Тукталышлар – бәдрәф

Бу хакта язаргамы, язмаскамы дип шактый уйланып йөрдем. Шикләнүем шуның өчен: газеталарда бастырып чыгарганга карап, бернинди дә чаралар күрелми бит.

Язарга теләгәнем юл чатлары турында. Эш менә нәрсәдә: Чаллы-Уфа юлы федераль санала. Шушы юл уңаенда кала торган район-авыл чатларына заманча тукталышлар ясалган, җил-яңгырдан ышыклану өчен чатырлар куелган. Куелуын куелган, ләкин ул чатырларны халык бәдрәф белән бутаган шул. Бу чатырларга керерлекне калдырмаганнар, кече йомышларын да, олысын да шунда гына башкарганнар. Башкаларында хәлләр ничектер, мин үзебезнең Мөслим юлына борылган чаттагы чатырны язам. Юл аркылы гына «Айман» ягулык салу станциясе, кафесы, мәчете, кунакханәсе бар. Бик кысталсаң, йомышыңны андагы бәдрәфкә кереп тә йомышларга була. Инде бер дә булмаса, машиналар тыз-быз йөреп торган юл аша чыгу куркыныч, дисәң, тукталышка каршы юл аша гына агачлык. Һич югында шунда кер инде син.

Мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: тукталышка якын гына берәр бәдрәф ясап куеп булмый микәнни соң? Куйган очракта да аны бетон блоклардан яки тимердән ясарга кирәк. Агачтан ясасаң, ут төртеп яндырачаклар.

Янә бер соравым бар: районга бара торган юлдагы ул тукталыш чатырлары кайсы оешмага карый икән? Аны куйгач, җыештырып, тәртипкә китереп тору да каралырга тиештер бит. Миңа ул якларга берничә тапкыр чыгарга туры килде, ничә чыксам да, тукталыштагы чатырлар һаман шул килеш. Бу ямьсез күренешкә берәр ничек чик куясы иде. Ә менә юл эшчеләре юл буйларын гел карап, үләннәрен чабып, бик тәртипле тота. Аларга рәхмәт

Зарип ГАРИФУЛЛИН,

Мөслим районы, Татар Шураны авылы

Комментарии