- 01.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №4 (1 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир ИсхаковТатарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Ачык хат юллады. «Звезда Поволжья» газетасында басылган хатта Татарстанның үз позициясеннән, милли, дини мәсьәләләрдән чигенә баруын языла, Татарстанда да революцион дулкын башлану ихтималы хакында әйтелә (сүз уңаеннан, Президентның Twitterына бу хакта укуын белешеп, сорау яздым, Миңнеханов әлегә укымаганын белдерде). Дамир Исхаков безнең дә берничә сорауга җавап бирде.
– Бу минем шәхси позициям генә түгел, – ди Дамир Исхаков. – Хатны язганда шактый кеше катнашты, барысы да интеллектуаллар. Гомумән, галимнәр арасында булган фикерләрне беләм. Без язган фикергә чит ил галимнәре дә кушыла. Ап-ачык нәрсә – Путин заманында татарлар артка чигенде. Шуңа күрә мин моны күктән алган, сенсация ясау өчен эшләнгән фикер дип санамыйм.
– Сезнең хатта Русиядә, аерым алганда Мәскәүдә башланган революция дулкыны Татарстанга да килү куркынычы хакында әйтелә. Сезнең фикерегезчә, ул Татарстанның эчке проблемаларын, милли проблемаларны аңламауга да бәйлеме?
– Татарстанга бу дулкын килер дип уйлыйм. Бәлки, ул Мәскәүдәге вакыйгалар белән турыдан-туры бәйле дә булмас. Әмма аның тәэсире дә бар. Карт, тәҗрибәле сәясәтче буларак әйтәм: 80 елларда үзгәрешләр бездә түгел, Мәскәүдә башланды. Татарстанда хәзер баеган, укымышлы кешеләр шактый, мин алар белән вакыт-вакыт аралашам, чөнки еш кына китап бастырырга акча эзлим. Алар инде яшь буын түгел һәм әкренләп милли якка игътибар итә башладылар. Бәлки, бу кеше картайган саен милләт турында уйлый башлый дигән күзәтүгә дә туры киләдер. Ләкин монда киңрәк сәбәпләр дә бар. Алар Татарстанда барган хәлләр белән риза түгел. Андыйлар фән тирәсендәгеләр түгел, эшмәкәрләр, сәясәтчеләр, элек Совет аппаратында эшләгән кешеләр. Алар әйтә: «Ни өчен без Зөяне торгызырга акча бирергә тиеш? Бирмибез. Болгарга бирергә мөмкинбез. Әмма без татар буларак аны торгызырга тиеш түгел». Бу бит позиция! Шәймиев ул мәсьәләгә гомум карарга мөмкин, әмма шул гомуми эштә татар турында уйлаучылар күбәйде. Мәскәүдә урамга чыгучылар да урта сословие катламы. Алар череп баеган олигархлар түгел. Урта кул кешеләр, чыннан да, милләт турында ихлас кайгыртучылар.
Соңгы дәвердә Татарстанда да татар мәсъәләсе буенча эшләмәдек. Элек алай әйтүчеләр юк иде. 2005 еллардан без бик нык артка чигендек. Шуңа күрә бу революцион хәрәкәтнең Татарстан эчендә җыелган базасы бар.
– Миңнеханов белән Шәймиев сәясәте арасында аермалык ни рәвешле күзәтелә?
– Мин аермалык булыр дип уйлаган идем. Миңнеханов Татарстанны җитәкли башлагач, яшь буын властька килер дип уйладым һәм ниндидер импульс башлануын көттем. Кызганыч, бу күренмәде. Шәймиев заманында властьта утырган өлкән буын калды һәм эштә зур үзгәрешләр чалынмады. Бәлки, Миңнехановның кулы җитмидер, чөнки кадрларны алмаштыруны да уйлап эш итәргә кирәк. Соңгы чорда Шәймиев тә милли мәсьәләләрдә эшли алмады. Мәсәлән, милли-мәдәни компонентны саклауда Шәймиев ахырга хәтле торды, төрек-татар лицейларын саклауда ул ахыргача көрәште. Әмма Русиядә барган милли сәясәтне каплаучы дулкын безне дә каплап китте. Безнең сәясәтчеләрнең көче җитәрлек булмагандыр. Моны иҗтимагый хәрәкәтнең кимүе белән дә бәйлим. Иҗтимагый хәрәкәттән башка сәясәтчеләр берни эшли алмый. Мин 90 елларда Татар иҗтимагый үзәге заманнарын хәтерлим, ул вакыттагы Татарстанның Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров еш кына: «Сез катырак кычкырыгыз, безгә нефтьне алу күпкә җиңелрәк», – дия иде. Иҗтимагый хәрәкәтне Татарстан сәясәте дә бетерде. Читтән караучы сәясәтчеләр, галимнәр бездә нинди кимчелекләр булуын әйтәләр. Монда Татарстанда ниләр эшләнмәгәне ачык күренә. Милләтне эчтән оештырырга да кирәк, әмма бу бездә җитешми.
– Сез Ачык хатта, татар конгрессы, милли мохтәрият татарны туплый алмады, дисез. Нинди структура тәкъдим итәсез?
– Күп республикаларда милли сәясәт буенча министрлыклар бар. Бездә ул юк. Аны халыклар ассоциациясе дә, татар конгрессы да оештыра алмый, чөнки алар да иҗтимагый оешма гына. Израильдә диаспора белән эшләүче министрлык бар, ләкин бит безнең диаспора яһүдләрнекеннән һич ким түгел. Бу өлкәдә эшләүче бер структура булырга тиеш. Бездә мәгариф министрлыгыннан кайсы төбәктә ничә татар мәктәбе хакында сорасаң, алар җавап бирә алмаячак. Алар Татарстан кысаларында гына эш йөртә.
– Татарга, бәлки, өстән көтеп ятканчы, үз көченә ышанырга, мәхәллә системасына күчү юлларын карарга кирәктер.
– Бу бик яхшы нәрсә. Әмма мәхәллә булып яшәү өчен, халык иң элек мөселманга әйләнергә тиеш. Әгәр шундый психология һәм ышану юк икән, бернинди мәхәллә дә барып чыкмый. Төрекләр арасында мин бер-берсенә ярдәм итүчән чын мөселманнарны беләм, алар уртак эшкә акча җыя. Ул әйбер чынлыкта апара кебек кабара бара һәм аны беркем туктата алмый. Безнекеләр әле бу дәрәҗәгә барып җитмәгән. Хәзер үзгәреш чоры, без бу чорны үтмичә мәхәллә системасын куллана алмаячакбыз.
– Татарстанда вәзгыятьнең үзгәрүенә эчке проблемалардан тыш тышкы сәясәт тә бар. Монда Татарстанны тотрыксызландыруында Мәскәүнең роле ни дәрәҗәдә?
– Мәскәүнең тыкшынуы бар. Путинның соңгы чыгышын тыңласагыз, анда урыс халкын беренче планга куеп, аның башлыгы астында башка милләтләрне тоту сәясәте бара. Россиян милләте оештырырга тырышалар. Бу безне бетерү дигән сүз. Безгә демократик кысада үз милли мәнфәгатьләребезне тормышка ашырырлык җәмгыять кирәк. Бик кызык нәрсә килеп чыга. Безнең сәясәтчеләр милли мәгариф системасын бетергән, «Бердәм Русия милләте» булдырабыз дип йөрүче «Бердәм Русия» фиркасен яклап йөри. Шәймиев: «Милләтне сакларга кирәк», – ди, әмма күпчелек җитәкчеләребез «Бердәм Русия» партиясендә. Бу безнең зәгыйфьлектән килә. Инглизләрдә бер мәкаль бар: «Дошманың буып үтерә алмаса, кысып кочаклар». Бәлки, без шул юлдан барабыздыр, әмма һәрнәрсәдән чигенәбез икән, бу безнең юкка чыгу юлында баруыбызны күрсәтә. Мәскәүдә гомум сәясәт безне эчтән ашый. Әгәр БДИны татар телендә тапшырып булса, милли-мәдәни компонент кайтарылса – без Путин өчен тавыш бирер идек. Безнең җитәкчеләр икътисадны үстереп, алга китмәкче була. Нишләп без үскән саен милли мәсьәләләргә акчаны күбрәк эзлибез? Бер гади мисал. Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институтында эшлим. Командировка өчен елына бер галимгә 5 мең сум акча каралган. Әмма быел безнең бүлектә ике кешенең докторлык диссертациясе яклыйсы бар, аларга Мәскәүгә барырга кирәк. Шуңа акча киселде. Бу акчага Арчага гына барып кайтырга кала. Татарстан Фәннәр академиясенең төрле институтларына бер китап чыгарырлык акча бирелә. Безнең галимнәр, Мәскәү галимнәренә караганда, ике мәртәбә азрак акча ала. Ничек итеп без мәдәниятне үстерергә тиеш? Эш ресурсларның кирәкле урыннарда тотылмавында, үзебезнең анык позициядә булмавыбызда да.
– Чыннан да, Татарстанда алып барылган милли-дини сәясәттә анык позиция юк. Аерым көчләр «Татнефть»не, Рөстәм Миңнеханов тарафыннан билгеләнгән дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин белән Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинны шартлы рәвештә ваһһабилыкта гаепли. Бу көчләр Татарстанның рәсми дини структуралары белән дә тыгыз элемтәдә тора.
– Татарстан Президентына каршы көчләр бар дип уйлыйм. Дөресен әйтергә кирәк, куркынычсызлык органнары бер төсле генә түгел. Күп вакыт иминлек органнары исеменнән хәрәкәт итүче төрле шәхесләр бар. Рәис Сөләймановлар кебекләр. Алар иң радикал көч йогынтысында эшләүчеләр. Алар турыдан-туры идарә итүчеләр түгел, әмма үз бурычлары бар. Вазифалары Татарстанда тотрыксызлыкны кертү, чөнки аларга бу республика кирәк түгел.
Чаллы, нефтехимия тирәләрендә элек милли як бик беткән иде. Яшьләр күп иде, аларга белем бирү бик эләкмәде. Анда чит ят агым үтеп керде. Андагы кешеләрне аңлыйм, алар ислам аша үзләренең тамырларына кайтырга теләде. Татар мәктәпләре дә ачылды, «Татнефть» тә ярдәм итте, әмма берьяклылык бетмәде. Бу проблема элек тә билгеле иде. Кечкенә чактан милли мохитта үстем, татар мәктәбендә укыдым, минем проблема юк. Мин исламны да кабул итәм, ата-бабалардан калган белем дә бар бу юнәлештә, урысчаны да, инглизчәне дә беләм. Әмма шул әйберләр булмаган кешеләр өчен бу проблемалар бар. Бу социаль проблема, моны бер көндә генә бетереп булмый. Мөфтияттә утыручылар бер «удар»да бетерергә уйлыйлар. Юк, егетләр, монда бит еллар буе эшләргә кирәк. Чөнки син монда кешенең фәлсәфәсе һәм психологиясе белән эш итәсең. Хәзер мөфтияткә яңа агым керде, аны элекке мөфти эшләгән эшне бетерер өчен көчәйттеләр. Ул тирәдә эшләүче кешеләр кайвакыт Рәис Сөләймановлар белән бер юнәлештә басалар. Сөләймановның үз бурычы бар. Ул татар милләте өчен эшләми.
– Соңгы вакытта матбугатта да, кайбер даирәләрдә дә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә алыначагы, Татарстанда яңа җитәкче булачагы турында сүз йөри. Миңнеханов үз срогын тутырып бетерә алырмы?
– Бу проблемалы сорау, чөнки рәсми бер сүз юк, имеш-мимешләр генә. Комментарийлар бирү иртәрәк. Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен шактый эш эшләде, әле Шәймиев вакытында да ул күп нәрсәләр башкарды. Миңнеханов бик тиз хәрәкәт итә ала. Әмма Миңнеханов күнеккән юл хәзер Мәскәүгә бәйле рәвештә катлауланды. Декабрьдә татар конгрессының башкарма комитеты утырышында ук бу хакта әйттем. Кирәк микән безнең һәммәбезгә дә «Бердәм Русия» тирәсендә тупланырга? Карап торам, яһүдләр бөтен партияләрдә дә бар. Безнекеләр бөтен нәрсәне бер кәрзингә салырга җыена. Вәзгыять катлаулана бара, хәзер Русиядә зур үзгәрешләр башлана, шәхесләр дә үзгәрергә мөмкин. Безнең җитәкчеләр конкрет эшләргә күнеккәннәр. Әгәр бу звено җимерелеп төшсә, син асылынып калырга мөмкинсең. Миңнехановны Мәскәүгә зур урынга тартып алырга мөмкиннәр. Эш бит ул чакны безгә кемнең килүендә була. Теләсә кем президент була алмый, ул Татарстанның гына түгел, бөтен татар президенты да була. Әгәр Миңнехановны җибәрергә уйласалар, Татарстанның сәяси элитасы бу хакта нык кына уйланырга тиеш. Мәсәлән, мин Миңнеханов килгәнче ике ел элек президентның ул булачагын әйттем. Ул элек кайбер билгеләр буенча күренә иде. Мин аны хәзер күрмим. Ә монда җиргә ябышып калса, ул сәяси элита буларак саклана. Монда илбашы, ә анда гади чиновник. Әле президентны сайлау башланса, бу нык позиция булачак.
– Татарстан Президенты киңәшчесе булсагыз, сезнең беренче адымнарыгыз.
– Мин бу хакта инде әйттем. Миңнехановка интеллектуаллар белән киңәшү җитми. Гомумән, андый тәҗрибә юк. Конкрет мәсьәләләр бар, аларны белер өчен президентка интеллигенция, урта кул кешеләре белән очрашып торырга кирәк.
– Күптән түгел сезнең 60 яшьлек юбилеегыз булды. Чын күңелдән котлыйбыз! Ничек үтте?
– Бик яхшы үтте. Милли-мәдәни үзәктә дуслар, якыннар белән кичә үткәрдек. Төрле яктан котлаулар булды, шул исәптән төрле илләрдән дә. Иң кызыгы шунда, мин бит Саба районыннан, әмма Сабадан котлау килмәде, гәрчә информация җибәрелгән иде. Миңа Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исемен алырга тырышып карадылар. Мин аннан бернәрсә югалтмыйм. Без аякта нык торырга күнеккән кешеләр, әмма бу тагын галимнәргә карашны күрсәтеп тора. Гомер буе эшләп, беренче 9 мең пенсиямне алдым. Гуманитарга игътибар юк, чөнки без абстракт өлкәдә эшлибез. Ул рухи мәдәният, тарих һ.б. Әмма шуннан җәмгыять формалаша алмавын яхшы аңларга кирәк. Бервакыт бер чиновникка көлеп әйткәнем бар: «Әйе, бүген сез хөкем итәсез, әмма сезнең хөкем итү дәвере хакында без язачакбыз».
Әңгәмәдәш – Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Дамир Исхаков: Татарстанда яңа инкыйлаб дулкыны башланырга мөмкин ,

Комментарии