларын фаш итү, Сүриядәге уңышларыбыз… Һәм Русияне тезләндерергә теләүчеләрне барлау. Матур тормышны телевизордан гына күрәбез.
ТЕЛӘНЧЕЛЕККӘ КАЛГАН ЯРДӘМ
Әле генә редакциябезгә Санк-Петербургтан хат килеп төште. Адресыбызны интернеттан карап язганнардыр инде. «Сәламәтлек һәм балаларның киләчәге» дип аталган фонд яман шеш һәм башка авырулар белән интегүчеләргә ярдәм итә икән. Шуңа акча сорыйлар. Балаларның исемлеге дә бирелә, кемгә нинди операция тиеш, ул вакытында ясалмаса кайчан үләсе һәм бу операциянең бәясе дә күрсәтелгән.
Хатны кулыма кысып тоттым да, уйга калдым. Чөнки мин ватаныбызның патриоты. Әгәр бу хат чынбарлык, мошенниклар эше булмаса, бу балалар аның патриоты булырга өлгерерләрме? Ватаным моны кайгыртмый бугай… Хәзер, аларга чит илдән дә ярдәм итә алмыйлар. Бу тыелган.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии