- 01.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №04 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Безнең гәҗит»нең 48нче санында (28 ноябрь, 2018 ел) «Бүреләр һәм кешеләр» дигән язманы укыгач, миңа да уйланырга туры килде. Мәкалә авторы Рафаил Бәйрәмов үзенең сугыш чорында интеккәннәрен бик матур итеп тасвирлап язган. Мин дә сугыш чоры баласы. Безнең дә язмышлар шундый булды. Сугыштан исән кайтканнар бар да югары хезмәттә булып, шул балаларны, карт-корыны изеп, тукмап эшләтте. Камыт бавын кысарга буй җитмәс иде әле. Менә шул абзыкайларга фатирлар, машиналар биреп, күбесенең бала-чагалары шуның өчен сугышып, ата-анасын ташлап чыгып китте. Югыйсә, аларның исән-сау кайтулары инде үзе зур бүләк иде бит. Бу яктан җитәкчеләребез бик нык ялгышты. Әтиләре сугышта үлеп калган балаларга кирәк иде бу бүләкләр, 7-8әр бала белән калган аналарга кирәк иде. Мин үзем дә 25 ел әти белән яшәдем, миңа кирәк түгел. Әткәем 2нче группа инвалид булып кайтты да 50 яшендә үлеп тә китте. Телевизордан Фәрит Мөхәммәтшин: «Акча таба алмыйбыз, бирә алмыйбыз», – дип әйтте. Ә үзе шушы балалар хәлендә булса, ни эшләр иде икән? Бездә спортка, «Үзгәреш җиле»нә, «Нечкә бил»гә генә акча бар, ахрысы. Бер баласы да булмаган артистларга машиналар бирәләр. Чит илдәге татарлар янына барабыз, дигән булып, күпме акчалар җилгә оча.
Сугыш чоры ятимнәренең күбесе үлеп бетте бит инде. Теләсәләр, аны гамәлгә ашырырлар иде, димәк, теләмиләр. Депутатларга үзләренең 240 меңе исән булсын, халык файдасын уйламыйлар.
Ветераннар советы рәисе Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии