- 04.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №14 (5 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Җинаятьчелек элек тә бар иде. Әмма совет илендә тыныч, имин тормышта яшәгәнбез икән. Алкоголизм тамыр җәйсә дә, наркоманиянең ни икәнен белмәдек. СПИД кебек куркыныч авырулар барлыгын ишетмәдек. Инде менә бар да таныш: яңа эпидемияләр, яңа афәтләр килеп чыга тора. Һәм тагын да куркынычы террорчылык тамыр җәя. Шунысы – без моңа күнегә барабыз бугай. Менә 3нче апрельдә Петербургта метрода шартлау булды. Дистәдән артык кеше һәлак булды, 50ләп яраланды. Таныш-белеш арасында, ни хәлләр икән, дип сорап куюларны санамаганда, бу вакыйгага шаккатуларны тоймадым. Юкса, өйдә, урамда халык бары тик шушы шартлау турында гына сөйләшергә тиеш иде кебек.
Интернетта социаль челтәрләрдә халык күп йөри торган урыннарда террор гамәлләре булырга мөмкин шәһәрләр исемлеген инде күптән тараталар. Хәбәргә, Русиянең Сүриядәге хәлләргә тыкшынуы, бездә тыелган Ислам дәүләтенә каршы сугыш алып баруы өчен, дип имзаларга да онытмыйлар. Шәһәрләр исемлегендә Казан да бар. Бу хәбәрләр үзләре үк информацион террор дип бәяләнергә мөмкин. Әйтик, шул ук күмәк психоз тудыру максатыннан. Гражданнарның тынычлыгы качсын, ил үзен дары мичкәсендә утырган кебек хис итсен янәсе. Инде өстәрәк әйткәнем – ияләшүгә килгәндә, анысы да террорчылар өчен файдага. Даими рәвештә кисәтелеп торып куркыныч булу ихтималына ышанмый башлыйбыз. Һәм шул сәбәпле игътибарыбыз югала – шикле күренешләрне тоймый башлыйбыз. Террорчыларга, менә шуннан файдаланып, үзләренең кара эшләрен башкару җиңелләшә. Шуңа күрә үз иминлегебез үзебезнең кулда дияргә кирәк. Игътибарлы булсак иде. Бүген иминлегебезне бозарга җыенучылар үз арабызда ук булырга мөмкин.
БЕЗНЕ КЕМ САКЛЫЙ?
Кызганычка каршы, саклану көчләре бүген иминлегебезне тәэмин итәрлек дәрәҗәдә, дияргә мөмкин түгел. Иминлек хезмәтенә күп миллиардлы бюджет тотыла. Аэропортта гына түгел, җәмәгать урыннарына, метрога үткәндә, хәзер инде суд бинасына кергәндә дә сине формалы хезмәткәрләр каршы ала. Кесәңнән телефоннарыңны, акчаларыңны, ачкычларыңны махсус тартмага салып, сумкаңны махсус шкафка җибәреп, үзең капка аша үтәсең. Әле каешың йә төймәләрең сәбәпле кыңгырау шалтыраса, сине тоткалы прибор белән тагын тикшерәләр. Бу инде ничә еллар шулай. Ләкин менә шушы тикшерү үткәндә берәр террорчы тоткарланды, дигән хәбәрне ишеткәнегез бармы? Минем юк. Питердагы метрога да террорчылар үзләренең үлем сумкаларын күтәреп, шундый пост аша үткәннәр бит. Көне буе басып торудан алҗыган сакчылар сине энә-күзеннән үткәреп җибәрергә әзерме? Юк, үземнең күп тапкырлар шул ук сакчыларның игътибарсызлыгына юлыкканым бар. Әле ул гына да түгел, кирәкмәгән вакытта, артыгын кылануларын да күргәләдем.
Универсиада елында даими рәвештә шундый сакчыларның өйрәнүләре булып торды. Мин спортзалга даими йөрергә тырышам. Фитнес клубка махсус пропуск белән генә үтеп була. Абонемент сатып алганда килешү паспорт мәгълүматлары буенча төзелә. Менә шундый карточканы күрсәтеп эчкә узам. Ә анда сержантлар минем сумкамны күрсәтүемне сорый. Мин әйтәм, көн саен диярлек шушында йөрим. Менә шушы карточканы куюга компьютерда бар тормышым күренә…
– Гафу, приказ…
– Приказларны акыллы кешеләр бирмәскә, һәм аларны акыллы кешеләр үтәмәскә дә мөмкин, дип әйтеп, сумкамны бушатып, эчке киемнәремне, юыну әйберләрен, мунчалаларга кадәр өстәлләренә җәеп салып озаклап берәмтекләп күрсәтеп, шактый нервыларында уйнадым. Террорчыны шулай эзлиләрме? Нервысын тыярга тырышып минем белән булышкан сакчы, гафу итегез, трусикларымны актарып, ягъни юкны бушка аударып ятканда, кайдадыр фаҗига булырга мөмкин икәнен аның начальнигы да, үзе дә башына да китереп карамый шул. Димәк, иминлекне тәэмин итү өчен, дигән сылтау белән күпме генә акча сарыф ителсә дә, бүгенге көч структуралары террорчылыкны булдырмый калу буенча мактаулы күрсәткечләргә ирешерлек дәрәҗәдә түгел.
МИТИНГЛАР?
Петербург метросындагы фаҗига турында, ул коррупциягә каршы оештырылган урам җыеннарын авызлыклау өчен оештырылмады микән, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Моның булуы мөмкин түгелдер, ләкин, кем белә… Кыскасы, көч структуралары оппозиция вәкилләрен җиңә, митингка чыккан үсмерләрне, шул урында булган кешеләрне тоткарлап хөкем итә ала. Әнә бүген коррупциягә каршы көрәш таләп иткән оппозиционерлар лидеры Алексей Навальный административ җәза үти – 15 тәүлек ябылуда. Андыйлар бихисап булды. Шуңа Питердагы шартлау белән оппозиция арасында параллель үткәрергә тырышучылар булса да, аптырамыйм. Бары шунысын әйтәм: бүген көч структуралары вакытларын да, көчләрен дә террорчылыкка каршы көрәшкә, профилактикага түгел, ә бәлки, оппозицион карашларны бастыруга күбрәк сарыф итәләр сыман. Киресенчә булса иде ул. Гаиләмнең, балаларымның ирекле, имин илдә яшәүләрен телим мин. Навальный минем өчен үрнәк түгел. Әмма ул ачыклаган коррупция очраклары тикшерелсен, түрәләрнең гаепләре булса, җавапка тартылсын иде. Безнең төп дошманыбыз оппозиция түгел, коррупция һәм чынлап та террорчылык. Ә бүген, террорчылыкка каршы, дип финанслауны арттыру шул ук коррупциягә җирлек кенә тудыра торгандыр.
P.S. 4нче апрельдә, ришвәтчелектә шикләнеп, Удмуртия республикасы башлыгы Александр Соловьев кулга алынды. Бу коррупциягә каршы көрәшнең чираттагы чылбырымы, әллә вәкаләтләр бүлешүме? Соңгы вакытта губернаторлар, мэрлар тирәсендә вәзгыять киеренкеләнә. Коррупцияне җиңүгә юнәлеш булса иде ул. Алай дисәң, Русия Саклану министрлыгының элеккеге милек мөнәсәбәтләре башлыгы Евгения Васильевага мөлкәте кире кайтарылды, дигән хәбәр таралды. Соңыннан Тикшерү комитеты аны инкарь итте. Әмма Васильева – күп миллиардлы угрылыгы өчен хөкем ителеп тә, бик тиз иреккә чыгарылган кеше. Аның башлыгы – элеккеге министр Сердюков та гаепләнеп амнистиягә эләкте. Димәк, кайсыдыр губернаторның яисә министрның кыңгыр эшләрен фаш итү, коррупциягә каршы көрәш башланды, дияргә җирлек тудырмый. Бу көрәш бара, әмма ул сайлап алып барыла.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии