- 12.06.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №6 (июнь)
- Рубрика: Мәсьәләгә бер караш...
Безгә билгеле булганча, үзгәртеп кору елларында, 1992нче елда Татарстан Республикасы гына түгел, ә аның язучылар Берлеге дә бәйсезлек алды. Советлар вакытында ул үзенең РСФСР һәм СССР югары органнары алдында хисап тотты, ә алар әйләндерүче каеш роле булган КПСС югалгач, таркалдылар. Күптән түгел генә РФ язучылар берлеге янәдән 165 әгъзасы белән торгызылды һәм безне дә үзенә чакыра, ә без анда барып янәдән партиянең әйләндерүче каешы булырга теләмибез – үзебезнең дә 300дән артык әгъзабыз бар.
Минем афоризмнар җыентыгында шундый бер гыйбарә (фраза): «Язучы ул – фикерләрен үзенең башына сыйдыра алмаудан газапланучы. Язмыйча булдыра алмый, чөнки баш мие артык туендырылганнан акылдан язачак».
Күпләр җитәкче булырга теләсәләр дә, 300 баш мие артык туендырылганнар белән идарә итүе бик үк җиңел түгел икән. Әлбәттә, җитәкче булырга теләүчеләр арасында үзләренең җитәкчелек вазыйфасын Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе исемен алганда табыш итеп кулланырга теләүчеләр дә бардыр. Чөнки, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге Нобель бүләгеннән югарырак санала (Нобель бүләге 1 миллион доллар, Тукайныкы 1 миллион сум). Татарстанда бер Нобель бүләге иясе дә юк. СССРда алар – 31, АКШта – 350.
Хәзерге 63 яшьлек Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага 213 язучының 167се икенче срокка калырга рөхсәт бирде. Монда табыш алу максаты юк, чөнки ул күптән Г.Тукай бүләге иясе. Аңардан башка язучылар берлеге рәислегенә тагын ике кандидат: Рәмис Аймәт һәм Хәбир Ибраһимов тәкъдим ителде. Беренчесе оттырасын сизеп, үз кандидатурасын кире алды, ә икенчесе альтернатив кандидат буларак, 20 тавыш җыйды. 10 минутлык ревизия комиссиясе берлеге рәисе Илзирә Вәлиуллина докладында әйтелгәнчә, Татарстан Язучылар берлегенә дүрт елга бүлеп бирелгән 120 миллион сум акча төгәл билгеләнгән максатларда кулланылган. Берлекнең Уставында каралганча, хәзерге ревизия рәисе, Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла кебек, икенче срокка калдырылды.
Съезд утырышларын Г.Тукай премиясе иясе, танылган язучылык эшләре белгече, Татарстанның халык язучысы Зиннур Мансуров, үзенең белдеклелеге белән, үткен чатларны җиңел шомартты. Без, озак еллар авторитаризмда яшәүчеләр, ирекне кайчак теләсә ни эшләргә ярый дип, таякны артык бөгәбез. Бервакыт, үзгәртеп кору елларында Татарстан Язучылар берлегенең Актерлар йортында үткәрелгән чираттагы съездында алып баручының белдексезлеге белән съезд хурлыклы рәвештә өзелеп, өч айга күчерелгән иде.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов докладыннан аңлашылганча, ул да язучылар эшендә яхшы гына белгеч. Ә кайчандыр бу постта ул Г. Тукай бүләге иясе Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне алыштыргач, күбесе аны компетентсыз дип санады, чөнки ул моңа чаклы авыл хуҗалыгы министры булган иде. Талант – бар җирдә талант. Аңа кадәр без бәрәңгене Белоруссиядән һәм башка җирләрдән ала идек. Хәзер безнең үзебезнең бәрәңге, тавык үзебезнеке. Ит һәм сөт аларныкыннан начар түгел. Американы сөт һәм ит белән куып җитәргә Н.С. Хрущев үзе хыялланган иде. Әгәр дә мөхтәрәм М. Әхмәтов үзенең сәләтен бу постта да күрсәтсә, без Американы мәгарифтә дә, мәдәнияттә дә һәм фәндә дә куып тотарбыз.
Бүген мин гомум-танылган «законлы карт» булып (Равил Фәйзуллинның «Закондагы классик» фразасындагыча), үзем турында да берничә сүз әйтәсем килә. Зур язучылык казанышларым юк, әмма 1997нче елда, әле Язучылар берлеге әгъзасы булмаганда, «Книга года» конкурсында «Мостафа» китабым өчен 14,1 әйләнеш коэффициентына ия булып, олпат язучыларныкы 11не узмаганда беренче дәрәҗәле Диплом алдым. 2023нче елда минем кыска стильдәге жанрда язуымны Ркаил Зәйдулла командасы аңлап, мин Сталин вакытларында нәкъ үзенең фикерләре өчен артык булган Гаяз Исхакый исемендәге әдәбият бүләге иясе булдым. Ул минем фикердәшем. Ә фикердәш, тирән мәгънәдә, ул туганнан якын.
Бу съездда мин 97 яшьлек бик хөрмәтле, беркайчан ТР Язучылар берлеге тарихында булмаган, әле аякта басып торучы язучы булдым. Берлек съездын алып баручы Зиннур Мансуров бу турыда рәсми рәвештә игълан иткәч, тамашачылар картны 10 һәм аннан да күбрәккә яшәртеп, алкышлар белән бүләкләделәр.
Сүз ахыры: Казанның Корстон кунакханәсе бик зур – 25 катлы, 5 йолдызлы, табличкалар һәм юл күрсәткечләре булмаса, җиңел адашып китәрлек кунакханә комплексы. Беренче каттагы вахтер да, башка хезмәткәрләр дә язучылар съезды буласы урынны белмиләр иде, башка кешеләрне борчырга туры килде. Кызганыч, икенче катта, съезд була торган банкетлар залында бәдрәф эшләмәде, ә көзге кебек ялтырап торган мәрмәр баскычтан, муен сындыру куркынычы белән, беренче катка йөгерү уңайлы булмады. Лифт эшләмәде.
Язучы Локман ЗАКИРОВ
Комментарии