Грузин чәе

Грузин чәе

«Ачык чырай – такта чәй», – диләр бит безнең татарда. Чөнки татарны чәйдән, чәйне татардан аерып булмый. Әлбәттә бу яңалык түгел, ә мин яңалык язарга җыенмыйм да, киресенчә күптән онытыла язган нәрсәләр турында язачакмын.
Гарәпләр чәйне инде ХII гасырда ук белгәннәр. Болгар сәүдәгәрләре, аны Урта Азиядә, сәүдәгәрлек кылганда татып караганнар булса кирәк. Бөек Ефәк юлы моңа сәбәпче. Шулай итеп, чәй эчү культы шул юл белән безгә килеп кергән.
Барыгыз да хәтерли, фил төшерелгән «Индийский» чәйне... Ул чәй кулга төшсә бәхет булып исәпләнә иде. Әлбәттә аны безгә Һиндстаннан китермәгәннәр, чәй тартмаларына Мәскәүдә, Иркутскида, Рязаньда, Уфада, Одессада тутырганнар. Бүген күз алдына да китерүе авыр, кешеләр шул чәйне алыр өчен сәгатьләр буе чиратта торалар иде. Мин үскәндә, бездә бөтенләй сатмыйлар иде аны, Мәскәүдән кунаклар кайтсалар гына күчтәнәч итеп алып кайталар иде...
Һаман сүземнең төп темасына килеп җитә алмыйм. Бездә исә, әлеге такта чәй һәм Грузин чәе сатыла иде. Грузин чәен эчеп караучылар белә инде, аның нинди икәнен. Ул тоташ йомычкадан, чыбыклардан тора, аны инде, бераз чәй төсе чыксын өчен кайнаталар иде... Менә, сүзем шул Грузин чәе турында булачак (кибеттәге түгел, чын Грузин чәе турында).
Сиксәненче еллар ахырында мине хәрби хезмәткә алдылар (ул вакытта солдатка бармый калу башка да кереп чыкмый иде, киресенчә, бармый калу оят). Мин Краснодар шәһәренә эләктем. Ярты ел шунда хезмәт иткәч, кече сержант дәрәҗәсе бирделәр дә, Грузиягә озаттылар. Безне көнбатыш Грузиядәге Лесичине дигән авылга алып килделәр. Ике катлы йорт бирделәр, ишекләре, тәрәзәләре ватык, эченнән ике машина чүп-чар чыгардык. Кыскасы, шул йорттан казарма ясадык. Анда йомшак субтропик климат булганлыктан, бар нәрсә дә үсә. Әфлисун, лимон, груша, алыча, виноград, инжир, гранат, мандарин (мандаринны ашап туйгач ыргытышып уйный идек)... Без моңарчы ишетмәгән дә булган ни генә үсми, кыскасы. Иң мөһиме, күп итеп чәй үсә. Нәкъ шушы авылда чәй фабрикасы урнашкан, ул чәйне кибеттәге чәй белән чагыштырып булмый, филле чәең бер кырыйда торсын. Аны посылка итеп шактый салдым туган авылыма... 
Алайса без моңарчы эчкән йомычкалы Грузин чәе каян килгән диярсез... Анда чәйне, елына дүрт тапкыр җыялар. Иң яхшы чәй, май һәм август аенда җыелганы. Чөнки анысын кул белән җыялар, ә калганын махсус трактор җыя. Анда инде йомычкалары да эләгә. Әлбәттә Грузия турында күп кызыклы нәрсәләр сөйләргә була, әмма озакка китә. Ә менә андагы кебек чәйне, әлегәчә татып караганым юк әле...
ГРУЗИН ЧӘЕ, ЯКИ МЕГРЕЛ ҖИРЕ
Грузин чәе турында язгач, дәвамын көтүчеләр дә бар икәнлеге ачыкланды. Иң элек кунакчыллык турында сөйләшеп алыйк. Без татарлар, кунакчыл халык бит, берәр кеше безнең өйгә кереп юлыкты икән, аны бер чынаяк чәйсез чыгарып җибәрмиләр. Үзегез беләсез, чәй янына өйдә нинди төр ризык бар, барысы да диярлек өстәлгә чыга. Бигрәк тә хуҗабикә берәр камыр ризыгы пешергән булса, өстәвенә аның камыры уңган булса, ул аны авыз иттермичә чыгарып җибәрми. Килүче аны мактап та ашаса – ул инде аннан чиксез ләззәт ала.
Грузиннар да кимен куймыйлар, алар да кунакчыл халык. Аларның беренче сүзләре, «тэбе здэс нравитсья»? Гомумән аның өендә генә түгел, Грузия турында сүз бара. Алар да өстәлне мул күрсәтергә яраталар, ни барын өстәлгә куялар. Аларда бөтен ризык бик нык борычлы, бер кабуга авызга «ут каба» – бер ияләшкәч шунсыз ризык, ризык түгел кебек тоела башлый. 
Шундый бер кызыклы факт – сөтне алар сөт килеш кулланмый диярлек, аннан сыр ясыйлар. Мин бер тапкыр, мөмкинчелек булудан файдаланып, кыстыбый пешерергә уйладым. Бәрәңгене сөтсез төеп булмый бит, сөтне көчкә таптым. Сыер сауган гына вакытка туры килеп, көч-хәл белән аңлатып, бер литр сөт алдым. Аннан алар кукуруз оныннан пешерелгән ботка – «мамалыйга» яраталар (миңа ошамады, бер кашык капкан идем, көчкә йоттым). Үләннәр белән ясалган соус сыман массага болгатып ашыйлар. Яшерен-батырын түгел, шәрабсыз грузин өстәле була алмый. Әмма анда бер исерек грузинны күрә алмыйсың, бигрәк тә урамда селкенеп йөрүчесен... Мин булган урын, Көнбатыш Грузия, анда мегреллар яши. Алар паспорт буенча шул ук грузиннар – диалекты буенча гына аерылалар (безнең мишәрләр кебек). Аларны «грузин яһүдләре», – дип атыйлар. Тагын бер үзенчәлекле нәрсә, Һиндстандагы сыман сыерлары теләсә кайда йөри, юлга да чыгып ятарга мөмкин, машиналар кычкыртмый-нитми генә әйләнеп үтәләр. Аның каравы кара-каршы килүче ике машинада танышлар булып чыкса, алар машиналарын туктатып сөйләшә башласалар – сүзләре бетмичә кузгалмыйлар. Ике яктан да машиналардан койрык җыела, барысы да кычкырталар, әмма килеп бер сүз әйтүче юк. Тегеләрнең сүзе беткәч, барысы да кузгалыша.
Ә инде чәйгә килгәндә, чәй фабрикасында чәй, тау булып өелеп тора, склад дигән җирдә. Ул склад түбәсен каплаган бер урын, ишекләр дә, йозаклар да юк (аларда урлашу дигән нәрсәне белмиләр дә). Чәй үсә торган басу, дип әйтимме, яшел келәм кебек, дөресрәге, янәшә салынган тар паласларны хәтерләтә. Куакларының биеклеге 70-80 сантиметрдан артмый, йомшак түшәккә яткан сыман өстенә менеп ятарга була. Ләкин озак ятарга ярамый, еланнар йөргәли чәй арасында. Андагы табигать үзенчәлекле, матур әлбәттә. Тик анда бездәгечә төз булып үскән, күккә ашкан агачлар сирәк күренеш, күбрәк кәкре-бөкре чәнечкеле агачлар. Еш кына койма урынына шул чәнечкеле куакларны утырталар. Әлбәттә ул яклар турында язып бетерә торган түгел, хикмәтләр күп анда. Менә мин дә бит инде утыз елдан артык анда күргән кичерешләр белән бүлешәм. Ул дәвердән бирле күпме сулар акты, нәрсәләр генә булып бетмәде...
Татарстанның атказанган артисты Илсур МОРТАЗА

Комментарии