Сызгырмыйк, акча булмый

Сызгырмыйк, акча булмый

Бүген рәсми саннарга ышансаң, Русиядә быелның беренче кварталында хезмәт хаклары 1,9 процентка күтәрелеп, 37 мең 640 сумга җиткән. Инде һәркем үзе санасын: үзегезнеке, янәшәдәгеләрегезнең хезмәт хакы «Росстат» чутлаган уртача хезмәт хакы – 37640 сумга җитәме? Ничә танышыгыз шуннан күбрәк ала? Кызганыч, бу нисбәттән масая алмассыз шул. Берәүләр миллиардлар алып эшләсә, икенчеләре очын-очка ялгарлык кына таба ала, шуларны урталай бүлгәч, бар да тигезләшә: хәерчеләр дә, байлар да бер төрле яши булып чыга. Рәсми статистика шулай гаделлек булдыра.

«Росстат» мәгълүматларына караганда, зур акчалар вәгъдә итүчеләр Түбән Новгород, Новосибирск, Омскида икән. Анда программистларга 100әр мең сум тәкъдим итәләр. Краснодарда шундый ук акчага стамотолог-ортодонт, Екатеринбургта баш инженер эзлиләр икән. Intercom мәгълүматларына караганда, 2016нчы елда барыннан да бигрәк юристларның, реклама белән шөгыльләнүчеләрнең, информацион технологияләр белгечләренең хезмәт хаклары үскән. Электромонтерлар да күбрәк акча эшли башлаган.

Кызганычка каршы, берүк белгечләр, төрле тармакларда төрлечә ала. Шулай ук төбәкләрдәге хезмәт хаклары да аерыла. Әлбәттә, бу гаделсезлек. Русиядә бу нисбәттән көйләү юк. Табигый байлыклар табучылар, эшкәртү промышленностенда эшләүчеләр чимал җитештерүчеләргә караганда берничә тапкырга яхшырак яши. Әйтик, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләр аеруча кыерсытылган. Җитәкче постын биләүче белән гади хезмәткәр алган хезмәт хакы да берничә дистә тапкыр аерыла. Ә алдынгы илләрдә бу көйләнгән. Әйтик, Япониядә теләсә нинди җитәкченең хезмәт хакы гади эшченекеннән 8 тапкырга артык булырга тиеш түгел. Юкса, икътисадый яктан алга киткән илләрдә, түрә белән хезмәткәр арасында аерма артып китсә, бу социаль киеренкелек тууга сәбәпче булырга мөмкин, диелә. Шуңа күрә дәүләт моны үзе көйли. Ә Русиядә хезмәткәр 10–15 мең сум алган чакта, түрә берәр миллион сум алып яшәргә мөмкин. Аннан соң минималь хезмәт хакы да Русиядә түбән. Ул минималь яшәү дәрәҗәсеннән дә азрак.

14 МЕҢ СУМЛЫК КАШЫКТАН КЕМ АШЫЙ?

Оппозиционер Алексей Навальный әле яңа ролигын таратты. Анда сүз «Роснефть» сатып алган кирәк-яраклар турында бара. Бүген бу оешманың 5 триллион бурычы бар, диелә. Навальный әлеге оешма тарафыннан вертолетлары өчен дәүләт сатып алулары аша алынган өстәл приборлары исемлеген китерә. Анда ни генә юк. Салфетка куя торган прибордан алып, шикәр белән боз кыскычлары дисеңме… Ә бәяләре, бу приборлар нәрсәдән ясалган икән, дип куйдым. Әйтик, аракы эчә торган рюмканың берсе 11 мең сум, пычак – 12 мең, чәй кашыгының 1 данәсе 14 мең сум тора. Анда 124 мең сумлык одеял да бар, Болар «Роснефть»нең вертолеты өчен, күктә очканда ашар өчен сатып алынган… Бу кашык-чәнечке бәяләрен күргәч, сез нишләгәнсездер, мин сызгырып куйдым. Кемнәрнең ничек яшәвен күреп, соңгы елларда ешрак сызгыра башладым шул. Элек әнием орыша, сызгырма, акчаң булмый, дия иде. Дөрес булып чыкты бугай бу ырым… Безнең халык та сызгырып яши күрәсең, шуңа күрә акчасы да чамалы. Русиядә 9691 мең сумнан кимрәк хезмәт хакы алып 19 миллион кеше хәерчелек чигендә яши. Халыкның 30 проценты 25 мең сумнан кимрәк ала. Сызгыртканга сызгыралар да, аз алалар. Сызгырмый гына яшик, гаҗәпләндерсәләр дә сызгырмыйк. Ату акча булмый!..

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии