- 13.04.2025
- Автор: Наилә ВИЛДАНОВА
- Выпуск: 2025, №4 (апрель)
- Рубрика: Сүземне ишетсеннәр!
Чаллының милли хәрәкәт активисты Азнакай егете Маузир Гыйниятуллин бервакыт:
– Наилә апа, Сездә күрәзәчелек сәләте бармы әллә? – дип, аптырашта калдырды.
– Юк, нигә алай дисең? – дидем.
– Нәрсә әйтсәгез дә, бер 4-5 айдан шул була, – дип санап китте ул.
– Аның өчен күрәзәче булу кирәкми, тормыш тәҗрибәсе һәм кешеләрне әйбәт белү җитә, Маузир, – дип җавап бирдем.
...Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә әтисе фәннәрне татарча укытуны таләп иткәнгә үчләшеп, класс җитәкчесе Г.Р. Габделвәлиеваның 7 «В» сыйныфы укучысы И.гә карата буллинг оештыруы турында Т. Әхмәдишин хаты буенча «Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме?» дигән язма чыккан иде («БГ» 2024 ел 12 сан). Аның азагын Чаллы мәгариф идарәсе белгече Н.Г. Миначеваның миңа әйткән сүзләрен китереп төгәлләгәнмен: «Мин сезгә берни сөйләмим. Редакциядән мэриянең матбугат хезмәтенә запрос ясагыз. Алар аша җавап алырсыз», – диде.
...Бездә беркайчан да эшсезлек булмаячак. Ул запрос үтәсе юлны күз алдына китерсәк, «Г. Габделвәлиева аңлатма язганмы, аны мәгариф идарәсенә тапшырганнармы?» – дигән сорау кимендә җиде өстәл аша узачактыр.
Дөньялар үзгәрә, күрәсең. Күрәзәчелек килеп чыкмады бит әле. 10 минут эчендә җавап әзерләп булырдай ике сораудан торган редакция мөрәҗәгатенең җиде өстәлнең кайсында икәнен белеп булмый гына бит – югалды. Әлеге мөрәҗәгатьтә югарыдагы сорауга өстәп, 2024нче елның 21нче сентябрендә 2нче татар гимназиясенең 7 «В» сыйныфы укучыларын Казанга экскурсиягә алып барган автобусның нинди предприятиедән икәнлеген, җитәкчесенең исем-фамилиясе, телефон номерын да сораган идек.
Чаллы шәһәр хакимиятенең канцеляриясендә: «Мэриянең матбугат хезмәтенә язылгач, безгә керми инде ул», – дип, сайттан карап, матбугат чаралары белән эшләүче идарәнең телефон номерын бирделәр. Көн буе телефон йә җавап бирми, йә кыска гудоклар белән «бертуктаусыз сөйләшүләрен» күрсәтә. Аптырагач, Шәһәр советының кабул итү бүлегеннән дөрес номерны табып алдым. Сайтта телефон номерының дөрес күрсәтелмәгәнен матбугат идарәсендә үзләре дә беләләр икән.
– Төзәтегез инде, минем кебек җәфаланмасыннар, – дигән тәкъдимемә җавап бик заманча яңгырады:
– Телефон номерын сайтка без куймыйбыз шул.
Татар телендәге массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүче хезмәткәрне сорадым. Минем кебек «татарча сөйләшүче апалар» сирәк шалтырата икән хәзер, татар телен камил белүче белгечне шуңа күрә кирәксенмиләр, күрәсең. Ләйсән Заһир кызы белән аның компьютерындагы татарча мөрәҗәгатьне бергәләп ерып чыктык!
– Хат мәгариф идарәсенә җибәрелгән, – диде ул.
Гәҗитнең апрель санына булса да язмамны өлгертергә кирәклеген аңлатып, җавапны тизләтүен үтенеп, иртәгә шалтыратачагымны әйтеп, дустанә саубуллаштык.
Декабрь санындагы язмамда Н.Г. Миначеваның үзен тотышы бер сәгать эчендә үзгәргәнен «Төн чыкканчы, йон чыккан», – дип аңлаткан идем инде. Монда да шул ук хәл. Икенче көнне сөйләшү болай дәвам итте.
– Наилә Гаделевна җавап әзерләгән булган, аңа шалтыратыгыз, – ди Ләйсән Заһировна.
– 26нчы ноябрьдә: «Мин сезгә берни сөйләмим. Редакциядән мэриянең матбугат хезмәтенә запрос ясагыз. Алар аша җавап алырсыз», – диде ул миңа. Шуңа күрә мин Миначевага шалтыратмыйм, – дидем.
– Ә кем ул Миначева? – дип кайтарып сорады Ләйсән Заһировна.
– Шул Наилә Гаделевна бит инде. Мин сездән бүген җавап көтәм.
– Безнең идарә андый тикшерү эшләре алып бармый. Наилә Гаделевнага шалтыратыгыз. Ул җавап әзерләгән, – дип, һаман үзенекен кабатлады әңгәмәдәшем.
– Аның таләбе буенча сезнең идарәгә хат яздык, җавапны да сездән көтәбез, – дим.
Ләйсән Заһировна матбугат белән эшләү идарәсенең безнең сорауларга җавап әзерләргә тиеш түгеллеген тәфсилләп аңлата башлагач, әйтергә мәҗбүр булдым:
– Ләйсән Заһировна, мин КамАЗның американнар үрнәгендә төзелгән нәкъ сезнеке кебек үзәгендә баш белгеч булып эшләдем, аңлатып, вакытны әрәм итмәгез. Наилә Гаделевна әзерләгән җавап редакциягә килмәде. Хат сезнең идарәгә юлланган, димәк, аның өчен сез җаваплы.
Мине өнсез калдырып, авызымны каплар өчен шәһәр хакимиятенең иң итагатьле хезмәткәрләре эшләргә тиешле идарә белгече төп «козырен» – тавышын күтәрә төшеп җиткерде:
– Хатыгызда безнең идарә җитәкчесе Римма Равиловна Мухаметзяновага дип күрсәтмәгәнсез. Шулай булгач, без сезгә җавап бирергә тиеш түгел.
– Ләйсән Заһитовна, кичә компьютерыгызда редакциянең идарәгә юлланган хатын эзләп таптыгыз. Сездән бары тик мәгариф идарәсе әзерләгән җавапны безгә җибәрү генә сорала.
– Наилә Гаделевнага шалтыратып белегез җавапны. Ул барын да ачыклаган.
Тагын 26нчы ноябрьне искә төшереп, саубуллашып, мәгариф идарәсенең кабул итү бүлмәсен җыям. Сәркатип ялда, вакытлыча эшләүче ханым Миначеваның җавапны әзерләп, матбугат белән эшләү идарәсенә җибәрүен әйтте.
– Наилә Гаделевнага шалтыратыгыз, ул сезгә барысын да сөйләр, җавап бирер, – дип өстәде.
– Безгә рәсми җавап кирәк.
Икенче көнне сөйләшкәндә, Ләйсән Заһировнаның: «Мәгариф идарәсе безгә җавап әзерләп биргән булган. Гафу итегез, без аны сезгә җибәрергә онытканбыз. Хәзер килеп җитәр», – дип әйтүе генә кирәк иде бит.
Декабрь санында «Язманың дәвамы булачак» дип куелган иде. Бер бинада, бәлки бер үк каттадыр, эшләп йөрүче эшлекле хезмәткәрләр үзара аңлашып, редакциягә җавап җибәрүгә, эшемне дәвам итәргә насыйп булсын.
Элек язуыбызча, Тәлгать Әхмәдишин татар гимназиясендә татарча укытуны таләп иткән өчен кызы И.гә класс җитәкчесе тарафыннан буллинг оештырыла. Мәгариф идарәсе һәм гимназия директорыннан яклау тапмагач, ул ярдәм сорап «Безнең гәҗит» редакциясенә мөрәҗәгать итә. Шуннан бирле без аның белән даими элемтәдә торабыз. 13 яшьлек кыз бала язмышы мине дә борчый. Әти кешенең сөйләвенчә, гәҗиттәге язма буенча мәгариф чиновниклары Чаллы шәһәре Башкарма комитеты урынбасары В.Х. Харисов җитәкчелегендә бер фикергә килә: гимназиядә буллинг юк, янәсе, аны исбатлап булмый, әмма И.гә бәйсез психолог ярдәме кирәк икән. Сыйныф җитәкчесе Г.Р. Габделвәлиеваны, Т. Әхмәдишинны һәм кызын «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлегенә (дәүләт оешмасы) җибәрергә дигән карарга киләләр.
Дәүләт Думасында буллинг турында Закон әзерләүче экспертлар фикеренчә, әгәр дә баланың сәламәтлегендә үзгәрешләр барлыкка килгән икән – димәк, буллинг бар. Һәм... буллер (буллинг оештыручы) мәктәптән китәргә тиеш. Кем булуына карамастан: укучымы, укытучымы, аш пешерүчеме, җыештыручымы. Елдан артык неврологта дәваланырга мәҗбүр булган, берничә психологта күз яшьләре белән утырган 13 яшьлек И.гә бәйсез психологта тагын сынау үтүнең нинди стресс буласын күз алдына китерүче бер педагог та юк микәнни бу карарны чыгаручылар арасында, дип гаҗәпкә каласың.
Ул гына җитмәгән, «Доверие»нең бәйсез психологы Т. Әхмәдишинга, наркодиспансер белән психдиспансердан үзегезгә белешмә алып килегез, дип шалтыраткан. Бусы инде әти кешегә карата буллингмы? Ә буллер сыйныф җитәкчесе белән кем эш итәргә тиеш? Тора-бара, бәйсез психологка әтисе белән кызы гына йөрергә тиеш булып чыга.
«Безнең гәҗит»нең 2025нче елгы 2нче санында «Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме?» исемле язмага үз мөнәсәбәтен белдереп, «Укытучы үзе китми икән, директорны эшеннән алсыннар» дигән кайтаваз юллаган Рифат Бәдретдингә, кесә телефонының номерын каяндыр табып шалтыратып, бер ханым сәер генә әйбер белән кызыксынган (телефон белешмәсе күрсәтүенчә, шалтыратучының номеры мәгариф идарәсенең профессиональ белемне үстерү үзәгенә карый):
– Интернетта Т. Әхмәдишинның язмасына сезнең комментарий очрады. Нинди язма ул? Анда кем турында сүз бара? – дип сораулар бирә башлады. Комментарийны күргәч язмасын да укыган бит инде, югыйсә. Белмәгән кеше булып шалтырата. «4-5 ел элек чыккан язма һәм комментарий ул», – ди Рифат әфәнде.
Хакимият телефоныннан килгән бу сәер шалтырату нәрсә аңлата?
Элеккеге мәгариф министры Р. Борһанов: «Укытучы теләсә, ата-ананы тезләндерә ала», – дигән иде. Кыз бала әтисе тезләнмәгән өчен тагын күпме кыенлык күрер һәм күпмегә чыдар? Чыдармы?
Наилә ВИЛДАНОВА,
Чаллы шәһәре
P.S. Язма әзерләнеп инде нәшриятка юлланырга әзерләнгәндә генә, Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Равил кызы Мөхәммәтҗановадан редакция мөрәҗәгатенә җавап килде. Җаваплар кыска һәм гади, шуны гына әйтик, «Безнең гәҗит» юк белән шөгыльләнә булып чыга, чөнки җавапта «Буллинг очрагы турында мәгълүмат дөреслеккә туры килми» диелгән. Ләкин без бу җавапка ышанмыйбыз. Димәк, тема дәвамлы булырга охшаган. Безгә үсмер язмышы «пүчтәк» түгел...
Әлеге темага редакциябезгә нәфрәтле кайтавазлар килә тора. Аларның бер өлешен 14нче биттән укыгыз.
Комментарии