Татар җыры ни хәлдә?

Татар җыры ни хәлдә?

(уйлану)

Җыр – халык лирикасының иң таралган төре, сүз белән көйнең үзара үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган шигъри-музыкаль әсәр, яки, киң мәгънәдә алганда, шундый төр әсәрләрне белдерә торган жанр. Җырның төп функциясе – халыкның һәм шәхеснең рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай: «Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», дип юкка гына әйтмәгән...

Функцияләренә, иҗтимагый-эстетик вазыйфаларына карап, татар халык җырлары берничә төркемгә бүленә. Халык җырлары күп төрле: тарихи, революцион, борынгы җырлар, гомер агышы, мәхәббәт җырлары, дуслык-туганлык җырлары, шаян, яшьлек җырлары һ.б. 

Һәр кеше дә үзе булдыра алганча җырлый, һәркемнең яраткан җырлары бар. Берәр нәрсә эшләгәндә дә авыз эченнән җыр көйләнә, ул көй сәфәрдә дә озата бара, чөнки җыр белән кешеләр үзләренең фикерләрен, кәефләрен белдерә. Ниндидер җырның истә калуының билгеле бер сәбәпләре дә бар: шуларның берсе – җырга ниндидер бәһа салынган булу. Җыр мәгънәле булырга тиеш, чөнки мәгънәсез җырларны берәүнең дә тыңлыйсы килми. Җырлар аша мәгънә башкаларга күчә, башка буынга, алар да аны үзенчә кабул итә. Халык җырларында буыннан-буынга күчеп килгән шул халыкның милли җәүһәрләре, максаты чагыла. Халык мәдәниятен өйрәнүчеләр, беренче чиратта, шул халыкның җырларына һәм көйләренә игътибар итә... 

Җыр туа, җырлаучысы булганда – ул мәңге яши. Җыр – ул халыкның җаны. Үзенең теле булмаган халык яши алмаган кебек, үзенең җыры, музыкасы һәм музыка уен кораллары булмаган халык та дөньяда юк. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә. Соңрак кеше тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала бара.

Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. «Җырсыз кеше – канатсыз кош» ди халык.

Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул кешеләрне ярата, чит җирләрдә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

Халык җырларын, халыкның милли көйләрен, уен җырларын бөтен нечкәлекләре белән оста һәм матур итеп башкару – үзе бер сәнгать. Халкыбызның уен җырлары элек бик киң таралган булган. Кич белән болыннарда, авылның елга буйларында, түгәрәкле җырлы уеннар, кара-каршы җырлау, «Йөзек салыш», «Йолдыз санау» һ.б. уеннар уйнаганнар, күңел ачканнар. Заманалар үзгәрү белән бу җырлар, уеннар акрынлап онытылып бара. 

Җырлар халыкның милли сыйфатларын, гореф-гадәтләрен чагылдыра; жанрга хас үзенчәлекле эчтәлеге, музыкаль теле, төзелеше белән аерылып тора. Татар халык җырларына сабырлык, эчке кичерешләрне тирән чагылдыру, музыкаль бизәкләрнең мул булуы хас.

 Моң турында сүз кузгалтсак, күз алдына бөек татар халкының катлаулы да, гыйбрәтле дә язмышы килеп баса. Халкыңның ни өчен моңлы икәнен беләсең килсә, тарихка күз салырга кирәк шул. Татар халык җырлары – безнең тарих. Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң зур бәһале мирастыр.

Халык җырлары катлаулы синтетик музыкаль-поэтик жанр санала. Шуның өчен аларны төркемнәргә бүлү эше дә җиңел түгел. Төрле карашлар да яшәп килә. Төрле җыр китапларында татар халкының гасырлар төпкеленнән килүче һәм безнең көннәрдә дә телдән төшми яшәүче җырлары шактый тулылыкта һәм бербөтен булып күз алдына килеп баса. Хәзерге яшәештә татар җыры турында уйланыйк әле.

1. Татар җыры бәйгеләре 

Мондый бәйгеләрнең исеме генә татарныкы, асылда ул татар җырлары түгел, күпчелектә урысчадан тәрҗемә ителгән, көе сүзләренә туры килми. Күбесе такмак җырларга корылган, озын көйләр юк диярлек. Ул бәйгеләрне карарга килгән тамашачыларның күп өлеше заман яшьләре, аларга ул бик ошый, бигрәк тә туган телен белмәүчеләргә. Татар җырының чын мәгънәсен, бәһасен, бизәкләрен яхшы аңлаучы абый-апалар андый тамашаны карарга йөрми. Дөресен әйткәндә, бу бәйге түгел – шоу!

2. Мәгънәсез шигырьле (сүзле) җырлар 

«Чәчкәләрнең нигә кирәге бар, 

Өзеп бирер кешең булмаса?!» (җыр) 

Бу шигырь юлларын укыгач, язган кешене чәчкәләрнең нигә үсүенең төп мәгънәсен аңламавы аңлашылып тора. 

Аллаһы Тәгалә матурлыкны сөя, табигатьне яралтканда да аны матур итеп барлыкка китергән. Кешенең башы, куллары, аяклары гына түгел, күңел (калеб) дигән нәрсәсе дә бар. Кешеләр күңеленә хуш килсен өчен (өзеп алыр өчен түгел), Аллаһы Тәгалә табигатьне дә күркәм итеп яралткан, шул исәптән чәчәкләрне дә. Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин. 

3. Хәзерге җырларның күбесе мәхәббәт, ярату, сөю турында 

Телевидение экраннарыннан, радиоларда башкарылган җырларны тыңлагыз әле, сүзләремнең хаклыгына ышанырсыз. Әлбәттә, моны аңларга була, чөнки күп тапшыруларның эчтәлеге шундый тематикага корылган. Икенче яктан карасаң, шигырь сүзләренең күбесен – яшь кызлар яки хатын-кызлар язган. Аларның тематикасы мәхәббәт тирәсендә әйләнә. Әниләр турында да җырлар шактый күп, ә әтиләр турында – бармак белән санарлык. 

4. Дин кануннарын белмәүчеләр дин турында шигырь язарга алына. Кайберәүләре аңа музыка да язып куя... 

Дин турында азрак белеме булган кешеләр аны тыңлагач, нәрсә уйларга тиеш? Башта дини кануннарны өйрән, кулыңа каләм алганчы... Мондый җырлар дин тотучыларда ризасызлык тудыра. Ул аны ничек яхшы кабул итсен?! 

5. Туган як, туган җир, табигать гүзәллеге, эшчән, үрнәк кешеләр турында яңа җырлар кайда?

Бу темага язылган шигырьләр шактый күп. Алар арасында Гөлшат апа Зәйнәшеваны күрсәтергә мөмкин. Аның шигырьләренә Сара апа Садыйкова көйләр язса, ул җыр халык күңеленең түренә кереп утыра... Яшьләргә туган җир турында язганчы, мәхәббәт турындагысы отышлырак, чөнки концертлар тыңларга килүче яшьләрнең мәхәббәт турындагы җырларны тыңлыйсы килә. Туган җир, табигать турындагы җырлар аларны аз кызыксындыра. Концерт куеп күпме акча җыеп булуы турында уйлыйлар, күбрәк билет саткан саен, аларга файдалырак... 

6. Фонограммалар, төрле тавыш көчәйткечләр, җырлаучы янында селкенеп торучы егетләр-кызлар нигә? 

Узган гасыр ахырында авылга Казаннан чын җырчылар килгәнне халык көтеп ала иде. Билетларны тиз сатып бетерәләр. Андый көн авыллар өчен, дөрестән дә, бәйрәм булды. Безнең ише малай-шалай тикшереп кертүче апалар ишегеннән ничектер шуышып керә алса, клубның мич артына, эскәмия артына качып булса да концертны карарга тырыша иде. Ул чагында фонограммалар юк, барысы да табигый, тавыш көчәйткечләре дә кайчак булмый иде. Баян тын гына уйный башлагач, җырчы тыйнак кына сәхнәгә чыгып җырлап җибәрә. Залда чебен очкан тавыш та ишетелә. Микрофонсыз җырлаучының матур, көчле тавышыннан клубның тәрәзә пыялалары зыңгылдап тора иде. Концертны алып баручылар – нәфис сүз осталары тамашачының күңеленә хуш килерлек шигырьләр, берәр җыр язылу тарихын җиткерделәр. Аларның күбесе бакыйлыкка күчте инде, урыннары җәннәттә булсын. 

Хәзерге «йолдызлар» ике метрлы көчәйткеч җайланмалар (чөнки тавышы юк), фонограммага (шигырьнең сүзләрен ятлый алмый, оныта, моның белән җырламыйча басып торырга да була) җырлый, җырлаучы тирәли егетләр-кызлар тузга язмаган хәрәкәтләр ясап, «койрыкларын» болгап торалар. Җырлаучының тавышы булмагач, тамашачылар шуларга карап торырга мәҗбүр. Алар һич югы татарча матур итеп бии белсәләр, халык сокланып карар иде.

7. Заманча аранжировкалар

Халык җырларын заманча үзгәрткәннән соң, ул чын татар җыры булмый. Җырдагы мелизмнар, көйне матурлатучы милли бизәкләр төшеп кала. Ул җыр җырга да охшамаган, акыруы урысча, ә көе чит ил көйләре белән буталган солянка, ботка. Чын татар кешесе күңелендә тискәре тойгылар уята. Шунысына игътибар итәргә кирәк: көйне үзгәртүчеләр татар мелодиясен, аның моңын, матурлыгын аңламаучылар. Күбесе «Музыкальная школа»да укыган, «Музыка мәктәбе»ндә түгел. Остазлары милли музыканы аңлый белмәүчеләр яки теләмәүчеләр. 

8. Йолдызлар, йолдызчыклар

Талантлы яшьләр, әлбәттә, күп. Күпчелегендә җырчылык сәләтләре юк. Халык күңеленә кереп урнашу өчен озын юл үтәргә, күп көч куярга кирәк (тиешле сәләте булганда да). Кечкенә чактан ук җырчы булырга телиләр, чөнки җырчы лом, көрәк белән эшләми, капчыклар күтәреп ташымый. Аларча ул – җиңел кәсеп. Эшләргә атлыгып тормаганга бу шөгыль аларга бик тә кулай. Әти-әниләр дә бу мәсьәләдә балаларына теләктәшлек белдерә. Кайбер йолдызларның колагына бик зур «аю баскан». Шуңа да карамастан, җырлары белән халык күңеленә, тарихка кереп каласылары килә... 

9. Яңа җырлар барысы да бер көнлек 

Хәзерге җырларны (такмакларны) тыңлап бетергәнче үк нәрсә турында җырлаганы онытыла, истә калмый, чөнки аларның эчтәлекләрендә рухи байлык юк. Элеккеге җырларда аның эчтәлегендә халык гыйбарәсе, халык тәҗрибәсе, теләкләре урнашкан була иде. Хәзер ул кыйммәтләрне себереп түктеләр, тәрбия чаралары да бик сыегайды. Яшьләр аларны аңламый, аңларга да теләми, чөнки ул хәзерге тормышка яраклашырга тырыша. Аны дөнья куарга өйрәтәләр, элеккеге кыйммәтләр инде искергән, хәзер алар яшьләргә кирәкми, тормыш итү өчен киртә кебек кабул ителә. Хәзерге җырны (такмакны) тыңлагач, кеше үзенә аннан рухи азык ала алмый, шуның өчен ул онытыла да... 

10. Кешенең яхшы, күркәм сыйфатлары турында җырлар юк... 

Хәзерге җәмгыятьтә кешеләр өчен, бигрәк тә яшьләргә күркәм, яхшы сыйфатлар кирәкми. Алар матди байлыклар бирми, шуңа кызыксындырмый да. Безгә матди байлыклар гына түгел, рухи байлык та кирәк. Рухи байлык булмагач, күңелдә аның урыны буш тормый, пычраклык, хәрам, гайбәт, тәртипсезлек белән тула. Кешенең яшәеше тискәре якка үзгәрә башлый. Сәламәтлеге какшый, тормыш ул теләгәнчә бармый, сәбәбе дә ерак түгел бит. Яшәү рәвеше хәләл булырга тиеш. 

11. Ник мәгънәле, элеккечә озын көйләр язмыйлар? 

Җавабы гади: озын, сузып җырлана торган җырларны башкару такмак җырлау түгел! Аңа табигый матур тавыш та, тиешенчә әзерлек тә кирәк. Мондый мәсьәлә тормышка ашырылган очракта, күп кенә «йолдызлар» төшеп калыр иде. Аларның бу турыда уйлыйсылары да килми. Тиешле шигырьләр дә аларны язучы кешеләр дә уйланачак. Җыр булырлык шигырь язуы шактый авыррак. Кешеләрнең күбесе гадәттә җиңелрәк җырларны сайлый, эштән соң рәхәтләнеп ял итеп утырырга телиләр. Халыкның зәвыгы да шактый бозылды. Ул озак утырырга теләми, такмак тыңлап тизрәк кайтып китәсе килә. 

12. Яшәү мәгънәсе турындагы җырлар? 

Элегрәк аларны мөнәҗәт, бәет төрләренә кертәләр иде. Хәзер ул хакта уйламыйлар да инде. Барлык тәрбия чаралары (җырлар да тәрбия чарасына керә) шоуга корылган. Максаты бер нәрсә – күбрәк керемле булсын, сыйфат ягы мөһим түгел аларга. 

Ник кешеләр агрессив? Балалар нигә тәртипсез? Тормыш ник авыр, яшәү дәрәҗәсе бик түбән? Зәвыксызлыкның нәтиҗәсе шул. Кеше бары үзенең тырышлыгы белән, кемдер сәламәтлеге хисабына ул мәсьәләләрне чишә, бу сорауларга җавап таба...

Лаеклы ялдагы мөгаллим, Хезмәт ветераны, «Татарстан Республикасының Аксакаллар шурасы» әгъзасы 

Нияз БИШБАЛТА,
Казан шәһәре

Комментарии