Бәхетлеме без?

Бәхетлеме без?

Син бәхетлеме, дип сорамаган, шушы ук сорауны үз-үзенә бирмәгән кеше бар микән?! Һәм бу сорауны бер генә тапкыр ишетергә туры килмидер. Ә менә русиялеләрнең күпчелеге үзләрен бәхетле итеп хис итә икән. Димәк, быелгы табигый казалар да, икътисадый проблемалар да бәхетне кимерми. Бөтенрусия фикер белешү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыруда русиялеләрнең 84 проценты, үзләрен бәхетле, дип санауларын белдергән. Дөрес, бу ярты ел элек социологлар тарафыннан теркәлгән күрсәткечтән 1 процентка кимрәк, быел апрель аенда бәхетлеләр 85 процент булган.

Сораштырулар буенча русиялеләр өчен бәхетле булуда иң мөһиме – гаилә икән. Андыйлар 33 процент, дип белдерә РИА Новости, ВЦИОМга сылтама белән. Сораштырылучыларның тагын 14 процентын үз балалары бәхетле иткән. Һәр бишенче кеше (22 процент) бәхетне якыннарының сәламәтлеге белән тәңгәлләштерә.

Ә менә тормыштан канәгать булмаучылар азчылыкны тәшкил итә, андыйлар 10 процент, һәм алар монда икътисадый кыенлыкларны гаепли. Тагын 5 процент сораштырылучы авырулары һәм эшсезлек аркасында үзләрен бәхетле итеп тоймый.

Шунысы кызык, бәхетлеләр яшьләр арасында күбрәк икән.

Бер караганда бу яңалык сөендерә торган. Мин дә сөенер идем, әгәр читтә яшәп, русиялеләрнең чын тормышын белмәсәм, аннан хәбәрдар булмасам. Туктаусыз кыйммәтләнә баручы даруларга, коммуналь түләүләргә, ипи-сөткә, ит, яшелчә-җиләк җимешне әйткән дә юк, акча җиткерә алмаучы, пенсия акчасыннан балаларына ярдәм итәргә мәҗбүр булган ватандашларым арасында яшәмәсәм. Кызганычка, шул тормыш белән кайнап яшим.

Алайса, социологлар нигә шундый нәтиҗә чыгара алган. Нәтиҗәләрне алга таба тикшереп карыйк, һәм бу сорауга җавап табыла сыман. Сораштыруда күпчелек үзләрен бәхетле дип атаса да, соңгы 5 елда мондый сораштыруларда якыннары арасында бәхетсезләр күп дип әйтүчеләр арта бара икән. Уйлап карагыз, мин, хөрмәтле укучым, сездән, бәхетлеме син, дип сорадым ди. Сез сер бирмәс өчен күп сәбәпләр табачаксыз, балаларыгызны, әлегә сау-сәламәт булуыгызны исегезгә төшерерсез. Ахыр чиктә, мин бәхетле, Аллага шөкер, аяк-кулларым исән, яшәп торам, балаларым әйбәт… һ.б.ларны телгә алып, бәхет сәбәпләрен санап китәчәксез. Карбыз түгел, кешене ярып карап булмый, диләр бит. Эчке дөньясын ул беренче очраган социологларга ачып салмаячак, хәтта бу аноним булса да. Ә менә ниндидер интим шартларда, якынының зарлануын һәрдаим ишетеп торганга, ул башкаларның бәхетсез булуын яшерми. Башка кешене әйтергә була, ә үзеңне… белмим. Бәхетле буласы килә бит, һәм менә кемдер хыялына, һәм бәхет диңгезенә чума… Аннан менталитетыбыз да бар бит әле: ул бәхетсез булганга мин бәхетле. Ул авырып китте, әле генә акча юклыктан зарланды. Димәк, мин бәхетлерәк, дип уйлый кеше. Безнең бәхет, күршемнең бәхетсезлегендә, килеп чыга. Күршемнең сыеры үлде, димәк мин бәхетле…

Ләкин социологларга үзен бәхетле дип атаучылардан тормыш-яшәеш хәлләре турында җентекләбрәк төпченә башласаң, зарланучылар бихисап булачак. Минем белән озаграк аралашканда, сез дә, әллә нинди проблемаларыгызны казып чыгарачаксыз…

Бәхетне гаилә иминлеге белән генә чикләү дөрес түгел, минемчә, ул – гаделлекне таба алуың, хаксызлыктан якланганлыгың, иртәгәге көнгә ышаныч та, балаларыңның тиешле белем ала алуы, аларның эшкә урнашулары, уңайлы фатирың, эшләп тапкан акчаңа көнкүрешеңне тәэмин итәргә генә түгел, теләгәнчә ял итә алуың да дыр.

Мондый социологик тикшеренүләр чит илләрдә дә үткәрелә. Берләшкән Милләтләр оешмасы мәгълүматларына караганда иң бәхетлеләр Норвегия, Дания, Исландиядә икән. Ә без исемлеккә кергән 155 ил арасында 49нчы. Ә менә фашистлар идарә итә, дип саналган Украина бәхет позициясендә 132нче генә. Дошман күргән ил турында бу хәбәрне ишеткәч, бездә бәхетлеләр тагын да артыр сыман миңа.

Чит илдә бәхет рейтингын билгеләгәндә гомер озынлыгы, иреклелек, иминлек, коррупция булмау, бар халык өчен дә берүк гадел мөмкинлекләр һәм көнкүрешкә йогынты ясый торган башка шартлар исәпкә алына.

Ә бездә, бәхетлеме син, дип куелган сорауга җавап биргәндә, бәхетле, дип җавап бирсәң дә, иртәгә фатир хакын түләр чак җитәсе искә төшә, әле генә кәефең китеп тора, табибка ничек күренәсе, анда язылып булмый – чират, түләүлегә барсаң, ни ашап яшәрсең… даруларга каян акча җиткерәсен уйлыйсың… Балам институт тәмамлады, белгечлеге буенча яхшы эш таба алмый… проблемаларның хисабы юк. Кара, әле, миннән бәхетлеме син, дип сораган журналист Илфат Фәйзрахмановка, бу проблемаларымны санасам, минем бит проблемаларым кимеми, артырга мөмкин, эшемдә, яшәгән урынымда бәйләнәчәкләр. Минем әле яшисем дә бар. Түрәләргә йомышым төшәчәк… Мин нәрсә хәл итә алам соң?! Газиз укучым, шуларны уйларсың да, син миңа «Мин бәхетле», – дип җавап бирәчәксең. Ә инде диктофонымны, камерамны сүндерсәм, күз яшьләре белән зарланып алачаксың… Шулай корылган җәмгыять. Ике стандарт: берсе рәсми, матбугат теле, радио, телевидениедәге матур тормыш, икенчесе реаль яшәеш.

Шулай да шөкер итә белү кирәктер анысы. Кемдер сугышлар гына булмасын, дип тели, калганнарына түзәрлек, дип яши, үткән авыр елларны оныта алмыйча, бүгенге белән бәхетле итеп тоя үзен… Кемгәдер бу гына бик аз… Шул уңайдан яраткан шагыйрем Әнгам Атнабаевның «Кешегә нәрсә җитми?» дигән шигырен искә төшерү урынлы булыр…

Бу кешегә һәрчак нидер җитми:
Кара икмәк булса, ак җитми,
Шуышып йөргән чакта – аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта – ат җитми,
Аты булса, машинасы җитми,
Очар өчен ракетасы җитми,
Планетасы җитми…

Күк җитми…

Бу кешегә ифрат күп җитми.

Шул кешегә ләкин кайчагында,
Башларына кайгы төшепме,
Бинахакка кайгы күтәрепме,
Гамьсезлектән җаны өшепме,
Ап-акны да кап-карага буяп,
Матурны да ямьсез күргәндә,
Якты дөнья белән бәхилләшеп,
Һәлакәтен эзләп йөргәндә, –
Шул юлыннан тартып алыр өчен,
Бу кешегә ифрат аз җитә:
Бер җылы сүз –
Күңел эретерлек наз җитә.

Һәрбарчабызга бәхет теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии