Нижгарда татар мирасы

Нижгарда татар мирасы

ТАТАР ДАЛАСЫНДА, БАЙБАКЛАР ПАТШАЛЫГЫНДА...
Сезнең Татар Даласын күргәнегез бармы? Каядыр Ырынбур, Чиләбе якларында түгел, нәкъ менә Русиянең уртасында, Нижгар төбәгендә гасырлардан калган Татар Даласы барлыгын белә идегезме? Гомердә дә сука күрмәгән, сөрелмәгән-чәчелмәгән, дөньяның бик күп үләннәрен, бөҗәкләрен, тереклекне үзендә саклаган Татар Даласын? Без менә хәзер ирем Хөсәен белән шул далада йөрибез... Хәер, дала дигәндә тоташ сахраларны күреп өйрәнгән кешегә биредәге күренеш сәер тоелырга мөмкин, чөнки монда таулы дала. Шул таулы булганга, сука керә алмаганга исән калган дала бу! Татар Даласының тигез урыннары инде күптән сөрелгән, чөнки монда иң яхшы кара туфрак, гөл бакчасы кебек җирләр... Аларга күптән хуҗа табылган инде. Ә менә бу тау араларында калган дала җирләре гасырлар буе Әтәр авылының печәнлек җирләре булган. Иремнең сөйләве буенча, авыл халкы анда айлар буе шалашлар корып яшәп печән чапкан, аны шунда кибәннәргә куеп калдырган, кыш көне чана юлы төшкәч, кипкән печәнне өйләренә кайтарганнар. Совет чорында бу тәртип бетерелгән, анда колхозның көтүлек җирләре булган. Бу җирләр хәзер дә Әтәр авылыныкы, әмма ул дәүләт тарафыннан табигать тыюлыгы (заказник) дип игълан ителгән, анда мал йөртелми, печәне чабылмый, даланың тереклек дөньясын галимнәр өйрәнә. 
Бу таулы даланы табигать тыюлыгы дип игълан итүнең төп сәбәбе – мондагы гаять бай, күптөрле, үзенчәлекле дала үсемлекләрен, тереклек дөньясын һәм дала байбакларын (сурок) саклап калу өчен эшләнә. Заманында бу байбакларны инде кырып бетергән булалар, аларны яңадан читтән китереп, далага җибәрәләр. Хәзер монда, чын мәгънәсендә, байбаклар патшалыгы, алар бөтен Чагыл (Цагыл) тауларын басып алганнар. Бу гаҗәеп тере, акыллы җәнлекләрне без дә бинокль белән озак күзәттек, чөнки якыная башласаң, алар сызгыра-сызгыра җир астындагы ояларына кереп чумалар, шулай хәвеф килгәнен бер-берләренә хәбәр итәләр. Чагыл тавының бөтен сыртлары байбак куышлары белән тулган, алар тар сукмаклар белән тоташкан, аны байбаклар үзләре таптап салган.
Байбакларның җәйге һәм кышкы җир оялары була икән. Ерактан караганда, алар кеше кебек – арт аякларына торып басып, даланы күзәтәләр. Байбаклар дала үләне белән тукланалар, су эчмиләр диярлек, чөнки аларга үлән суы да җитә икән. Байбаклар салкын кышларны җир астында йоклап уздыра. 9 ай – август азагыннан март башына кадәр йоклыйлар! Аның каравы, апрель азагында-май башында инде балалары дөньяга чыга һәм үлән ашый башлый... 
«Мусульмане считают сурка «братом по вере», потому что каждое утро, выходя из норы и обратясь на восток к восходящему солнцу, он трет лапками мордочку, как бы совершая намаз», – дип яза байбакларны өйрәнүче белгечләр. (Бакка С.В., Киселёва Н.Ю. Портреты природы. Степи Нижегородской области. Фотоальбом. – Нижний Новгород: экоцентр «Дронт», 2015. – стр. 47.) 
Фән телендә бу төньяк далалары «луговые степи» дип атала, чөнки аларда дөньяда тиңе булмаган болын чәчәкләре үсә. Алар барысы да «Кызыл китап»ка кертелгән, дәүләт тарафыннан да, халыкның үзе тарафыннан да сакланырга тиеш. Әмма, әйткәнебезчә, сөрелгән далада инде иген үсә, борынгы бөеклекнең кыйпылчыгы гына бу тау битләренә сыенып, яшеренеп яшәп ята... Чал даланың көмеш чәчләре булган кылганнарның монда сигез төре үсә! Далада агач үсми, бары куаклар гына, һәм ниндиләре әле – миндаль, дала чиясе, гөлҗимеш. Җиләкләрдән кара җиләк (еживика), җир җиләге, исемнәрен дә язып бетерерлек түгел мең төрле аллы-гөлле чәчәк, алар арасында мыжгып торган бөҗәкләр, кош-кортлар – барысы да бар монда! 
Ә нинди ис! Сез даладан баш әйләндергеч нинди хуш ис килгәнен беләсезме? Ул – эссе кояш исе, кыйбла яктан – Кырым тарафларыннан искән кайнар җил исе, аяк астында күч-күч булып үсеп яткан чамбыр (чабрец) исе... Әйе, кылганнар даланың йөзе булса, чамбыр – аның кыргый һәм татлы исе! Юкка гына руслар аны «богородская трава» дип атамыйлар шул, аны дәва өчен генә тоталар. 
Әйе, без ирем белән боларның барысын да күрдек – үзебез яшәгән авылдан кул сузымында гына булган Татар Даласын күрдек, зәңгәр күкне иңләп очкан кагау – бөркетләрне, сызгырып сәлам биреп калган байбакларны, исе кулларыбызга сеңгән чамбырларны күрдек... Заманында Дикое Поле – Татар Даласы дип аталган борынгы тарихыбызны күрдек, ул безнең янәшәбездә генә икән бит! Сез дә авыр эштән, дөнья мәшәкатьләреннән бераз арынып, шул матурлыкны күрергә вакыт табыгыз әле, үкенмәссез! 
Нинди бөек, нинди гүзәл син, Татар Иле! Биек тауларың, чиксез далаларың, алтын кырларың, чәчәкле болыннарың, шулар арасына энҗе бөртекләре булып сибелгән авылларың белән нинди газиз һәм кадерле син! Һәм шушы тарихны, шушы байлыкны, шушы гүзәллекне саклау безгә Аллаһтан әманәт итеп бирелгән. Һәм шушы изге мирасны, Татар Даласын, милләт тарихын, кадерен белеп, без килер буыннарга да тапшырырга тиеш... Моны һәр татар яхшы аңласын иде... 
ХӘЙДӘР БИГИЧЕВ ТУГАН АВЫЛ
Бүген ирем Хөсәен белән Хәйдәр Бигичевның туган авылы Чүмбәлидә булдык. Безнең бу авылда булганыбыз бар иде инде, шуңа күрә язганымны кабатлап тормыйм. Авылга нигез 1644нче елларда салынган, дип язсалар да, ул тагын да борынгырак булырга мөмкин. Әйтүләренчә, Чүмбәлинең 14 гасырга, ягъни, Алтын Урда чорына каравы турында яңа мәгълүматлар табылган, әмма алар фәнни әйләнешкә кермәгән әле. Монда сүз Искеләр дип аталган, авылның элеккеге урыны турында да барырга мөмкин. Чүмбәли турында бер китап язылган инде, хәзер икенчесе әзерләнеп ята, мөгаен, шунда тулырак мәгълүмат алырбыз, ин шәә Аллаһ!
Егерменче гасыр башында Чүмбәлидә сигез мәчет булган, ә 1925нче елда анда 5 мең ярым кеше яшәве билгеле. Ә хәзер 300-400 кеше, 2 мәчет калган... Татарларны Мәскәү һәм Нижгар йоткан, бик сирәкләре, Хәйдәр Бигичев кебек талант ияләре генә, Казанны сайлаган. Хәзер монда мәктәп тә юк икән, мәдәният йорты да ябылган. Ә авыл барыбер бирешми, үзенчә матур гына яшәп ята. Мәскәүгә киткән мишәрләр дә туган авылларында нигезне бетермәгән, җәйләрен үзләре дә, балалары да Чүмбәлидә. Авылда хан сараедай матур, нык йортлар күп, мәчеттә җәй буе балаларга дин сабаклары укыталар, шул күңелгә җылылык салды. Авыл имамы Наил хәзрәт Абдряхимов белән очрашып, алга таба Чүмбәли буенча уртак эшләребезне барладык, ә алар шактый булып чыкты.
Шуңа да игътибар иттек – Чүмбәли тирәсендә табигать бик матур икән! Авылдан ерак түгел борынгы тирән күл бар, ул Кыр күле дип атала, ягъни, даладагы, кырдагы күл. Далада, гадәттә, күлләр булмый, бу җир убылудан барлыкка килгән күл булырга мөмкин. Бу күл инде җырларга да кергән, аны Хәйдәр Бигичевның сеңлесе Халидә Бигичева башкара. Кыр күле тирәсендә урман шаулый, әмма бу совет чорында ук кеше кулы белән утыртылган урман. Күлдән ерак түгел бер чишмә бар, ул Азатлык чишмәсе дип атала. Миңа исеме бик охшады, әмма бу исемне аңа кем биргәнен әлегә ачыклый алмадым. «Хәйдәр Бигичевның да балачагы шушы күл буйларында йөреп, салкын суларында йөзеп, шушы чишмә суларын эчеп узган бит!» – дип уйладым. Әйе, бу авылдан талантлы җырчылар Хәйдәр Бигичев, Халидә Бигичева, Роза Хәбибуллина чыккан, танылган дин әһелләре Шамил һәм Илдар Галәветдиновларның да нәсел тамырлары моннан. Чүмбәлидән чыккан күренекле шәхесләрне барлау дәвам итә, хәтта Шиһабетдин Мәрҗанинең дә нәсел тамырлары биредән, дип әйтәләр. Бик мөмкин, чөнки бу як мишәрләре үзләренең гаярьлеге, укымышлылыгы, таланты һәм тырышлыгы белән аерылып тора. Менә шушы асыл сыйфатлар аларны урыс арасында да татар итеп саклап калган инде... 
БАЛАЛАРНЫ ТАТАРЧА ӨЙРӘТӘБЕЗ
10нчы июль көнне Чүмбәли авылында китап укучылар белән очрашу булды. Мәдәният йорты авария хәлендә булганлыктан, очрашу элеккеге урта мәктәп бинасында үтте. Балалар булмау сәбәпле, инде мәктәп тә эшләми икән, җимерек мәдәният йортыннан китапханә һәм клуб бирегә күчерелгән. Монда шәһәрләрдән ялга кайткан балаларга җәйге ислам лагеры оештырылган, очрашуга алар да килгән иде. Әлбәттә, балалар татарча белми, олы һәм урта буын әле татарча сөйләшә, әмма татарча укучылар инде азаеп бара. 
Шулай булуга карамастан, мин очрашуга килгән халык белән татарча аралаштым. Иң беренче эш итеп, күренекле авылдашлары Хәйдәр Бигичев турында сөйләдем, мондый талант иясенең мең елга бер тууын әйттем, әмма аның иҗаты әле лаеклы бәясен алмавын искәрттем. Бүгенге көндә ни туган авылында, ни Казанда Хәйдәр Бигичевның музее юк, мирасы һәм иҗаты тирәнтен өйрәнелмәгән. Мин шулай ук үз тормышым һәм иҗатым, татар әдәбияты һәм тарихы турында да тулы мәгълүмат бирдем, Нижгар төбәгендә әле ачылмаган мишәр тарихы турында сөйләдем. Ирем Хөсәен Аймалетдин белән бу очрашуга минем китапларның күргәзмәсен әзерләп алып килгән идек, алар турында да җентекләп сөйләдем. Хөсәен дә, төбәк тарихчысы буларак, бу якларның узганы һәм бүгенге хәле турында күп мәгълүмат бирде.
Иремнең бүген туган көне иде, аңа 65 яшь тулды, шул уңайдан авыл имамы Наил хәзрәт Абдряхимов аны котлап, кыйммәтле китап бүләк итте. Мин исә, үз чиратымда, авыл китапханәсенә «Гөләйза», «Кырык сырт», «Татарская мать Чингиза Айтматова» китапларын бүләк иттем, шигырьләремне укыдым.
Алга таба җәйге ислам лагерына йөргән балаларга татар теле укыту турында да сүз булды. Быел Уразавыл һәм Пашатта җәйге ислам лагерына йөргән балаларга татар теле укытыла башлаган, димәк, моны башка авылларда да эшләп була! Шул уңайдан, Чүмбәледә дә балаларга татар теле укытылырга тиеш, дигән фикергә килдек. Наил хәзрәт тәкъдиме белән, бу эшкә мин алындым, ин шәә Аллаһ! Без хәзер кайда мөмкин – шунда татар телен кертергә тиешбез, бигрәк тә татар балаларына үзебезнең алты хәрефне булса да өйрәтеп калдырырга тиешбез. Иң мөһиме – балаларда татар теленә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту, аларга кемлекләрен исләренә төшерү. Без хәзер дәүләттән, мәктәпләрдән, ата-аналардан гына көтеп утырсак, киләчәктә бөтенләй телсез калырга мөмкинбез. Шуңа күрә, телебезне саклап калу өчен һәркем, бигрәк тә татар зыялылары, бүгеннән үк кулыннан килгәннең барысын да эшләсен иде...
Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
Түбән Новгород өлкәсе

Комментарии