Акча эшләүнең яңа ысулы: тереләй табутка салалар

Акча эшләүнең яңа ысулы: тереләй табутка салалар

Русиядә дәвалануның яңа чарасы барлыкка килгән – каберстанга сәяхәт. Русчалап әйтсәк – «гроботерапия». Социаль челтәрләргә ышансак, Ижауда һәм Самарада мондый хезмәтләргә чират торалар икән. Бу процедурада кешене юалар, матур итеп киендерәләр, бизәндерәләр, ә аннары аны табутка салып озаталар һәм туганнары белән өстәл артына утырып, мәрхүмне искә алалар. Әлеге «спектакль» 40 минут чамасы дәвам итә. Иң мөһиме – бу хезмәт өчен дистәләгән мең сум акча да түлисе әле.
Психик тайпылышы булган һәм психиатрда учетта торган кеше «гроботерапия»не үтә алмаячак. Ә калганнар – рәхим итегез. Әйтик, Самарада дәвалануның әлеге төрен кулланып карау өчен 35 мең сум сорыйлар. Монысы соңгы юлга гади итеп озату суммасы. Купшырагы кирәк булса, 150 мең сумың булсын. Рәсми булмаган мәгълүматлар Санкт-Петербургта бу терапияне 1,5 млн сумга төшә, дип сөйли.
Күмү һәм үзен соңгы юлга озату сценариен кеше психолог белән бергә сайлый. Чараның тулылыгына аның бәясе дә бәйле. Өстә искәртеп үткәнчә, Самарада практиканың минималь бәясе – 35 мең сум. Бу суммага хушлашу залы, табут, ритуаль күлмәк арендасы керә. Шулай ук бәя «мәрхүм» туганнарының чарада катнашырга телиме-юкмы икәненә бәйле. Шәмнәр, чәчәкләр, елаучылар кирәкме... (әйе, акчаңны түләсәң, махсус рәвештә елап утыручылар да булачак!).
Кайберәүләр табутка кадак кага башлаганчы түзә икән. Бу тавыш – шулай ук психологик йогынты, кешегә бик көчле тәэсир итә, дип саныйлар. Башкалар: «Безгә кадак кагарга кирәкми», – дип кисәтеп куя икән.
Нәрсәдән дәвалый соң бу терапия, диярсез... Бу сорауга төгәл җавапны әлеге терапиягә нигез салучы гына бирә алыр. «Izhlife.ru» аның белән әңгәмә дә корган. Ни өчен тере кешеләргә үз үлеме аша узарга кирәк һәм бу аларның тормышын үзгәртәме? Бу хакта «Комфорт» ритуаль хезмәтләренә нигез салучы һәм җитәкчесе Евгения Злобина сөйләгән.
– Евгения Андреевна, Ижауда гроботерапия эшләтеп җибәрү идеясе ничек туды?
– Үлем – тормышыбызның аерылгысыз өлеше. Ләкин аның турындагы күзаллауларыбыз еш кына курку һәм хорафатларга нигезләнә. Күпләр хәтта башка дөньяга китү турында сөйләргә дә курка, ә күмү бөтенләй дә борчу һәм тискәре фикер уята. Шуңа күрә, бер яктан, безнең бурыч – бу процессны эчтән күрсәтү һәм кешене соңгы юлга сыйфатлы, эстетик һәм, бу сүзне курыкмыйча әйтәм, матур итеп озату. «Комфорт»ның моның өчен барлык мөмкинлекләре дә бар – бай тәҗрибә, квалификацияле хезмәткәрләр, бик яхшы җиһазландырылган биналар һ. б.
Икенче яктан, үз үлемең белән яшәү – ул үз-үзеңне үстерүнең куәтле һәм нәтиҗәле коралы, ул еллар буе җыелган күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Гроботерапиягә төрле сораулар белән киләләр. Кайчак кемдер якын кешесе белән бергә үзен дә күмгән була. Җирдә инде үлгән кебек йөри, бернәрсәгә дә шатланмый. Бу практика ярдәмендә кешене тормышка кайтарырга мөмкин. Җеназасын үткәргәндә, ул якыннары белән нәрсә булганын, тәненең үлгәнен, әмма җаны һәм хәтере калганын аңлый.
Кемдер үз кризислары һәм стресслары белән килә. Мәсәлән, аерылышканнан соң, яки яшәү мәгънәсен югалтканнан соң. Билгеле бер яшькә кадәр күп кеше теләгәненә ирешә. Әмма бөтен уңайлыклар һәм мөмкинлекләр ачылгач, иртәме-соңмы, уйлана башлыйсың: «минем бар да бар, ә шуннан соң нәрсә?». Барысы да бар, ә бернәрсә дә теләмисең, бүтән берни кирәкми. Гроботерапия мондый проблемаларны да чишәргә, тормыштан яңа мәгънә һәм яңа максатлар табарга мөмкинлек бирә.
– Практика ничек уза?
– Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу – шоу да, аттракцион да түгел. Һәр этап тәҗрибәле психолог Юлия Барабаш белән җентекләп эшләнә. Әзерлек тантанага берничә көн кала башлана. Без детальләр турында фикер алышабыз, сорауларга җавап бирәбез, куркуларны җиңәргә ярдәм итәбез. Бөтен практика барышында кешене даими рәвештә ышанычлы психолог озата бара, ул аның хәлен контрольдә тота һәм ярдәм итә. Алынган инсайтларны һәм ачышларны беркетү өчен белгеч белән нәтиҗәләр турында фикер алышу да мөһим. 
Гроботерапиядә ышанычлы кеше күмүгә әзерлекнең бөтен процессын реаль шартларда диярлек уза. Практиканың кульминациясе булып матәм залында хушлашу тантанасы тора. Сүз уңаеннан, аңа үз дусларыңны һәм якыннарыңны чакырырга була – алар өчен бу шулай ук бик файдалы тәҗрибә һәм тормышка һәм үлемгә үз мөнәсәбәтеңне үзгәртү мөмкинлеге.
– Сез бу практиканы үзегез уздыгызмы?
– Әлбәттә! Җентекләп өйрәнмичә, кешеләргә ниндидер хезмәт тәкъдим итә алмыйм. Әгәр үз тойгыларым турында сөйләсәк, минем үземне күптән шундый яхшы итеп хис иткәнем юк иде. Табутта, матәм залындагы постаментта ятканда кичергән халәтемне сүз белән аңлата алмыйм.
Практикадан соң ук мин үз хисләремне анализладым һәм бу уңай энергетиканың кайдан булуын аңладым. Кеше белән хушлашырга аны яратучылар килә. Һәм бу вакытта аларның бөтен башка хисләре бер читтә тора. Шуңа күрә чынлыкта матәм залында ачу да, нәфрәт тә юк – ярату гына. Үлем – мәхәббәт, ярату ул. Бу практикадан соң миңа шундый фикерләр килде һәм алар мине һаман да ташламыйлар.
***
«Гроботерапия» психика өчен зыянлы булып, кешедә аңсыз фобияләр тудырырга да сәләтле. Үзен күмүләрен имитацияләүне трендка әйләндерү дә бара. Мондый бәяне психология фәннәре кандидаты Софья Сулим «Москва» агентлыгы белән сөйләшүдә биргән. Эксперт сүзләренчә, «гроботерапия»нең чын терапиягә бернинди катнашы юк, бу, киресенчә, шактый чиста булмаган практика.
– Мондый практикалар кешедә төрле реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин, ә нәтиҗә берничек тә гарантияләнмәгән. Мондый ысул борчылу дәрәҗәсен күтәрергә, аңсыз фобияләр китереп чыгарырга мөмкин дигән ихтималлык бар, – дип билгеләде белгеч.
Ул шулай ук үз күмүләрен имитацияләүгә трендны менталь проблемаларны хәл итү теләге белән түгел, ә аерым кешеләрнең аерылып торырга һәм кискен тойгылар алырга омтылуы белән бәйле, дип саный.
– Стресс белән эшләү, тормыш мәгънәсен эзләү, үз-үзеңне эзләү ихтыяҗы нигезендә коммерцияле адым ята монда. Моңарда ниндидер модалык, эксклюзивлыкка ихтыяҗ бар, – дип ассызыклады Сулим.
«Сорок сороков» хокук саклау үзәге лидеры Георгий Солдатов фикеренчә, мондый хезмәткә заказ биреп, кеше хата ясый һәм, асылда, дөрес булмаган юнәлештә хәрәкәт итә. Ярдәмне Аллаһтан эзләргә кирәк, ә болар барысы да наркотиклар тәэсирендә бик охшаш кискен тойгылар алуга, яки кыялардан төрле сикерүләргә күбрәк охшаган.
ФИКЕР
«АиФ»: Клиник психолог Инна Драчева мондый терапия проблемаларны хәл итәргә ярдәм итмәячәк, ә киресенчә, зыян китерәчәк, дип саный.
– Бу хезмәт «пик» хис-кичерешле күңел ачу категориясенә керә. Мөгаен, ул бөтен ил буенча популяр булыр. Әмма, аннан файдаланганчы, психолог яки психотерапевтка барырга кирәк. Психикагызның нинди икәнен белмәвегез дә ихтимал бит. Мин табиб буларак, мондый күңел ачуларга бик тискәре фикердә. Психиканы какшата торган квестлар узучыларның барысы да куркуларын җиңәргә тели, тик уен ахырында сәламәтлекләренең нинди булачагын берәү дә белми. Сезнең психика мондый уенга ничек җавап бирер, организм, нерв системасы какшамасмы? Бу, ким дигәндә, стресслы моментлар, паганикалы халәткә, борчылуга, төшенкелеккә бирелүгә ачык юл, – дип сөйләде эксперт.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии