Мин синең аркаңны кашыйм, син минекен кашырсың…

Мин синең аркаңны кашыйм, син минекен кашырсың…

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәт башлыгы гына түгел, илнең иң баш коррупционеры да икән. Иң баш оппозиционер Алексей Навальныйның яңа фильмын карагач, шулай уйлыйсың.

ТАНДЕМНЫҢ СЫЙФАТЫ

Сүз дә юк, Русиядә халык Путинны ярата. Аның абруе һаман да югары дәрәҗәдә тора. Сайлауларда да административ ресурслардан тыш та аның сайланачагы бәхәссез, әмма хакимияткә югары процентлар кирәк. Шул процентларга карап мәхәббәт дәрәҗәсен билгеләп була бит. Алыштыргысыз лидерны 80–90, тагын да яхшырак – 99 процент белән сайлап, аның чын лидер икәнен исбатларга!!! Шуңа күрә административ ресурссыз була алмый.

Ә менә аның тандемына тагылып баручы – бер срокта президент кәнәфиен саклап утырып торган Дмитрий Медведевның авторитеты зур дия алмыйм. Аның хакында еш кына көлеп сөйлиләр, сүзләрен җитди кабул итмиләр… Мөгаен Путинга тандемында шундый тонык партнер кирәктер дә…

Ләкин Медведев гади генә «иске бер тиен» түгел икән. Газетабызның интернет сәхифәсенә бу язма белән бергә Навальный җитәкләгән Коррупциягә каршы көрәш фонды әзерләгән «Он вам не Димон» фильмын эләчәкбез. Фикер алышуда катнашу, ниндидер фикер белдерү өчен бу фильмны карау мәслихәт. Аны телевизорларда күрсәтмәячәкләр, бары тик социаль челтәрләр аша һәм кулдан кулга таратып кына күрү мөмкин булачак.

КУПШЫЛЫКНЫҢ ЧИГЕ ЮК

Фильмны карагач, кемдер «яшәп тә карыйлар…» дип тел шартлаткандыр, ә мин, кара әле, бакчаларын, территорияләрен әйтеп тормыйм, гектарлы мәйдан биләгән өйдә ничек йөреп бетәләр икән, дип уйладым. Әле бу утарлар шул кадәр күп, дөньяның төрле читенә сибелгән… анда ничек барып җитәргә дә, ничек ял итеп өлгерергә… Юкка гына Медведев киңәшмәдә йоклап утырмый икән (аның йоклап утырган видеоязмасы интернетта киң таралды)…

Инде фильмның эчтәлегенә тукталыйк. Навальный сөйләгәннәр дөрес булып чыкса, урлашу котчыккыч зур дәрәҗәдә киң тамыр җәйгән булып чыга. Гаять катлаулы механизм булдырылган: байлык офшор зоналарга чыгарылмаган, коммерцияле булмаган фондлар оештырылган. Алар иганәчелек белән шөгыльләнә. Әнә берсе «социаль мөһим дәүләт проектлары» дип атала. Һәр фондта Медведевның якыннары, бергә укыган дуслары утыра. Һәм бу фондларга олигархлар зур акчалар күчереп, иганәчелек белән шөгыльләнә. Әнә «Газпромбанк» бурычка зур гына акча да тапшырган. Бу бурычның ни рәвешле кире кайтачагы икеле. Соң, ул акчаларга җитештерү предприятиеләре төзелми, ә затлы виллалар сатып алына. Беләсез, утарларны тиешле тәртиптә тотарга үзенә шулай ук миллиардлар даими кирәк.

Инде олигархларның миллиардларына килгәндә, нормаль яктан караганда, алар бу акчаларны авыру балаларга, балалар йортларына бүләк итәр иде… Ә монда акча шул кадәр затлы утар, заманында патшалар да хыяллана алмаган хан сарайларын кору өчен бер кешегә бирелгән. Олигархлар моның өчен ни ала? Әнә Ходорковский бүлешмичә, сәясәткә тыгылып байлыгыннан колак какты, төрмәгә эләкте… Бу бүген илебездә яшәү принцибына әйләнгән: «Мин синең аркаңны кашыйм, син минекен кашырсың!» – булып чыга инде.

ИГЕЗӘК БИНАЛАР

Сарайлар бер-берсенә охшашлар. Алар Плеста да, Рублевкада да, Сочи янында да… Шунда ук Анапада виноград плантациясе. Юк, бу гына аз, Италиядә дә булдырганнар шундый ук виноградлы имениене.

Кайчандыр, Дмитрий Медведевның хатыны Светлана Медведева Италиягә баргач, аңа тулы бер кунакханә яллаганнар, дигәннәр иде. Вип-ханым гади кешеләр янында куна алмас бит инде. Италиядәге виноград кырлары нәкъ менә шул чакта сатып алынган диләр. Медведев шәраб белән мавыга башлаган. Дөрес Италиядә бу хәбәрне расламадылар.

Премьер тарихи ватанын да онытмаган – Курск өлкәсендәге Мансуровода да шундый ук утар булдырган. Питерда кайчандыр граф Кушелев-Безбородконыкы булган тулы бер тарихи бина –сарай-йортка да ия табылган. Медведев анда фатирлар булдырып, хәтта бүлмәләргә күтәрелергә мөмкин булган автомобиль лифтлары да ясаткан. Медведев карамагында 2 яхта бар икән. Һәм иң кызыгы боларның барысы да «Дар», «Градислава», «Соцгоспроект» һәм башка коммерцияле булмаган фондларга язылган. Ә бу фондларны Медведевның курсташлары җитәкли, димәк, ышанычлы кешеләр, дип раслый Навальный. Милек мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергәндә уйландыра торган фактлар да җитәрлек. Әйтик, 600 миллионлык кадастр бәяле бер җир кишәрлеге 18 миллионга хосусыйлаштырыла. Ә аның базар бәясе бөтенләй 2 миллиард сум. Бу безнең илдә генә мөмкин. Гомумән, байлар, хакимнәргә якынраклар һәрнәрсәне арзанракка сатып ала ала.

Медведевныкы дип табылган утарлар янына гади кеше килә алмый, алар биек стеналар белән уратып алынган. Шунысы аңлашылмый, бу хан сарайларын, бер башыннан икенчесе күренми торган утарларны мирас итеп калдырып буламы? Әгәр ул Медведевныкы булса, аннан соң да аны олигархлар, «Газпромбанк»лар туйдырып торырмы?

КЕМ ЯЛГАНЛЫЙ?

Навльныйның Русия прокуроры Чайка турындагы фильмы да аерым даирәләрдә генә кызыксыну уяткан иде, хәзер бөтенләй онытылды. Навальный баш прокурорны коррупциядә, хезмәт вазыйфаларыннан файдаланып ришвәт алуда гаепләде. Ләкин ул хакимият тарафыннан игътибарсыз калдырылды. Чайка бүген дә прокурор. Фильмның монысына да Кремль реакция белдермәде. Бары матбугат сәркатипләре авызыннан чираттагы пропаганда, дип кенә бәяләнде. Бу фильмнардагы фактлар ялган, уйдырма булса, нигә алар инкарь ителми?! Әгәр кеше яла яга икән, аңа кануннар бар. Бу яктан да Навальныйга дәгъва белдерелми. Аны Кировта чагында ниндидер урман сатуда катнашы өчен генә катлы-катлы хөкем итәләр. Ул яла ягуда гаепләнми. Бар аңлатма: Навальный җинаятьче, бу аның чираттагы шикаяте, сайлау алдыннан чираттагы пропагандасы. Әйе, безнең илдә Навальный җинаятьче, ә Медведев Премьер-министр.

Навальный белән бер мәсьәләдә килешәм: бүген бай булу өчен властька якын булу кирәк. Һич югы дәү абзыйлар белән сабакташ булсаң да – нигәдер өмет итәргә мөмкин. Алга киткән илләрдә акча хакимияткә якынлаштыра, ә бездә хакимият акча эшләргә юллар ача.

НӘТИҖӘ БУЛЫР МИКӘН…

Навальный фильмны бик сыйфатлы эшләгән, мин моны профессиональ буларак әйтә алам. Тик аның файдасы булмаячак. Кулдан кулга күчеп, күпме генә кеше карый?! Караса да, тел шартлата да оныта. Чөнки телевизор, радио, газеталар башка нәрсә турында сөйли: Навальный җинаятьче.

Мондый фильмнан соң без демократик казанышларга ирешкән илләрдә, бүген сүгәргә күнеккән Америкада мәсәлән, бер-бер артлы отставкалар башланыр иде. Бездә башка система. «Эт өрә тора, бүре йөри тора». Навальныйның тагын яңа фильмнары булачак әле. Әмма алары да шулай сүз-чүбек чәйнәү дәрәҗәсендә генә калачак. Ә мин үзенә яла ягылган Медведевның халык алдына чыгып Навальныйны ялганчылыкта гаепләп фаш итүен күрәсем килә. Баш прокурор Чайканың да Навальный фильмындагы фактлар дөрес түгел, дип исбатлавын ишетәсем килә. Болар юк, димәк, утсыз төтен булмый…

Навальныйны, хөрмәт иткән кешем, дип санамыйм. Аның шовинистик, исламофоб карашлары күңелемә якын түгел. Бөек милләт улы буларак, Русиянең күп милләтле булуын күрмәмешкә салышып, соңгы елларда бигрәк тә тирәнәя барган урыслаштыру сәясәтен хуплавы күңелемә ярамый. Бар милләтләр дә тигез хокуклы, телен, мәдәниятен, милли мәгарифен үстерергә бар мөмкинлекләр дә тигез булырга тиеш, дигән сүзләрен ишетәсем килә. Әмма Навальныйлар җәмгыятьне уйландырырга, бертөрле генә уйламаска өйрәтә, шаблоннан китеп, демократик җәмгыять төзергә мәҗбүр итә. Демократик җәмгыятьтә премьер министрлар өсте-өстенә хан сарайлары, утарлар булдыру белән мавыга алмас иде. Иң гаҗәбе – Навальный ял ягуда гаепләнми. Менә безне, мәсәлән, әле Балтач район эчке эшләр бүлеге уйдырма таратуда гаепләп, судка бирде. Балтач полициясе тоткарланучыларны кыйнамый, җәберләми, икән бит. Ә без бу нисбәттән чатаклыкларын фаш итеп аларның авторитетын төшергәнбез. Менә бит намусны яклап була. Ә Навальныйга дәгъва белдерүче юк.

ОППОЗИЦИОНЕР КАЗАНГА КИЛДЕ

Әле генә Навальный Казанга да килеп китте. Анда Русия президентын сайлау компаниясенә әзерлек уңаеннан үзенең сайлау алды штабын булдырды. Ул «Татфондбанк» тирәсендәге вәзгыятькә тукталып, лицензиясез калдыруны аңламавын белдерде. Миллиардлар сарыф итеп башка банкларны коткара алдылар бит, ни өчен «Татфонбанк»ка акча юк. Һәм бу уңайдан ул тагын бер тапкыр үз фильмын искә төшерде. «Татфонбанк»ны саклап калырга Медведевның бер утары да җитәр иде. Һәрбер сарае дистәләгән миллиард доллар белән бәяләнә бит… Медведевлар үзләренекен югалтмаячак, ә менә «Татфондк»ка кертемнәрен урнаштырган гади халык акчаларыннан колак кагачак.

ТАТАРСТАН БАНКЛАРЫ НИШЛӘР?

Дүшәмбе көнне газетабызның бу санын нәшриятка җибәрер алдыннан гына Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның кертемнәре янган гражданнар белән очрашуы булды. Гражданнарның хакимияткә ультиматум куюлары турында яздык (6нчы бит). Алар хакимияттән янган акчаларны кайтаруны таләп итәләр. Шикаять итүчеләр фикеренчә, республиканың мөмкинлекләре бар. Әйтик, спортка, имиджны күтәрү чараларына акчаны киметергә, эре предприятиеләрне җәлеп итәргә. Халиков бу тәкъдимнәрнең кабул ителмәячәген, кануни юллар аша гына эш итәчәкләрен белдерде. Очрашу нәтиҗә бирмәде, чираттагы шундый очрашу 13нче мартка билгеләнгән.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Мин синең аркаңны кашыйм, син минекен кашырсың..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии