- 27.10.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №10 (октябрь)
- Рубрика: Әстагафируллаһ...
Дәүләт үзе башкарып чыга алмагач, гражданнарын эшкә җигә. Юл кагыйдәләрен бозучыларны тоту турында сүзем. Хәзер телефоны булган һәркем кагыйдә бозган машина йөртүчене видеога төшереп, акча эшли ала.
Һәр кеше үзен гади үтеп баручы яки машина йөртүче итеп кенә түгел, ә яшерен агент итеп тоярга мөмкин. Һәм болар барысы да «Халык инспекторы» кушымтасы ярдәмендә. Бу безнең дәүләт уйлап таба алган иң яхшы нәрсә. Буш вакытта хокук бозуларын видеога яздырып, супергеройга әверелүдән дә күңеллерәк нәрсә булырга мөмкин соң? Өстәвенә, моның өчен әле түлиләр дә – яшь чикләве юк, эшлә дә эшлә.
Кыскасы, хәзер дәүләткә ярдәм итү өчен еллар буе укырга яки полиция хезмәткәре булырга кирәкми. Сезгә кирәк булган бөтен нәрсә – смартфон, бераз сабырлык һәм берәр мескеннең кызыл утка юл кичүен үтүе яки инде куркынычсызлык каешын эләктермәве һ.б.лар. Бу безнең илдә актуаль булган «рәхмәт кәгазе» генә алу түгел, ә банк картасына киләчәк реаль акча. Мәсәлән, иминлек каешын эләктермәгән йөртүче яки мотошлемсыз мотоциклчы төшерелгән видео өчен – 300 сум. Аз дип уйларсыз, ләкин шундый кагыйдә бозучы ике машина йөртүчене каравылласаң – 600 сум бит ул.
Шулай булгач, шатланыйк, дуслар! Әйләнә-тирәдәге һәркем сезне видеога төшерә ала, ә сез – аларны. Соңгы тапкыр технология, тәртип һәм акчалата бүләк арасында мондый гармонияне кайчан күргәнебезне әйтүе кыен. Димәк, киләчәктә безне юлда, һәр почмакта сагалап, телефон тотып торачаклар.
Уен-шаяруны читкә куеп, рәсми мәгълүматларга күчик: Татарстанда «Халык инспекторы» системасы кулланучыларын бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы 2014нче елда Татарстанда юлдагы хәлгә контрольне көчәйтү өчен булдырылган иде. Аның ярдәмендә мобиль телефонда махсус кушымта аша юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәргә мөмкин булды. Материаллар ЮХИДИ бүлекчәләренә карау һәм тәртип бозучыларга карата чаралар күрү өчен җибәрелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы мәгълүмат хокук бозу вакытында төшерелгән 30 секундлык кыска видеороликлар рәвешендә теркәлә.
Яңа карар нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның түбәндәге төрләрен үзе күргән һәм аларны видеога төшерүчеләр акчалата бүләк алачак.
1.Әгәр әйләнә-тирә мохитнең пычрануына, төгәлрәк әйткәндә, автомобильдән җитештерү калдыкларын бушату яки агызуга шаһит булсалар, бу хокук бозу видеосы өчен 1150 сум акча алырга мөмкин.
2. Иминлек каешын эләктермәгән йөртүче яки мотошлемсыз мотоциклчы төшерелгән видео өчен – 300 сум.
3. Светофорның тыючы сигналына яки көйләүченең тыючы ишарәсенә баруны видеотеркәгән өчен – 300 сум.
4. Светофорның тыю сигналы булганда стоп-линия алдында туктау таләпләрен бозган видео өчен – 230 сум.
5. Каршы як хәрәкәт полосасына яки каршы як юнәлештәге трамвай юлларына чыгуны раслаган видео өчен – 1 440 сум.
6. Җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү видео өчен – 435 сум.
7. Машина йөртүченең хәрәкәт вакытында рульдә барганда кулында телефон булган видео өчен – 435 сум.
«Түләнә торган сумма РФ Административ кодексының кулланыла торган маддәсенең иң аз административ штраф суммасының яртысыннан 50 процент (салымнарны һәм җыемнарны исәпкә алмыйча) һәм НДФЛны исәпкә алып, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.2 маддәсенең 3.1 өлеше буенча административ штраф суммасының 10 процентын тәшкил итә», – диелгән документта.
Түләүләр, карар закон көченә кергәннән соң 40 эш көненнән дә соңга калмыйча, башкарыла (күчерелә).
Юл кагыйдәсен бозу берәүгә штраф кәгазе белән янаса, икенче берәүгә акчалата бүләк алып киләчәк. Тизлегеңне арттырып, кызылга юлны кичкәнсең икән, борчылырга ашыкма, син кемнеңдер кесәсенә сәдака салдың.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии