- 19.01.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, №1 (гыйнвар)
- Рубрика: Әстагафируллаһ...
«Алдадылар. Аларга үз кулларым белән картадагы акчаларны тапшырдым. Мошенниклар тозагына эләктем».
Әлеге сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хәер, мошенниклар турында гел ишетеп торсак та, аларның кармагына эләгүчеләр очрап тора. Моңа заманча технологияләр һәм интернет челтәре дә сәбәпче. Халык хәзер төрле товарлар эзләүне дә интернет-кибетләр аша гына башкара бит. Халыкның уяусызлыгыннан файдалана белүчеләр өчен бу, үз чиратында, җиңел акча эшләү алымы гына.
Үзем дә мошенниклар тозагына эләгүчеләр исемлегендә. Ел азагында картамдагы акчадан колак кактым. Үз ваемсызлыгым аркасында, әлбәттә. Алдарлар берәүнең дә башына мылтык терәми, бик оста эш итә: акчаңны үз кулларың белән аларның букчасына салып куясың. Бала товарлары сата торган сайт аша киемнәр сатып аласы идем, карта номерлары һәм берәү дә белергә тиеш булмаган «серле өч санны» әйтеп ташлаганымны үзем дә сизми калдым. Бу хакта берәүгә дә әйтергә ярамаганын да беләм инде югыйсә. Мошенниклар чегәннәр кебек Интернет аша да күз буарга сәләтле, диләр. Моңа чыннан да ышандым.
Кеше күңел ачу һәм төрле хезмәтләрне табу өчен социаль челтәрләрдәге мәгълүматлардан файдалана. Ә бит әлеге технологияләрне мошенниклар да оста куллана. Алар хәтта пандемия шартларында да йоклап ятмады. Кешеләрнең акчаларын үзләштерү өчен социаль челтәрләргә кереп, корбан эзләде. Аннан соң ул кешенең әти-әнисенә шалтыратып: «Балагыз кеше бәрдерде, зур күләмдә акча кирәк», – дип язды, янады, куркытты. Мондый янауларга, гадәттә, беркая да чыгып йөрмәгән авыл кешесе тизрәк ышанды. Мисал өчен, 2023нче елда Мөслим районында 25 кеше мошенник корбаны булырга өлгергән – аларга барысы 100 миллион сумнан артык зыян килгән.
Шунысын искәртү мөһим: мошенниклардан зыян күргән очраклар бик авыр ачыла торган җинаять төренә керә. Өметсез эшләр дип әйтсәк тә, ялгышмабыз, чөнки мошенниклар күбрәк чит регионнардан элемтәгә чыга. Чит исемгә алынган сим-карталар, банк карталары белән шәхесне ачыклау – мөмкин булмаган эш.
Мошенниклар соңгы арада интернет челтәре аша дәүләт органнары исеменнән компенсация һәм матди ярдәм бирү турында мәгълүмат та тарата башлады. Беркатлылар исемлегендә декрет ялында утыручылар, күп балалы әниләр, өлкән яшьтәге гражданнар күбрәк. Карта номерларын язып, «хәзер акча күчә» дигән алдауларга ышанып, алар карталарында булган санаулы акчаларыннан да мәхрүм кала.
– Ни өчен мошенникларны җавапка тартуы авыр? Халык үз теләге белән алдарларга карта номерларын әйтә, бернинди басымсыз банк картасында булган акчаларын чит кешегә күчерә. Банк хезмәткәре беркайчан да сезнең банк картагыз турында мәгълүмат сорап утырмаячак, чөнки аларда сезнең турыдагы бөтен мәгълүматлар да күптән бар. Банк картасын алганда аның кодын юкка гына конверт эченә салып бирмиләр. Бу кодны бары тик сез генә белергә тиеш! Ниндидер кэшбек акчалар күчә, дәүләт ярдәме була дип, мошенникларга ышанып утырмагыз! – дип кисәтә полиция хезмәткәрләре.
Әгәр банктан шикле шалтыратулар килсә, озак сөйләшми генә телефонны куегыз һәм бу номерга үзегез киредән шалтыратмагыз. Банкның «кайнар линия»се телефон номерын җыегыз: бу номер банк картасының икенче ягында яки банкның рәсми сайтында язылган. Банк белән элемтәгә кергәч, сезгә шундый шалтырату булуы турында хәбәр итәргә кирәк. Банкта бу очракны теркәп куячаклар һәм мошенниклар эше түгелме дип тикшерәчәкләр, – ди банк хезмәткәрләре.
Каушарга, ашыгырга кирәкми. Әгәр банк сезнең счетлар белән ниндидер шикле операция башкарылуын ачыкласа, ул аны ике тәүлеккә туктата. Бу вакыт эчендә банкка әлеге операцияне раслау яки аны кире кагу турында шалтыратып хәбәр итәргә була. Әгәр 48 сәгать эчендә шалтыратмасагыз, туктатылып торган операция ахыргача башкарылачак.
2020нче елда Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина да мошенниклар тозагына эләккән иде. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә бүлеште.
«Мошенниклар! «Яндекс.Такси» өчен акча түләдегез дип 10нан артык смс килде. Картамны карасам – акчам калмаган. Мошенниклар персональ мәгълүматлар белән ничектер файдаланганнар һәм акчамны алганнар», – дигән Эльмира.
Җырчының бу гаделсезлектән кәефе кырылган. «Мин-артист, музыкант. Бердәнбер хезмәт хакым – ул концерт эшчәнлеге, сәхнә. Мин шәхси эшмәкәр буларак теркәлгәнгә, дәүләтемә үз салымнарымны гел түлим, барысы да мөмкин кадәр ачык, закон бозмыйча, намус белән яшим. Ә хәзер... мине барысыннан да мәхрүм иттеләр. Үз-үзеңне изоляцияләп утырткан илдә хәзерге хәлем белән мине эшсез, акчасыз калдырдылар һәм барысы да кайчан торгызылачагы билгеле түгел. Хәтта картада булган акчаларны да урладылар. Банкка шалтыратып, миңа берни белән дә ярдәм итә алмаячакларын белдем. Мине полициягә җибәрделәр, мошенниклык факты буенча гариза язарга диделәр. Рәхмәт сиңа, куәтле илем!».
Соңгы вакытта җинаятьчеләрнең кешеләрне хокукка каршы гамәлләргә җәлеп итү, диверсияләргә, ут төртүгә тарту өчен мессенджерлар һәм телефон шалтыратулары куллану очраклары ешайды. Мошенникларның схемалары стандарт: алар үзләрен банк яки махсус хезмәтләр кешеләре дип таныштыра, махсус операция үткәрүдә ярдәм итү сылтавы белән күрсәтмәне үтәүне таләп итәләр, яки шактый зур бүләккә вәгъдә бирәләр. Явыз ниятлеләр барлык мөмкин булган ысуллар белән манипуляцияли: алдан шәхси мәгълүматлар, акчалар турында мәгълүмат алалар, аларны кулга төшерәләр, кредит алырга мәҗбүр итәләр.
Мондый очракка тарыганнар бихисап. Шуларның кайберләре турында язам. Сабак булсын, беркайчан да мондый очракка тарымам дип әйтеп булмый, ә белеп торуың хәерле.
Узган ел Уфа шәһәре буенча 7нче полиция бүлегенә 60 яшьлек медицина хезмәткәре мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз социаль челтәрләрнең берсендә инвестицияләр кертеп җиңел табыш алырга тәкъдим итүче реклама белдерүенә җавап биргән. Ул шул сайтта теркәлгән һәм тиздән аның белән, янәсе, финанс белгече элемтәгә кергән. Шалтыратучы инвестиция компаниясе турында сөйләгән һәм акча салып, эшләп карарга тәкъдим иткән. Беренче вакытта ханым табышның сизелерлек артуын күргәч, бик шатланган, шуңа күрә җинаятьчеләр киңәше буенча зуррак акча салырга карар иткән.
Башта ул бөтен акчасын биргән, ә аннан кредит рәсмиләштергән. 2,5 миллион сумнан артык акчасын ул «инвестиция» счетына күчергән. Бик зур сумма җыелгач, акчасын алырга уйлаган, ләкин булдыра алмаган, шунда ул мошенниклар белән эш итүен аңлаган.
Шуннан соң ул акчаны кире кайтару өчен юристларга мөрәҗәгать иткән. Ләкин монда да ул аферистларга эләккән. Зыян күрүче ялган белгечкә 500 мең сумнан артык акча биргән, әмма вәгъдә ителгән ярдәмне ала алмаган.
Нефтекама шәһәре буенча полиция бүлегенә шундый ук гариза белән 30 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Танышу сайтында ул бер кыз белән танышкан. Сөйләшә торгач, ул кыз өстәмә акча эшләү ысулын тәкъдим иткән. Эшнең асылы – биржада валюта белән сәүдә итү. Бу тәкъдим аңа ошаган, ир-ат 2,5 миллион сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм «финанс аналитигы» җитәкчелегендә аларны отышлы проектка салган. Әмма акчасын кире чыгара алмагач, ул үзен алдаганнарын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы таныш булмаган кешеләр белән телефон аша аралашканда сак булырга өнди. Җиңел акча эшләргә вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз, дип кисәтә.
26нчы февральдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлегенә 82 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Аның белдерүенчә, хатын-кыз телефон мошенниклары кулыннан зыян күргән. Хатынның стационар телефонына билгесез кеше шалтыраткан, ул туганының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен һәм ашыгыч рәвештә курьер аша акча бирергә кирәклеген хәбәр итә. Пенсионер хатын алдауны тиз генә абайламаган, җинаятьчеләр белән аралашуын дәвам иткән һәм 240 мең сумга якын җыйган акчаларын бирергә ризалашкан. Озакламый аның янына бер ир кеше килеп, акча салынган пакетны алып китә. Соңыннан гына хатын туганының тәртиптә икәнен ачыклый.
Ә телефон аферистлары моның белән генә чикләнми һәм хатыннан тагын 500 мең сум таләп итә. Мөрәҗәгать итүче мошенникларга кирәкле сумма өйдә юк, ә банк иртәгә генә эшләвен әйтә. Хатын-кыз шул рәвешле полиция хезмәткәрләренә ярдәм итә. Икенче көнне хатын-кыз, полицейскийларны алдан булачак очрашу турында кисәтеп, курьерны көтеп ала.
Мошенник озак көттерми. Хокук сакчылары җинаятьчене акча алган чагында тоткарлый. Элегрәк хөкем ителүче 25 яшьлек егет Интернетта өстәмә эш табуын әйтә. Аның вазыйфа бурычлары кешеләр янына акча алырга килүдән гыйбарәт була. Һәр заказ өчен шикләнелүче бүләкләү сыйфатында билгеле бер процент алган, ә калган сумманы «эш бирүчегә» күчергән.
Әлеге фактлар буенча мошенниклык буенча җинаять эшләре кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре тоткарланучының республика территориясендә һәм башка төбәкләрдә шундый ук җинаятьләр кылуга катнашуын ачыклый.
ИСТӘ ТОТ!
«Ватаным Татарстан»: Һәркем белергә тиеш гадәтләр һәм кагыйдәләр:
– электрон почта аша килә торган һәр хатка, хаттагы һәр сылтамага тәнкыйди карарга, хатны ачканчы, берничә кат тикшерергә (кем җибәргән, кайдан килгән);
– вирустан саклаучы җайланмалар кулланырга;
– банк картасындагы исәп-хисап эшләрен күзәтеп торырга, шикләндерә торган гамәлләр булса, банкка мөрәҗәгать итәргә;
– гаджеттагы операцион системаны, кушымталарны даими рәвештә яңартып торырга (обновление);
– «двухфакторная аутентификация» функциясен кулланырга;
– күп кенә социаль челтәрләрдә «Настройки» өлешендә «конфиденциальность» дигән бүлек табарга була. Аннан файдаланырга;
– киберһөҗүмгә каршы торырлык ышанычлы пароль кулланырга;
– ниндидер кушымта йөкләтергә кирәк икән, аны бары тик рәсми сайт, рәсми интернет-кибеттән генә алырга. Якын кешеләрегез җибәргән сылтамаларга да шикләнеп карарга, шундук аларны ачмаска, сылтамалар аша узмаска;
– нинди дә булса сайтка керер алдыннан, анда акчалата эш башкарганчы, сайт адресын тикшерегез. URL адрес шик тудырырга тиеш түгел. Әйтик, анда орфографик хаталар юкмы, сайтның дизайны шик тудырмыймы – башта тикшерегез;
– Интернетта үзегез турында артык күп мәгълүмат белән бүлешмәгез. Әйтик, өй адресы, балагыз укыган мәктәп, шәхси номерларыгызны анда күрсәтү кирәк түгел;
– банк картасына кагылышлы мәгълүматны сайтларда, түләү башкарылган интернет-хезмәтләрнең «хәтер»ендә сакларга калдырмагыз.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии