- 11.05.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №5 (май)
- Рубрика: Сүземне ишетсеннәр!
«Интертат» электрон газетасында быелның 14нче ноябрендә журналист Рузилә Мөхәммәтованың «Язучылар сөйләшә: «Курыкмыйча исемләп әйтәм – әсәрләрнең иң яхшысы минеке иде!» исемле саллы язмасы дөнья күрде. Фикер алышуларның рухи асылын өлешчә күзаллау хакына, анда яңгыраган кайбер фикерләрдән өзекләр китерү артык булмастыр...
Әлфәт Закирҗанов: «Зөлфәт Хәкимнең беренче конкурста җиңгән әсәре – игътибар итегез – сугыш вакыйгаларына бүгенге көн күзлегеннән яңача караш».
Дания Заһидуллина: «Икенче конкурста Зөлфәт II урын алды».
Камил Кәримов: «Зөлфәт Хәким дигән язучыбыз нинди генә конкурста катнашса да, профессиональ җиңүче. Ул гел җиңүче булачак, чөнки аннан уздыру өчен, ай-яй, үсеп җитмәделәр».
Дания Заһидулллина: «Беренче конкурска килгән әсәрләрдән Рүзәл Мөхәммәтшинның «Лаләләр» хикәясе һәм Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы бик югары планка куйды. ...Рүзәлнең гаҗәеп хикәя иде, Зөлфәт Хәкимнең романы да бик шәп. Икенче конкурста Зөлфәт Хәким тагын роман белән катнашса да, икенче романы беренчесеннән күпкә кайтышрак тоелды, һәм мин аның II урынны алуын дөрес дип саныйм».
Вакыйф Нуриев: «Ә быел I урын алган романның теле белән азапландык – дөресен әйтим. Бер вакыйганы йомгаклап бетермичә икенчегә күчүләр, буталып китүләр... Укыганда шактый чәч агарттык».
Дания Заһидуллина: «Конкурста тел ягыннан камил булган әсәр гомумән юк!»
Камил Кәримов: «Монда җиңүчеләрне һәм җиңелүчеләрне чакырасы булган...»
Рабит Батулла: «Җиңелүче мин бит инде».
Әлфәт Закирҗанов: «Рабит абый, «мин җиңелүче» дидең. Җиңеп чыккан әсәрләрне укыдыңмы? Берәрсен булса да. Фикерләрең ничек?»
Рабит Батулла: «Берәрсен булса да укыдым. Сүз әйтергә дип түгел, I урынны алырга өйрәнергә дип килгән идем».
Камил Кәримов: «Бүгенге көннән караганда конкурсларга никадәр акча әрәм ителә. Мин әйтер идем: әйдәгез, шул приз фондын «Казан утлары»на, «Мәдәни җомга»га биреп, аларның гонорарларын арттырып булмыймы?»
Әлеге кызыклы әңгәмә уңаеннан, ирекле, үз көнен үзе күрергә сәләтле матбугат чараларында чагылган, кемнәргәдер саллы керемнәр китерүче конкурс-бәйгеләргә кагылышлы фикерләрне искә төшерү артык булмастыр...
«Безнең гәҗит»тә, 2022нче елның 35нче (7 сентябрь) басылган «Каеннан балан җыйганда» исемле язмага туктыйк. «Казан утлары»ның 2016нчы елның 3нче санында жюри рәисе буларак «Кыска бәяннар конкурсы белән бәйле уйлар» исемле мәкаләсендә әдәби бәйгеләрдә 1-2нче урынны алучылар язган әсәрләргә жюри рәисе Дания ханым соклануын яшерми. Күптән түгел Әрмәнстандагы Гюмри хәрби базасында рус солдаты Валерий Пермяков җиде кешелек әрмән гаиләсен атып үтерде. Ул яхшы солдат булган, армиягә теләп барган, нормативларны бишкә генә үтәгән. Кылынган җинаятеннән соң аның акылга зәгыйфьлеге ачыкланды. Менә шундый янәшәлектә бәйгедә икенче урын яулаган Зөлфәт Хәкимнең, армиягә омтылып та, акыл камиллеген тикшерү белән бәйле кыенлыклар кичерүе турындагы «Сәер никрут» әсәренең сатирасы, йомшартып әйткәндә, аңлашылмый. Ул авторның иҗаты белән мин азмы-күпме таныш. Аның исерекләр яшәгән колхозга килеп чыккан галәм кунаклары турындагы «Кишер басуы» исемле пьесасын карагач, Евгений Шатьконың шулай ук сәрхушләр яшәгән колхозга килеп чыккан галәм кунагы турындагы «Пришелец» атлы әсәре искә төшкән иде. Мәкаләдә Батулла агайның бу бәйгедә беренче урын яулаган «Ике җүләр» әсәре дә телгә алына. Ә менә Рузилә Мөхәммәтова катнашкан һәм тасвир иткән әлеге утырышта ул чираттагы бәйгедә премиядән мәхрүм калуына нәүмизлек белдерә, үзен «җиңелүче» дип атый. Даими бүләкләнүләргә күнеккән затларга андый чараларның берәрсендә исемлектән төшеп калу да күңелләренә тирән яра сала, рәнҗү уята булса кирәк...
«Безнең гәҗит»нең 2015нче елгы 10нчы санда (11 март) басылган «Гаделсез ярыш мәгънәсез була» исемле мәкаләдә Камал театры сайтында «Яңа татар пьесасы» атлы конкурста Зөлфәт Хәкимнең берьюлы өч премия алу хәбәре искә алына... 2011нче елда Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан «Казан утлары» журналы «Печән базары» бәйгесендә беренче урынга Зөлфәт Хәким пьесасын чыгарды. Әлеге әсәр, 2010нчы елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашып, икенче урынны алган һәм бүләкләнгән булган инде…
«Безнең гәҗит» сыман, үз көнен үзе күрүче «Татарстан яшьләре» газетасының 2022нче елгы 20нче гыйнвар санында Марат Исхаковның «Конкурс» исемле күләмле мәкаләсендә штаттагы һәм штаттан тыш конкурсантлы әлеге төр «бәйге»ләргә карата тулы анализ ясалган һәм оештыручыларның эшчәнлегенә ихлас, катгый бәя дә бирелгән. Хәлбуки, әлеге җыелышта катнашучыларның фикере ирекле газеталарда яңгыраган бәяләмәләргә чапырыш... Төп максат: хөкүмәттән конкурска дип акча алу, шуны үз күңелләренә хуш килерлек шартларда урнаштыру булып аңлашылды. Җиңүче әсәрләрнең кыйммәтен тиражлар, укучыларга зарурлык, бәйсез экспертлар, халык хуҗалыгында эшләүче китап сөючеләр катнашындагы, бәйсез, бүләк алганда кемнәргәдер бурычлы булып калмаганнардан гыйбарәт жюри тарафыннан билгеләү турында сүз кузгатучы күренми. Һәм, нишләптер, ул җиңүче әсәрләр Русия, чит илләрдә генә түгел, үзебезнең Татарстанда да шау-шу уятмый, резонанс тудырмый. Әллә бар алар, әллә юк... Язганнарыгызны укыйлармы соң, дигән сорауга, кайсыдыр бер шагыйрьнең «үзебез язабыз, үзебез укыйбыз!» дигән тапкыр җавабы матбугатта ялтырап узганы булды. Ә бит әгәр җиңелүчеләр пүчтәк әсәрләр язарга гына маһир икән, аларны кемнәргәдер акча түләү өчен конкурс сыман нәрсә укмаштыру хакына, статистлар сыйфатында катнаштырганнар булып чыга. Ә бу алдашуга тарта. Әгәр дә конкурста «җиңелгән» күпчелекнең әсәрләре камил икән, янә хаксызлык өскә калка. Ә ни өчен әсәрләрнең бәясен гадел юл белән, әйтик, интернетта укылыш саны аша хәл итмәскә? Китап булып басылган очракта бәясе, шул бәягә сатылышы, тиражы аша... Алай эшләсәң, бүләкләү теләгәнчә барып чыкмас, дигән шомлану тотамы якадан? Ягъни, конкурсны финанслаучы мәдәният– әдәбият-сәнгатьне кайгыртучы даирәләр иң югары премиянең, премияләрнең кемгә, кайсы даими конкурсантларга бирелүен алдан тулаем яки өлешчә хәл итә дигән гөманлауга да җирлек бар шикелле. Тукай бүләге лауреаты Камил Кәримовның кем «җиңәсен алдан чамалыйбыз», дип белдерүен ихласлык, рухи батырлык үрнәге дип санарга рөхсәт итегез. Аның конкурска дигән акчаны әдәби басмаларга, үзе эшләгән «Казан Утлары» журналына һәм «Мәдәни Җомга» газетасына бирергә өндәве дә игътибарга лаек... Димәк, әлеге басмаларның үз-үзләрен үз көчләре белән яшәтә алмау көненә калуын һәм хәлне төзәтеп булмавын ул таный, бу хәлгә риза-бәхил, әдәби журналларга тәк кенә акча бирегез, ди ул һәм вәссәлам. Минем күптәнге хыялым, штаттагы һәм штатта булмаган конкурсантларныкын гына түгел, ә шәп саналучы, хәтта Тукай бүләге алган язучыларның язганнарын интернетка куеп, язучымы, түгелме икәнлекләрен укылыштан санап чыгарып бәяләү. Ә үзеңне шулай бәяләү өркетмиме? – дип сораулары мөмкин. Шәхсән үземнең публицистик язмаларым һәм бер-ике әдәби әсәрем эленгән шәхси блогыма (аңа «блог Рустема Зарипова» дип кереп була) инде 150 меңнән артык тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Хуш. Инде сүзне янә җыелышта катнашучыларга бирик.
Рабит Батулла: «Кайбер кешеләр романнарында җенси мөнәсәбәтләрне тәфсилләп сурәтләү белән шөгыльләнә. Бер әсәрдә хатын-кызның әйтергә ярамаган җире «сандугач оясы кебек» дип сурәтләнгән. Сандугач оясы гел шырпы гына бит ул, аның уртасында гына мамык була. Минем бакчага сандугачлар оялый, әллә, минәйтәм, шулаймы икән дип, аларның ояларын чыгып карадым». Әлеге мөхтәрәм әдип яшь каләмдәшләрен остазлары юлыннан тайпылырга өнди түгелме соң? Мисал өчен Табиб Закир Зиннуровның «Звезда Поволжья» газетасында басылган «Чак Гузель Яхина» дигән мәкаләсендә, француз примадоннасының колхоз рәисе белән Апас районы басуында УАЗ машинасында җенси мөнәсәбәткә керүе турындагы Нәбирә Гыйматдинова әсәрен (ул аны тузга язмаган дип ассызыклый) Тукай бүләгенә лаек булуын искәртә. Бу җәһәттән Рабит әфәнде Батулла да сынатмый. Аның Тукай бүләгенә лаек ителгән «Сөембикә» романында Сафагәрәй ханның Франгизә атлы кол хатынның ике тезе арасына башын тыгуы һәм җофар исен тоюы тасвирлана. Әллә соң ул, шәхси тәҗрибәсенә таянып, сандугач оясына тиңләүне хата, ә шул «оя»ның җофар исе таратуын дөрес дип, халыкны агартырга, дөрес юлга күндерергә телиме? Төп әдәби журнал авторларының тоткан юлы җенси һәм милли хафачылыкка кайтып кала дигән караш барлыкка килгән иде миндә.
Сүзне янә җыелыштагы язучыларга бирик. Камил Кәримов: «Элек Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Гомәр Бәшировлар, саный китсәк, күп алар – профессиональ язучылар – үз язганы белән тамагын туйдыра ала иде. Яшерен-батырын түгел, бер китапка бер «Жигули» тия иде. Әсәрең «Казан утлары»нда чыкса, диңгез буена барып кайтып була иде. Хәзер без ялынып акча табабыз да, конкурс оештырабыз». Камил әфәнде үзенең, үз ишләренең талантын, осталыгы дәрәҗәсен санап үткән авторларныкына тиң саный булып чыга. Хәер, исем-титуллар алу ягыннан караганда, ул аларны узып киткәндер дә инде, бәлкем. Ә бит әлеге авторларның китаплары ару хакка зур тиражлар белән басыла һәм аларны сатып алалар иде. «Казан утлары» журналының да элек язылучылары күп, йөз меңнән артык тираж җыю сәбәпле, гонорарны язучыга эшләп алган дәрәҗәдә түләгәннәрдер дип чамалыйм. Хәзер бит язылучылар юк дәрәҗәсендә, әдәби басмалар азмы-күпме китапханәләргә яздыру аша налог түләүче хисабына җан асрый. Журналда әсәрләре басылучы авторлар, әйтик, Зифа Кадыйровадан аермалы буларак, укучыга кызык түгел. Ләкин журнал укучы зарур санаган авторларны үги саный, якын җибәрми, төркем белән ябырылып «тәнкыйть» итә, ә оядаш авторларны «конкурс» ясап «ярыштырып», налог түләүче хисабына акчага күмелүләрен кайгырта. Ә моны кайнаррак холыклы китап сөючеләребезнең, паразитлык итүләрен кайгырталар, дип уйлаулары да ихтимал.
Бүген татар әдәбияты Хәсән ага Сарьян язган «Нокталы өтер» әсәрендәге Тукайны төзәтергә азапланган Чәмәт һәм аның шәкертләре кулына калмадымы икән? Дәүләт химаясындагы әдәби басмаларның берсенә генә булса да баш мөхәррир яки һич югы урынбасары итеп төгәл фәннәрдән белеме, информатикадан хәбәре булган зат куелмаса, татар телендә егерменче гасыр башында тернәкләнгән һәм инде төкәнгән фантастика жанрына юл яңадан ачылмас шикелле. Ә фантастикадан, фәнни фантастикадан мәхрүм әдәбиятның да, халыкның да киләчәге юк, дип укыганым булды кайсыдыр япон язучысы китабыннан.
Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы Рөстәм ЗАРИПОВ,
Саба районы, Шәмәрдән бистәсе
Комментарии