Тамырларны барлыйбыз

Тамырларны барлыйбыз

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә менә инде 5нче тапкыр Республика күләмендә «Шәҗәрәм» конкурсы үткәрелде. Быел без аны 21нче мартта көн белән төннең тигезләшкән мәлендә, Нәүрүз бәйрәме көнне уздырдык. Аны ел саен Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырабыз. Нәсел тарихларыбызга караган олуг конкурсны шушы оешмаларны җитәкләүче шәхес, Русия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева ачты. «Шәҗәрә төзү – шәҗәрә агачы һәм буыннар тезмәсен барлау белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы ул илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең эшенә һәм тормыш юлына, күпсанлы кардәш-ыруның бәйләнешләренә ачыклык кертә. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын ачыклый ала», – диде ул. Үз нәсел шәҗәрәсен, әти-әнисе туган нигезе Әлки районы Иске Чаллы авылы халкының шәҗәрәсен дә эшләткән инде ул.
Конкурска барлыгы 25кә якын гариза килгән иде. Казанның «Татар телендә тәрбия бирүче 67нче катнаш төрдәге балалар бакчасы»нда тәрбияләнүче 7 яшьлек Альберт Харитонов һәркемне хәйран калдырды. Ул әнисе, тәрбиячеләре белән килгән. Алар 15 буын нәсел шәҗәрәсен төзегәннәр. Гаиләләрендә сакланучы борынгы Коръәнне дә күрсәттеләр. 
Казанның 175нче гимназиясеннән Мостафа Закиров Дәрдемәнд шигырен яңгыратты. Әнисе, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлия Хәмәтгалиева үз нәселләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 
Мамадышта гомер итүче Муллахмәтовлар гаиләсе дә зур күләмдә эшләнгән шәҗәрә агачын алып килгән. «Шәҗәрәм» конкурсында Әлки районы мәктәп-гимназияләре ел саен катнаша. Быел да районның Иске Салман авылы белем учагы һәм Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары чыгышы игътибарга лаек булды. Киров өлкәсе Иске Йөрек авылы мәктәбеннән Әмир Хәлиуллин һәм Гүзәл Сәләхиева да татар әдәби телендә сокланырлык итеп үз нәселләре турында сөйләде.
Татар шәҗәрәләрен өйрәнүдә мәшһүр дин әһелләре һәм галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин традицияләрен хәзерге заманда дәвам итүче, аны фән дөньясында дөньякүләм күтәрүче, меңьеллык татар тарихын бүгенге көн белән тоташтыручы шәхесләр бар. Шәҗәрәләр төзүче әдәбият галиме Нәҗип Исмәгыйлев төрки дөнья мәйданында танылган рәссам-хаттат безнең 5нче тапкыр жюри рәисе. Шулай ук тарихчы-галим Марсель Әхмәтҗановның шәкерте, филология фәннәре кандидаты Гөлнара Зәйниева эшләрне бәяләп урыннар билгеләде.
Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Һәрбер катнашучыга шәхесләр портретлары сурәтләнгән блокнотлар бүләк ителде.
Флюра АБДУЛЛИНА
Казан кооператив институтының 
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Комментарии