- 01.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №04 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Җиргә кеше яхшылык эшләргә килә, диләр. Бу гүя Азнакай районы Чалпы авылында туып-үсеп, бөтен гомерен кешеләрне сәламәтләндерүгә багышлаган Абдуллина Гөлсинә Гарәф кызына төбәп әйтелгән сүзләр.
Әти-әнисенә бер генә бала булып туса да, әтисе – сугышта, әнисе көнне төнгә ялгап эшләү сәбәпле, әнисенең әнисе Мәмдуха әбине имеп үсә ул. Әбисенең үзеннән өч кенә көнгә соң туган малае Әзһәм белән парлап имәләр әбине. Әби аларның икесен бергә бала арбасына салып, басуга эшкә йөри.
Мәмдуха әби заманына күрә укымышлы, Тукай шигырьләрен яттан сөйләүче, ачык йөзле, чит кеше балаларын да тәрбиягә алып, карап үстерүче киң күңелле кеше була. Шул вакытларда күкрәк сөте ашамы, әллә башка яклапмы, китап ачып, күп нәрсәне дөрес әйтүче, ярдәм сорап килүче авыруларны дәвалаучы, шәфкатьлелек сыйфатларына ия әбинең алдан сиземләү сәләте күчә аңа.
Кечкенәдән табиб булырга хыяллана ул. Табиб булу өчен яхшы укырга, русча яхшы белергә кирәк. Шуны аңлап, әти-әнисе аны 1нче сыйныфка Шуганка дигән рус авылына укырга бирәләр. Аннан укуын Азнакайның 2нче урта мәктәбендә дәвам итә. Аны «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлап, Бөгелмә медучилищесына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, туган авылында фельдшер булып эшли.
Соңрак Казан дәүләт медицина институтына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамлап чыга. Түбән Камада неврология буенча интернатура үткәннән соң, берничә ел Мөслим район больницасында бүлек мөдире булып эшли. Харьковта психотерапия буенча квалификация күтәрү курсларында укый. 1975нче елдан Азнакай район больницасында неврология бүлеген җитәкли. Озак еллар психонаркология бүлеге мөдире булып эшли. Актүбә психоневрология диспансерында бүлек мөдире буларак эшен дәвам итә. Үз хезмәтенең барлык нечкәлекләрен аңлап, курыкмыйча эшли ул. Үзен эзләп башка район һәм республикалардан килүчеләргә дә һәрвакыт ярдәм кулын суза. Үзе дәвалый торган авыру булмаса да, беркемне дә кире бормый.
Ата-анасы кызларының кайгыртуы астында яшиләр. Зуррак урыннарга урнашырга тәкъдим итсәләр дә, ул ата-анасын калдырып еракка китүгә каршы була. Аларга ныклы терәк булып яши.
Үзенең күп бала үстерү теләгенә тугры калып, ике кыз һәм бер ул үстерә. Ире Әсгать якты дөньядан иртә китеп баруга карамастан, авырлыкларга бирешмичә, балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирә. Аларны олы тормыш юлына чыгара. Инде менә 6 оныгы бар.
Туган-тумачалар арасында ул иң хөрмәтлесе булды. Аның һәр әйткән сүзе, эшләгән эше зурлап кабул ителде. Кечерәк яшьтәгеләр аның кебек табиб булырга теләп үстеләр. Бүгенге көндә 3 туганы илебезнең төрле шәһәрләрендә табиб булып эшлиләр, берсе Казан медицина университетын уңышлы тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. 2 оныгы Мәскәү медицина университетын тәмамлау алдында торалар. Кызы Зөлфия Вәлиева Бөгелмә медучилищесының «дәвалау эше» бүлеген тәмамлый. Казан медицина колледжын һәм Казан медицина университетларын кызыл дипломга тәмамлап чыга. А.И.Евдокимов исемендәге Мәскәү медицина университетын тәмамлап, Мәскәүдә табиб булып эшли.
Ул эшләргә яратты. Югары исемнәргә исе китмәде. Нык характерлы, үзе алдына куйган максатына ирешүчән, тирән фикерле, куркуны белми торган, югары культурага ия кеше иде. Районыбызның йөзек кашы, Чалпы авылы горурлыгы булган Гөлсинә апабыз юк инде. Районыбыз тарихында якты эз калдырып, үзенең бар җылысын кешеләргә биреп, аның гомере күктә йолдыз булып кабынды. Аны югалтканнан соң тормыш туктап калган кебек тоелса да, ул дәвам итәр. Алмашка бүтәннәр килер. Гөлсинә апабыз кебекләрнең тырыш хезмәтләрен киләчәк буыннар онытмасын иде. Үз гомерләрен тулысынча кешеләрнең гомерләрен саклап калу, савыктыру эшенә багышлаган ул изге җаннар аңа лаек.
Рәфия ЗӘКИЕВА,
Азнакай районы, Чалпы авылы

Комментарии