«Мәшәкатьле булса да, җәй – җәй инде!»

«Мәшәкатьле булса да, җәй – җәй инде!»

Җәй инде бетүгә таба бара, ә менә хуҗабикәләрнең эше әле бетәргә уйламый да. Интернетта карап утырсаң, бер зур базга төшкән кебек: банка-банка кыяр, помидор тозлап куйганнар, кемдер мәш килеп компот япкан – уңган хуҗабикәләрнең эше гөрли, болай булгач. Укучыларыбызны тәмле рецептлар белән таныштыруны дәвам итеп, бүген янә ике тырыш һәм булдыклы гүзәл ханымнарның үзләре генә белгән рецептлары белән уртаклашабыз. Бер уңайдан, җәйләренең ничек узуы белән дә кызыксындык.

Гөлнара ГАБИДУЛЛИНА (җырчы): «Банка ябу сәләте әтидән килгән»

– Быел минем җәй бик шәп үтте, Аллага, шөкер. Бер минут буш вакытым юк. 3нче октябрьдә сольный концертым узачак, шуңа әзерләнәм. Сәхнә, эш, бакча, кышка әйбер тозлау белән бөтенесе бергә үрелеп бара. Казанда үз йортыбыз белән торабыз, бакчабыз бар. Чия, кура җиләге, виктория күп булды, ләкин, карлыганым нигәдер уңмады. Бакчабыз зур түгел. Кечкенә генә түтәл кыяр, укроп, суганнар һәм чәчәкләр үстерәм. 22 төп помидорым да бар икән әле. Җитә миңа, анысын да карарга кирәк әле аның. Эштән кайтам да бакчага чыгам. Тозлау-фәләнне төнлә эшлим. Бер ара чия компоты яптым. 10 банка булды – җитәр. Кыяр тозладым. Аларын бер литрлы банкаларга гына ясыйм. Миңа шулай кирәк – ачтыңмы, ашалып бетсен. Бер тәмле рецептым бар, бөтен кеше белән бүлешәм шуны. Аны Мамадыштагы (Гөлнара Габидуллинаның туган ягы – А.З.) партадаш кызымнан алган идем. Шунысы бар – помидорга да әйбәт ул рецепт.

Изображение удалено.1 литрлы банкага исәпләнә:

1 аш кашыгы тоз

2 аш кашыгы шикәр комы

1 укроп «кулчатыры»

2 тырнак сарымсак

2 канәфер

2 кара борыч борчагы

1-2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе

Гадәттәгечә тозлыйбыз. Әле шушы сыйныфташым биргән рецепт буенча быел Анкел-Бэнс дигән әйбер дә ясадым. Ох, тәмле булды, исән-сау ашарга язсын! Анысын ясау өчен аерым-аерым ике төрле продуктлар җыелмасы әзерләп куярга кирәк.

1нче җыелма.

2 кг ташкабак (салам кебек турыйбыз)

1 стакан шикәр комы

1 стакан үсемлек мае

2 аш кашыгы тоз

1 стакан томат пастасы (соусы түгел)

2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе

2нче җыелма

10 баш суган (салам кебек турыйбыз)

6 болгар борычы (саламлап турыйсы)

1 кг помидор (шул ук тәртиптә турыйсы)

Ясалу тәртибе:

1нче продуктлар җыелмасын алып, шуңа 0,5 стакан су өстәп ут өстенә куябыз. 10 минут пешерәбез, соңыннан суган өстибез тагын 10 минут пешерәбез, аннан болгар борычы өстибез. Тагын 10 минут ут өстендә тотарга. Аннары помидор өстәп 15 минут пешерәсе. Бу массадан 4 берешәр литрлы банка чыгачак.

2нче җыелма???????

Гөлнара, беренче тапкыр әйбер тозлаган вакытыгызны хәтерлисезме?

– Кияүгә чыккач кына яба башладым мин банкаларны. 2012нче ел иде ул, хәзерге йортыбызга күчкән генә заманнар. Банкалар сакларга урын да юк, аны атмасын дип куркып, урамнарга алып чыгып, салкыннарда тотып кергәннәрем истә. Көн саен барып карадым – нишлиләр икән, ачымыйлармы, дип борчылган идем. Тордылар бит – бер банкам да атмаган иде. Банка ябу сәләте әтидән килгәндер инде миңа. Безнең гаиләдә банканы гомер буе әти япты.

Изображение удалено.Ирина ЗАҺРЕТДИНОВА, Актаныш районы Актаныш авылы, хуҗабикә: «Үләннәрдән чәйне үзем ясыйм»

– Кемнәрдер җәйне бик мәшәкатьле чор ди. Эше-ашы-ялы белән бергә үрелеп бара инде. Шулай баргач мәшәкате артык сизелми дә. Җәй урманнары белән рәхәт. Кайтып та кермәс идем. Үләннәр киптереп, мәтрүшкәләр җыеп, пиннекләр ясап үткәрәм җәемне. Яфраклар киптерергә яратам: карлыган, шомырт, җиләк яфраклары, мәтрүшкә, гөлҗимеш. Сентябрь айларында гөлҗимешне күпләп җыябыз. Коры көнне җыясың, киптерәсең дә, кипкән мәтрүшкә белән катнаштырып коры чиста банкаларга тутырып куясың. Кара чәй пешергәндә шушы катнашманы да салсаң, искиткеч тәмле чәй килеп чыга. Аның хуш исе! Анда урман-аланнар исе, җәй исе килә шул чәйләрдән. Пиннекне дә үземчә итеп, тәмен белеп ясыйм. Каенга имәнен-мәтрүшкәсен кушам. Шуны да әйтим әле, газетагызны укып, кемнәрдер үзләрен таныр – урманга барсам, җен ачуым чыгып кайтам. Агачны аударып пиннек ясыйлар. Япь-яшь каеннарны күрәләр дә, дөбер-шатыр шуны сындырып, урталайга балта белән чабып китәләр. Гаҗәпләнәм шундый кешеләргә. Табигатьне аңламаган мәрхәмәтсез кеше эшлидер инде моны. Пиннекне алай җыймыйлар ул. Аның очындагы ботакларын кисеп кенә алмалы. Бер чабынуга мунча себеркесен ыргытасың, ә агачка үсәр өчен күпме еллар кирәк. Мыскыл итмәсеннәр иде урманны. Үзенең өендәге агачны ботарламый бит ул, чия җыйганда да җаен табып эшли, балта белән аркылыга турамый…

Ирина, синең ел саен йөзәр банка компот ябуыңны беләм. Быел да шулай кыландыңмы?

– Әйе, быел да йөз банкага тутырдым. Үз йортыбыз белән торабыз, җиләк-җимешебез күп. Сливадан, чиядән, шомырттан әзерләп куйдым компотларны. Шомыртның компотын бик яратам. Гадәттә тамак кипкәндә чиста су эчәргә яратам, әллә ни исем китми компотка, ләкин менә кара шомыртныкына битараф кала алмыйм инде. Ул искиткеч. Рецепты да җиңел генә:

3 литрлы банканы юасың стерильләштерәсең. Яртысына шомырт тутырасың. Өстенә кайнап торган су агызып, 15 минут тотарга, аннан ул суны кире кәстрүлгә агызып, бер зур стакан шикәр комы салып, кабат кайнатырга. Шуны кире банкага коясың да, ябып куясың.

Банан белән крыжовниктан кайнатма ясадым быел. Бер кило яшел крыжовникка бер уртача зурлыктагы банан салып, иттарткычтан чыгарасың да, шикәр комы белән бутап куясың. Банкаларга тутырып, шуны суыткычта сакласаң да – берни булмый. Кемдер туңдыргычта саклый. Алай итсәң дә ярый. Менә шулай күп төрле әйберләр әзерләргә тырышабыз. Аннан соң, быел күпләп абрикос вареньесы ясадым. Яңа рецепт буенча бу. Абрикосның эчендәге төшен ватып, шуның чикләвеген дә кушып эшлисең. Тәме бик ләззәтле, үзенчәлекле.

Изображение удалено.Ингредиентлар:

Абрикос – 1,5 кг

Шикәр комы – 1 кг

Лимон – кечкенәрәк зурлыктагы

Абрикос төше – 250 грамм

Кайнатманы ясау өчен 4-5 литрлы эмаль савыт кирәк.

Чикләвектән кала барлык әйберләр салынган савытны уртача куәтлелектәге ут өстенә куябыз, җимешләргә зыян килмәслек итеп сак кына болгатыштырабыз. Кайнап чыксын. Газны сүндереп, кайнатманы 10-12 сәгатькә суынырга кую мөһим. Бу вакыт эчендә берничә тапкыр болгатып алыгыз. 10-12 сәгатьтән соң, кайнатманы янә бер мәртәбә кайнатырга кирәк, өстенә чыккан күбеген җыймагыз, суынгач кайнатмада үзе эреп бетә ул. Кайнап чыкканнан соң, суынганчы калдырып торырга. Суынган вакытында 3-4 тапкыр болгатырга кирәк. Шуннан соң бу катнашманы өченче мәртәбә кайнатасы була. Анысында инде төшләреннән чыккан чикләвекләрен дә өстәргә кирәк. Өченче тапкыр яхшылап кайнатканнан соң, стерильләштерелгән коры банкаларга тутырып, капкач белән каплыйбыз. Мәшәкатьле булса да, мондый тәмле кайнатма өчен вакыт кызганыч түгел!

Айгөл ЗАКИРОВА сорашты

Комментарии