- 01.03.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №08 (27 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Кеше хәтерендә иң озак саклана торган хатирәләр, мөгаен, сабый чаклардагысыдыр. Мин кечкенәдән үк баганага менәргә яраттым. 5 яшьлек вакытымда авылыбыздагы площадкада (җәйге балалар бакчасын алыштыра иде) утыртылган 6 метрлы баганага аякны җиргә тидермичә берьюлы икешәр тапкыр менеп төшә идем. Олырак малайлар карга оясына да гел мине менгерделәр.
Сугыш беткән елны (миңа 11 яшь иде) абыемнар үзләре белән атка утыртып, беренче тапкыр район Сабан туена алып бардылар. Баганалары үтә биек иде. Башта, йә егылып төшәрсең, дип менгермәделәр. Берәү дә менә алмагач, үзем дә: «Егылмыйм, карга ояларына да менәм бит әле», – дигәч, рөхсәт иттеләр. Менеп төштем. Шуннан башланды инде. Һәр елны авылда да, районда да, үсә төшкәч, Минзәләдә, Чаллыда институтта укыган елларны Алабугада, армиядә хезмәт иткәндә Чиләбедә узган фестивальдә дә миңа җитә алган кеше булмады баганага менү буенча. Кызык вакыйгалар да була иде. Алабугада беренче менгән елны, төшкәч, бер комиссия әгъзасы: «Аягыңа конфет буямадыңмы?» – дип табан астын карады. Ә мин: «Сыерның баганага менгәнен күргәнегез бармы? Конфет буясаң, табан асты сыер тоягы кебек катачак бит», – дигәч, кычкырып көлде. Ә 7нче классны тәмамлаган елны үзебезнең район Сабантуенда инде яртысыннан узып барган малай артыннан менгереп җибәрделәр. Куып җитеп, каршы ягыннан узып менгән идем. Минем 60 яшьлек юбилейны үткәргән вакытта да бу вакыйганы белүчеләр көлеп искә алды әле.
1964нче елның җәендә Ленинградка туристлык экскурсиясенә киттем. Иртәнге сәгать 9да Казан аэропортына килеп төштем. Кереп, расписаниене карасам, самолет төнлә генә булачак. Дежур торучы янына килеп, аның кадәр вакыт нишләп утырыйм, шәһәр карап киләм, дидем. Ул исә: «Бүген Каенлыкта Республика Сабантуе бит, шунда барыгыз», – диде. Киттем шунда. Мин килгәндә Сабантуе инде башланган иде. Озакламый колгага менүләр башланды. Баганасы биек түгел. Рөхсәт сорадым да, мин дә мендем. Менә алучылар 7-8 кеше булгандыр. Инде менәргә теләүчеләр беткәч, вакытка карап, урын билгеләделәр. Иң тиз мин менгәнмен. Бүләккә электр самавыры бирделәр. Бераздан башка уй килде: «Мин бу самавырны кая куйыйм, чемоданга сыймый. Экскурсиягә самавыр күтәреп килсәм, кешеләр ни уйлар?» Икенче урынны алган малай янына килдем дә, әйдә, бүләкләрне алмашабыз, дидем. Бик шатланды. Аңа самавырны биреп, үземә аның вазасын алдым. Мин ул вазага бик күп еллар ручкалар салып, өстәлемдә тоттым.
14 көн экскурсиядә булып, ниһаять, авылга кайттым. Өйгә бер чемодан гына тотып керүемне күргәч, өйдәгеләр, самавырың кайда, диләр. Мин, белмәмешкә салынып: «Нинди самавыр?» – дим. Алар: «Саттыңмыни?» – ди. Бүләк тапшырганда минем исем-фамилиямне, кайдан булуымны сораганнар иде, кирәк бит, мин экскурсиядә йөргәндә Республика Сабан туенда җиңүчеләрнең исем-фамилияләрен, алган бүләкләрен «Совет Татарстаны» газетасында язып чыкканнар. Шулай итеп, мин аздан гына самавыр сатучы булмый калдым.
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,
Тукай районы, Иске Абдул авылы
Комментарии