- 23.10.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №43 (24 октябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Газетабызның чираттагы санын әзерләргә керешкәндә, тагын ни булыр икән инде дә, миңа нәрсәгә борчылып аңлатма бирәсе булыр, дим. Көндәлек вакыйгалар – яхшысы-яманы үрелеп бара, акылсыз гамәлләрне сөендерә торганы алыштыра. Кызганычка, сөендерә торганнары күп түгел. Без барына да күнегәбез. Икътисадый кризиска да, бәяләрнең үсүенә дә, сәясәтчеләрнең ахмаклыгына да. Тик фаҗигаләр генә булмасын.
КЕРЧЬТАГЫ ФАҖИГА
Бу хакта газетабызның 6нчы битендә бик тәфсилле аналитик язма тәкъдим ителә. Кабатланып тормыйм. Тик үземнең башымда бөтерелгән, мин җавап таба алмый торган сорауларга гына тукталмакчы булам. Үсмер егет ни рәвешле уку йортына шуның кадәр сугыш кораллары күтәреп керә алган, 2 бомбаны ничек итеп иркенләп урнаштырган. Аның 150 патроны гына булган бит. Ә бер патрон берничә мең сум тора, акча каян тапкан? Юлында очраганнарны иркенләп атып йөргән. Аннан соң ничек итеп үзенә аткан. 70 кешене яралаган, берүк вакытта бомбалар белән дә идарә иткән егет бик оста мәргән булган күрәсең, серияле үтерүче, тәҗрибәле рецидивист диярсең… Әллә, бәлкем… ул үзе генә булды микән соң?! Сораулар тагын да бар. Әйтик, сектага кереп чумган әнисе, һичьюгы әбисе, башка туганнары малайның сәер эшләр белән шөгыльләнгәнен сизмәгәнме? Шартлаткыч матдәләр ясау, 18 яшьлек малайның корал сатып алуы… Ул бит аучы түгел, әтисе белән дә ауга йөргән, дигән хәбәр юк… Гомумән, бик күп сәер сорауларга җавап юк. Томан эчендә бу фаҗига. Хәер Буденновскидагы больницага, Бесландагы мәктәпкә террорчыларның һөҗүмнәре, башка терактлар… Юкса, террорчылар кулларын кесәләренә тыгып бәреп кермәгән, баштанаяк коралланган булганнар. Монда да көллиятнең сакчылары кайда, ник иминлек өчен җаваплы кешеләр турында ләм-мим… Атыш 15–20 минут дәвам иткән, диләр. Җинаятьче эшен төгәлләп, тыныч кына китапханәгә кереп атылган. Кайда соң безнең данлыклы Росгвардия?! Митинг-пикетлар тирәсендә әбиләр тарафыннан кыйналып хәлләре беттеме, шул гарип әби-бабайларны хөкем итү белән мәшгульме?
Мин бүген балаларыбыз мәктәпкә китте дип тынычланып яшәргә була, сәүдә, күңел ачу үзәкләрендә иминлек гарантияләнгән дип әйтә алмыйм. Чөнки бүгенге җәмгыятебез каты сырхау. Ул сәламәт була да алмый, үсмерләр гаделсезлекләрне күреп үсә, әти-әниләренең, мәктәпнең аларга игътибары җитми, интернет зарарлы чүп белән тулы – димәк, психика кыегаю өчен бар шартлар да бар.
Беркөнне 5 яшьлек оныгым уенчык пистолеттан атып уйный, мине бик ярата үзе, уйныйм ич үзе белән… Тик миңа да төбәп атып җибәрде бу. Улымны туктатып, алай эшләргә ярамый, кешегә аткач, ул бит үлә, дип аңлатырга туры килде. Күргәнем бар, мондый очракларда өлкәннәр балага ярарга тырышып, егылып үлгән булып кылана… Минемчә, бу дөрес түгел. Кодрәтемнән килсә, балаларны да, уенчык кибетләрен дә коралсызландырыр идем. Бала кечкенәдән күреп үсмәсен мылтык, автомат ише әйберләрне… Ә үскәч, ил башлыклары булгач, ярыша-ярыша атом ракеталары кордыртмас иде ул аннан. Үлем чыганагына акча исраф итәсе булмагач, яшәү шартлары да зарланырлык булмас иде.
КҮРӘСЕЛӘР АЛДА
Өстәмә бәя салымын (НДС) 18 проценттан 20гә күтәрү 1нче гыйнвардан бәяләрнең котырып үсүенә китерәчәк. Юкса, әлеге реформа тәкъдим ителгәндә бәгъзе чиновниклар бу салым бәяләргә йогынты ясамаячак, чөнки ул предприятиеләр арасындагы үзара алыш-бирештә генә чагыла, дип ышандырырга тырышкан иде. Юкса, салым кыйммәтләнгәч, җитештерелгән продукциянең дә бәясе артканын аңлар өчен зур икътисадый белгеч булу кирәк түгел.
Үзәк банк экспертлары киләсе елда инфляция планлаштырылганнан 4 процентка югарырак булачак, дип белдерә. Бәйсез экспертлар тагын да зуррак саннар фаразлый. Һәм ул үзен 2019нчы елның беренче айларында бик нык сиздерәчәк. Иң беренче бензин, торак коммуналь түләүләре кыйммәтләнәчәк. Аларга азык-төлек, кием-салым да иярәчәк. Әле халыкара изоляциядә калуыбыз, икътисадый блокаданың ныгуы болай да авыр хәлне тагын да авырайтачак.
ДУЭЛЬ ДӘВАМ ИТӘ
Инде менә тагын Росгвардия турында. Ул безне саклыймы? Керчьтагы көллияттә җинаятьчене алар коралсызландырмады бит. Хәер, аларның башлыгы генерал Виктор Золотовның вакыты юк, ул оппозиционер Алексей Навальный белән дуэль эшләре белән мәшгуль. Навальныйның коррупциягә каршы көрәш фонды Золотов җитәкләгән ведомствоны коррупциядә гаепләп чыккан иде, ведомство өчен азык-төлекнең, киемнәрнең кыйммәт бәяләрдән сатып алынуы, генералның шәхси керемнәре турында сөйләде ул. Ә Золотов Навальныйны моның өчен дуэльгә чакырды, аннан кәтлит ясарга вәгъдә итте.
Менә Навльный да законсыз митинглар оештыруда гаепләнеп, 2 айга якын япкынлыктан чыккач, җавап бирде. Ул анда дуэльне бер-береңнән кәтлит ясашмыйча, матур итеп турыдан туры эфирда үткәрергә тәкъдим итә. Һәм сорауларын да юллый.
Золотовның әлегә яңа видеомөрәҗәгатьләре юк, тик бер комментарийда Навальныйны ялган детекторында тикшерергә тәкъдиме булды.
Кызык бу түрәләр, аны урлашуда гаеплиләр, ул үзенең урлашмаганын исбатлыйсы урында, сораулар бирүчедән кәтлит ясарга вәгъдә итә, аны ялган детекторында тикшерергә тәкъдим ясый. Менә әйбәт булыр иде, Навальный белән Золотов турыдан туры эфирда очрашса, һәм икесенә дә ялган детекторын тоташтырсалар… Минем уйлавым буенча, моның булуы мөмкин түгел, Навальный ризалашыр да, Золотов юк. Менә шуннан кемгә ышаныч зуррак?!
Ә инде Керчьтагы фаҗигане искә төшереп, мин өстә телгә алган сорауларның барысына да җавап табылыр, дип уйламыйм. Ә фаҗига, кануннарны тагын да ныграк боргычларга сәбәп булыр. Ләкин, барыбер иминлек тәэмин ителмәгән уку йортларында балаларыбыз шулай белем алуларын дәвам итәр, сәүдә үзәкләрендә дә шулай йөрербез. Ә кануннарны тагын да кырысландыргач, Виктор Золотовның Росгвардиясенә эш арта: митинглар оештыручыларны, оппозиция вәкилләрен ауларга җиңеләер. Әнә бит, кәтлит ясарга вәгъдә итсә дә аңа ярый, аңа килешә. Башкаларга ул килешми. Ул бары тик властька гына ярый. Аннан куркыныч булып китә. Өстәвенә «Новая газета»да чыккан журналист тикшерүе тагын да ныграк шүрләтте. Мәкаләдә сүз кешеләрнең югалуы, сәер һөҗүмнәр һәм сәер уколлар турында бара. Подъездга кереп лифтта ялгыш кына бер энә кадап китсәләр, беттең, дигән сүз. Бу да Русиядә иминлекнең бер төре… Газетада фактлар, мисаллар китерелә бит, ышандырырлык итеп язылган…
Барыбызга да иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии