Аны гөлләр дә ярата...

Аны гөлләр дә ярата...

Кырык ике ел бер урында эшләгән Роза апа Миңнеханова бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. 
Бүген дә яшьләрчә җитез, йөзендә нур балкып торучы Роза Гыйлемхан кызы тугызынчы классны тәмамлагач та Чистай тукыма фабрикасының эксперимент продукция җитештерү цехына өйрәнчек булып эшкә урнаша һәм 42 ел дәвамында әлеге коллективны җитәкли. 
– Тукымалар белән эш итү безнең нәселдән килә. Әти белән әни дә тегүчеләр иде. Тирә-яктагы авылларга чыгып, кайры туннар, төрле кием-салым тегә иделәр. Гаиләбез бик зур. Ун бала үстек. Күз алдыгызга китерегез: әти белән әни яңгыр яки кар димәде, кышкы салкыннарга карамады: тегү машинасын чанага яки кул арбасына салып, кая чакырсалар – шунда кием-салым тегәргә чыгып китәләр. Без, бер көтү бала-чага, аларның кайтуын чиратлашып тәрәзәдән карый-карый, түземсезлек белән көтеп ала идек... 
Аның бала чагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. 
– Ул вакытлар искә төшкәндә тәннәрем әле дә тартышып куя, – ди Роза апа. – Ун баладан бүген берүзем калдым. Туганнарымның урыннары оҗмах түрләрендә булсын! Габдерәүф абыемның Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булуы, Габделәхәт абыйның хәбәрсез югалуы – болар барысы да мәңге төзәлмәс яра булып күңелгә кереп калды. Башка туганнарым да бик иртә вафат булды.
Тукыма фабрикасы Бөек Ватан сугышы башлангач Киев шәһәреннән күчерелә. Аны тиз арада аякка бастырып, фронт өчен кирәк булган кием-салым җитештерә башлау бурычы куела. Билгеле, бу мөһим эштән Роза апаның әти-әниләре, туганнары да читтә калмаган. Гади өйрәнчектән башлаган эшен тора-бара конструктор, аннары рәссам-модельер буларак дәвам итәргә туры килә. Кичке мәктәпне тәмамлагач, баштарак читтән торып техникум, аннары институт тәмамлый. Эше шундый булгач, Һәр яңалыкны вакытында күреп алырга, тиз арада фабрикада кулланырга кирәк була. 
– Кышның салкын көннәрендә тунга төренеп ат чанасында Казанга чыгып китә идек. Адашкан чаклар да булгалады. Ярминкә-күргәзмәләрнең берсен дә калдырмый идек...
Яңадан-яңа технологияләр кулланып эшләүнең нәтиҗәсе дә үзен озак көттерми. «Чистай трикотажы ертылуны белми» дигән гыйбарә ил буенча тарала. Ул чакларны Роза апа гел сагынып искә ала: 
– 1994нче елда фабрикага җитәкче булып килгән Наҗия Мансур кызы Заһретдинова үзе дә тынгы белми торган кеше иде. Безне дә гел рухландырып, канатландырып тора белде. Ул еллардагы үзгәрешләрне санап та бетерерлек түгел: өч катлы цех корпуслары, эшчеләр өчен ашханә, балалар бакчалары, мәдәният сарае, спорт мәйданчыклары, башка күп төрле ярдәмче корылмалар барлыкка килде. Фабриканың барлык эшчеләре кебек, безнең цех коллективы бер гаилә кебек яшәдек. Хезмәттәшләрем Нәкыя Закирова, Наҗия Ибраһимова кебек тәҗрибәле белгечләр белән бергә-бергә таулар күчерерлек иде. Кирәк була калса, шимбә-якшәмбедә дә эшләдек. Ә инде бәйрәмнәр, ял итүләр гомергә истә калырлык узды. Ул елларда без җырламаган бер җыр калдымы икән? Юктыр...
Кыскасы, тырышып эшләргә дә, күңелле итеп ял итәргә дә өлгергәннәр... Шуның өстенә Роза Җәмил кызы Миңнеханова берничә тапкыр Чистай шәһәр Советы депутаты буларак та җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Булачак ире Җәмил Гарәфетдин улы белән дә шул елларда танышалар. 
– Ирем 40 елдан артык үтә дә җаваплы эш башкарды. Районның барлык финанслары өчен җаваплы иде. Хәтерлим, Татарстанның ул вакыттагы финанс министры Шамил ага Мостаев иремә «Татарстанның атказанган финанс хезмәткәре» дигән мактаулы исем биргәндә: «Һәр районда Җәмил Гарәфетдинович кебек райфо җитәкчеләре булса, без күптән коммунизмда яшәгән булыр идек», – дигәч, зал тулы халык торып басып алкышлаган иде...
Кызлары Венера белән уллары Илдус та әти-әнисенең йөзенә кызыллык китерми яши. Икесе дә башта техникум, аннары югары уку йорты тәмамлаган белгечләр. Улы – алты бала әтисе Илдус Гарәфетдин улы – Кырымда төзелештә, Венера ханым күчемсез милек белән идарә итү оешмасында эшли. 
– Балаларыма, оныкларыма бик рәхмәтлемен. Бер генә көн дә хәлемне белми калганнары юк. Улым белән кызым ай саен чиратлашып яныма кайталар, – ди Роза апа.
Озак еллар намуслы хезмәте өчен хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булган Роза апа сиксән яшен тутырган көннәрдә дә актив тормыш алып бара. Атна саен мәчет каршындагы дини курсларга укырга йөрергә дә өлгерә. 
Роза апаның һәр иртәсе гөлләр белән сөйләшүдән башлана. Тәрәз төпләрендә әллә ничә төрле гөл чәчәк атып утыра. Җәй җитте исә, бакчада ул үстергән чәчәкләргә сокланмаган кеше калмый, диләр. Күңеле матур кешене гөлләр дә ярата бугай шул... 
Камил СӘГЪДӘТШИН,
Казан шәһәре

Комментарии